Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
дббият.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
3.56 Mб
Скачать

1. 19 гасыр татар әдәбияты, аның 2 дәвере, чорларга буленеше

2. Ә. Каргалый: әдәби әсәрләре "Кыйссаи әүлия" эчтәлеге (там еще какая-то хрень есть, у меня не дописано)

3. Һ. Салихов "Дөррел кәлам" һ.б., "Тәндә җаным" шигырен аңлатырга. Анын торле олкэлэрдэ эшчэнлеге

4. Гомәр Мөхәммәд угли: 2 поэмасы, эчтәлекләре.

5. Ш. Зәки: әсәре, иҗаты.

6. Г.Чокрый иҗаты. "Мәдәсе Казан" әсәренә анализ.

7. Г. Кандалый иҗатының әдәби-тарихи роле. "Сәхипҗамал" поэмасына анализ.

8. К. Насыйри "40 вәзир", "Әбүгалисина ". К. Нның әдәби-тарихи роле.

9. И. Гаспринский "Арслан кыз", "Дәррел рәхәт мөселманнары" (шта?!)(эчтэлеге)

10. М. Акъегет "Хисаметдин Менла "(анализ)

11. З. Бигиев "Зур гөнаһлар", "Гүзәл кыз Хәдичә", "Мавәраэннэһердә сәяхәт"

(наркомания)

12. Ә. Кормаши "Бүз егет"(анализ), "Таһир-Зөһрә"

13. Я. Емильянов, аның иҗаты.

14. Баһаветдин Вәисов.

15. М. Акмулла "Мәрҗанигә ....." (тоже не дописано) ижаты ,шигырьлэре,мэдхиялэре,мэрсиялэре

16. Ильяси "Бичара кыз"

17. Ф. Халиди "Радде бичара кыз", "1001 сәхәр (или сәфәр)", "1001 кичә".

18. Р. Фәхретдинов "Сәлимә яки ......" (не дописано)

19. Ф. Кәрими "Салих бабай......." (не дописано)1 эсэре на выбор

20. Г. Чыгатай "Тутам"

21. З. Һади иҗаты “Бэхетле кыз”, “Җиһанша хәзрәт”

22. Ш. Мөхәммәдов

23. С. Максуди "Мәгыймәт"

24. Рәшид Ибраһимов

25. Г. Исхакыйның башлангыч чор иҗаты

1 Сорау.19 гасыр эдэбияты.

19 гасырда,бигрәк тә аның соңгы чирегендә,татар әд-ты яңа әдәбият булып формалаша.Ул яңалыклар тарихка, культура ядкәрләренә игътибар арта баруда, рус галимнәре белән багланышлар ныгуда, әдәбиятта дөньяви мотивлар киңәюдә , гражданлык хисләрен чагылдырган публицистика тууда күренә.

19 гас-ның икенче яртысында татар иҗтимагый фикере яңа казанышларга ирешә. Татар мәктәпләрендә укыту системасын үзгәртер өче нкөрәш башлана.

19 га-ның икенче яртысы-татар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәте өлгерүен һәм үсүен билгеләнгән тарихи дәвер.Мәгърифәтчелек прогрессив педагоглар,язучылар,галимнәр эшенә этәргеч ясады.Мәг-лек һәм рационализм идеологиясе мәгърифәтчелек әдәбиятының идея нигезе булды.Татар мәгърифәтчеләре иҗатының реалистик ягы консерватив татар байларының һәм деспот мөселман наданлыгы, бозыклыгын сатирик фаш итүе бн аерылып тора.

19 г тат әд. Тарихында төп 2 чорны билгеләргә мөмкин: 1- 19 йөзнең 60 елларына кадәр,2- 1860-1905 еллар.

Яңара барган беренче этап әдәбияты әле урта гасыр билгеләре дә саклана: күчмә сюжетлар традициясе яши, дини-этик тематика һәм дидактик характердагы тәрҗемә яки иярү поэзиясе өстенлек итә. Икенче этапта заманның иҗтимагый тормыш проблемаларын кузгаткан әсәрләр күбәя, күркнкеле татар язучыларының оригиналь иҗатлары тагын да үсә. Әдәбиятта яңача хикәяләү, яңа жанр формаларын файдалану үзләштерелә: хикәя, повесть, романнар, драма әсәрләре б.к.

19 гас-ның язучылары:Әбелманих Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки, Г.Кандалый,Каюм Насыйри, Муса Акъегет, Заһир Бигиев, Риза Фәхретдин, Закир Һади,гали Чокрый һ.б.

2 Сорау. Әбелманих Каргалый( 1782-1833)

Ул Оренбург янындагы каргалы авылында туа. Бохарада укый,Истамбулга бара,бик укымышлы кеше була. Истамбулдан Каргалыйга кайта. Бу сәфәре турында ул “Тәрҗемәни хаҗи Әбелмәних...”(Кыссаи әүлия) китабының “Сәяхәтнәмнәне “яза.

Кыссаи Әүлия 10 хикәяттән тора.

1-хәсән басрый һәм рабига годуви турында,хәсән басрый урамда барганда рабиганы күрә. Кулларныда нәрсә ба дип сорый,һәр учымда беоәо акча ди.Аларны бер учка сыйдырып булмый мени ди,рабига- бу акчаларның берсе дә күп фетнә чыгара ди.Фиргавен турында сөйләп китә.Имеш, Мисырда карбызның төшен стучы булган,бәяләр күтәрелгәч,бу кеше байлык туплаган,һәм үзен Галәмнең алласы итеп йөргән. Бу мисалда байлыкка омтылуны,комсызлыкны фаш итә автор.2

2 хикәят- комсызлык кешене җинаятькә илтүе, комсызның намуслыгы фаш ителә. Дошманнары Шәмсунны җиңә алмыйдар.алар аның хатынына күп байлык бирәләр,һәм хатын үз ирен үтерергә ярдәм итә байлыкка кызыгып.

3 хикәят-235 бәеттән тора.Саба шәһәре башта оҗмах кебек җир була,ләкин комсызылк аларны һәлак итә.Алла аларны җәзалый.40 кеше исән кала,ләкин алар барыбер гыйбрәт алмыйлар.һәм алар да үләләр.

4 хикәят- тарикать кгыйдәәре,шәех бн мөритләрнең бурычлары һәм хокуклары турында сүз бара.

5 хикәяттә “шәйхе зөннүнең мөриде” турында шәех” юлбасар бул,әй,мөриднең азгыны!” дип начар юлга өндәгәндәй сөйли,әма шуд киңәшне тоту соңынан зур игелекләргә китереп чыгара.

6 х-чын шәехләр “гыйльме камилгә” ия булырга тиеш дигән фикерне раслаучы шушы хикәяттә ялганчы “ мөхибләр”, “рашад” исемен алган бозык муллаларны фш итә.

7х- Ибрахим Әдһәмнең тәхетен ташлапт тарикать юлына керү кичерешләрен ачкан шушы хикәятә бу фикер тагын да күтәрәя.суфи аскетларының үз-үзләрен газаплауларына игътибар юнәлтелә.

8 х-аек акыл бн эш итә белүне мактаган автор,мэсэлэн,ул “УКЫМЫШЛЫЛАР михнәт бн тапкан” гыйлемне бизәк дип бәяли;иррациональ халәтне, илаһи белемне ,интуитив осталыкны,тапкырылкны аңа каршы куя.

9 х- автор тарикать идеясенең иң аяныч нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген танырга мәҗбүр.бу хикәяттә суфилык тарикате геройны җан өшеткеч мистик фанатизмга ,рухи һәм физик гариплеккә –дәрвишлеккә китереп чыгара.

10 х- изге шәех һәм аның йогынтысына бирелеп яхшылык юлына кергән, бәхетле гомер кичергән кеше турында сөйли.инсафлы,яхшылыкка чакыра.