Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
борынгы дбият.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
649.22 Кб
Скачать

20. “Идегәй” дастаны.

Заманында Алтын Урда дәүләте составында булган халыклардан казакъ , каракалпак, нугай, башкортларда, Кырым һәм Себер татарларында атаклы “Идегәй” дастанының төрле версияләре һәм вариантлары язылып алынган. Әлеге дастан беренче башлап Алтын Урданың Идегәй йогынтысында булган кыпчак телле олысларында җирле риваять-легендалар нигезендә туа башлаган дип исәпләнелә. Һәм аның тәмам формалашып җитүе һәм, төрле якларга таралып, төрле версияләре туу ды башлыча, шушы халыкларның бабалары биләмәләрендә соңрак барлыкка килгән Нугай Урдасы кысаларында була. Аерып әйтергә кирәк: Иртыш һәм Тубыл елгаларына кадәрге Себер җирләре дә ул чакта шушы Урда биләмәләре булып исәпләнә. Дастанның бер варианты беренче тапкыр 1820 елда басылап чыга. 1940 елда “Совет әдәбияты” журналында дастанның Н. Исәнбәт тарафыннан төзелгән татарча җыйналма версиясе дөнья күрә. Әнә шул ике җитди дата арасында 120 ел дәвамында- “Идегәй” дастанының төрле милли версияләрен халыктан язып алу, бастырып чыгару һәм фәнни өйрәнүдә гаять күп эшләр башкарыла. “Идегәй” эпос-дастанында XIV йөзнең ахыры – XV йөзнең башында Алтын Урда дәүләтенең таркалу чорына керүе һәм Урта Азиядә Аксак Тимер (Тимерләнк) дәүләтенең көчәеп китүе дәверендәге вакыйгалар тасвир ителә. Бу вакыйгаларның үзәгендә өч тарихи шәхес тора: Алтын Урда ханы Туктамыш, кыпчаклашкан мангыт кабиләсеннән чыккан Идегәй һәм Урта Азиядәге төрки дәүләт хөкемдары әмир Аксак Тимер. Алтын Урданың кодрәтле ханы Туктамыш Чыңгыз нәселеннән чыккан хөкемдар була. Хакимият башына ул Аксак Тимер ярдәмендә килә һәм, Урданың үзенә кадәрге ханы Тимер-Мәликне үтереп, тәхеткә утыра. Ә аңарчы Идегәйнең әтисе Котлыкыя ошбу Тимер Мәликнең баш әмире, ә аның кызы – Идегәйнең апасы - әлеге хан хатыннарының берсе була. Котлыкыя үзе Туктамыш ханның ау кошларын караучы була. Аксак Тимер белән бәйләнешкә кергән өчен Туктамыш хан аның башын чаптырган, нәселен бетерергә тырышкан. Бу карарны ишеткәч, аның нәселен калдыру өчен, Котлыкыяның якын кешесе Җантимер бишектәге Идегәйне үз баласы Кобогыл белән алыштыра. Идегәй Кобогыл исемендә үсеп, хан сараенда түрә була.

21. Котб һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре.

Котб псевдонимы белән “Хөсрәү вә Ширин” поэмасын язган Алтын Урда шагыйре, шул дәүләт составына кергән халыкларның әдәбият тарихында күренекле урын тота. Бу әсәр ул замандагы рухи культура һәм әдәбиятның үсеш дәрәҗәсен күрсәтүе, иске әдәби традицияләрне дәвам иттерүе, болгар-татарларның һәм Урта Азия халыкларының әдәбияты үсешенә тәэсир итүе ягыннан бик әһәмиятле. Котб турында мәгълүматлар сакланмаган диярлек. Хәзерге фәндә аның туу вакыты якынча 1297 елның сентябренә, ә үлеме XIV гасырның урталарына туры килә. Кайбер хезмәтләрдә авторны Котби, Котб Хәрәзми дип язу очрый. Әмма мондый бирелеш нигезсез. Әсәрендә автор үзен бары тик Котб рәвешендә генә яза. Котб бер урында гына яшәмәгән: сәяхәт кылган, төрле авылкалаларда булган, белем алган, төрле шөгыль ияләре белән очрашкан. Котбның хәзерге әдәбиятка бары бер әсәре мәгълүм — «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы. Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы Алтын Урда составындагы Ак Урда ханы Тенибәккә һәм аның хатыны Мәликәгә багышлап язылган. “Хөсрәү вә Ширин”нең кайчан, кайда язылуы төгәл күрсәтелмәгән. Әсәр хәзерге фәндә 1342 елда Алтын Урданың башкаласы Сарай шәһәрендә төгәлләнгән дип карала. “Хөсрәү вә Ширин”нең хәзерге фәндә бары бер кулъязмасы гына билгеле. Әсәрнең исеме һәм жанры турында берничә сүз. Фәнни әдәбиятта Котб әсәрен “Хөсрәү вә Ширин поэмасы” дип йөртү киң таралган. “Хөсрәү вә Ширин”нең үзәгендә - мәхәббәт. Ул каһарманнарның үзара мөнәсәбәтләре, хис-кичерешләре , эш-гамәлләре, әдипнең фәлсәфи уйланулары, лирик чигенешләре аша төрле яклап ачыла. Автор фикеренчә, чын сөю – инсанилыкның төп асылы. “Хөсрәү вә Ширин”нең мөһим бер үзенчәлеге һәм кыйммәте шунда: биредә мәхәббәтнең инсанны үзгәртергә, рухи яктан камилләштерергә мөмкин булган шифалы көч икәнлеге дә раслана. Шириннең олы мәхәббәте Хөсрәүнең табигатен сафландыра бара, аның мәсләксез тормышына мәгънә кертә, кылган һәм кыласы эш-гамәлләре өчен вөҗдан җаваплылыгын арттыра. “Хөсрәү вә Ширин”дә, мәхәббәт темасына бәйле рәвештә, башка мөһим мәсьәләләр дә гәүдәләнеш тапкан. Шундыйларның берсе – Урта гасырның күп кенә әдипләрен борчыган гадел хөкемдар проблемасы. Автор халык турында кайгыртучы, көчле, укымышлы, гадел патша идеясен алга сөрә.(Хөсрәү, Ширин, Фәрһад, Мөһимбану- Ширинның апасы, Шируя – Хөсрәүнең улы, Мәрьям – Хөсрәүнең беренче хатыны. ) 23. Мәҗлисинең “Сәйфелмөлек кыйссасы ”.

Сэйфелмолек хэм Бэдишылжамалнын мэхэббэт тарихы-Шэрык доньясында кин таралган сюжетларнын берсе.Ул «Мен дэ бер кичэ» дэ урын алган.Бу сюжетка гарэп,фарсы,торки теллэрдэ берничэ эсэренен ижат ителуе мэгълум.Шундыйларнын берсе-Мэжлисинен «Кыйссаи Сэйфемолек»(КС) поэмсы.Авторнын тэржемэи хэле,яшэгн еллары тогэл билгеле тугел.Гаомнэр аны 15 нче гасыр азакларында 16нчы йознен беренче яртысында яшэгэн дип саныйлар.Кайберэулэр аны элек Алтын Урда составында булган Хэрэзем тобэгенэ нисбэт итэлэр.Шагыйрь Нугай Урдасында да яшэп алган булса кирэк.Анын эсэрлэре якынча 16 нчы йознен беренче чирегендэ ижат ителгэн дип карала. КС башка торки тобэклэрдэ дэ мэгълум.Эмма ул татарлар арасында аеруча кин таралыш тапкан.Анын куп санлы кулъязмалары,фольклор вариантлары бар. Бу поэма тэуге мэртэбэ 1807 нче елда Казанда нэшер ителэ.Октябрь революциясенэ кадэр анын Казанда ике дистэгэ якын басмасы донья куруе мэгълум.Элеге китаплар торле торки халыклыр арасында кин таралган. Мэжлиси эсэренен топ эчтэлеген Мисыр шахзэдэсе Сэйфелмолекнен рэсемдэ кургэн гузэлне – Бэдигылжамалны эзлэу хэм табу мажаралары тэшкил итэ.Хыялга бай,мавыктыргыч сюжетлы бу поэмада олы мэхэббэткэ ,сою хислэренен изгелегенэ дан жырлана.Сэйфелмолек белэн бергэ анын дусты Сэгыйть тэ куп мажараларны башыннан кичерэ.Эсэр яшьлэрнен уз максатларына ирешулэре белэн тэмамлана. 24. Габди иҗаты.

1679- 18нче йознен беренче чиреге. Габди 17 нче хэм 18 нче йоз эдэбиятларын тоташтыручы.Мэулэ Колыйдан алган эстафетаны узеннэн сон килгэн эдиплэргэ ин беренче чиратта Габдессэламгэ,Утыз Имэнигэ житкеруче шагыйрь.Габди-эдипнен тэхэллусе.Аерым шигырьлэрендэ ул узен мескен Габди дип атый.Шагыйрьнен тормый юлы турында мэгълуматлар ботенлэй юк диярлек.Шуна курэ без анын кемлеге турында эсэрлэренэ таянып кына фикер йортэбез. Димэк авторга 30 яшь тулган була.Шуна карап анын туган елы 1679 дип билгелэнэ.Эсэрлэреннэн Габдинен Казан бн бэйлэнешле булуы анлашыла.»Шэхрен булгай хэм Казан»,»Шэхре- Казан,теле- торки».Шагыйрь уз чорынын укымышлы ,билгеле кешесе. Габдинен безгэ билгеле ижат мирасы артык зур тугел 60 тан артык кыска-кыска лирик шигырьлэр.Жанр ягыннан алар торле:хикмэт,робагый,мэдхия,монэжэт.Бу шигырьлэр «Тэгърифнэмэ» исеме астында бирелгэннэр. Габди дэ нэкъ Мэулэ Колый кебек узенен уй-кичерешлэрен ислам дине бн тыгыз бэйлэнештэ белдерэ.Чор куренешлэрен,кешелэрнен холык-фигыльлэрен ,эш-гамэллэрен дэ ул нэкъ энэ шул тэгълиматка ,дини эхлакка таянып билгели. Шагыйрь яшэгэн чор-татар тормышынын ин авыр,ин катлаулы еллары.Габди дэ кыенлыкны курэ,жэбер-золымда яшэгэн халыкка кызгану , телэктэшлек тойгысын белдерэ ,эмма сабыр итэргэ,тузэргэ чакыра.Шагыйрь очен кешелэрнен узара тату булып,килешеп яшэве мохим. Габд уз элгэрлэре Мохэммэдьяр ,Мэулэ Колый традициялэрен дэвам итеп ,кешелэрдэ булырга тиешле матур эхлакый сыйфатларны,куркэм эш-гамэллэрне тасвирлауга зур урын бирэ.Кешене бизи торган сыйфатларнын ин изгесе-юмартлык ди ул. Шагыйрь тэкэбберлек,масаю,хэрэм мал жыю ,кешене рэнжету ,саранлык кебек куренешлэрне кискен тэнкыйтьлэп ,аларга тыйнаклык,эдэплелек,юмартлык кебек матур сыйфатларны каршы куя. Габди ата-анага монэсэбэт ,бала тэрбиялэу,дуслык хэм башка мэсьэлэлэрне яктыртуда да Мэулэ Колый тугрылыклы кала.Хэтта ул рифмалашуда да узенен олкэн калэмдэшенэ аваздаш: Шагыйрь фикеренчэ хэрбер кешенен барыр жире –бер,яшэунен ахыры – улем,шуна курэ кешелэргэ тигез карау шарт. Мэгълум булганча патша хокумэте узенэ каршы килучелэргэ аеруча рус булмаган халыкларга карата колак ,борын кису,телне озу кебек рэхимсез жэзалар кулланган.Бу детальлжрнен кайберлэре Габди шигырьлэрен дэ очрый.Автор мондый гамэл кылучыларны гаепли ,аларны тэмуг жэзасыбелэн куркыта. Габди шигырьлре тел-стиль ягыннан Мэулэ Колый хикмэтлэренэ караганда да анлаешлырак.Габди кулланган чагыштырулар,метафоралар чынбарлыкка якын булулары белэн сыйфатланалар. Донья малын кырау белэн чагыштыру,яшьлекне челлэ белэн янэшэ кую мона кадэрге эдэбияттэ кузгэ бик ташланмый.Сонгы шигырьдэге яхшы ат,ат казану детальлэре борынгы торки ядкярлэрендэге Сэиф Сараидагы сурэтлэргэ аваздаш. Габди ижатында урта гасыр эдэбиятына хас булган афористик фикрлэу ,хикмэтле суз эйтунен дэ матур гына урнэклэре бар. Габди шигырьлэрендэ татар халкынын аерым гореф-гадэтлэре дэ чагылыш тапкан .Мэсэлэн «Кунакка хормэт курсэт » парчасында без монын бер урнэген курэбез. Габди ижатында Мэулэ Колый белэн чагштырганда доньявилык кочле,э суфичылык зэгыйфь. 17 нче йоздэге язма мэдэният башка чорлар белэн чагыштырганда щакый ярлы.Эмма объектив шартларны искэ алганда бу дэвер мэдэниятында да унай яклар булуын курергэ кирэк.Анда элеккеге рухи казанышларны яна тарихи шартларга нисбэтен торгызырга,хэтта устерергэ омтылыш бар.Эдэбият хэм фольклор,эдэбият хэм тарих узара тагын да якыная тошэ.Язмаларнын тел-стилен дэ халыкнын сойлэм теленэ борылу узен сиздерэ.Шигьри фольклордагы аерым сурэтлэр,формалар язма эдэбиятка кубрэк керэ башлыйлар.Суфичылык узен нык сиздерэ.Мэулэ Колый хэм Габди кебек шагыйрьлрнен эсэрлэрендэ эхлакый-фжлсэфи мэсбэлэлэр ,кеше турында карашлар узэккэ куела,аларны сэнгати хэл итудэ унышлы гына адымнар ясала. 17 нче йоз эдэбияты куп куп гасырлык татар эдэбияты тарихынын мохим бер сэхифэсе ул.Элккеге куп кенэ традициялэр шушы дэвер аша 18-19 гасырларга тапшырыла. 25. Габдессәлам иҗаты.

Габдессэлам- уз чорынын куренекле рухание,педагогы,шагыйре.Анын тул исеме Габдессэлам бине Урай (Уразмохэммэд) бине Колмохэммэд бине Колчура.Ул Казан артындагы Олы Мэнгэр авылында 1700нче елда туган 1746 нчы елга кадэр куршедэге Ташкичунен таш мэчетендэ имам хэм хатыйп булып,мэдрэсэ тотып ,дэрес эйткэн.Анын шэкертлэре арасында атаклы Батыршанын булуы да куп нэрсэ хакында сойли. 1746 нчы елда Габдессэлам Сэгыйть бистэсенэ (Оренбург Каргалысына)кучеп китэ ,анда ахун (олкэн рухани) булып мэдрэсэ тота.Улеме-1766 еллардан сон. Габдессэлам –куп кенэ лирик парчалар авторы.Алар очен самимелек ,уй-кичерешлэренен табигыйлеге хас.Автор уз шигырьлэрен халык жрлары урнэгендэ ,аларга ияреп яза,фольклор казанышларыннан мул файдалана.Бу куренеш бигрэктэ мэхэббэт турындагы парчаларында кузэтелэ: Шагыйрь аерым строфаларында халык жырларына хас интонацион ягырашны ,шаяру,бмор алымнарын да файдалана. Шагыйрь эсэрлэре арасында аеруча «Меллагол бэете» игътибарга лаек.Ул фольклордагы бэет кануннарын саклап улгэн кеше авызыннан ата-анасына туган-тумачаларына морэжэгать рэвешендэ язылган.Меллагол дигэн кше 1757 елда Россия Пруссия сугышында каттнашып,Польша жирендэ хэлак була.

Эткэй-энкэй,карендэшлэрен,бэндин бэхил улыныз!

Гариблекдэ жан бирубэн изге дога кылыныз!

Габдессэлам уз шигырьлэренен кубесен илахи бэет дип атаган .Эчтэлеге ,поэтикасы белэн шагыйрьнен эсэрлэре фольклорга якын.Могаен шуна курэдер аларнын купчелеге халыклашып киткэн ,укылган,жырланган.Чыгышы белэн татар булган Г.Державин да заманында Габдесэлам шигырьлэре белэн кызыксынган ул аларнын тугыз бэетен рус хэрефлэре белэн язып аннан русчага тэржемэ иткэн.

Габдессэламнен нэсел-еэсэбе мэшхур кешелэргэ бай.Шуларнын берсе 19 нчы йознен куренекле шагыйре Эбелмэних Каргалый.