- •4. Урта гасыр әдәбиятына хас аерым сыйфатлар.
- •5. Болгар-хәзәр чоры язма мәдәнияты.
- •7.Алтын Урда чорына тарихи- әдәби күзәтү
- •9. Суфыйчылык һәм татар әдәбияты.
- •10. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге: андагы мәкалләр һәм шигъри текстлар.
- •11. Әхмәд Ясәви һәм Сөләймән Бакырганый иҗатлары.
- •12. Урта гасыр әдәбиятында белем-мәгърифәт, гадел патша идеяләренең гәүдәләнеше.
- •13. XVII йөз әдәбиятына күзәтүләр. “Җәмигъ – эт-тәварих”, “Дәфтәре Чыңгызнамә” турында белешмә.
- •14. Урта гасыр әдәбиятының Шәрык классикасы белән бәйләнеше. 15. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны (авторы, кулъязмалары, басмалары, сюжет нигезе, эчтәлеге)
- •16. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы, образлары, сәнгатьчә эшләнеше, традицияләре.
- •17. ⅩⅧ Йөз әдәбиятына күзәтү: сәяхәтнамәләр, мәдхия-мәрсияләр. Батырша хатлары
- •18. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре.
- •19. Сәйф Сараи: тормышы, кулъязмалары. “Гөлестан бит-төрки” әсәре.
- •20. “Идегәй” дастаны.
- •21. Котб һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре.
- •26. Таҗетдин Ялчыгол: тормыш юлы, әдәби эшчәнлеге. “Рисаләи Газизә” әсәре.
- •27. Мәүлә Колый хикмәтләре. Шагыйрьнең яңа табылган поэмалары.
- •30. Колшәриф иҗаты.
- •32) Сайяди. Бабахан дастаны(Таһир-Зөһрә)
- •34) Газәл, касыйдә, мәдхия, мәрсия, робагый жанрлары.
- •35. Мөхәммәдьяр: тормышы һәм иҗаты.
- •36. Кисекбаш китабы.
- •39. Сәйф Сараиның “Сөһәел вә Гөлдерсен дастаны.
- •40. М. Болгари һәм аның “Нәһҗел-фәрадис” әсәре.
- •41. Шәрәфинең “Зафәрнамәи вилаяти Казан” әсәре.
- •43. Габдерәхим Утыз Имәни: тормышы, гыйльми-педагогик эшчәнлеге.
- •44. Габдерәхим Утыз Имәнинең әдәби иҗаты.
18. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре.
«Котадгу белег» (Игелекле белем) — Йосыф Баласагуни тарафыннан 1070 елда язылган әсәр, борынгы әдәби төрки телдә иҗат ителеп безнең заманга килеп җиткән язма ядкәрләрнең иң зурысы һәм күренеклесе.
Йосыф Баласагуни бу ундүрт меңгә якын шигъри юл тәшкил иткән бу фәлсәфи эчтәлекле, әхлакый-дидактик поэманы Төркстанның Җидесу төбәгендәге Баласагун шәһәрендә иҗат итә. «Котадгу белег» әсәрендә персонажлар урынына шартлы төстә дүрт зат алынган. Болар:
Көнтугды (Яна туган көн) — гаделлек гәүдәләнеше,
Айтулды (Тулган ай) — бәхет һәм дәүләт гәүдәләнеше,
Өгдүлмиш (Акылы камил) — акыл-зиһен гәүдәләнеше,
Узгурмиш (Уяулык) — канәгать булу гәүдәләнеше.
Әсәр шушы дүрт затның бер-берсе белән сөйләшүләре, сорау һәм җаваплары, бәхәсләре төсендә язылган. Шундый үзара сөйләшүләр барышында алар бик күп проблемаларга кагылалар: дәүләт һәм аңа карата кешенең бурычы, дәүләт башлыгының үз халкына хуш килерлек сыйфатлары; гыйлем, мәгърифәт, акыл-зиһен һәм аның хорафаттан хөрлеге мәсьәләләре, кеше гомеренең зур мәгънәсе, гаилә, гаделлек, кешеләрнең үзара мөнәсәбәт-мөгамәләләре, хезмәт һәм иҗат, тынычлык һәм сугыш — тагын башка күп шундый әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә. Шагыйрь бу мәсьәләләргә үзенең мөнәсәбәтен ача бара. Ул актив һәм айнык акыл-зиһен ягында, шулай ук фән, мәгърифәт һәм турылык тарафдары, кешенең үз иленә намус белән хезмәт итеп, гомер юлын зур мәгънә белән кичүе ягында. Шигъри сөйләме барышында шагыйрь төрки халыкларның бай мәкаль хәзинәсенә, шагыйрьләрнең хикмәтле юлларына, борынгы фикер ияләренә — фәлсәфәчеләренә мөрәҗәгать итә, аларның фикер-карашларын раслап, үзеннән баетып, үстереп яки тәнкыйтьләп, киресенчә, алар белән кискен бәхәсләргә керә.
19. Сәйф Сараи: тормышы, кулъязмалары. “Гөлестан бит-төрки” әсәре.
Сәйф Сарай (1321 ел—1396 ел арасында) — танылган Алтын Урда чоры татар әдибе.
Сәйф Сараи әсәрләре безнең заманга "Гөлестан бит-төрки" һәм "Ядкәр-намә" дип исемләнгән ике кулъязмада килеп җиткән. Сәйф Сараиның тормышы хакында мәгълүматлар бик аз. Биографиясен ачыклар өчен әдипнең үз әсәрләренә һәм аерым тарихи фактларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шагыйрьнең кайчан тууы төгәл билгеле түгел. Кайбер фактлар аның туу вакытын 1321 елга бәйләргә нигез бирәләр. Сәйф Сараиның язуда теркәлгән әсәрләре 1394 ел белән чикләнә. Озак та үтми, 1396 елда әдип үзе дә үлеп китә. Кыскасы, тормышы һәм иҗат эшчәнлеге Идел буенда башланып, Нилдә төгәлләнгән Сәйф Сараи катлаулы һәм озын юл үткән.
“Гөлестан бит-төрки” әсәре.
«Гөлестан бит-төрки» ( төркичә “Гөлестан») — 1391 елда язылган Сәйф Сарай әсәре. Сәгъдинең фарсы телендәге «Гөлестан» әсәренә мөнәсәбәттә туган.
Әсәр тоташ сюжетлы түгел. Ул шигырь белән рифмалы прозадан торган чагыштырмача мөстәкыйль хикәятләрдән гыйбарәт. Аларның саны 180 нән артык. Хикәятләр һәм башка төр композицион берәмлекләр тематик яктан 8 бабка (бүлеккә) берләшә:
1 — патшалар тормышы турында
2 — дәрвишләр әхлакы
3 — аз белән кәнәгать булуның хәере
4 — эндәшмичә торуның файдасы
5 — мәхәббәт һәм яшьлек
6 — картлык һәм зәгыйфьлек
7 — тәрбиянең тәэсире
8 — сөхбәт (әңгәмә)
“Гөлестан бит-төрки”дәге шигырьләр фарсыча түгел, ә бары тик шигырь белән төркичә генә биреләләр.
