- •4. Урта гасыр әдәбиятына хас аерым сыйфатлар.
- •5. Болгар-хәзәр чоры язма мәдәнияты.
- •7.Алтын Урда чорына тарихи- әдәби күзәтү
- •9. Суфыйчылык һәм татар әдәбияты.
- •10. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге: андагы мәкалләр һәм шигъри текстлар.
- •11. Әхмәд Ясәви һәм Сөләймән Бакырганый иҗатлары.
- •12. Урта гасыр әдәбиятында белем-мәгърифәт, гадел патша идеяләренең гәүдәләнеше.
- •13. XVII йөз әдәбиятына күзәтүләр. “Җәмигъ – эт-тәварих”, “Дәфтәре Чыңгызнамә” турында белешмә.
- •14. Урта гасыр әдәбиятының Шәрык классикасы белән бәйләнеше. 15. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны (авторы, кулъязмалары, басмалары, сюжет нигезе, эчтәлеге)
- •16. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы, образлары, сәнгатьчә эшләнеше, традицияләре.
- •17. ⅩⅧ Йөз әдәбиятына күзәтү: сәяхәтнамәләр, мәдхия-мәрсияләр. Батырша хатлары
- •18. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре.
- •19. Сәйф Сараи: тормышы, кулъязмалары. “Гөлестан бит-төрки” әсәре.
- •20. “Идегәй” дастаны.
- •21. Котб һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре.
- •26. Таҗетдин Ялчыгол: тормыш юлы, әдәби эшчәнлеге. “Рисаләи Газизә” әсәре.
- •27. Мәүлә Колый хикмәтләре. Шагыйрьнең яңа табылган поэмалары.
- •30. Колшәриф иҗаты.
- •32) Сайяди. Бабахан дастаны(Таһир-Зөһрә)
- •34) Газәл, касыйдә, мәдхия, мәрсия, робагый жанрлары.
- •35. Мөхәммәдьяр: тормышы һәм иҗаты.
- •36. Кисекбаш китабы.
- •39. Сәйф Сараиның “Сөһәел вә Гөлдерсен дастаны.
- •40. М. Болгари һәм аның “Нәһҗел-фәрадис” әсәре.
- •41. Шәрәфинең “Зафәрнамәи вилаяти Казан” әсәре.
- •43. Габдерәхим Утыз Имәни: тормышы, гыйльми-педагогик эшчәнлеге.
- •44. Габдерәхим Утыз Имәнинең әдәби иҗаты.
11. Әхмәд Ясәви һәм Сөләймән Бакырганый иҗатлары.
Әхмәд Ясәви (Хуҗа Әхмәд, Кол Әхмәд) — гомумтөрки әдәбият вәкиле. Ул XI гасырның икенче яртысында Яса (Яссый) дигән төбәктә туган. Аның әтисе — шәйх Ибраһим Мәхмүд углы — иртә вафат була. Булачак әдип Арслан-баб дигән кешедә тәрбияләнә. Бохарада бөтен мөселман дөньясының мәшһүр шәхесе, рухание Йосыф Хамаданиның шәкерте була. Остазы үлгәч, аның урынына шәйх, ягъни суфилар башлыгы булып кала. Изгелеге, таланты, кылган эш-гамәлләре белән Әхмәд Ясәви исән вакытта ук үз чорының атаклы кешесенә әверелә. Үлгәч исә аның популярлыгы тагын да арта; күп санлы легенда-риваятьләр туу, әдәби һәм гыйльми әсәрләр язылу — шуның ачык билгесе. Әдипнең кабере изге урынга әйләнә. Аның өстенә Аксак Тимернең зур корылма төзетүе дә мәгълүм. Еш кына «Мәдинәдә — Мөхәммәд, Төркестанда — Хуҗа Әхмәд» дип йөрткәннәр һәм Әхмәд Ясәви каберенә зиярәт кылуны ярым хаҗга бару белән тиңләгәннәр. Шагыйрь әдәбиятта барыннан да элек үзенең шигырьләр тупламы — «Диване хикмәт» белән мәшһүр. Казан басмаларында аның күләме 300 биткә якын. Җыентыкта төрле зурлыктагы 135 шигъри әсәр бар. Алар, нигездә, строфа ахырындагы рифмаларның соңгы хәрефләренә карап, әлифба тәртибендә урнаштырылганнар.
Әхмәд Ясәвинең шәкерте — Сөләйман Бакырганый
Сөләйман Бакырганый (Кол Сөләйман) — гомумтөрки әдәбият вәкиле, Әхмәд Ясәвинең шәкерте. Гомеренең зур өлешен Харәземдәге Бакырган төбәгендә уздыра һәм 1186 елда шунда ук вафат та була. Шагыйрь әсәрләренең төп өлеше «Бакырган китабы» дип исемләнгән җыентыкта тупланган. «Бакырган китабы»ндагы күп кенә шигырьләрдә Алла гаделлек, игелек, хакыйкать идеалы, өлгесе рәвешендә карала, һәм кешенең һәр уй-кичереше, һәр эш-гамәле шул идеалга, өлгегә мөнәсәбәттә яктыртыла, бәялән. Ясәви һ Бакырганыйның Аллага мәхәббәтне күздә тотып язган күп кенә шигъри юллары билгеле бер дәрәҗәдә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә белдерә. Аларның шигырьләре идея-тематик һ поэтик яктан охшаш. Алар дини-суфичыл характерда. Кеше һ Алла мөнәсәбәте бу шигырьләрнең хүзәгендә тора. Авторлар фикеренчә, бөтен нәрсәне Алла яраткан, бөтен нәрсә илаһи затка бәйле, кеше бу дөньяда кунак кына. Шуңа күрә кеше дөнья малына, таҗ-тәхеткә кызыкмаска, башкаларны рәнҗетмәскә, күңелен пакъләргә, игелекле эш-гамәлләр кылырга, җан ияләренә шәфкатьле булырга, Алла турында гына уйлап яшәргә бурычлы. Һәр ике автор да укучыларын гөнаһлардан арынырга, тәүбә кылырга чакыра. Шулай ук алар илаһи мәхәббәт темасын яктыртуга зур урын бирәләр.
12. Урта гасыр әдәбиятында белем-мәгърифәт, гадел патша идеяләренең гәүдәләнеше.
13. XVII йөз әдәбиятына күзәтүләр. “Җәмигъ – эт-тәварих”, “Дәфтәре Чыңгызнамә” турында белешмә.
XVII гасырда татар халкы үз тарихында бик катлаулы һәм авыр чорын кичерә. Бу вакытларда тормышның һәр өлкәсендә феодалҗлек хөкем сөрә. Петр I Россияның һәр яктан Европача яшәүгә омтылышы һәр халыкның экономик һәм культура тормышына зур үзгәрешләр кертә. Татар крестьяннарының читен тормышы милли изү аркасында тагын да авырлаша. Петр I заманында да, аннан соң да Россия Империясендәге рус булмаган халыкларны көчләп чукындыру эшләре киң колач ала. Мондый авыр тормыш күп кенә крестьяннарны йорт-җирләрен ташлап Башкортстан, Урал, Себер якларына күчергә мәҗбүр итә. Соөиаль һүм милли изүләр куп кенә халык кузгышлары китереп чыгара. Шуннан соң татар халкы экономикасы һәм культурасына әкрен генә җанланыш керә башлый. 1723 елда, мәсәлән, “Цифирная школа” дип аталган башлангыч мәктәп, 1758 елда исә гимназия ачыла. Ә инде XVIII гасырда Екатерина II указы белән 1789 елда Уфада бөтен Россия мөселманнарының дини идарәсе – Дини назарияте төзелә. Мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр ачарга рөхсәт бирелә. Татар халкына гыйлем-мәгърифәт белән шөгельләнергә дә беркадәр мөмкинлек туа. Патша хөкүмәтенең мондый ташламалары татар иҗтимагый-политик фикеренең, культура һәм әдәбиятының җанлануына китерә. Татар җәмгыятьчелеге арасында фикер азатлыгы идеясы көчәя, гомумән уяну хәрәкәте башлана. XVIII гасыр татар әдәбияты ядкярләрендә ике эстетик юнәлеш, ике тенденция төсмерләнә: дини-клерикаль әсәрләр һәм хезмәт иясе, халыкның авыр тормышы хакында язылган әсәрләр. Ләкин күпчелек әсәрләрдә бу юнәлешләр берләшәләр. Бу чор татар әдәбиятында дини, суфичылык әсәрләре шактый күп санда булуы күзгә ташлана. Бу инде шушы чорда татар халкының авыр шартларда яшәве һәм матур тормыш турында хыялларын дини иллюзияләргә төрергә мәҗбүр булуыннын килә. Татар укымышлылары тарафыннан иҗат ителгән дини рухтагы әсәрләр шактый языла. Алар арасында: Мансур бинә Габдрәхман әл-Борындыкый “Тәракибе мәнсурия”, Мөхәммәд бине Муса әл-Кодыкый “Әлфәваидез-зыйяти”, Тәҗетдин Ялчыгол “Рисаләи Газизә” һ.б. була.
