Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
борынгы дбият.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
649.22 Кб
Скачать

9. Суфыйчылык һәм татар әдәбияты.

Суфичылык – ислам дине белән бәйләнешле гаять катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Ул кешенең уз-узен рухи яктан камилләштерү юлы белән Аллага якынаюын һәм кушылуын күздә тотка төрле системадагы дини-фәлсәфи карашлардан һәм йолалар җыелмасыннан гыйбарәт. Суфичылык үзенә конкрет шартларны исәпкә алып, тарихи якын килүне таләп итә. Тарихта суфичылык байрагы астында барган халык кузгалышларының да булуы мәгълүм. Күп кенә суфилар хөкемдарларның, өстен сыйныфларның эш-гамәлләрен фаш итәләр, еш кына кешенең кеше изүен, башкалар хезмәтенә яшәвен гайре табилый күренеш дип саныйлар. Алар фикеренчә, Алла каршында бар да тигез. Суфичылык теориясе күп гасырлар дәвамында эшкәртелә бара. XII гасырда Мөхәммәд Газалиның дини реформаларыннан соң, суфичылык ортодоксаль ислам тарафыннан таныла. Суфичылык идеологиясе Көнчыгышның мәшһүр шагыйрьләре Руми, Хафиз, Җами, Газали һ. б. иҗатында да урын ала. XIX-XX гасырларда исламны үзгәртеп корырга тырышучылар, суфичылыкны тәнкыйть итеп, суфиларның хокукларын киметү эшен башлыйлар. Мондый гамәлләр бигрәк тә XX гасырның 20 нче елларында Төркиядә эшкә җигелә. Элеккеге СССРда суфичылыкка урын калмый, әлбәттә. Хәзерге заманда суфичылык Пакистанда җирлек таба әле. Суфичылык — социаль һәм рухи яктан караганда, әлбәттә тискәре күренеш. Ул кешенең җәмгыять эшендә катнашуын чикли, шәхесне бар нәрсәгә риза, күндәм, һичнинди идеалсыз, максатсыз җан иясенә әверелдерә. Урта Азия суфи шагыйрьләре Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый(12 йөз) әсәрләре озак гасырлар буе укылып килде. “Нәһҗел-фәрадис”(1358), “Җөмҗөмә солтан” (1369) әсәрләрендә, аеруча Өмми Камал(15 йөз), Колшәриф(16 йөз) иҗатларында суфичылык мотивлары һәм образлары шактый зур урын алган. Утыз Имәни, Шәмседдин Зәки һ.б. татар әдипләре дә суфичылыкка теге яки бу дәрәҗәдә мөнәсәбәтле әсәрләр иҗат итәләр.

10. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге: андагы мәкалләр һәм шигъри текстлар.

«Диване лөгатет-төрк» (төрки телләре сүзлеге) — Мәхмүд Кашгарый тарафыннан 10721074 елларда язылган китап. Ул — сүзлек характерындагы җыентык, ләкин биредә төрки халыкларының мифологиясенә, фольклорына, язма әдәбиятына, теленә, тарихына, тормыш-көнкүрешенә бәйле күп мәгълүматлар бар. Китап материалларын Мәхмүд Кашгарый үзе озак еллар дәвамында туплавын искәртә. Диване лөгатет-төрктә белдерелгәнчә, Караханид ханлыгы (ингл) дәүләтендә барлык документлар һәм ханның хатлары иске уйгур әлифбасы (ингл) белән языла иде. Китап зур күләмле. 1266 елгы кулъязмада ул 638 бит тәшкил итә. Биредә якынча 9 мең төрки сүзгә һәм сүзтезмәгә аңлатма бирелә, мисал рәвешендә 300 дән артык мәкаль теркәлә. «Диване лөгатет-төрк» китабы беренче тапкыр 19151917 елларда Истанбулда нәшер ителә. Соңрак үзбәкрус һәм кайбер башка телләрдә дә чыга.Татар телендә аерым өлешләре Нәкый Исәнбәт, Хатыйп Госман, Хуҗи Мәхмүтов хезмәтләрендә бар.” Диване лөгатет-төрк” да үгет-нәсыйхәт, әхлак рухындагы шигырьләр дә шактый. Аларда юмартлык, кунакчыллык, сабырлык, белемлелек кебек сыйфатлар мактала.