- •4. Урта гасыр әдәбиятына хас аерым сыйфатлар.
- •5. Болгар-хәзәр чоры язма мәдәнияты.
- •7.Алтын Урда чорына тарихи- әдәби күзәтү
- •9. Суфыйчылык һәм татар әдәбияты.
- •10. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге: андагы мәкалләр һәм шигъри текстлар.
- •11. Әхмәд Ясәви һәм Сөләймән Бакырганый иҗатлары.
- •12. Урта гасыр әдәбиятында белем-мәгърифәт, гадел патша идеяләренең гәүдәләнеше.
- •13. XVII йөз әдәбиятына күзәтүләр. “Җәмигъ – эт-тәварих”, “Дәфтәре Чыңгызнамә” турында белешмә.
- •14. Урта гасыр әдәбиятының Шәрык классикасы белән бәйләнеше. 15. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны (авторы, кулъязмалары, басмалары, сюжет нигезе, эчтәлеге)
- •16. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы, образлары, сәнгатьчә эшләнеше, традицияләре.
- •17. ⅩⅧ Йөз әдәбиятына күзәтү: сәяхәтнамәләр, мәдхия-мәрсияләр. Батырша хатлары
- •18. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре.
- •19. Сәйф Сараи: тормышы, кулъязмалары. “Гөлестан бит-төрки” әсәре.
- •20. “Идегәй” дастаны.
- •21. Котб һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре.
- •26. Таҗетдин Ялчыгол: тормыш юлы, әдәби эшчәнлеге. “Рисаләи Газизә” әсәре.
- •27. Мәүлә Колый хикмәтләре. Шагыйрьнең яңа табылган поэмалары.
- •30. Колшәриф иҗаты.
- •32) Сайяди. Бабахан дастаны(Таһир-Зөһрә)
- •34) Газәл, касыйдә, мәдхия, мәрсия, робагый жанрлары.
- •35. Мөхәммәдьяр: тормышы һәм иҗаты.
- •36. Кисекбаш китабы.
- •39. Сәйф Сараиның “Сөһәел вә Гөлдерсен дастаны.
- •40. М. Болгари һәм аның “Нәһҗел-фәрадис” әсәре.
- •41. Шәрәфинең “Зафәрнамәи вилаяти Казан” әсәре.
- •43. Габдерәхим Утыз Имәни: тормышы, гыйльми-педагогик эшчәнлеге.
- •44. Габдерәхим Утыз Имәнинең әдәби иҗаты.
39. Сәйф Сараиның “Сөһәел вә Гөлдерсен дастаны.
Бу дастан(1394)- СС язган оригиналь әсәрләрнең ин күренеклесе. Эчтәлеге: Аксак Тимер гаскәр бн үргәнечкә һөҗум итә. Анда күп явызлыклар эшли:яндыра, җимерә, җирдә “су кебек” кан ага. Сугышта Сөһәйл исемле бер гаскәри әсир төшә. Аяк-кулларын богаулап, аны зинданга ташлыйлар. Якыннары бн күңел ачып йөргән шаһ кызы Гөлдерсен бу хәлне куреп кала, һәм егеткә гашыйк була. Шуннан соң ул аның бн очрашу юлларын эзли башлый. Беркөнне сакчыга ашарга бирә. Аны ашау бн ул йоклап китә. Шулай итеп, ул егет янына төшә, алар күрешә. Шул кичне 2 гашыйк бергә кача. Озак баргач сахрага керәләр. Бик арыйлар һәм сусыйлар. Егет су һәм азык эзләп китә, гөлдерсен шунда аны көтеп кала. Кире әйләнеп килгәндә, кыз үлгән була инде. Кайгы бн дөньяда яшәгәнче, ярың бн үлү яхшырак дип. Сөхәйл узенә хәнҗәр кадый. Шулай итеп 2 гашыйк һәлак була. Аерым фактлар буенча аны реалҗ булган вакыйга дип тә уйларга җирлек бар. Беренчедән автор узе аны чынлыкта булган хәл икәненә ишарә ясы, икенчедән, халык телендә аңа ошаган легендалар яши. Аларда егет Туктамышның улы, ә Гөлдерсен Аксак Тимер кызы дип күрсәтелә. Чиләбе өлкәсендәге “Тимерлан манарасы” легендасында исә, Аксак Тимер егет бн кызны хәзерге Тимерлан станциясе тирәсендә куып җитә. Тигезсез сугышт егет һәлак була һәм кыз уззенз хәнҗар кадый. Шул урында Аксак Тимер манара кордыра. “С вә Г” әсәренең сюжеты, бер яктан киң таралган Ләйлә-Мәҗнүн, Хөсрәү-Ширин кебек парларның мәхәббәтен искә төшерсә, икенче ятан. Поэмадагы егет бн кыз тарихы билгеле бер чорның, җирнең реаль атмосферасын сизеләргә дә мөмкинлек бирә. Автор беренче чиратта игътибарны “дәүр җәфасы”на юнәлгән. Аның чорында “җәфалар” күп була(Аксак Тимер яулары бн бәйле) “дәур җафасы” башта гомуми планда тасвирлана. Аның максаты-шул җафаны кеше язмышы аша бирү. Геройларны үз чорының реаль күренешләренә үреп тасвирлый. Анда урта гасыр әдәбиятына хас булган традицион башламның булмавы очраклы тугел, әдип “чын”лык тенденциясен алга сөрә. Геройлары гадәттән тыш матурлыкка ия. Моңа ирешү өчен, халык иҗатындагы һәм язма әдәбияттагы сурәтләрдән иркен файдалана.( егетн-гол, кызны-Пәри) Алар тышкы яктан гына матур тугел, ә рухи яктан да матур. Гөлдерсеннең егетне шулай коткаруы чын мәгънәсендә батырлык! Ислам дине хатын-кызга кимсетүле мөнәсәбәте булганда, мондый фикерләр бн чыгуы зур кыюлык дип бәяләнергә лаек. Дастан ике юллык строфа бн язылган. Автор аны “кыйсса” дип атый. Алар шигъри дэ, чәчмә дә булырга мөмкин. Бу әсәр узенең характеры бн лиро-эпик рухтатагы поэмаларны хәтерләтә. Биредә вакыйгаларны хикәяләү фәлсәфи-лирик уйланулар белән аралашып бара. Анда романтик фикерләү, традицион әдәби ысуллар һәм чаралар өстенлек итсә дә, чынбарлык бн тыгыз бәйләнеше. Гуманистик асылы, дөньяви мотивлары һәм тормышчан күренешләрне гәүдәләндерүе бн Урта гасыр төрки-татар әдәбиятында күренекле урынны били.
40. М. Болгари һәм аның “Нәһҗел-фәрадис” әсәре.
Әдип Алтын Урданың Болгар төбәге бн бәйләнешле. Ул биредә якынча 1297 елда туган дип карала. Ул Болгарда белем ала. Кайбер фактларда аның Урта Азиядә дә укуы билгеле. Әмма ул үз гомеренең шактыен Алтын Урда башкаласы Сарайда уздыра. Биредә ул дини, гыйльми, тәрбияви. Иҗади эшләр бн шөгыльләнә, зур ихтирам, хөрмәт казана. Ул 1360 елда 22 мартта Сарай шәхәрендә вафат була. Эсэр 1358 елның 20 гыйнварында Алтын Урда башкаласында тәмамлана. “Фәрадис”-оҗмах бакчасы, “нәһеҗ”-ачык юл. “Н-Ф”ның 1360 елда Мисырга барып эләгә. Аннан-Истанбулга. Хәзерге вакытта Истанбулда сакланучы Сарай кулъязасының(443бит) фотокучермәсе 1956 елда Экман тарафыннан Төркиядә нәшер ителә. Тулы тексты 2002 елда Казанда басыла. Ул зур куләмле, дини-дидактик хараетердагы әсәр. Аның төп өлеше 4 бабатан тора. Ә һәр баб 10 фасылдан. Барысы 40 фасыл. Болай төзелүен автор Мөхәммәд пәйгамбәр сузләренә бәйләп аңлата. Беренче 2 бабның үзәгендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең, аның якыннарының, гаиләсенең, иманнарның тормыш хәлләре, эш-гамәлләре һәм бу персонажларга мөнәсәбәтле гыйбрәтле сюжетлар тәшкил итә. Соңгы 2 бабның тематикасы-Аллага якынайтучы һәм аннан ераклаштыручы эш-гамәлләр турында. Автор хикәят сюжетларын Шәрык халыкларының фольклорыннан, язма чыганакларыннан алган.әмма ул аларны эшкәртә һәм үзгәртә. М. Болгари фикеренчэ, кеше-үзенең табигате. Яртылашы бн олуг зат. Шуңа күрә аның әхлакый йөзе, эш-гамәлләре җисеменә лаек булырга тиеш. Автор сабырлык. Тугърылык, гыйльлемлелек. Тыйнаклык. Ата-ананы хөрмәт итү, Аллага бирелгәнлек, тәүбә кылу, хәләл көч бн яшәү һәм башка шундый уңай сыйфатларны, эш-гамәлләрне төрлечә зурлый. Аларның капма-каршыларын(тәккәберлек, гайбәт сату, комсызлык, үч тоту. Ялган сөйләү һ. б) кискен тәнкыйтли. Автор карашында, оҗмах ишекләре бары тик матур әхлакый сыйфатларга. Гуманистик эш-гамәлләргә ия булган кешеләр өчен генә ачык. Начарлар-тәмугка. Әсәр ислам дине рухы бн сугарылган. Анда кешеләргә бәя нинди ниндә булуына карап түгел, ә аларның эш-гамәлләренә карап бирелә. Шәйх һәм казый турындагы хикәяттә кешегә ярдәм иткән яһүд саран мөселман казыеннан өстен куела. Хикәятләрендә тормышка, иҗтимагый мөнәсәбәтләргә хас булган күренешләр гәүләнеш таба. “Ата һәм бала мәхәббәте” бу яктан шактый гыйбрәтле.
Әсәрдә суфичылык та үзен нык сиздерә. Изгелек, дәрвишлек мактала. Хакимияткә тартылу, байлык җыю, нәфескә бирелү тәнкыйтҗләнә.(“Төрмәгә бару”)
эсәрнең төп үзенчәлеге-хикәятләрнең идея-тематикасы баб һәм фасылларда куелган мәсьәләләргә мөнәсәбәттә бирелгән.
