- •4. Урта гасыр әдәбиятына хас аерым сыйфатлар.
- •5. Болгар-хәзәр чоры язма мәдәнияты.
- •7.Алтын Урда чорына тарихи- әдәби күзәтү
- •9. Суфыйчылык һәм татар әдәбияты.
- •10. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге: андагы мәкалләр һәм шигъри текстлар.
- •11. Әхмәд Ясәви һәм Сөләймән Бакырганый иҗатлары.
- •12. Урта гасыр әдәбиятында белем-мәгърифәт, гадел патша идеяләренең гәүдәләнеше.
- •13. XVII йөз әдәбиятына күзәтүләр. “Җәмигъ – эт-тәварих”, “Дәфтәре Чыңгызнамә” турында белешмә.
- •14. Урта гасыр әдәбиятының Шәрык классикасы белән бәйләнеше. 15. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны (авторы, кулъязмалары, басмалары, сюжет нигезе, эчтәлеге)
- •16. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы, образлары, сәнгатьчә эшләнеше, традицияләре.
- •17. ⅩⅧ Йөз әдәбиятына күзәтү: сәяхәтнамәләр, мәдхия-мәрсияләр. Батырша хатлары
- •18. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре.
- •19. Сәйф Сараи: тормышы, кулъязмалары. “Гөлестан бит-төрки” әсәре.
- •20. “Идегәй” дастаны.
- •21. Котб һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре.
- •26. Таҗетдин Ялчыгол: тормыш юлы, әдәби эшчәнлеге. “Рисаләи Газизә” әсәре.
- •27. Мәүлә Колый хикмәтләре. Шагыйрьнең яңа табылган поэмалары.
- •30. Колшәриф иҗаты.
- •32) Сайяди. Бабахан дастаны(Таһир-Зөһрә)
- •34) Газәл, касыйдә, мәдхия, мәрсия, робагый жанрлары.
- •35. Мөхәммәдьяр: тормышы һәм иҗаты.
- •36. Кисекбаш китабы.
- •39. Сәйф Сараиның “Сөһәел вә Гөлдерсен дастаны.
- •40. М. Болгари һәм аның “Нәһҗел-фәрадис” әсәре.
- •41. Шәрәфинең “Зафәрнамәи вилаяти Казан” әсәре.
- •43. Габдерәхим Утыз Имәни: тормышы, гыйльми-педагогик эшчәнлеге.
- •44. Габдерәхим Утыз Имәнинең әдәби иҗаты.
35. Мөхәммәдьяр: тормышы һәм иҗаты.
Мөхәммәдьярның туган елы якынча ⅩⅤ йөз азагына – 1497 елга туры килә. Аның тормыш юлы Казан белән бәйләнешле. Рухани, хаҗи гаиләсеннән (Атамыз Мәхмүд догачы...). Әдипнең тормыш хәлен без шигырьләрендә булган аерым детальләрдән генә беләбез. Автор “Төхфәи мәрдан” ахырында үз атының “Мәхмүд хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр” булуын искәртә. Ике урында шагыйрь үзен ”Ярмөхәммәдьяр” дип тә атый. Әсәрләренән бу әдипнең шактый укымышлы булуы, гарәп, фарсы, төрки телләрне яхшы белүе аңлашыла.
Мөхәммәдьяр 1542 елда иҗат ителгән “Нуры содур” поэмасында “Мөхәммәд Әмин хан каберендә ” “мөҗавир”(сакчы) булып торуын әйтә. Әдип “Төхфәи мәрдан” әсәрендә үзенең күп мәшәкатьләргә, авырлыкларга дучар булуын да яза. Аның гомер юлы да фаҗигале өзелә : Мөхәммәдьяр, Казан делегациясе составында тылмач булып, Мәскәүгә килә. Аның 1549 елның җәендә Явыз Иван гаскәрләре Муром тирәсендә вәхшиләрчә үтерә. Әмма шагырь үзе үлсә дә, аның ялкынлы сүзләре, әсәрләре исән калган. Безгә аның өч әсәре – “Төхфәи мәрдан” (“Егетләр бүләге” 1540), “Нуры сыдур” (“Күкрәкләр нуры” 1542) поэмалары һәм “Нәсыйхәт” шигыре мәгълүм. “Нәсыйхәт”. Бу әсәр (ул 24 бәеттән гыйбарәт) тәүге мәртәбә 1842 елда М.Иванов хрестоматиясендә басылып чыккан. “Нәсыйхәт” дип аталган бу шигырьнең эчтәлеге символик характерда. Бер былбыл “күңел багына” очып килә. Әмма анда караңгылык, “тикән” (тигәнәк), хшәшрәт...Озак очып йөргәч, ниһаять, былбыл бер “рәйхан гөле ” таба һәм аңа үзенең “әр-теләк”ләрен белдерә: әгәр дә син, тикәннәрне бетереп, үз орлыгыңны чәчеп үстерсәң, бакча нурланыр, аның “иясе” дә сөйкемлегә әйләнер иде....“Нәсыйхәт”нең төп мәгънәсе шунда: кеше үзенең күңелен пакь, нурлы, “тугры юлда” тотрага бурычлы. “Нәсыйхәт” әсәре үзенең символик образлары (былбыл, баг..), суфичылык рухы белән тиңләве, “Коръән” сүзен тотарга чакыруы, лирик каһарманны бәндә, кол, “буш кул” дип битәрләве, түбәнсетүе белән бу шигырь Өмми Камал парчаларын да хәтерләтә. “Төхфәи мәрдан” – поэмасында җиде хикәят китерелә, нигездә аларның һәрберсе төгәлләнгән аерым әсәр.Ул хикаятләрдә сөйләнгән вакыйгалар әсәрнең үзәк темасын төрле яклап яктырталар. “Нуры сыдур” – традиция буенча,алланы, пәйгамбәрләрне һәм бу урында Сахибгәрәй ханны мактау белән башлана(поэмада шагыйрь Сахибгәрәйдә гадел хөкемдарда сыйфатларын күрергә теләгәнен белдерә). Шуннан соң шагыйрь тагын да кереш ясап, әсәрнең язылу вакытын, нинди мәсьәләләрне алуын аңлата. Әсәр ун бабтан тора: гаделлек, рәхим-шәфкать, сәха (юмартлык), хәя (оялчанлык), газа (сугышчанлык), сабырлык, ваф (сүздә тору), сыйдык (туры сүзле булу), самит (аз сүзлек), гафу итү турында. Бу ике әсәр үзләренең поэтик корылышлары(аларның һәр икесе дә – тартмалы композицион жанрда), әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләрне үзәккә куюлары, лиро-эпик табигатьләре белән бер-берсенә охшаш. Һәр икесендә дә куелган мәсьәләләргә иллюстрация рәвешендә төрле шигъри хикәятләр китерелә. Аларның һәр икесендә дә төп каһарманнар, бурычын түли алмыйча, авыр хәлдә калган кешеләрне, актык акчаларын биреп, хәерчелектән йолып калалар. Хикәятләрнең мәгънәсе: игелекле эш-гамәлләр һич тә юкка чыкмый, ә бәлки артыгы белән кире үзеңә кайта. Мөхәммәдьяр поэмалары, идея-эстетик яктан традицион характерда булсала да, үз чоры өчен дә гаять актуаль яңгырыйлар. Әдиб илнең имин, бәхетле тормышын мәгърифәтле, гадел хөкемдарга бәйләп карый. Аның фикеренчә, “падишаһ бер дәм(мизгел) гадел кыйлса”, “ил-улус”ка ирек, рәхәтлек килер. Шулай ук ул илне, җәмгыятьне төзек, имин, бәхетле итүнең мөһим бер шарты – кешеләр арасында табигый, гуманистик мөнәсәбәтләр булу. Автор үзара ызгыш-талашларны, гаугаларны, көнчелек, икейөзлелек, ялганчылык кебек сыйфатларны кискен гаепли. Әдип, зирәк һәм тәҗрибәле остаз кебек, гаделлек, рәхим-шәфкать, юмартлык, сабырлык, тугрылык кебек күркәм сыйфатларның асылын турыдан-туры да, төрле сюжетлар мисалында да укучыга җиткерергә омтыла, шулар ярдәмендә җәмгыятьне эчке яктан пакьләргә, камилләштерергә тели. Шагыйрь фикеренчә, бу тормыш – игелек, хезмәт күрсәтү урыны.Шуңа да кешеләр үз гомерләрен бу дөньяда бары изгелек һәм яхшылык кылып кына уздырырга бурычлылар. Мөхәммәдьяр поэмаларына үгет-нәсыйхәт бирү, акыллы сүз әйтү хас. Автор, укучыга мөрәҗәгать итеп, фольклордан афористик фикерләр,канатлы сүзләр китерә. Аның әсәрләрендә мәкальләр күп очрый: “Иясен сыйласаң, этенә сөяк сал”, “Коюы казып үзе төшкән”һ.б. Гуманистик рухлы, дөньяви эчтәлекле Мөхәммәдьяр поэмалары – күп гасырлык татар әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсе ул.
