Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
борынгы дбият.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
649.22 Кб
Скачать

34) Газәл, касыйдә, мәдхия, мәрсия, робагый жанрлары.

Газә́л (гарәп. عزل - гыйшык-мәхәббәт), Урта һәм Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Идел буе һәм Урал яны төрки телле халыкларның лирик поэзиясендәге шигъри жанр. Гадәттә, һәрберсе тәмамланган фикергә һәм мөстәкыйль мәгънәгә ия булган 7-15 бәйттән (икеюллыктан) тора. 1 нче бәйттә 2 юл да рифмалаша, башкалары ба, ва, га, да... тәртибендә бирелә. Соңгы бәйттә, кагыйдә буларак, автор исеме яисә псевдонимы искә алына. Газәл жанрындагы иң камил әсәрләр безгә Рудаки, Сәгъди, Хафиз, Физули, Нәвои, Лотфи иҗатлары аша билгеле. Татар әдәбиятында урта гасыр шагыйрьләреннән Сәйф Сараи, Өмми Камал, Колшәриф; 19 һәм 20 йөзләрдә Ш. Зәки, Г. Кандалый, Акмулла, Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Бабич һәм соңрак Н. Арсланов, Р. Гаташ, М. Мирзаның газәл жанрында иҗат иткән әсәрләре бар. Газәл жанрына шулай ук Европа һәм рус шагыйрьләре дә (Гёте, А. Платен, А. Фет, В. Брюсов һ.б.) мөрәҗәгать иткән.

*Газәл- гарәп шигъриятендә дөньяга килгән, фарсы, төрки әдипләре тарафыннан яратып кулланылган, 12 бәеттән артмаган поэтик форма, төп юнәлеше – лирик нигезле мәхәббәт җырлары, еллар узган саен иҗтимагый- фәлсәфи эчтәлекле газәлләр ешрак очрый.

*Газәл (гарәпчәдән мәхәббәт шигыре) — мөселман Шәрыгендә киң таралган лирик жанр. Тематикасы — мәхәббәт. Нигездә авторның үткән мәхәббәт тарихлары, илаһи гыйшкы турында әсәрләрне хасил итә. Газәл жанры белән язылган әсәрләрне шулай ук «гашыйк җыры» дип тә атыйлар. Чыннап та, Шәрык гадәтләре буенча ул, музыкаль инструментка кушылып, махсус көйләргә башкарыла да. Тышкы форма ягыннан газәлләр чагыштырмача мөстәкыйльлеккә ия булган ике юллык строфалардан (бәетләрдән) тора. Уртача күләме — 5-12 бәет. Еш кына рәдиф кулланыла. Рифмалашу принцибы: аа, ба, ва, ....

Урта гасырлар иҗатчылары арасында газәлне СәгъдиСәйф СараиӨмми КамалКолшәрифГабделҗаббар Кандалый һәм башкалар кулланганнар. XX гасыр башында да Габдулла ТукайМәҗит Гафури тарафыннан кулланылалар. Хәзерге татар әдәбиятында сирәк очраса да, Рәдиф ГаташНури Арслан иҗатларында газәлне табырга мөмкин.

Касыйдә-Күренекле тарихи затларның эш-гамәлләрен яки нинди дә булса тантаналы вакыйга-күренешләрне чиктән тыш күпертеп мактап, олылап язган шигырь, поэма. Урта гасырларның соңгы дәверендәге татар шигъриятендә касыйдә жанры актив кулланылган. Мәсәлән, шагыйрь, җырчы-хафиз, мәкам остазы Вәлид Каргалый (XVIII йөз – 1803) касыйдәләре. Урта гасырларның классик дәверендә касыйдәләр сарай шагыйрьләре тарафыннан ханнарга, җиңүче гаскәр башлыкларына яисә Мөхәммәд пәйгамбәргә, ислам тарихы белән бәйле башка күренекле шәхесләргә багышлап язылганнар. Бүгенге көндәге гади халык көнкүрешендә яшәешен дәвам иткән сәнгатьтә башкаручылар күпчелек очракта теге яисә бу әсәрне кайвакытта “касыйдә” дип әйтәләр, әмма мондый атама сәбәпләрен үзләре аңлата алмыйлар. Алар бу әсәрләрне, элеккедән килгән гадәт буенча, уйлап тормыйча гына “мөнәҗәт” яисә “касыйдә” дип аералар. “Касыйдә” дип, мәсәлән, татар халкында үтә киң таралган “Мәүлидин нәби” иляһи шигырьләр җыентыгы тәшкил иткән китаптагы күп кенә әсәрләр дә аталган. Касыйдәләрнең музыкаль хосусиятләрен, мәсәлән, Солтан Габәши тарафыннан әзерләнгән “Милли моңнар” китабындагы Мөхәммәд пәйгамбәр тормышына, аның исеме белән бәйле кодрәтләрне тасвирлауга багышланган “Касидә-и бөрдә” (сүзләрен мәшһүр гарәп шагыйре Мөхәммәд бине Сәид әл-Бусири (1212–1294) язган), шулай ук “Мөхәммәдия” китабындагы “Касыйдә-и раббания” (авторы Мөхәммәд Чәләби, 1451 елда вафат) мисалларыннан күреп була.

Мәдхия. Мәдхия-Мактауга корылган лирик жанр, танылган шәхесләрнең, күпчелек очракта хакимият вәкилләренең – патша, хөкемдарларның шәхесен, эш-гамәлләрен, яшәешен мактый яисә нинди дә булса тантаналы, шатлыклы бәйрәмнәр уңае белән иҗат ителә.

Мәдхия – панегирик жанр, гарәп касыйдәсенең төп жанр формасы. Мәдхия күп вакыт кабилә башлыкларына, идарәчеләргә, әмирләргә багышлана. Гарәп әдәбиятында беренче мәдхия җаһилият чорының сукбай шагыйре Тааббата Шарран иҗатында күренә. “Мөгалләка”лар да үзләрендә шактый гына 66 мәдхияләр саклаганнар. Урта гасырларда мөстәкыйль жанр булып яши башлый.

Мәдхия - (гарәпчә: мактау, мактау шигыре) - Көнчыгыш әдәбиятыКөнчыгыш, һәм шул исәптән татар әдәбиятында мактау эчтәлегендәге лирик жанр. Ул күренекле кешеләрнең, хөкемдарларның эш-гамәлләрен данлый, тантаналы, шатлыклы вакыйгалар, мөһим күренешләр уңае белән иҗат ителә. Традицион мәдхияләр өчен гайре гиперболизация, күтәренке рух, чагыштырмача купшы стиль хас. Үзенең төп вазифасы һәм жанр табигате белән мәдхия рус һәм Аурупа әдәбиятларындагы одага якын тора; еш кына алар татар әдәбияты фәнендәсиноним рәвешендә дә кулланыла.

Мактау шигырьләренең төп жанры булган касыйдәдән аермалы буларак, мәдхиянең тотрыклы тышкы формасы юк. Анда рифмалашу, строфа төзелеше күп төрле. Хәтта ритмлы проза белән язылган мәдхияләр дә очрый.

Мактау эчтәлегендәге әсәрләр иҗат итү бик күптәннән килә. Аның аерым үрнәкләре Йосыф Баласагуниның "Кутадгу белек", Мәхмүд Кашгарыйның "Диване лөгат әт-төрк" китапларында ук бар. Аннан соңгы әдәбиятта да бу жанр яшәвен дәвам итә. 18 йөзләрдән ул тагын да активлаша.

Мәрсия. Шәрык һәм татар әдәбиятында вафат булганткешеләрне, кагыйдә буларак, танылган шәхесләрне мактау, аның күркәм сыйфатларын бәян итү шигыре.

Мәрсия (гарәпчә — елау-сыктау) — Шәрык әдәбиятында вафат булган кешеләрне, күренекле затларны мактау, олылап искә алу шигыре. Гадәттә мәрсияләр өчен элегик, кайгылы аһәң хас. Жанрның конкрет әдәби формасы юк.

Мактау рухы, шигъри теле белән мәдхиягә якын. Әмма мәдхиядә исән кешеләр, ә мәрсиядә вафат булганнар тасвирлана.

Борынгы төрки әдәбиятында, Урта гасыр шигъриятендә очрый. Габдерәхим Утыз ИмәниАкмуллаГабдулла ТукайНәҗип Думави иҗатларында бар.

Робагый- Урта гасыр Шәрык поэзиясендә киң таралган, фәлсәфи, әхлакый, гыйшкый, иҗтимагый эчтәлектәге дүртьюллыктан торучы лирик жанр.

Робагый (фар. رباعی — дүртләтелгән) — дүртьюллык шигырь, Шәрык шигъриятендә киң таралган лирик жанр. Әмма һәрбер дүртьюллык строфа робагый булмый. Әлеге дүртьюллык логик-интонацион яктан тәмамланган фикер-хисне белдерергә, мөстәкыйль кулланылырга тиеш. Жанрда рәдиф кулланылуы мөмкин. Эчтәлек буенча робагыйлар гадәттә фәлсәфи һәм гыйшкый характерлы.

Еш кына робагый музыка коралларына кушылып җырланалар.

Фарсы шигърияте классигы Гомәр Хәйям нәкъ үзенең робагыйлары белән мәшһүр.

Татар шигъриятендә дә киң таралган. Сәйф СараиМифтахетдин АкмуллаМәҗит ГафуриГабдулла ТукайДәрдемәндӘхмәт ИсхакНури Арсланов һәм күп башка шагыйрьләр бу жанрны кулланганнар.

Робагыйларда – ааба, газәл һәм касыйдә жанрларында строфалар аа ба ва рәвешендә рифмалаша.