- •4. Урта гасыр әдәбиятына хас аерым сыйфатлар.
- •5. Болгар-хәзәр чоры язма мәдәнияты.
- •7.Алтын Урда чорына тарихи- әдәби күзәтү
- •9. Суфыйчылык һәм татар әдәбияты.
- •10. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге: андагы мәкалләр һәм шигъри текстлар.
- •11. Әхмәд Ясәви һәм Сөләймән Бакырганый иҗатлары.
- •12. Урта гасыр әдәбиятында белем-мәгърифәт, гадел патша идеяләренең гәүдәләнеше.
- •13. XVII йөз әдәбиятына күзәтүләр. “Җәмигъ – эт-тәварих”, “Дәфтәре Чыңгызнамә” турында белешмә.
- •14. Урта гасыр әдәбиятының Шәрык классикасы белән бәйләнеше. 15. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны (авторы, кулъязмалары, басмалары, сюжет нигезе, эчтәлеге)
- •16. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы, образлары, сәнгатьчә эшләнеше, традицияләре.
- •17. ⅩⅧ Йөз әдәбиятына күзәтү: сәяхәтнамәләр, мәдхия-мәрсияләр. Батырша хатлары
- •18. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре.
- •19. Сәйф Сараи: тормышы, кулъязмалары. “Гөлестан бит-төрки” әсәре.
- •20. “Идегәй” дастаны.
- •21. Котб һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре.
- •26. Таҗетдин Ялчыгол: тормыш юлы, әдәби эшчәнлеге. “Рисаләи Газизә” әсәре.
- •27. Мәүлә Колый хикмәтләре. Шагыйрьнең яңа табылган поэмалары.
- •30. Колшәриф иҗаты.
- •32) Сайяди. Бабахан дастаны(Таһир-Зөһрә)
- •34) Газәл, касыйдә, мәдхия, мәрсия, робагый жанрлары.
- •35. Мөхәммәдьяр: тормышы һәм иҗаты.
- •36. Кисекбаш китабы.
- •39. Сәйф Сараиның “Сөһәел вә Гөлдерсен дастаны.
- •40. М. Болгари һәм аның “Нәһҗел-фәрадис” әсәре.
- •41. Шәрәфинең “Зафәрнамәи вилаяти Казан” әсәре.
- •43. Габдерәхим Утыз Имәни: тормышы, гыйльми-педагогик эшчәнлеге.
- •44. Габдерәхим Утыз Имәнинең әдәби иҗаты.
32) Сайяди. Бабахан дастаны(Таһир-Зөһрә)
Сәйәди(тулы исеме Кылыч бин Сайяд)(XVII-XVIII г.) Афганистанның Балха шәһәрендә яши.
«Дастаны́ Бабаха́н», 15 йөз (башка чыганаклар буенча 18 йөз) татар әдәбияты ядкәре. Авторы - төрки шагыйрь Сәйяди. «Дастаны Бабахан»ның сюжеты нигезендә - Шәрекъ дөньясында киң таралган Таһир белән Зөһрә мәхәббәте тарихы (кара(гыз) «Таһир белән Зөһрә»). Вакыйга Бабахан шаһ идарә иткән легендар Татар шәһәрендә бара. Аның Зөһрә исемле кызы Баһир вәзир улы Таһирга гашыйк була. Моңа ачуы чыккан шаһның боерыгы белән Таһирны сандыкка салып елгага ташлыйлар. Зур кошлар сандыкны коры җиргә чыгара. Исән калып, Таһир Багдадка килә, шәһәр идарәчесе кызы Маһымга өйләнә, әмма 7 ел дәвамында хатыны белән дусларча мөнәсәбәттә генә булып, Зөһрәгә тугрылык саклый. Соңрак ул сөйгәне янына кире кайта. Бабахан, моны белеп, Таһирны җәзалап үтертә. Аннан соң Таһир белән булган фаҗига кайгысыннан Зөһрә, аны сөюче Кара Баһадир һәм Таһирга гашыйк булган Маһым да үләләр. Аларның каберләрендә искиткеч матур чәчәкләр үсеп чыга. Алар арасында яшәүче сандугачлар, Багдад һәм Татар шәһәрләренә килеп, гашыйкларның фаҗигале язмышы турында җырлыйлар. Вакытлар үткәч, әлеге вакыйга бөтен дөньяга билгеле була. Әсәр эпик жанрга карый, аңлаешлы тел белән язылган, шундый төрдәге башка әсәрләргә дә хас булганча, гарәп-фарсы алынмалары аз кулланылган. Дастан татар язма әдәбиятында да, фольклорында да киң тарала. Татарстан территориясендә дастанның 18-19 йөзләрдә татар каллиграфлары башкарган 5 күчермәсе табыла. Күчермәләрнең аеруча тулы варианты 1818 елда Куян авылыннан (кайда урнашканлыгы билгесез) Йосыф мулла кызы Бибигамбәр тарафыннан күчереп языла. Әлеге нөсхә РФА Көнчыгышны өйрәнү институтының Санкт-Петербург бүлегендә саклана. Аңа нигезләнеп, дастан 1998 дә нәшер ителә.
САЙАДИНЫҢ "ДАСТАНЫ БАБАХАН" ӘСӘРЕНДӘ ЯЗМЫШ МӘСЬӘЛӘСЕ
Мәгълүм булганча, Ислам фәлсәфәсе, дини мотивлар һәм сурәтләр дастаннарга да тирән үтеп кергән. Дастан—фарсы сүзе. Төрки телләрдә ул «тарих» хикәя, үткән эшләр хикәясе мәгънәсендә йөри. Яшәү һәм үлем фәлсәфәсе дастаннарда еш кына турыдан-туры изге китап—Коръәнгә ияреп формалаша. Һәрбер кешенең фани дөньяга килүе, бәхете, бәхетсезлек, ахыр чиктә бу дөньядан китүе—барысы да Тәңре ихтыяры белән хәл ителә. Язмышны дастанда Тәңре билгели. Тәңре—төрки телләрдә Аллаһ сүзе белән бер үк мәгънәдә кулланыла. Аллаһы Тәгаләнең гарәпчә исемнәре арасында Тәңре атамасы кулланылмый. Чөнки килеп чыгышы ягыннан бу—саф төрки сүз. Сайадиньщ "Дастаны Бабахан" әсәренә килсәк Тәңре исеме шактый ук еш очрый. Бу хәл аеруча игътибарга лаек. Бер яктан ул төркиләрнең иң югары дәрәҗәле Алласы булган Тәңрегә табынуда да бераллалык тенденциясе булуын раслап торса, икенче яктан, Урта Идел мөселманнары ышануынча, күрәсең, борынгы Тәңре ислам мифологиясе белән бәйле. Таһир белән Зөһрәнең фаҗигале мәхәббәтен тасвирлауга багышланып, легендага әверелгән сюжет төрки халыклар әдәбиятында бик яратып укылган әсәрләргә нигез булып яткан. Дастан әкият кебек башланып китә. Күп кенә әкиятләрдәге кебек, дастаннарда да баласызлык темасы күзгә ташлана. "Шәһренең шәһре татар" булган бер җирдә Бабахан дигән шаһ яши, аның Баһир исемле вәзире була. Аларның кайгысы— "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Фәрһад вә Ширин"дәге кебек, баласызлык. Шактый таралган бу мотив борынгыдан килә. Моңа безнең эрага кадәр XX—XVII гасырларга караган "Һәлакәткә очраган кораб турында хикәят" һәм XIII гасырга караган, "Мәхкүм ителгән патша улы" дигән борынгы Мисыр һәйкәлләрен кертергә мөмкин. Сайадиньщ "Дастаны Бабахан" әсәрендә Бабахан бик гайрәтле хан булып сурәтләнә, дошманнарын һәрдаим җиңеп килгән, баһадирлары да күп икән, Аллаһы Тәгалә дә аны чын яр, дусты, ди. Әмма ханның бер хәсрәте бар: баласы булмау сәбәпле күп елый ул. Бу мотивның эстетик вазифасы—геройның могҗизалы рәвештә дөньяга килүен күрсәтү, ягъни эпоска хас идеаллаштыру, каһарманлапггыру төсмерен ала. Бабахан белән Баһир да күп елыйлар Вәзир Баһир шушы хан Бабахан белән үзенә дә бала тели, күп кенә догалар вә мөнәҗәтләр укый, юынып, йокыга тала һәм төш күрә. Шул рәвешле, әсәргә төш күрү мотивы килеп керә. Төшләр—серләр дөньясы, әмма аның әһәмияте шунда: алар киләчәкне һәм үткәнне берьюлы чагылдыралар. Монда төш күрү мистикасы алга чыгарыла һәм аның Аллаһыдан изге хәбәр икәнлеге белдерелә. Төшеңдә Вәзир Баһир Бабахан белән бергә Аллаһының тупсасына, ягъни каршысына киләләр... Аларның теләкләрен Хак Тәгалә кабул итә. Шулай игеп, бала туасын автор төш ярдәмендә кисәтә һәм геройның могҗизалы тууын алдан белдереп куя. Бу—китап традициясенең үзенчәлеге. Хан белән вәзир "әгәр дә балаларыбыз булса, аларны һич тә бер-берсеннән аермабыз" дип вәгъдәләр бирешәләр. Дастандагы балаларны сабый чактан ук ярәштереп кую эпизоды дастаннарның гомуми сюжетыннан алынган. Бу мәсьәлә монда хәтта балалар дөньяга килгәнче үк хәл ителә. Бабахан шушы рәвешле шарт куя, хан белән вәзир икесе дә моның белән килешәләр... Сүз бирешү—Ислам динендә киң таралыш алган һәм хупланган гамәлләрдән санала. Әмма аның бер шарты бар: бирелгән сүз үтәлергә тиеш. Үтәлмәсә, хәерсез буласың, Аллаһыньщ шәһренә (ачулануына) юлыгачаксың. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйткән: вәгъдә биргәч, вәгъдәгездә торыгыз. Ислам дине буенча, биргән вәгъдәне җиренә җиткереп үтәү—дини бер Вазыйфадыр. Дастанда исә вәгъдәдә тормау күренә. Ханның кыз баласы туа, ләкин ул кызын вәзир улыңа бирергә теләми. Ничек инде хан "кызын вәзир улына, ягъни "кара улына" кияүгә бирсен, булмаганны, аннан бит бөтен хакан иле көләчәк". Димәк, вакыйгалар олуг ханга буйсынган ханлыкларның берсендә бара. Алда язып үтелгән юлларда тәкәбберлек тә күренә. Бабахан үзен башкалардан өстен күрә, вәзир улына түбәнсетеп карый. Ислам динендә шулай ук тәкәбберлек тә харам санала. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә болай диелгән: "Тәкәбберләнгән кешене Аллаһы түбән төшерер, ихлас күңелленең дәрәҗәсен арттырыр". Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, биш яшьтә вакытта Таһирның әтисе үлеп китә. Бабахан биргән вәгъдәсеннән баш тарта. Бабахан кызының чибәрлеге әсәрдә купшы детальләр белән сурәтләнә, хәтта аның чибәрлеге мифологик элементлар белән баетыла. Кызны халык "Зөһрә" исеме белән атый. Бу бала, һичшиксез, бәхетле булырга тиеш тә бит, югыйсә, әмма кызның атасы Бабахан, ни хикмәт, вәзире Баһирга биргән антыннан ваз кичүне алдан ук ниятләп куйган. Вәзирнең улы туса, башына җитәрмен, дип күңеленә беркетеп куя. Дастан дәвам итә. Таһир белән Зөһрә бер мәктәпкә укырга керәләр, бер-берсе белән шигъри хатлар язышалар һәм бер-берсенә гашыйк та булалар. Бу хәлләрне бөтен халык белеп тора. Уйларында бернинди яманлык юк. Таһир башта ханның әтисе белән сүз куешуын белми әле. Көннәрдән бер көнне Таһирга бер диндар хатьш очрый һәм гарипләр догасына колак салуын үтенә. Таһир сөяк белән уйнап килә икән, ул аны хатын ягына шаяртып ыргыта, сөяк аңа барып тия. Шунда бу гарибә хатын Таһирга Зөһрәсе белән шаярырга куша. Таһир аның ни өчен алай әйткәнен белергә тели, әмма хатын әйтми, үз әнисеннән кайтып сорарга куша. Таһир өенә кайта, кыздырылган бодай ашыйсым килә, дигән сәбәп белән ашлык куырга. Әнисе аның үтенечен җиренә җиткереп үги. Шуннан ул синең учыңнан ашыйсым килә дип иркәләнгәндәй итә. Әнисе кыздырган бодайны учына ала, әмма Таһир аның кулларын ачтырмыйча кысып, теге диндар хатьш Зөһрә хакында ни әйтергә теләгән икәнлеген сөйләмәсә, ычкыңдырмаячагьш белдерә. Кыздырылган бодайдан кулы пешкән ана чарасыздан барысын да сөйләп бирә. Монда ислам диненә каршы фикер ята. Бала анасы белән ни өчендер каты мөгамәләдә сурәтләнә. Ике яр күркәм бакча почмагында очрашалар һәм бер-берсенә газәлләр әйтешәләр. Ләкин күрәчәк күренеп килми, аларның шулай утырганнарын бакчачы күреп ала һәм Бабаханга барысын да сөйләп бирә. Бу хәбәрдән соң Бабахан шаһ Таһирдан ничек булса да котылырга уйлый. Сандык ясатып, аңа бераз су һәм ризык куялар. Таһирны шунда салып, Хубанның һәм Зөһрәнең, бәкләрнең аһ-зарларына игътибар итми, үтенечләрен тыңламый, дәрьяга ташлата. Таһир газап һәм җәберләр күреп, сандык эчендә төрле маҗаралар кичереп, ниһаять, ике олы кошка юлыга. Алар аны үз ояларына алып менәләр, агач башында калдыралар. Егет шунда язмышының авыр булуына зарлана. Аллаһыдан ярдәм сорый. Җилдән Зөһрәгә сәлам җибәрүен һәм хәленнән хәбәр бирүен үтенә. Күренгәнчә, монда җил җанлы бер мифологик образ итеп бирелә, эпик геройга ярдәмгә килә. Әмма моның белән каһарман үзенең көчен һәм дәрәҗәсен югалтмый. Аның догалары кабул була. Язгы җил аны кош оясыннан суга төшерә, ул тагын язмыш сынавын үтеп исән кала. Дастанда могҗизалы, тылсымлы төшләр белән бәйле күренешләр гаҗәеп дәрәҗәдә зур роль уйный. Алар геройның киләчәген алдан ук билгеләп куялар. Багдад патшасының Маһым исемле бик чибәр кызы бар икән. Ул төш күрә. Төшендә бер шаһзадә белән сөйләшеп утыра, имеш, аннан кай тараф кешесе булуын, нәселен, кемнең яры икәнлеген сораша. Аңа җавабында егет үзенең Таһир исемле булуын, Татар шәһәреннән мосафир икәнлеген, әмма монда килүе Маһымга җәбер-җәфа китерәчәген белдерә. Маһым шунда йокысыннан уяна, елый, тәрбиячесенә төшен сөйли. Әнкәсе бу егетнең чыннан да киләчәген, әмма Маһымның күңеленә газап салып китәчәген юрап бирә. Төш символикасы урта "гасыр әдипләре тарафыннан әсәр каһарманнарының киләчәк язмышын алдан ук белдереп кую өчен хезмәт итә. К. Сайадига да бу фәлсәфә чит түгел. Сандык Таһирны дәрья буйлап Багдад шәһәренә китерә һәм ул шулай итеп Маһым кулына барып эләгә. Кызлар аның сандыкка ничек керүен һәм кайдан килгәнлеген сораштыралар. Җиде санына килгәндә, ул халык иҗатында, аеруча дастан-әкиятләрдә киң таралган эпик сан. Аны изгеләштерү, эпиклаштыру катлаулы һәм бик борынгы карашлардан килә. Изге сан буларак, җиде халык иҗатыңда һәм Урта гасыр әдәбиятында киң таралган. Таһирның кызларга биргән җавабыннан түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин. Бәндәнең тәкъдире Алланың тәкъдиреннән узмый. Димәк, әле аның гомере бетмәгән, алда тагын күрәселәре, яшиселәре бар. Маһымга өйләнсә дә, Таһир Зөһрәгә тугрылыклы булып кала. Аларның арасында һәрвакыт үткен кылыч ята, шулай кыз белән егет булып кала бирәләр, әмма серне һичкемгә белдермиләр, Тәңре тарафыннан Таһирга күктә ике никах язылган була (Маһым һәм Зөһрәсе белән кавышу). Күктә укыганны җирдә күпме генә каршылык кылсалар да беркем дә боза алмый. Әнкәсенә дә ялгыз яшәү тәкъдиренә язылган, күрәсең. Хубан—ирен югалта, улыннан аерыла, әче сагыш эчендә яши. Баласын югалту хәсрәтендә яна-көя, ул да дөнья куя. Аңа да тәкъдир вакытсыз үлем язган. Зөһрә бер ялгызы кала, мәхәббәте сагышыннан агасын да анасын да оныта. Атасы кызын сөт карендәше Кара Баһадурга бирергә ниятли. Кара Баһадур моңа бик сөенә. Әмма Зөһрә Таһирны юксына, аны эзләп хәбәр тапшыручыны җибәрә (җырчы-касыйдны). Ул шәһәрдән-шәһәргә йөреп, мәхәббәт хакында касыйдәләр сөйли. Ахырда Багдадка килә һәм Таһирны таба. Таһир Зөһрә хәбәрен ишетеп, шаһтан китәргә рөхсәт ала, Маһым белән хушлашып кайтырга чыга. Юлда төрле каршылыкларга, каракларга очрый. Хәтта тау да аңа каршы булып юл бирмичә газаплый. Таһирның горбәт-гариплектә йөрүеңдә суфичылык мотивлары да бар.Юлда аны гашыйк яр булганы өчен генә таламый-кимсетми җибәрәләр. Язмыш бу очракта да Таһирга мәрхәмәтле.Көттергән кавышу көннәре килеп җитә. Таһир белән Зөһрә очрашалар. Алар бер хатыннан никах укытып кавышалар, ләкин шаһ моны белеп ала. Таһирны китертеп башын кистерә. Сөйгәне янына ашкынып кайтып та, язмыш аларга кавышу—бергә яшәү насыйп итмәгән. Күрәчәк күз йомдыра, дип хак әйтә халык мәкале. Үлеме аны туган җирендә сагалап торган икән. Таһирның җәсәден алып кайтып, юып күмгәннән соң Зөһрә тагын да зуррак хәсрәткә төшә. Кара Баһадурга туйга әзерләнергә куша. Таһирның каберенә килә һәм, күкрәгенә хәнҗәр кадап, үзен-үзе үтерә. Җан кешегә бер әманәттер. Җанны бирүче Аллаһыдыр. Вакыты җиткәч, ул әманәтен кире алачактыр. Үз-үзләрен үтергән кешеләр Аллаһыньщ әманәтенә хыянәт иткәннәре өчен зур гөнаһлы булырлар. Динебез катгый тыйган нәрсәләрнең берсе—үз-үзеңә кул салу. Андыйларга җеназа намазы да укылмас диючеләр дә бар. Зөһрәне тәнкыйтьләп тә булмый, үзенең яраткан кешесе, мәхәббәте хакына үлүе аның язмыш тактасына туганда ук язылган булган, күрәсең. Зөһрәнең дус кызлары һәм ата-анасы канлы яшьләр түгәләр. Каберләре янына Кара Баһадур килә, ул да Зөһрәне яраткан икән, үзен-үзе чәнчеп үтерә. Таһир белән Зөһрә уртасына Кара Баһадурны күмәләр, тагын ике гашыйкны аералар. Гашыйкларның үлеменнән соң чәчәккә әверелүе хакында миф бүтән язма әдәби әсәрләрдә очрамый. Бу бәлки бик борынгы ышануларга барып тоташадыр. Әсәрдә ул миф шигъри-поэтик алым буларак аклана һәм шактый символик мәгънәгә ия. Димәк, Кара Баһадур Зөһрәне чын күңелдән яратмаган, кыз өчен җанын фида кылырга әзер торса, ул Кара тигәнәк буларак сурәтләнмәс иде. К. Сайадиның "Дастаны Бабахан" әсәрендә мифологик кыйссалар ахырынача җиткерелә. Бабаханның төшенә кызы керә һәм ул үзе белән Таһир арасында күмелгән Кара Баһадурны урталарыннан алырга дөньялыкта булмаса да, инде Ахирәттә яратканы белән кавышырга комачауламавын үтенә. Бабахан шушы төшеннән соң, кызының каберенә килә һәм тигәнәкне йолкып ташлый, Кара Баһадур җәсәден Зөһрә белән Таһир арасыннан алдыра, һәм ата-анасын да үз яныннан кудыра. Таһир белән Зөһрә рухлары символы булган чәчәкләр арасында тагын да тигәнәк үсеп чыкса, аны йолкып ташларга әмер бирә. Маһым да бу хәлләрне ишетеп, дөнья куя. Ул үлемен Ходайдан сорап ала. Кабере гөлбакча була. Маһымньгң да әти-әнисе кызларының Таһир белән кавышуын төшләрендә күрәләр. Төш күрү—язмыштан хәбәр ул. Ислам динендә төш күрү Аллаһы Тәгалә белән рухның бәйләнешеннән чыгып аңлатыла. Димәк, Аллаһы Тәгалә үз колларына төш күрүне киләчәк язмыштан гафил булмас өчен бирә. Бабахан—каты күңелле, явыз ата булып сурәтләнә. Аны кабат баласызлык, ачы язмышлы тәкъдир көтә. Аллаһы яраткан иң өстен зат—кеше. Кеше—вәзир улымы, колмы ул, кем генә булса да яшәргә хокуклы. Адәм баласын ярату да, үтерү дә Аллаһы эшедер. Язылганнардан нәтиҗә ясасак, XX гасыр башына кадәр татар әдәбияты тарихыңда Таһир белән Зөһрә мәхәббәте темасына язылган мәгълүм әдәбият истәлекләре бары Сайадиның "Дастаны Бабахан", Әхмәт Уразаев-Кормашиның "Таһир илә Зөһрә кыйссасы" әсәрләре белән генә чикләнә. Шулар тәэсирендә сюжетның төрекмән һәм казакъ телләрендә әдәби вариантлары да барлыкка килгән. Таһир белән Зөһрә мәхәббәте турындагы сюжет кыпчак халыкларының "Кузы Күрпәч белән Баян Сылу" дастанына якын тора. Урта гасыр төрки-татар әдибе Сайадиның "Бабахан дастаны" татар яшәгән һәрбер төбәктә диярлек халык китабы буларак мәгълүм. Тугандаш төрки халыклар иҗатында уртак сюжетка корылган күләмле әсәрләр бар. Аларны "эпос" дип тә, "дастан" яисә "хикәят" дип тә атыйлар. Киң таралу тапкан, "Алпамыш", "Кобланды батыр", "Гайсә улы Амәт", "Күр утлы", "Кыйссаи Йосыф", "Түләк һәм Сусылу", "Кузы Күрпәч белән Баян Сылу", "Бүз егет", "Шәһсәнәм һәм Гариб", "СайфелмөлеЙ', "Идегәй" кебек эпик ядкярләрне бер генә халыкка нисбәтләп булмый, алар бер үк вакытта татар, башкорт, казакъ, нугай, үзбәк, әзербайҗан, төрекмән һәм башка төрки халыкларның әдәби-мәдәни мирасын тәшкил итәләр.
33) Әхмәт Үргәнчи иҗаты.
XIV йөзнең икенче яртысында яшәгән бу шагыйрь Артын Урданың Үргәнеч шәһәрендә я туган, яисә гомеренең бер өлешен анда уздырган булырга тиеш.Хәрәзми кебек үк,ул да Идел буенда да яшәгән.Гомеренең ахырын Мисырга үткәргән булса кирәк.Шагыйрь үзенең “күзсез адәм”, ягъни сукыр булуын искәртә. Әхмәт Үргәнчинең бары өч шигыре генә билгеле.Берсе мәхәббәт эчтәлегендә(газәл),икесе иҗтимагый-социаль характерда.Автор аларда үзенең авыр рухи халәтен,тормыштагы гаделсезлекләрне күреп борчылуын искәртә.Әмма шуңа да камарамастан ул төшенкелеккә бирелми,имин,тыныч яшәеш киләчәгенә ышана. Әхмәд Үргәнчинең бер шигыре Аксак Тимергә сатира рәвешендә язылган.Биредә автор бу “җиһангир”ны “залим”, “канхур”(кан эчүче),тәмугка ягасы нәрсә,”бибаш”(башсыз) дип атый,аның “Җәйхун илә Сәйхун(Амудәрья белән Сырдәрья.-Х.М.) тулы күз яше” агызуын, “илгә каза” китерүен күрсәтә.Шагыйрь тормышчан детальләр,афористик стиль ярдәмендә Аксак Тимер сәясәтенең гайре табигый булуын,хөкемгә дучар ителәчәген сурәтли
