- •4. Урта гасыр әдәбиятына хас аерым сыйфатлар.
- •5. Болгар-хәзәр чоры язма мәдәнияты.
- •7.Алтын Урда чорына тарихи- әдәби күзәтү
- •9. Суфыйчылык һәм татар әдәбияты.
- •10. Мәхмүд Кашгарый сүзлеге: андагы мәкалләр һәм шигъри текстлар.
- •11. Әхмәд Ясәви һәм Сөләймән Бакырганый иҗатлары.
- •12. Урта гасыр әдәбиятында белем-мәгърифәт, гадел патша идеяләренең гәүдәләнеше.
- •13. XVII йөз әдәбиятына күзәтүләр. “Җәмигъ – эт-тәварих”, “Дәфтәре Чыңгызнамә” турында белешмә.
- •14. Урта гасыр әдәбиятының Шәрык классикасы белән бәйләнеше. 15. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны (авторы, кулъязмалары, басмалары, сюжет нигезе, эчтәлеге)
- •16. “Кыйссаи Йосыф” әсәренең идея-проблематикасы, образлары, сәнгатьчә эшләнеше, традицияләре.
- •17. ⅩⅧ Йөз әдәбиятына күзәтү: сәяхәтнамәләр, мәдхия-мәрсияләр. Батырша хатлары
- •18. Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” әсәре.
- •19. Сәйф Сараи: тормышы, кулъязмалары. “Гөлестан бит-төрки” әсәре.
- •20. “Идегәй” дастаны.
- •21. Котб һәм аның “Хөсрәү вә Ширин” әсәре.
- •26. Таҗетдин Ялчыгол: тормыш юлы, әдәби эшчәнлеге. “Рисаләи Газизә” әсәре.
- •27. Мәүлә Колый хикмәтләре. Шагыйрьнең яңа табылган поэмалары.
- •30. Колшәриф иҗаты.
- •32) Сайяди. Бабахан дастаны(Таһир-Зөһрә)
- •34) Газәл, касыйдә, мәдхия, мәрсия, робагый жанрлары.
- •35. Мөхәммәдьяр: тормышы һәм иҗаты.
- •36. Кисекбаш китабы.
- •39. Сәйф Сараиның “Сөһәел вә Гөлдерсен дастаны.
- •40. М. Болгари һәм аның “Нәһҗел-фәрадис” әсәре.
- •41. Шәрәфинең “Зафәрнамәи вилаяти Казан” әсәре.
- •43. Габдерәхим Утыз Имәни: тормышы, гыйльми-педагогик эшчәнлеге.
- •44. Габдерәхим Утыз Имәнинең әдәби иҗаты.
Әдәбият тарихының өйрәнү предметы. Татар әдәбият тарихының чорларга бүленеше.
Татар әдәбиятының күп гасырларга сузылган һәм үзенең катлаулы үсеш юлында төрле баскычларны үткән бай тарихы бар.
әдәбият тарихы әдәбиятның үткәнен процесс яки бу процессның аерым бер моменты буларак тикшерә
Чорларга бүленеше:
Борынгы әдәбият:
- Гомумтөрки әдәбият .(V-XIII гасырның Iнче чиге)
Урта гасыр әдәбияты:
-Болгар чоры әд-те(IV-XIII гасырның 1нче чиге)
-Алтын Урда чоры (XIII гасыр уртасы-XV гасыр уртасы)
-Казан ханлыгы чоры(XV гасыр уртасы - XVI гасыр уртасы)
-XVII гасыр әдәбияты
-XVIII гасыр әдәбияты
3) XIX гасыр әдәбияты.
4) XX йөз әдәбияты:
- XX йөз башы
-Совет чоры
-Хәзерге әдәбият
2. Урта гасыр әдәбиятын гыйльми өйрәнү тарихы. Бу өлкәдә хезмәт күрсәткән галимәр.
Урта гасыр әдәбиятының иҗат юнәлеше:
-Яңарыш (ренессанс) әдәбияты
-Дини диалектика
-Суфичылык
Галимнәр:
Ш.Ш.Абилов, Г.М.Дәүләтшин, Н.Ш.Хисамов
3. Борынгы төркиләр һәм аларда язу. Рун истәлекләре.
Урта Азия һәм Алтай арасындагы киң төбәккә төрле кабидәләр әле зур берләшмәгә оешып, иң көчле кабилә исемен алганнар, әле яңадан таркалып яшәгәннәр. Шуңа күрә бу чордагы язма әдәби истәлекләрне барлык төрки халыкларның уртак мирасы дип карау тарихи яктан дөрес дип санала.
Безенең көннәргә кадәр килеп җиткән борынгы төрки язмалар шартлы рәвештә ике төркемгә бүленә: руник язулы һәм уйгур язуындвгы ядкярләр.
Руник язма истәлекләр.
Руник язма истәлекләргә мемориалҗ хроника һәм каберташ язмалары керә: Күлтәгин һәм Мәгыйлән хан истәлегенә куелган ташлардагы Кече һәм Зур язмалар, Төньюкукка куелган таштагы язма, Билге каган хөрмәтенә куелган язма, Онгиндагы каберташ, Талас, Суҗа(Монголия) төбәкләрендә, Барлык һәм Уюк-Туран елгалары буенда, Элегештә, Означенный авылы янында, Кызыл Чир һәм Кеңилик-Хобу төбәкләрендә табылган каберташ язмалары; Алтын күлдә табылган ике истәлек һәм Бергеләге ядкяр.
Руник язма истәлекләренең бер өлеше Орхон, икенче өлеше Енисей елгасы буйларында табылган; шуңа күрә ул истәлекләр фәндә “Орхон-Енисей язмалары” буларак мәгълүм. Мемориалҗ хроникаларның күләме шактый зур, ә Енисей буендагы язмалар исә берничә җөмләдән генә торалар.
4. Урта гасыр әдәбиятына хас аерым сыйфатлар.
Урта гасыр әдәбиятының иҗат юнәлеше:
-Яңарыш (ренессанс) әдәбияты
-Дини диалектика
-Суфичылык
Ренессанс әдәбияты сыйфатлары:
-Гадәти булмаган, фаҗигале язмышка ия шәхесне әсәр үзәгенә куя, затлы кеше идеалы тудыра.
-Әдәбиятның максаты яхшылыкны, гүзәллекне күрсәтү ярдәмендә укучыга тәэсир итү.
-Дини (ислам) һәм дөньяви мативларның тоташуы күзәтелә.
-Кешенең үз мәнфәгатьләре өчен түгел, җәмгыять , халык, кешелек дөньясы гаме белән яшәве ассызыклана.
-Төрле жанрлар берлеге: фольклор, фадаил, мөнәҗәт, бәетләр әсәр тукымасында урын таба.
-Абстракт сурәт төзергә омтылу, ягъни кеше тормышында, тәбигать үзгәрешләрендә, тарихи вакйгаларда югарыдан килә торган, илаһи һәм язмыш белән бәйле билгеләр күрү, символлар ярдәмендә гадәти детальләргә фәлсәфи һәм рухани эчтәлек салу.
Дини дидактика( Коръәни эстетика) сыйфатлары:
Үзәктә хикәяләүче-авторның вәгазь, нәсыйхәт укуы тора. Аерым бер катлау кешеләргә- идарәче, һөнәрче, сатучы, ярлы, шагыйрҗ һәм башкаларга аерым-аерым киңәшләр бирә.
Тарихи барыш Алла кушуы , теләге белән башкарылган вакыйгалар тезмәсе итеп аңлатыла.
Әсәрләр укучыларны әхлак нормалары белән таныштыру өчен языла, кешенең җәмгыятьтә, гаиләдә, көнкүрештә үз-үзен тоту кануннары турында сөйләнә.
Вакыйгалар акрын үсеп, ниндидер әхәмиятле мәсьәләләр хакында бәхәс, фикер алышу зур урын били.
Яхшылык – Илаһи, яманлык шайтани башлангыч буларак аңлатыла.
Суфичылык әдәбияты сыйфатлары:
Суфичылык әдәбиятының үзәгендә илаһи мәхәббәт (Аллага мәхәббәт), яшәү һәм үлем темалары тора, кеше кадере, дөньяның фанилыгы, җәмгыятьтә кешенең урыны кебек темаларга еш мөрәҗәгать ителә.
Сәнгатьчелектән бигрәк, фикер һәм фәлсәфәгә зур игътибар бирелә, гуманистик мативлар үткәрелә.
Суфи авторлар өчен, “гүзәлле,матурлык” категориясенә караганда, “дөреслек һәм хакыйкать” төшенчәсе әһәмиятлерәк санала.
Әсәрләр тәкъдиргә буйсынырга, әхлакны төзәтергә чакыру, җанның Алла белән кушылырга омтылуы, бу җирнең коллык, ялган булуы идеясе белән баетыла.
Иҗтимагый тәртипләргә, мәҗүсилеккә, башка диннәргә тәнкыйди мөнәсәюәт җиткерелә, рух, җан проблемасы үзәккә куела.
Суфичылык сүз сәнгате мистик әдәбият булып тора.
Догалар, зикер, мәдхия, мөнәҗәт, тәүхид, нәгыятҗләр башлангыч дәверендә суфичылык әдәбиятының төп жанрларын тәшкил итә.
5. Болгар-хәзәр чоры язма мәдәнияты.
7 гасырның 30 елларында Идел-Урал буйларында һәм Төньяк Кавказда болгарлар һәм хәзәрләр көчәеп китә. Тарихтан бу ике халыкның тел һәм этник яктан узара якын булуы мәгълүм. Хәзәрзр һәм Болгарлар 630 елларга кадәр Төрки каганга буйрның 7 елларынасыналар. Ә аннан соң үз дәүләтләрен төзиләр. Болгарларның 5-6 гасырларда Төняк Кавказда яшәүләре билгеле. 630-632 елларда Бөек Болгар дәүләте төзелә. Кыска гына вакыт эчендә бу дәүләт шактый үсешкә ирешә. Иран, Визанития, гарәп илләре белән сәяси, мәдәни мөнәсәбәтләр урнаш. Ләкин Бөек болгар дәүләте озак яшәми: хәзәрләр белән сугышта Кубрат хан хәлак була. Җирле славян кабиләләре буйсындырыла,һәзерге болгария дәүләтенә нигез салына. Бөек Болгар дәүләте бетерелеп, аның җирләре,халкы хәзәр патшалыгына керә. Хәзәр дәүләте 7 гасырның 30 елларыннан 10 йөзнең 70 елларына кадәр яши. Бу- Көнчыгыш Европадагы Алтын Урдага кадәр булган иң зур дәүләт. Төп халкын хәзәрләр һәм болгарлар тәшкил иткән.Бу патшалыктың икътисади, мәдәни яктан шактый үсүе мәгълүм. Болгарларда һәм хәзәрләрдә әүвәл туран, рун әлифбалары кулланыла.Ә инде ислам дине бн берлектә 7 гасырның урталарыннан гарәп язуы да керә баш-лый. Билгеле булганча, Бөек Болгар ханлыгы яшәүдән туктагач. Болгарларның бер өлеше Урта иделгә күчеп китә һәм җирле угро-фин, төрки кабиләләре бн бергәләшеп яши башлый. Болгар мәмләкәтенең дәүләт буларак оешу проөессы, эчке тормы-шы Н.Фәттахның “Әтил суы ака торур” романында шактый гәүдәләнеш тапкан. Болгар дәүләте игенчелек.терлек, асраучы-лык ягыннан үсә.Монда өс киемнәре, зиннәтле ювелир әйберләр җитештерү мәшһүр була.(сәүдә эшләре).Болгарда күп санлы галимнәрнең булуы, аларның төрле тармаклар буенча хезмәтләр язуы билгеле. Ягъкуп Ибне Ногман әл-Болгари “Болгар тарихы” дигән китап яза. Сөләйман бине Дауд Әс-Саксиның “Авыруларның күңелен дәвалаган чәчәк бакчасы” (“Зөһрәтер-рийаз”) әсәре билгеле. Гомумтөрки әдәбиятның Йосыф Баласагунлы, Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани кебек әдипләр дә болгар-татар укучыларына таныш була. Болгар – гомумтөрки мәдәниятенең мөһим бер үзәге, татар тарихының, рухи мирасының төп нигезләреннән берсе. Әмма, кызганыч ки, төрле сәбәпләр аркасында ул дәвернең күпчелек ядкярләре юкка чыккан. Безгә килеп җиткән иң мәшһүр истәлекләрнең берсе – Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны.
6. Коръән һәм татар әдәбияты. Коръән- мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятының классик ядкяре.Лексик яктан бу сүз гарәп тлендә “уку”, “туплам”, “китап”, “яттан сөйләү”, “кычкырып уку” мәгнәләрен аңлата. Коръәннең тууы Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшчәнлеге белән бәйләнгән. (МП якынча 570 елларда урта хәлле гаиләдә дөньяга килә, әнисез кала, сәүдә эшләре бн шөгылләнә).Пәйгамбәр үлгәч аның фикерләрен бергә туплау башлана. ХӘЛИФ Госман әмере белән изге китапның җыйнама, бердәм текстын төзү бурычы куела. Бу эшне 650-656 елларда Зәйд Бин Сабит җитәкчелегендә махсус төркем башкара. Алга таба Коръәнгә җитди үзгәрешләр кертелми. Коръән 114 сурәдән тора. 86 сы Мәккәдә иңдерелә, 28 е Мәдинә шәһәрендә иңдерелә. Беренчесе - Фатиха сурәсе, ә соңгысы Нәс сурәсе. Икенче сурә иң озыны, аннан калганнары кечерәйгәннән – кечерәя бара. Сурәләргә исем төп мәгънәләре һәм эчтәлекләре буенча бирелгән. Һәр сурә аятьләрдән төзелгән. Иң озын сурәдә 286 аять (“Бәкарә”, ягъни сыер сурәсе). Аять- абзац яки бүлекчә дигән сүз. Коръәннең буеннан-буена бер Аллага ышану идеясе үткәрелә. Ул- барысын да яратучы, тиңсез. Изге китапта ислам диненең асылы, төп таләпләре, шәригать кануннары аңлатыла. Аларның арасында иң мөһимнәре: Алланың берлегенә, Мөхәммбәд пәйгамбәрнең Алла илчесе икәнлегенә ышану, биш вакыт намаз уку, рамазан аенда ураза тоту, мохтаҗларга өлеш чыгару, хаҗга бару. Коръәндә тугрылык, ихласлык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, шәфкатлелек, ата-ананы хөрмәт итү, сабырлык һәм башка сыйфатлар мактала.Аларның тискәреләре хөкем ителә: ялганчылык, кеше канын түгү, фетнә тарату, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау гаепләнә. Башка диндәге кеше белән гаилә кору хупланмый. Гомумтөрки әдәбиятының олуг вәкиле Йосыф Баласагунлыдан алып һ Тукай, Такташка кадәр яшәгән күпчелек төрки-татар язучыларының әсәрләрендә Коръәннең теге яки бу дәрәҗәдәге йогынтысын күрәбез. Мәсәлән, Борынгы һ Урта гасыр әдипләре зуррак күләмле әсәрләрен, кагыйдә буларак, Алланы, Мөхәммәд пәйгамбәрне олылау бн башлыйлар. Аларда Коръәндәге фикерләр, сурәтләр мул файдаланыла.
