Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
коррекция эше.docx
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
55.43 Кб
Скачать

7.“Тылсымлы төсләр”

Максат. Балаларны төсләрне аера белүләрен камилләштерү. Матурлыкны күрә белү, эстетик зәвык тәрбияләү.

Җиһазлар. Предметлар һәм хайваннар төшерелгән карточкалар,6 буш карточка.

Уен барышы. Уенда 5-6 бала катнаша. Уенчылар зур карточкалар сайлап алалар. Анда төрле төстәге түгәрәкләр сүрәтләнгән. Алып баручы Бу нәрсә? Нинди? сорауларын бирә. Балалар предметның төсен атыйлар, карточкаларына туры килгән карточкаларны үзләренә алалар.Уен кечкенә карточкалар беткәнче дәвам итә.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен дидактик өстәл уеннары

1.“Сыйлыйбыз”

Максат. Гаилә әгъзалары, ашамлыклар темасына кергән сүзләрне ныгыту; диалогик сөйләмне камилләштерү;игътибарлык, хәтер үстерү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уен 6 -7яшьлек балалар белән үткәрелә. Балалар гаилә әгъзаларын, хайваннарны, йорт кошларын сыйларга тиеш.

1Вариант. Балалар гаилә әгъзалары һәм хайваннар төшкән карточкалар сайлап алалар. Алып баручыда кечкенә ашамлыклар сүрәтләнгән карточкалар. Балалар ашамлыклар төшкән карточкаларны сорап алалар һәм үзләренең карточкаларындагы гаилә әгъзалары һәм хайваннар астындагы буш урынга җыйныйлар (сыйлыйлар).

2 вариант. Нинди?соравына җавап бирәләр (тәмле, баллы, зур, кечкенә).

2.”Домино”

Максат. Балаларның савыт-саба, кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту, аларның исемнәрен дөрес әйтү; парлы сүрәтләрне дөрес итеп җыю күнекмәләре бирү; логик фикерләү сәләтен үстерү.

Җиһазлау: таратма домирно

Уен барышы.Уенда 4-5 бала катнаша.Балаларга карточкалар (домино) бүлеп бирелә.Иң беренче алып баручы карточкасын өстәлгә куя.Балалар анда нәрсә сүрәтләнгәнен карыйлар һәм әйтәләр.Һәр бала үзенең карточкасыннан шундый сүрәтне эзли; әгәр туры килсә өстәлдәге карточка янәшәсенә куя.

Уен карточкалар беткәнче дәвам итә.

Уен кагыйдәсе. Карточкадагы рәсемнәрне бер-бер артлы тезеп куярга кирәк.

Кем беренче үз рәсемен тезеп бетерә, шул җиңүче була.

3.”Кем нәрсә эшли?”

Максат.Балаларның Нишли ?соравына дөрес җавап бирүләренә ирешү;исем һәм фигыльләрдән торган җөмләләрне төзи белү күнекмәләрен ныгыту.

Җиһазлау: таратма карточкалар.

Уен барышы.Уенда 4-5 бала катнаша.Кешеләрнең һәм хайваннарның хәрәкәтләре тасвирланган сюжетлы рәсемнәр алына.Балалар рәсемдә сүрәтләнгән кешенең һәм хайваннарның нәрсә эшләвен әйтә.”Малай йоклый”,”Әби чәй эчә”һ.б.

1 вариант.Алып баручыда карточкалар. Ул балаларга карточкаларны күрсәтә.Бу кем? Ул нишли? соравын бирә.Җавап биргән балага карточка бирелә. Иң күп карточка җыйган бала җиңүче була.

2 вариант.Балалар карточкалар сайлап алалар, рәсемгә карап җөмлә төзиләр.Җөмләдәге сүзләр санына карап балага бәя бирелә.

4.“Нәрсә яши?”

Максат . Балаларның йорт хайваннары һәм кошлары , кыргый хайваннар турында белемнәрен ныгыту.Сыйфатлар кулланып гади һәм иярчен җөмләләр төзү.Хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы. Уен 6-7 яшьлек балалар өчен. Уенда 2-3 бала катнаша ала. Бер балага авыл рәсеме төшкән зур карточка , икенчесенә урман рәсеме төшкән карточка бирелә. Балалар йорт хайваннарын авыл рәсеме төшкән карточкага, кыргый хайваннарны урман рәсеме төшкән карточкага тезеп куялар.

1 вариант. Алып баручы кечкенә карточкалар күрсәтә. Уенчылар андагы сүрәтне әйтергә һәм үзләренең зур карточкаларына куяларга тиешләр.

2 вариант.Балалар йорт хайваннары һәм кошлары , кыргый хайваннар турында җөмлә төзеп сөйлиләр.

5.“Лото”

Максат. Өйрәнелгән сүзләрнең дөрес әйтелешен кабатлау. Хәтер,игътибарлылык һәм сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: Зур һәм таратма карточкалар.

Уен барышы.Уенда 7-8 бала катнаша ала. 5 зур карточка балаларга бирелә.

1 вариант Алып баручы кечкенә карточкаларны күрсәтә.Балалар карточкадагы сүрәтләрне әйтәләр.Кемнең карточкасында ул рәсем бар, шул бала кечкенә карточканы ала. Кайсы бала беренче зур карточкаларны тутыра, шул җиңүче була.

2 вариант. Карточкадан хайваннарны , савыт –сабаны, уенчыкларны күрсәтү һәм алар турында сөйләү. Табу . күрсәтү һәм алар турында сөйләү.