Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
бармак уеннары.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2.43 Mб
Скачать

2-3 яшьлек балалар өчен бармак уеннары

30.03.2015 | Автор: Ләйсән Сираева

Күпсанлы фәнни тикшеренүләр һәм күзәтүләр кул бармаклары хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсенең сөйләм үсеше дәрәҗәсе белән туры килүен дәлиллиләр. Сөйләм үсеше җитлекмәгән күпчелек балаларда кул хәрәкәтләренең зәгыйфьлеге (төгәлсезлек) күзәтелә.

Бер-ике яшьлек балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен билгеләү өчен шундый тәҗрибә үткәрелгән: балага бер (ике, өч) бармагын күрсәтергә кушыла (олы кеше бер, ике, өч бармагын күрсәтеп, “син дә шулай эшлә” ди). Биремне төгәл, дөрес үтәүче балалар яхшы сөйләшә, ә начар сөйләшүче балалар бармакларын аерып күрсәтә белмиләр (барысы бергә бөгелә яки җәелә), хәрәктләре сүлпән. Димәк, баланың кул хәрәкәтләрен төгәл, иркен башкарырга өйрәтми торып, аның сөйләме тиешле үсештә була алмый. Бармак хәрәктләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше тоткарлана.

Бармакларны хәрәкәтләндерү күнегүләрен бала белән алты-җиде айлык вакытта ук башларга мөмкин. Бу вакытта баланың бармакларына массаж ясау – бармак очларыннан беләзек сөягенә (запястье) таба сыйпау файдалы; шулай ук баланың һәр бармагын үз бармакларың белән бергә бөгү яки җыю күнегүләре ясарга кирәк. Күнегүләрнең дәвамы ике-өч минуттан артмасын.

Ун айдан башлап, үзенчәлекләренә карап, уенчыклар белән төрлечә эш итәргә: бар шакмакны икенчесе өстенә куярга, шарлар, туплар тәгәрәтергә, зуррак сыешлы әйберләр эченнән кечерәкләрен алырга һәм кире кертергә һ.б. шундый күнегүләр башкарырга мөмкин.

Түбәндә бер яшьтән алып җиде яшькә кадәр балаларның кул чуклары хәрәкәтен үстерү өчен кулланырга мөмкин булган җиһазлар, уенчыклар тәкъдим ителә:

ž Вак уенчыклар, ташлар… Аларны тутыру өчен тартмалар, төрле формадагы пирамидалар, мозаика;

ž Тәгәрәтү өчен төрле диаметрдагы шарлар.

ž Төрле зурлыктагы боҗралар (таякка яки башка уенчыкка кертү өчен);

ž Төймә төймәләргә, бау бәйләргә, өйрәтү өчен җайланмалар;

ž Капшап карап тану өчен төрле вак уенчыклар һ.б.

Кул чуклары өчен күнегүләр ясатканда нәниләрнең яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Гадирәк уеннардан башларга кирәк. Мәсәлән, “Күрешү” уены. Бу уен бармакларның исемнәрен хәтердә калдырырга да ярдәм итә. Баш бармакның очы имән бармакка тидерелә. “Исәнме, имән бармак” һәм шулай итеп баш бармак калган барлык бармаклар белән исәнләшеп чыга. Соңрак уен катлауландырыла: ике кулның бармаклары бер-берләре белән “исәнләшәләр” – уң кулның баш бармагы сул кулның баш бармагы белән күрешә, башка бармаклар белән дә шулай дәвам ителә. Кулларга исемнәр дә бирергә мөмкин. Мәсәлән, уң кул бармаклары – “куяннар”, ә сул кул – “тиеннәр”. “Куяннар” “тиеннәр” белән исәнләшәләр.

 

Кәҗәкәй

Әлеге уенны бала өлкәннәр сөйләмен аңлый башлагач ук уйный башлый. Кул “кәҗә” ролен башкара. Учны аска таба каратып бармаклар йодрыклана, ә баш бармак белән чәнчә бармак алга таба сузыла. Бу вакытта түбәндәге шигырь юллары әйтелә:

Кәҗ, кәҗ, кәҗәкәй,

Минем улым (кызым) бәләкәй,

Ул – акыллы, ул – тәтәй,

Тимә аңа, кәҗәкәй!

Соңгы сүз әйтелгәч, бармаклары бөгелгән “кәҗә” “Сөзәм, сөзәм, сөзәм!” — дип, бала тәненең кайсы да булса бер өлешен жиңелчә генә кытыклый. Бала чыркылдап көлә.

 

Туп

Түгәрәкләндерелгән уч төпләре туп рәвешендә бер-берсе белән тоташа. Бер бала “тубын” икенче баланың кул өстенә куя. Алар кара-каршы басып, “туп” чөеп уйныйлар:

Рөстәм, сиңа туп бирәм,

Әйдә, уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

 

Песием, песием…

Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе: “Песием, песием, песием” дия-дия, аның кул аркасын сыйпый да кинәт; “Прес-с!” дип, җиңелчә генә аның кулына сугып ала. Бу вакытта бала тиз генә кулын тартып алып өлгерергә гиеш. Әгәр кулын алып өлгерсә, ул — җиңүче, өлгермәсә — отылган була. Рольләр алмашына һәм уен дәвам итә.

 

Өй

Куллар өскә караган. Баш бармакларның, берсе янына икенчесе ята, калган бармакларның очлары (бер чәнче бармактан тыш) тоташа. Уң кулның чәнче бармагы өскә күтәрелә.

Бармакларны тоташтырып

Өй төзедек без сырлап,

Морҗасын да куйыйк әле,

Торсын өйне матурлап.

 

Куян

Бармаклар йодрыклана. Имән һәм урта бармаклар өскә күтәрелә.

Ак куянкай утырган,

Колакларын селкетә:

Менә шулай, менә шулай,

Колакларын селкетә.

Шигырь юлларын сөйләгәндә, бармаклар селкетелә.

 

 

«Минем гаиләм»

Әтиемнең әтисе – ул минем дәү әтием, (Балалар баш бармакларын бөгәләр )

Төшерми ул башыннан кәләпүш, түбәтәен.

Әтиемнең әнисе – була ул дәү әнием. (Имән бармак)

Яратып аңа дәшәм: “Син бит минем әбием”!

Бу бармакта әтием, монысы була әнием, (Урта бармак, атсыз бармак)

Кызы белән улының беләләр һәрчак көен.

Ә монысы мин булам, (Чәнти бармакларын бөгәләр)

Мин гаиләмне яратам! (Кулларын болгыйлар)

 

***

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – бәби,

Аның исеме – чәнти!

 

***

– Бармак, бармак,

Кайда булдың?

– Бу абый белән

Баланга бардым.

Бу абый белән

Ярма ярдым.

Бу абый белән

Чәй эчтем.

Бу энем белән

Биергә төштем.

 

***

– Бармак, бармак,

Кайда булдың?

– Бу абый белән

Урманга бардым.

Бу абый белән

Кырда йөгердем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

Төзүче

Мин өй төзергә булдым,

Чүкеч белән шакыдым.

Тук-тук, тук-тук,

Минем  чүкечем ватык!

Чүкечне мин ясадым,

Кадакны кагып куйдым!

 

1. Ике кулыгызның бармак очларын башыгыз өстендә тоташтырыгыз (өйнең түбәсен сурәтләгән булып).

2. Кулларыгызны кушып, өстәлгә шакыгыз.

3. Кулларыгызны аерыгыз.

4. Кулларыгызны кушып, тагын өстәлгә шакыгыз.

 

Шаян нурлар

Таң, таң, таң ата,

Яп-якты кояш чыга!

Нурлар уяналар,

Безгә елмаялар!

 

1. Ике кулыгызның бармак очларын башыгыз өстендә тоташтырыгыз (түгәрәк форма ясап).

2. Кулларыгызны  як-якка аерыгыз.

3. Елмаеп, бармакларыгызны селкетегез.

 

Җиләк  җыям

Куактан җиләк җыям,

Чиләгемә тутырам.

Өйгә алып кайтам,

Компот мин кайнатам.

 

1. Уң кулыгыздагы бармаклар белән сул кулыгыздагы һәр бармакны төбеннән алып очына  кадәр сыйпаштыргалагыз (җиләк өзгән кебек).

2. Кулларыгызны кушыгыз.

3. Имән бармак һәм урта бармак ярдәмендә аякларның ничек итеп атлаганын күрсәтегез.

4. Уң кулыгызның имән бармагы белән сул кулыгызның уч төбен сыйпагыз (компот болгаткан кебек).

 

 

Чылбырлар

1. Балага уң кулыгызның һәм сул кулыгызның имән бармакларын эләктереп күрсәтегез.

2. Кулларыгызны  як-якка тартыгыз. Бармаклар бер-берсенә нык ябышкан булсын, алар аерылырга тиеш түгел.

3. Бала бу хәрәкәтләрне кабатласын.

4. Аннан соң чиратлашып исемдәш бармакларыгызны бер-берсенә эләктереп (урта бармакны урта бармакка, атсыз бармакны атсыз бармакка, чәнти бармакны чәнти бармакка) бу хәрәкәтләрне кабатлагыз.