Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
8 кл рус группа.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
313.86 Кб
Скачать

Каралды:

МБ утырышы

Беркетмә № 1

«___» август, 2015ел.

МБ җитәкчесе _______ Фахрутдинова Г. М.. ____

Килешенде :

Укыту эшләре буенча директор урынбасары_____________

Хамидуллина М. Х.

«___» август, 2015ел.

"Расланды"

ГББМУ” 20 нче гимназия” директоры

_______________________Р. М. Арсланова.

приказ № ____ «___» август 2015 ел

Казан шәһәре Совет районы

ГББМУ “Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия”

ТАТАР ТЕЛЕННӘН

эш программасы

VIII cыйныф (рус төркеме)

Төзүче: беренче квалификацион категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Миләүшә Гаделҗан кызы

Педагогик киңәшмә

утырышында каралды

беркетмә №1

«____» август, 2015 ел.

2015- 2016 нчы уку елы

8 нче сыйныфына татар теленнән

эш программасы (рус төркеме)

(атнага 3 сәгать, 105 дәрес)

Аңлатма язуы.

Эш программасы структурасы.

8 сыйныфның рус төркеме өчен эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора:

– татар теле укытуның бурычлары, үзенчәлекләре;

– уку-укыту методик комплексы;

– укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр

– гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары;

– мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары;

– төп уку эшчәнлеге төрләре, метапредмет, предмет һәм шәхескә кагылышлы көтелгән нәтиҗә, дәрес типлары күрсәтелгән календарь-тематик план.

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (6 нчы статья – белем алу теле (телләре); 7 нче статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары; 10 нчы статья –уку-укыту программалары; 32 нче статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.)

3. “Гомуми урта белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары”, 17.12.2010.

4. “Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартлары: татар теле”, “Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартлары: татар әдәбияты”, 13.01.2012.

5. “Рус телендә урта (тулы)гомуми белем бирү мәктәбендәтатар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Төзүче-авторлары: К.С. Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова, 2011.

Татар теле укытуның бурычлары:

Бүгенге көн шартларында татар телен дәүләт теле буларак саклап калуга куркыныч янаган бер вакытта, татар теле укытучылары алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, ә, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.