Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
хатлар 2014.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
21.85 Кб
Скачать

Сәлам белән, дустың Артем.

6 Нчы апрель

7 Нче вариант

Без сыйныфыбызда “Тәмле булсын!” конкурсы үткәрдек. Мин бу конкурста беренче урын алдым. Әнием белән бергә милли ризык – өчпочмак пешердек.

... Ә син нәрсәләр пешерә беләсең? Сиңа нинди ризыклар ошый? Сезнең мәктәптә нинди конкурслар була?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин ашарга әзерләргә яратам. Тәмле салатлар ясыйм, щи пешерә беләм. Миңа бәлеш, өчпочмак, пылау да бик ошый. Әнием аларны бик тәмле пешерә.

Без дә мәктәптә төрле конкурслар үткәрәбез. Тиздән “Иң көчле егет”, “Иң уңган кыз” конкурслары була.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Артем.

19 Нчы март

8 Нче вариант.

Мин шәһәребезнең тарихы белән кызыксынам. Буш вакытымда тарихи китаплар укырга яратам. Мин бик күп кызыклы әйберләр белдем.

Син буш вакытыңда нәрсә белән шөгыльләнәсең? Нәрсәләр турында укырга яратасың? Туган ягыгыз турында нәрсәләр беләсең?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин буш вакытымда музыка тыңларга, дусларым белән аралашырга, компьютерда эшләргә, китаплар укырга яратам. Миңа табигать турында китаплар ошый. Тагын мин хайваннар, балыклар турында укырга яратам. Туган ягым Түбән Каманың табигате, тарихы, танылган шәхесләре турында бик күп беләм.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Артем.

5 Нчемарт

9 Нчы вариант

Мин булачак һөнәремне сайладым инде. Хәзер университетка әзерләнү курсларына йөри башладым. Анда безне төрле галимнәр укыталар.

... Син кем булырга телисең? Кая укырга керергә телисең? Нинди фәннәрне яратып укыйсың?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин 9 нчы (11 нче) сыйныфны бетергәч, колледжка (институтка, университетка) укырга керергә телим. Миңа программист (пешекче, аппаратчы, табиб, дизайнер)һөнәре бик ошый. Булачак һөнәргә хәзер үк әзерләнергә кирәк. Мин химия (физика, информатика, физкультура, технология) дәресләрен бик яратам, чөнки бу дәрестә мин булачак һөнәремә файдалы белем алам.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән, дустың Артем.

4 Нче апрель

10 Нчы вариант

Мин хайваннар яратам. Алар турында китаплар укыйм, телевизион тапшырулар карыйм. Өйдә Йомшак исемле песием дә бар.

... Син нинди йорт хайваннарын яратасың? Хайваннар турында китаплар, журналлар укыйсыңмы? Нинди йорт хайваны алырга телисең?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Сашага миннән сәлам әйт.

Алсу, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

Алсу, мин дә йорт хайваннарын бик яратам. Миңа этләр, песиләр, балыклар бик ошый. Мин бу хайваннар турында энциклопедияләр, журналлар укыйм, телевизион тапшырулар карыйм, интернеттан алар турында кызыклы мәгълүматлар табам. Безнең өйдә Лесси исемле этебез бар. Без аны бик яратабыз. Мин тагын балыклар һәм ташбака алырга телим.

Алсу, синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әти-әниең исән-саумы? Нинди яңалыкларың бар? Ничек укыйсың? Шулар турында хат яз, көтәм.