- •Туган ягым – яшел бишек Экологик темага карата бәйге
- •1 Март, 2012 ел.
- •Тыюлык территориясендә катгый рәвештә тыела:
- •Экология темасына карата багышланган кичә.
- •1 Бәйге. Ашыт елгасына кагылышлы сораулар.
- •Якташ язучыларыбызның иҗатларында экология темасы.
- •Х.Халиков иҗатындагы табигать күренешләренә багышланган шигырьләр буенча конкурс.
- •4 Бәйге. Әдәби конкурс.
- •5 Бәйге. Өй эшләрен тикшерү.
- •6 Бәйге. “Туган авылым җырлары”.
- •Нәрсә кирәк Җирдә Кешегә?
- •Кулланылган әдәбият:
Нәрсә кирәк Җирдә Кешегә?
Җиргә килгән... Кем китергән аны?
Берни дә юк үзенең исендә...
Нәрсә эзли, нәрсә югалткан ул?
Нәрсә кирәк Җирдә кешегә?
Тигез җирдә таулар өеп куя,
Елгаларны бора кирегә.
Ник кирәген белми, үзе төзи,
Төзегәнен тагын җимерә...
Бәргәләнә ике ут эчендә,
Яхшы белән Яман бутала...
Ахырзаман галәмәте микән -
Бар дөньяны, әнә, ут ала.
Илләр генә түгел, ут эчендә
Дөрләп яна кеше җаннары.
Җирне чолгап алган ут-ялкыннан
Бер адәм дә читтә калмады.
Ниятләре изге булгандыр да...
Ниләр киртә куйган Кешегә?
Каян килгән, нәрсә эзли Җирдә -
Берни дә юк үзенең исендә...
Ф.Зыятдинова.
Кулланылган әдәбият:
1.“География Атнинского муниципального района Республики Татарстан”.- Казань, 2011.
2.Зыятдинова Ф. “Бака туе”, “Мин кояшка елмаям!”, “Ташкын”.
3.Карташова Л.Б. “Места заповедные”.-Казань ,2007.
4.Кызыл китап.
5.Мәгариф журналлары.
6.“Моңнар кайтсын авылга”. –Казан,
7.Низамов И. “Бер карадым...”.
8.Халиков Х. “Сакчы күркә”, “Бәхет чишмәсе”, “Иң гадел дус”.
