Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
shashi_jekol.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
530.43 Кб
Скачать

Якташ язучыларыбызның иҗатларында экология темасы.

2 бәйге. Шигырьләрнең авторларын әйтергә:

Яралы каз” (Х.Х.)

-Әй, кыр казы, мескенем,

Ник китмәдең көз көне?

-Нишлим: оча алмыйм мин,

Шуңа китми калдым мин.

Каен кызы ник боеккан?” (Ф.З.)

Каен кызы ник боеккан?

Нигә сынган? Кем сындырган?

Нигә җирдә бәргәләнә? –

Бу кошчыкка ниләр булган?..

Балыкка барган идем” (Х.Х.)

Башларын сузып,

Әй тотындылар

Һава суларга.

Көн буе бәке

Тиштем шуларга.

Кем икәнен белсәм әгәр...” (Х.Х.)

Бер юньсезе төбеннән үк

Юнган кәүсәсен аның.

Ошатмады икән корткыч,

Белмим, нәрсәсен аның?

Күзен ачтым” (Х.Х.)

Иртән барсам – чишмәбезне

Тәмам харап иткәннәр:

Күзен саклап торган ташын

Ватып алып киткәннәр.

Кошлар туе” (Ф.З.)

Бөтен урман кызылтүше,

Бөтен урман песнәге

Бар да шунда җыелган,

Авыз итик әле, диеп,

Айнур дусның сыеннан...

Х.Халиков иҗатындагы табигать күренешләренә багышланган шигырьләр буенча конкурс.

3 бәйге.

Х.Халиков “Бәхет чишмәсе” китабыннан метаграммалар:

Шәһәр дә ул, балык та ул,

Бардыр, бәлки, күргәнең дә.

Бер хәрефен үзгәртүгә,

Әйләнер ул чүп үләненә.

(Алабуга, алабута)

Башлансам мин “К” белән,

Сезнең бакчада үсәм.

“К”ны “Ч”гә үзгәртсәң,

Шундук елгага күчәм.

(Кабак, чабак)

Х.Халиков “Бәхет чишмәсе” китабыннан шарадалар:

Бер иҗеге һәр каенда,

Һәркемдә бар икенчесе.

Чакмаса да,чагар,диеп

Курка аннан бик күп кеше.

(Тузбаш)

Бу исемнең һәр иҗеге

Бер үк сыйфат хасил иткән

Бер үк авазлардан тора.

Үзе кош ул. Зарланса да,

Яз җитүгә, кайда очып,

Кайда тәпи-тәпи кайтып

Бездә генә оя кора.

(Тартар)

Х.Халиков “Сакчы күркә” китабыннан логогрифлар:

Башта кызгылт, аннары

Җете яшел була ул.

Ул кышлаган чакта ук

Әзер булсын урагын.

Уртасына “Т” куйсаң,

Мәңге яшел куак ул.

(Арыш, артыш)

Кайсы елга исеменең

Бер хәрефе янына,

“К” куйсагыз, бөҗәк булып,

Очып китәр җай гына?

(Кама, камка)

Х.Халиковның “Бәхет чишмәсе” китабыннан үсемлекләр, хайваннар турындагы табышмаклары.

Чыр-р-р, чыр-р-р, чыр-р-р, ди ул,

Канат белән җырлый ул,

Аяк белән тыңлый ул.

(Чикерткә)

Кыш җитсә, йоклап китә,

Исеме “ю”га бетә.

(Аю)

Бу сүз – катлы-катлы сүз,

Уртасында татлы сүз.

“А” өстәсәң – татлырак,

Йөзе айдан яктырак.

Бер “к” кушсаң аңарга,

Ямь бирәчәк чалбарга.

“Я” да куйсаң алдына,

Тавыксыз да калдыра,

Чөнки ерткыч кош булыр,

Ә шулай да дус булыр.

(Ябалак)

“Күчмә” сүзен үзгәртеп,

Кушсагыз “үр” сүзенә,

Булмаса да куллары,

Челтәр бәйләр үзенә.

(Үрмәкүч)

“Г” белән “ә” сакта тора

Бу исемнең як-ягында.

Шундый гаҗәп үсемлек ул,

Күрмисең бер яфрагында.

(Гөмбә)

Ике иҗегендә дә

Аның берәр “ы” булыр,

Җәй дә яшел, кышын да,

Ә шулай да коелыр.

(Ылыс)

Музыкаль тукталыш. Фирая Зыятдинова сүзләренә язылган “ Ашыт-су ” җыры яңгырый. Бу шигырьгә Фәрзәнә Галиева һәм Роза Мөхетдинова көйләр язган.

Бормаланып ага Ашыт,

Кайларга ага икән?

Ашытымның дулкыннары

Кай ярга кага икән?

Ярларыннан чыга язын –

Ашыт суы сабырсыз.

Ашкынмагыз чит җирләргә -

Туган илсез калырсыз.

Ашыт-суның буйларында

Тезелеп үсә өянке.

Башым салыйм дулкынына,

Чит җирләрдә йөргәнче.

Ашыт суы салкын, диләр,

Салкын түгел, ягымлы.

Ничек итеп ташлап китим

Туган-үскән ягымны?!