- •Туган ягым – яшел бишек Экологик темага карата бәйге
- •1 Март, 2012 ел.
- •Тыюлык территориясендә катгый рәвештә тыела:
- •Экология темасына карата багышланган кичә.
- •1 Бәйге. Ашыт елгасына кагылышлы сораулар.
- •Якташ язучыларыбызның иҗатларында экология темасы.
- •Х.Халиков иҗатындагы табигать күренешләренә багышланган шигырьләр буенча конкурс.
- •4 Бәйге. Әдәби конкурс.
- •5 Бәйге. Өй эшләрен тикшерү.
- •6 Бәйге. “Туган авылым җырлары”.
- •Нәрсә кирәк Җирдә Кешегә?
- •Кулланылган әдәбият:
Экология темасына карата багышланган кичә.
Бәйгедә ике команда катнаша. Һәр команда үзе белән таныштыра. Уен алты бүлектән тора.
Туган як һәр кешегә газиз, кадерле. Без Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның зифа каеннарын, урманнарын, көмеш сулы елгаларын, күлләрен, саф сулы чишмәләрен яратабыз. Татарстандагы зур елгаларның берсе булган Ашыт Әтнә җирләреннән уза. Экологик яктан иң зур зыян күргән табигать хәзинәсе – ул да булса Ашыт елгасы. Районыбыз Ашыт елгасының урта агымы тирәсендә урнашкан. Ашыт элек мул сулы елга булган. Аның тирә-ягын ак чыршы катнаш караңгы чыршы урманнары каплап алган булган. Урманнарда аю, төлке, куян һәм башка җәнлекләр, кошлар да күп булган. Ә инде борынгы заманнарда мамонт көтүләре дә йөргән. Елга буеннан табылган сөякләр шул турыда сөйли.
Хәерле көн телим таңнар саен,
Аяз күкләр телим җиремә!
Кояшлы көн телим барыгызга.
Һәм иминлек телим илемә.
Музыкаль тукталыш. Ленур Зәйнуллиннның Фирая Зыятдинова сүзләренә язылган “Ашытым сандугачы” җыры яңгырый.
Ашыт буйлары, һай, әрәмәлек,
Талларына сайрый сандугач.
Сандугачлар булып сайрарсың шул,
Туган илкәйләрне сагынгач.
Кушымта:
Тилмертеп адәм баласын,
Янган утларга саласың,
Бу моңны каян аласың,
Ашытым сандугачы?
Әтнә якларында туганмын ла,
Шунда калды йөргән юлларым.
Сандугачлар җырын тыңлап үстем,
Шуңа моңлы бала булганмын.
Ашыт буйларын ла, һай, буйладым.
Ничә буйласам да туймадым.
Ашытыма кайтып, сандугачтай
Җырлап яшәү әле уйларым.
1 Бәйге. Ашыт елгасына кагылышлы сораулар.
Ашыт хәзер элеккечә мул сулы түгел. Бу елганың ямьсезләнүенә, саегуына да иң беренче чиратта үзебез гаепле. Күлләр, чишмәләр кибә, елга сулары саега, балык төрләре кими, тирә-як шыксызлана бара. Кайчандыр балыкка бай булган, мул сулы Ашыт ярдәмгә мохтаҗ.
Җитте шундый заман:
елгалар саега,
саега бара күлләр;
Иң авыры:
көннәр үткән саен,
Саега бара кебек
күңелләр.
Ф.Зыятдинова.
- ТР ның Кызыл китабына кертелгән “Ашыт” тыюлыгында яшәүче кошларның исемнәре? (ысылдык аккош, зур күлбога, болын карчыгасы, саз ябалагы, саескан шөлди, зур шөлди, үлән шөлдие, кызылаяк шөлди, зур саз шөлдие, байгыш, гади шөпшәашар, бытбылдык, соры торна)
- “Ашыт” тыюлыгында нинди хайваннар яши? (поши, кабан, бурсык, су күсесе, төлке, куян, кондыз, көзән, ләтчә, ас, керпе )
- Ашыт елгасына нинди елгалар (инешләр) кушыла? (Оры, Шашы, Әтнә, Симет, Үртәм )
- Кайсы тарихи әсәрдә Ашыт елгасы турында шигъри юллар бар? ( “Идегәй” дастаны)
- Ашыт елгасы кайсы елганың кушылдыгы ? ( Илләт елгасының сул кушылдыгы)
- Ашыт елгасы кайсы районнар территориясе буйлап агып үтә? (Арча, Әтнә, Биектау)
Музыкаль тукталыш. Луиза Батыр-Болгариның Фирая Зыятдинова сүзләренә язылган “Әтнәм – туган яккаем” җыры яңгырый.
Хәтфә таулар, яшел үзәннәрем,
Җир җиләге пешкән болыннар...
Туган якта мине былбыл иткән
Үзем генә белгән җырым бар.
Кушымта:
Әй, Ашытым, мин бит гашыйкмын
Бормаланып аккан суыңа.
Әтнәм минем – сөеп туймас илем,
Дәртле моңнар өстә җырыма.
Ничек онытыйм, еракларга китеп,
Кояшка тиң Әтнә халкын мин?
Түзә алмам сагыну сагышына,
Кошлар булып очып кайтырмын.
Иркәләнеп назлы җилләреңдә,
Буй үстергән моңлы балаң мин.
Ташлый алмыйм яшел ярларыңны,
Гомерлеккә синдә калам мин.
