- •Туган ягым – яшел бишек Экологик темага карата бәйге
- •1 Март, 2012 ел.
- •Тыюлык территориясендә катгый рәвештә тыела:
- •Экология темасына карата багышланган кичә.
- •1 Бәйге. Ашыт елгасына кагылышлы сораулар.
- •Якташ язучыларыбызның иҗатларында экология темасы.
- •Х.Халиков иҗатындагы табигать күренешләренә багышланган шигырьләр буенча конкурс.
- •4 Бәйге. Әдәби конкурс.
- •5 Бәйге. Өй эшләрен тикшерү.
- •6 Бәйге. “Туган авылым җырлары”.
- •Нәрсә кирәк Җирдә Кешегә?
- •Кулланылган әдәбият:
Әтнә районы Яңа Шашы авыл китапханәсе
Туган ягым – яшел бишек Экологик темага карата бәйге
Яңа Шашы авыл китапханәчесе
Нәҗмиева Надия Котдус кызы
1 Март, 2012 ел.
Максат: Кызыл китапка кертелгән хайваннар, үсемлекләр белән танышу;
туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш тәрбияләү; туган як
табигатенең матурлыгын күрә белергә, сакларга омтылыш
тәрбияләү; укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру,
тирәнәйтү;
Җиһазлау: “Табигать һәм без” китап күргәзмәсе, мультемидеяле проектор,
компьютер презентациясе, якташ әдипләребезнең әсәрләре
җыентыгы.
Әзерлек этабы: экологиягә карата презентация төзергә, туган якның җирле
атамаларын белергә, якташ әдипләрнең экологиягә,
табигатькә кагылышлы әсәрләре белән танышу.
“Ашыт” дәүләт табигый комплекс тыюлыгы турында кыскача мәгълүмат: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1997 елгы, 15 нче сентябрь карары нигезендә Әтнә районы территориясендә “Ашыт” дәүләт табигый комплексы тыюлыгы оештырылды. Ул Әтнә районының үзәк өлешендә урнашкан.
“Ашыт” экологик яктан зур кыйммәткә ия: җәелеп киткән иксез-чиксез киң тугайлар, елганың уң як яры буйлап сузылган меңьеллык имән урманнары, челтерәп аккан саф сулы чишмәләренең гаять күплеге, үсемлекләр, һәм хайваннар дөньясының байлыгы һәм күптөрлелеге һ.б. “Ашыт” тыюлыгында ТРның Кызыл китабына кертелгән 14 төрдәге үсемлек үсә һәм кош-кортлар, хайваннар яши. Бу урыннарда поши, кабан, бурсык, су күсесе, төлке кебек хайваннарны очратырга мөмкин. Кошларның да 112 төре билгеләнә. Алар арасында кыр үрдәкләренең берничә төрен, торналарны, кыр тавыкларын һәм башка төрле кошларны күрергә була.
“Ашыт” дәүләт табигый комплекс тыюлыгының төп бурычы – булган табигый экологик тәртипләрне саклау, аларны торгызу, яңарту, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын күз карасыдай саклау, аларга карата кайгыртучанлык күрсәтү. Шулай ук РФ һәм ТРның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләргә, кош-кортларга, хайваннарга бернинди җәбер-золым, зыян китермәү зур җаваплылык астына куела. “Ашыт” ДТКТ югарыда куелган төп бурычларны үтәүне Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы килешүе белән башкара.
Тыюлык территориясендә катгый рәвештә тыела:
-табигый комплексларның яшәешенә зыян китерүче һәрбер эшчәнлек;
-тыелулы урыннарда зур юл төзелешләре, торбалар, электр үткәргечләре һәм башка төрле коммуникация эшләре, әгәр бу эшләр тыюлык яшәешенә зыян китерсәләр;
-файдаланыла торган юлдан читтә транспорт юллары һәм тукталышлары ясау, ял итү урыннары, лагерьлар, туризм һәм ял итүнең башка төрле формаларын оештыру. Тиешле урыннардан башка урыннарда учак ягу;
-химик агулар, минераль ашламалар куллану. Үсемлекләрне химик чаралар кулланып үстерү;
-рөхсәтсез урыннарда аучылык итү, балык тоту һәм хайваннар дөньясына башка юллар белән зыян китерү;
-үсемлекләр, хайваннар, кош-кортлар, минераллар коллекциясе туплау;
-тыелулы урыннарны чүпләү, пычрату.
Укучыларның әзерләп килгән презентацияләрен карау: “Әтнә районы экологиясе” (Габидуллина Айзирәк, 8 сыйныф укучысы), ”Ашыт елгасы” (Закиров Әмир, 5 сыйный укучысы) , “Ашыт тыюлыгында яз башы” (Сөләйманов Айрат, 8 сыйныф укучысы) , “Надежный щит – Ашит” (Шакиров Рафил, 8 сыйныф укучысы), “Әтнә районының Кызыл китапка кертелгән кошлары” Гыйниятуллина Гөлинә, 8 сыйныф укучысы), “Хайваннар дөньясында” (Сибгатуллин Искәндәр, 8 сыйныф укучысы).
