Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Итоговые 2015.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
94.72 Кб
Скачать

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе

Апас урта гомуми белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе”

Башлангыч сыйныф “Раслыйм”

укытучыларының методик Мәктәп директоры:

берләшмә утырышында каралды. __________/Г.С.Зыятдинова/

Беркетмә № Приказ №

_____ /Гомәрова Р.Г./

2 Нче “б” сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан еллык арадаш аттестация өчен үрнәк текст Кыңгырау чәчәк

Яшел нарат урманында, аның иркен аланында бик нәфис, бик назлы бер Кыңгырау чәчәк үсеп чыккан.

  • Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың син миңа. Әйдә, икәү дус булабыз! — дигән Куян баласы.

- Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу? — дип сораган Кыңгырау чәчәк. Ул бит әле яңа гына туган булган, шуңа күрә дуслыкның нәрсә икәнен белмәгән. Урман ягыннан бер Малай килеп чыккан. Килеп чыгуга ук, ул:

- Күр инде, нинди матур чәчәк! — дип, Кыңгырау чәчәкне өзәргә кулын сузган. Әмма кулын сузуы булган, шунда ук ялт иттереп тартып алган. Кемдер авырттырып тешләп алган икән аның кулын. Караса, кечкенә генә Куян баласы.

- Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул — минем дустым! — дигән. Куян баласы, малайга ачу белән карап. Кит, кагылма аңа! Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый.

- Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен! —дип, шатланып чыңлап куйган шулчак Кыңгырау чәчәк һәм талгын җилдә әкрен генә зәңгәр башын чайкый-чайкый җырлап җибәргән:

Дуслык ул — яхшылык,

Дуслык ул — яктылык.

Дуслык ул кояштай нур чәчә.

Син мине саклаучы,

Яшәүне яклаучы,

Яшә син, Куян дус,

Мең яшә!

Резеда Вәлиева

Текст эчтәлеге буенча сораулар:

- Кыңгырау чәчәк нинди?

- Куян баласы аңа ничек дәшкән?

- Кыңгырау чәчәк нәрсәне белмәгән?

- Малай чәчәкне ни өчен өзә алмаган?

- Куян баласы малайга нәрсә дип әйткән?

- Кыңгырау чәчәк нинди сүзне аңлаган?

- Әкиятнең төп геройлары кемнәр?

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

« Апастовская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов»

Апастовского муниципального района Республики Татарстан

Рассмотрено «Утверждаю»

на заседании ШМО Директор школы

протокол № _______/ Зиятдинова Г.С.

Руководитель ШМО

_______ /Гумерова Р. Г./ Приказ №

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]