Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
соч китап.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
32.3 Кб
Скачать

Матурлык. 21.2

Бу текстта автор матурлык темасын ачыклый. Нәрсә соң ул матурлык? Матурлык- ул була тышкы һәм эчке. Эче матур кеше – ул ягымлы, әйбәт, сабыр кеше.

Бәдретдиннең әнисең тышкы матурылыг булмаса да, аның эчке матурлыгы була. Аның әнисен башка кешеләр матур түгел дип санасалар да, Бәдретдин бүтәннәрдән әнисенншн оялып тормый һәм әнисен бик матур дип уйлый. Ул әнисен хөрмәт итә, бик ярата! Бу дүртенче һәм бишенче җөмләләрдә күрсәтелә.

Минем апам да матур кеше. Аның тышкы матурлыгы булмаса да, аның эчке дөньясы матур. Апам ягымлы, анардан киңәш сорасан ул булышырга тырыша һәм гел мине яклый.

Димәк, кешеләрдә тышкы матурлык кына тугел, ә эчке матурлыгы да булырга тиеш.

Гөлгүзәл 21.1

Бирелгән өзек “ Ә синең шул гөлбакчага керәсең килсә, иң элек кешеләргә яхшылык эшлә, аларга шатлык китер, кешеләр белән тату яшә. Менә шундый була алсаң, син, һичшиксез, бу гөлбакчага эләгерсең” җөмләсе белән тәмамланган. Тексттан күренгәнчә, автор яхшылык һәм яманлык проблемасын кутәрә.

Чәчәк кешеләргә яхшылык эшли, аларны гөлбакчага кертә. Моның шулай булуын автор 13нче - 15 нче бөмләләрендә курергә мөмкин. Ләкин кешеләр яхшылыкка яманлык белән җавап кайтара, матурлыкны юкка чыгаралар. Моңа мисал итеп, 18 нче -24 нче җөмләләрне китерергә була.

Авторның бу хикәясе халыкның “Ит яхшылык- көт яманлык ” дигән мәкален искә төшерә.

Чынлап та, кайвакыт шулай булып чыга. Ләкин кешеләр эшләгән яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтарырга өйрәнергә тиешләр. Кешеләргә яхшылык эшләгәндә генә үзеңә дә бик рәхәт булганын аңларга өйрәнергә кирәк.

21.2 “Кешеләргә яхшылык эшләү.”

Кешеләргә яхшылык эшләү, минемчә, ул кешеләргә ярдәм итү, авыр чагында киңәш бирү.

С. Гаффаровтан бирелгән текстта Гөлгүзәл исемле чәчәк кешеләргә карата яхшылык эшләгән. Бу үзләрне тасвирлау өчен 15 нче, 17 нче җөмләләргә игътибар итик.

Кешеләр дә Гөлгүзәлгә карата яхшылык эшләгәннәр. Алар бакчада бер генә агачны да сындырмаганнар, бер генә чәчәкне дә эзмәгәннәр.

Мин үзем дә кешеләргә карата бик күп яхшылык эшлим. Әле кичә генә Сания әбигә булыштым. Мин аның йорт- җирен җыештырдым, савытларын юдым, гөлләренә су сиптем. Күбесенчә, ял көннәрдә ярдәм итәм. Ул мине бик шатланып көтә. Үзем дә чын күңелем белән ярдәм итәм.

Шулай итеп, һәрбер кеше үзенең тормышында яхшылык эшләргә тиеш. Әгәр кешегә мин яхшылык эшләгән, миңа рәхәт була. Кешеләр, бер- берегезгә яхшылык эшләгез!

Кемгә кирәк, кемгә кирәкми 21.1

Текст “Табигатьтә барысы да кирәкле” дигән сүзләр белән тәмамлана. Дөрестән дә ,табигатьтә барлык әйберләр дә: яңгыры да, кары да, җиле дә, кояшы да- һәммәсенең дә үз урыны, үз вакыты.Без моның шулай икәнлеген 14 нче, 22 нче, 29 нчы җөмләләрдә күрәбез.Автор бу текстта табигатькә карата түземле булу проблемасын күтәрә.

Чыннан да,кайбер кешеләр табигать күренешләренә карата түземле,сабыр түгел. Я аларга берничә көн буе тоташ яуган яңгыр ошамый, яисә җәйге кояш артык кыздыра, кемгәдер салкын, кемгәдер эссе була. Шушы сүзләребезне текстның 12 нче, 18 нче, 25 нче җөмләләре раслый.

Шулай итеп,без табигатькә каршы бара алмыйбыз. Без бары тик табигатьнең төрле күренешләренә җайлаша гына алабыз.

Җигрәк тәмле бәрәңге 21.1

Текст “Аша улым ,аша, эшләп ашагач, суынса да тәмле була ул шулай” дигән сүзләр белән тәмамлана.

Чыннан да, эшләп ашагач, суынган бәрәңге дә тәмле була. Бу сүзләребезне раслау өчен текстның 6 нчы, 18 нче җөмләләренә игътибар итәбез. Бу җөмләләрдә нәкъ менә шул турыда сүз бара. Текстта автор балаларны эш белән тәрбияләү проблемасын күтәрә.

Шулай итеп,ана кеше үзенең балаларын эш белән тәрбияли. Эшләп тапкан ризыкның тәмлерәк, кадерлерәк булуын аңлата. Моны раслау өчен текстның 21нче җөмләсенә игътибар итәбез.

Димәк ,тир түгеп эшләсәң, теләсә нинди ризык тәмле була һәм кадерле була икән,балалар да тәрбияле була.

Чын дус 21.1

Автордан бирелгән өзек: “ Рәсимә апалары: Рәхмәт, Гаяз, син чын кеше икәнсең!- генә дия алды...” җөмләсе белән тәмамланган. Бу өзектә автор чын дуслык проблемасын кутәрә. Моны раслау өчен текстның 11 нче җөмләсенә игътибар итик. Әйе, бу җөмләдә Камилнең чын дус булмавын күрсәтелә. Чынлап та, Кәрим аңардан таяныч көтәндер, ул аны чын дус дип уйлагандыр.

Чын дус- ул шатлыкта да, кайгыда да гел янәшәңдә булырга, авыр чакларда ярдәм итәргә, ярдәм кулы сузарга тиеш. Ләкин, Камил авыр чакта ярдәм итәргә теләмәде, ул аның янына бармас өчен хәйлә уйлап тапты. Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның 14 нче ңөмләсенә карап китәбез. Ә Гаяз аның белән ике- өч көн генә таныш булса да, бернәрсәгә дәкарамыйча Кәримгә ярдәм итеогә, авыр чакта аның янында булырга теләгәнен белдерә. Моны раслау өчен 18 нче- 22нче җөмләләргә игътибар итик.

Шулай итеп, текстның авторы чын дуслыкның кайсы вакытта кирәклеген, нинди урында сынаячыклыгын курсәтә.