Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
соч китап.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
32.3 Кб
Скачать

Байлык 21.1

Текст “ Син, улым, байлык эзләп сәяхәткә чыкканда, төп байлык- сиңа ипи пешерергә иген үстерүче, сине кызарып пешкән җиләкләре белән сыйлаучы туган туфрак турында онытма.

Әйе онытмас Рахман моны. Сагындырыр инде ул туган җир.”

Чыннан да, текстта туган бирне ярату проблемасы күтәрелә. Без моны текстның 3нче, 4нче, 5нче җөмләләрендә күрәбез. Рахман туган җирен ярата, аның байлыкларын да киләчәктә сакларга омтыла. Ул тормышта сәяхәт итәргә, күкләр күкрәтеп яшәргә, барысына да үрнәк булырга хыяллана. Әйтелгәннәрне раслау очен текстның 15нче, 16нчы җөмләләрендә нәкъ менә шул турыда әйтелә.

21.2 Туган җирне ярату.

Минемчә, һәркемгә дә үз туган җире якын һәм кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер, үзенең туган җиренэ ашыгып кайта, шулдыр инде ул- туган җирне ярату.

Сәяхәткә киткәндә дә, тизрәк туган җиреңә кайтасы килә, чөнки син шунда тугансың, үскәнсең. Туган җирне һәрбер почмагы да таныш һәм якын. Туган почмагыңда үскән һәрбер җиләк тәмлерәк ,һәрбер чәчәк матуррак күренә. Кая гына китсәк тә ,туган җирне онытырга кирәкми. Минемчә,бу сүзләрнең дөреслеген егерме бишенче җөмлә раслый.

Мин сабый чагымнан ук туган җиремне яратам. Минем хәтеремдә шундый вакыйга калган. Миңа ул вакытта ун яшь иде, Казанга кунакка баргач , туган ягымны , туганнарымны сагынып елаган идем.

Шулай итеп,туып үскән җиреңне онытырга ярамый,онытам дисәң дә,син аны оныта алмыячаксың,чөнки син анда тугансың.

Без- бер ана балалары21.1

Текст “Барлык халыкларны берләштереп торучы мәңгелек, уртак теләк- тынычлыкка омтылу... Яшел чирәмдә уйнаучы балаларның , кер элеп йөрүче хатынның , койма буендагы картларның кулларында мылтык юк, һәм алар миңа якын. Без- бер ана балалары ” сузләре белән тәмамлана. Чыннан да, һәр кеше, кем, кайдан, кайсы милләттән булуына карамастан, бер үк төрле хыял- максатлар, көндәлек тормыш мәшәкатҗләре белән яши. Мәсәлән, текстның унсигезенче, унтугызынчы җөмләләренә игътибар итик. Әлеге җөмләдә нәкъ менә шул турыда әйтелә.

Әркем тыныч тормышта кайгы- хәсрәтсез яшәргә тели, киләчәккәышаныч белән карый. Дөньяны барлык халыкларнын бер теләк берләштерә – тыныч тормышта гомер итә, сугышларсыз гына яшәү. Бирелгән дәлилне текстның егерменче җөмләсендәге мисал белән расларга мөмкин. Барчабыз да: татары русы, гарәбе, алманы, итальяны бер анадан туалар. Шулай итеп, текстның авторы кешеләрнең тиң булуларына басым ясый.

Без бер – беребезне ихтирам иткәндә генә, яшәешебез алга китәчәк дип уйлыйм. Һәм без, тормышыбызның сугышларсыз һәм куркынычсыз булуы өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тиеш.

Әни 21.1

Минемчә ,тексттан алынган юлларда ана белән бала мөнәсәбәте проблемасы чагылдыра. Аларның бер-берсенә булган мәхәббәтләре сурәтләнә. Әни-һәрберебез өчен дә кадерле кеше. Бу изге зат безне дөньяга китерә,тәрбияли,туры,дөрес юлга бастырырга тырыша һәм,әлбәттә,барлык авырлыклардан да саклый,яклый. Текстның 20 нче-23 нче җөмләләре моны раслый. Текстта сугыш чорындагы авыл тормышының авырлыгы сурәтләнә. Хатын-кызларның һәм балаларның “нужа” күргәнлеге тасвирлана. Әйтелгәннәрне раслау өчен текстның 5 нче-9 нчы җөмләләрне карап китик. Шулай итеп,автор бирелгән текстта сугыш чорының балалар һәм хатын-кызлар җилкәсенә тешкән авырлыгын,алар арасындагы җылы мөнәсәбәтне сурәтли.