Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
66.45 Кб
Скачать

(“Укытучы “керә.( ...... .))

Укытучы. И ходаем, ташла әле бу әйберләреңне. Бар тәнәфескә чыгып кер.(әйберләрен тартып алмакчы була).

...... : (Елый-елый.) Тагын бер генә бирем эшлим инде.

Укытучы. Юк!

...... : Тапкырлау таблицасын кабатлап алсаң буламы?

Укытучы. Бар инде йөреп кер, саф һавага чык.

...... : Каникулларга кадәр ничә көне калганын санап алсаң буламы?

Укытучы. Булмый!

Кыз. Синус, косинус, пирамида

Кушу ,алу һәм тапкырлау

Белдек без моны кайдан?

Барысын да өйрәндек без

Математика аша

Тормышта да бик кирәк ул

Яшәү юк аннан башка.

Егет. Кадерле математика укытучыларыбыз – ...... !

Кыз. Җыр сезгә багышлана.

ЧӘЧӘКЛӘР БИРЕЛӘ.

Егет. Ә математикага капма-каршы якта рус теле тора.

Кыз. Әйе, безнең сөйләмебездә ул кайвакыт куркыныч та, бөек тә булып яңгыраган иде.

Егет. Кадерле ...... .

Кыз. Бу күренешебезне сезгә багышлыйбыз.

( Балалар парта артында. Алар янына кырыс “укытучы” (......) керә.)

Учитель. ( Смотрит на присутствующих и обратно в журнал) ...... !

Дежурный (......). На первом уроке звонил, сказал, что идет к третьему, значит, к пятому уроку подойдёт … если не опаздает!

Учитель. ...... !

Дежурный. Выехал на конференцию, с нее на другую, а стой на следующую. Завещала аттестат брату получить!

Учитель. ...... !

Дежурный. На курсах! Повышает по мужскому обаянию. Осталось 2 дня - чтобы сменить форму бороды и сделать еще 2 дырки в ухе.

Учитель. ...... !

Дежурный. Выехал срочно в Арабские Эмираты – оказывать гуманитарную помощь арабом в изучении танца живота.

Учитель. Все ясно! (заглядывает в тетрадь к одному из учеников) ...... ! «Однажды в студеную зимнюю пору» пишется раздельно, и точка перед «ру» не ставится!

Фонограмма песни К. Лель Мой мармеладный”.

Всё объяснила, повторила, на дом задала,

Потом проверила и в ужас просто я пришла.

Ну сколько можно ”не” с глаголами слитно писать!

Нет, милый мальчик, это не ”пять”!

Совсем не “пять” не “четыре” а с натяжкой “три”!

А исправленный и помарок сколько, посмотри!

Теперь опять придется маму в школу вызвать сперва,

Ещё скажи, что я не права!

Припев. За это ”два”, “два”, за это “тройка”, “тройка”!

А это что, а! Не уходи, постой-ка!

Как поступать ты собираешься, экзамен сдавать?

С такими знаньями не сдать!

(открывает учебник)

Попробуй здесь, здесь и делай дома, дома!

Избавь меня, друг, от этого Содома!

Ах, больше нет моих сил,

Они угасли совсем!

Мой мармеладный, я тебя съём! .

Кыз. Татар теле укытучыларыбыз – ...... !

Рәхмәт сезгә! Сезнең сабырлыкка

Тау башына һәйкәл куярлык.

Һәр сулышта Сезгә рәхмәт әйтеп,

Гомер буе искә алырлык.

Тукайларны, Муса, Такташны,

Кол Галине Сездән ишеттек.

Гади булган өчен якын иттек

Һәм зурладык Сезне, иш иттек.

Егет.Хөрмәтле тел белгечләре, рәхмәт сезгә!

Кыз.Чыннан да, тарих дәресе куркыныч ул!

Егет.Тарихи истәлекләр фантазия түгел.

Кем,кайда,ни өчен, күпме

Барысына таба җавап

Син дә җавап табачаксын

Тарих битләрен карап.

Кыз: Тарих укытучыбыз ...... , рәхмәт Сезгә!

(чәчәкләр)

Кыз.Ә география? Әгәр ...... булмаса, әле дә глобусны туп дип уйлар идек.

Әгәр булсаң Африкада,

Бик мөмкин анысы да.

Искә төшәр география

Һәм контурлы картада.

Егет.Эх, глобустагы барлык илләрне, җирләрне чынбарлыкта күрергә иде, шунда булырга иде. Әйе бит.

Кыз. Әйе шул.

Егет.Картаны, глобусны хәтерлибез.

Кыз.Шуларны өйрәткән өчен, сезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

(чәчәкләр)

Тавыш ишетелә (биология укытучысы дәрес бирә).

Егет: Ә, ...... укучыларны биологиядән укыта.

Кыз.Инфузория башмакчык, амеба, медуза.

Биологиядә күпме сер бар,

Беләсе килә барысын.

Киләчәктә кирәкбулса

Өйрәнерсең, укырсың.

Егет.Әгәр дә сез булмасагыз без әле дә үзебезне кәбестә арасыннан тапканнар дип уйлап йөргән булыр идек.Рәхмәт сезгә.

ҖырАх какая женщина!”

(чәчәкләр)

Егет. Информатика белән химиянең

Чыганагы ......

Аның дәресенә һич тә

Әзерләнмичә булмый.

Кыз.Рәхмәт сезгә, ...... !

(Колбада чәчәкләр)

Кыз: Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дибез. Безнең сәламәтлегебез сагында һәрчак уяу торучы физик тәрбия һәм ТИН укытучыларыбыз ...... , Сезгә рәхмәтебезне белдерәбез.

(чәчәкләр)

Егет.Чит ил безгә җыр кебек.Дәрестә дә аңлаган кебек баш селкеп кенә утырабыз.

Шигырь

Гуд монинг,беби!

Ведь ту би ор нот ту би!

Дую спик инглиш,но

Опять я нихт фернштейн!

Я-бедный скул Стьюдент,

Капут мне форэве!

За лав данке шон вам,

Май фэмэли в курсе!

Хэппи бездай не видать!

Нихт арбайтен понимать,

И фэйсом об тейболь-

Хенда хак, литл бэби!

Кыз. Рәхмәт сезгә, ...... .

(чәчәкләр)

Кыз. Хезмәт, рәсем, җыр укытучыларыбыз ...... !

Укытучы – остаз, укучының иң кадерле, якын кешесе

Белем орлыклары таратканга, хөрмәт итә аны һәммәсе. Без сезгә зур рәхмәтлебез!

(чәчәкләр)

Егет. Безне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алучы китапханәчебез ......га рәхмәт белдерәбез! Шулай ук, тәмле ашлары белән безне сөендергән ......га, мәктәп чисталыгын даими кайгыртучы ......га, мәктәпне җылытучы, саклаучы ......ларга, завхозыбыз ......га рәхмәтебезне җиткерәбез..

(чәчәкләр)

Кыз. Хөрмәтле сыйныф җитәкчеләребез!

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне дустыгыздай күргән өчен.

Безнең теләк белән янып яшәп,

Йөрәкләргә шатлык биргән өчен.

Һәрвакытта безнең күңелләрдә

Олы җанлы булып калырсыз.

Онытмагыз безне, киләчәктә

Күп тапкырлар искә алырсыз.

Егет. Сүз класс җитәкчеләренә бирелә, рәхим итегез!

----------------------------------

(Чәчәкләр)

Кыз. Аерылыр чак җитә дусларым,

Сизелмәде вакыт үткәне.

Хыяллар ак җилкән,

Кузгалырбыз иртән.

Ерак юлга чыгар чак җиткән.

Егет. Әткәй-әнкәй минем пар канатым.

Сез булганга дөнья түгәрәк,

Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп

Яшик әле, яшик бергәләп.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда юлны күрсәтүче,

Күңел күзе – ул сез икәнсез.

Кыз. Хөрмәтле әти-әниләр, сүзне сезгә бирәбез.

--------------------------------

Җыр. ...... “Әниләр турында”

Егет. Хуш, мәктәбем!

Сау бул укытучым!

Башым иеп, рәхмәт җиткерәм!

Синнән алган олы ышаныч

Киләчәккә миңа көч бирә.

Кыз. Мәктәп еллары буенча дәвам итә торган кыңгырау чыңнары безнең өчен соңгысы. Шушы символик кыңгырауны сезгә тапшырабыз.

(Чыгарылыш сыйныф укучылары вальс бииләр.)

А. баручы. (Йомгаклау сүзе)

Җыр. ......

Чистай районы Гаделша урта мәктәбе.

Икенче квалификацион категорияле математика, информатика укытучысы Фәтхетдинова Альбина Әнвәр кызы.

Соңгы кыңгырау” бәйрәме. 2007 нче ел.

Әзерлек эшләре алдан алып барыла. Укучылар, укытучылар фотога төшерелә, дәресләрдән, бәйрәмнәрдән күренешләр, балаларның кечкенә вакыттагы фотолары компьютерга кертелә, слайдлар ясала. Һәрбер укытучы яки укучы турында сөйләгәндә слайдлар проектор ярдәмендә күрсәтелә.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Кыңгырау рәсеме, күгәрченнәр эленә, шарлар белән бизәлә, плакатлар языла. Балаларның кечкенә вакытта төшкән кызыклы фотолар ярдәмендә газета чыгарыла. Фото астына кызыклы шигырьләр чыгарыла. Шигырьләрне үзебез чыгарабыз, укытучыларга авылыбыз шагыйрәсе Алсу Камалова шигырьләре дә кулланылды.

Алып баручылар сыйныф җитәкчесе һәм түбәнрәк сыйныфта укучы малай булырга мөмкин. Безнең очракта 9 нче сыйныф укучысының энесе. Эшкәртмәдә укучылар һәм укытучыларның исемнәре урынына куп нокталар куелды.

1 аб.

2006 нчы елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.

2 аб.

Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!

(Көй яңгырый, укучылар сәхнәгә менәләр.)

1аб. Менә алар быелгы чыгарылыш укучылары. Бүген аларның бәйрәме. Иң изге, иң матур теләкләр телик без аларга. Иң беренче котлау өчен сүзне мәктәп директоры ... га бирәбез.

(2014-2015 нче уку елы уңышлары белән таныштыра, грамоталар тапшыра.).

1аб. Бүгенге шатлыклы көн белән уртаклашырга район администрациясеннән ... килде. Котлау өчен сүзне ... бирәбез.

1 аб.

Кайчан гына әле күбәләктәй

Ашкынып килдегез мәктәпкә

Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн

Яңалыклар тулы дәрескә.

2аб. Үтте бик күп айлар, үтте еллар.

Күз алдында үсеп җиттегез.

Белем үрләренә омтылдыгыз

Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.

1аб. Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,

Хәзер инде очып китәсез.

Шатлык, куаныч,изге күңел белән

Каршылагыз һәр көн иртәсен.

2 аб. Эх, минем дә алар урынында буласым килә. Алар нинди зурлар, алар нинди бәхетле.

1 аб. Балачактан, мәктәптән аерылуы авыр микән, әйдә үзләренә сүз бирик.

(Сәхнә экранында укучыларның кечкенә вакыттан алып мәктәпкә кадәр төшкән фотолары күрсәтелә бара.)

1 нче укучы

Сеньтябрьнең җылы иртәсе,

Чәчәк бәйләмнәре кулымда-

Бересе бит бүген,бересе!

Белем баскычлары юлымда.

2укучы.

Яңа форма,яңа туфлиләр,

Ап-ак алъяпкычым өстемдә,

Ап-ак тасма минем чәчемдә,

Чәчәкләрем нәни учымда.

3укучы.

Җитәкләдем кысып әнине,

Каушау хисе били күңелне,

Нәрсә көтә белем юлында?

Билгесезлек әле уемда.

4укучы

Салават күпере сыман

Калса да балачагым

Гомерем буена тоям

Озатып барачагын

5укучы

Кайчак тирән уйга талам

Карыймын да кайрылып

Балачагым хыялыннан

Калмадыммы аерылып.

6укучы

Әй татлы да, канатлы да

Балачак хыяллары.

Балачакның хыяллары

Канатлар куяр әле.

Җыр. “Ком сәгате”.

7укучы. 8 нче сыйныф укучылары! Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Сыйныф җитәкчегез ... белән белемнәрнең үрләренә менегез, тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз. Сизелми дә үтеп китәр, сез дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзләре җиткерерсез. Ә бу китапларны бергәләп укыгыз, сыйныф сәгатьләрендә файдаланыгыз. (китап бирелә)

1аб. Балачакның иң гүзәл мизгеле булып 1 нче сыйныфка аяк баскан көннәре хәтергә килә. 1 нче сыйныфка кабул итеп алган ... бирегә чакырыйк әле. (1 нче сыйныф укытучысы менә, экранда беренче укытучы белән төшкән фотолар күренә.)

8 укучы. (каршысына килеп)

Кулыбыздан безне сез җитәкләп

Керткәнсез ич белем иленә

Берни аңламаган сабыйларга

Мәктәп диңгез булып күренгән.

Мәктәп диңгез, сыйныф ак корабль,

Ә сез капитаны булгансыз.

Зур диңгезләр кичеп, илләр гизеп,

Йөри-йөри кайчак арганбыз.

Ял иттереп безне өйрәткәнсез

Хәрефләрне танып укырга.

Киңәш биреп, тату-дус һәм әйбәт,

Шәфкатьле һәм тыйнак булырга.

Әниләрдәй сез бит гел ягымлы,

Йөзегездә балкый елмаю

Без сабыйлар, үсеп җиттек апа,

Сизелмәде еллар, зурайдык.

Рәхмәт әйтеп бүген баш иябез,

Сезнең алда ... апабыз,

Авыр һәм мактаулы эшегездә

Зур уңышлар теләп калабыз.

(Чәчәк, открытка һәм бүләк бирелә.)

1 сыйныф җитәкчесе истәлекләр белән уртаклаша. Җыр башкара.

1аб.

Әйе, эш коралыбыз гади – акбур гына,

Бик катлаулы, ләкин тирәлек:

Унике бала – димәк, унике пар күз

Җавап көтә бездән төбәлеп.

2аб. 10 укучыда 10 төрле холык. Бүгенге чыгарылыш укучылары алар ниндиләр икән?

1аб. Бик рәхәтләнеп алар белән таныштырам.

...(укучының исем фамилиясе)

Ышанып була серне,

Әрсез, чая, туры сүзле

Һәр фәнне тырышып өйрәнеп

Шатландырды ул безне.

..., сиңа изге теләк –

Зур сәләтең, эш сөюең,

Гадилегең сүнмәсен

Изгелегең, игелегең

Гомергә сүрелмәсен.

(Шул укучы алга чыгып басып дәвам итә):

1 укучы:

5 нче сыйныфка килгәч безне ... кабул итеп алды.

... апабыз сезне

Яратып кабул иттек.

Сезнең дәресләрегезне

Барыбыз да үз иттек.

Ярдәм итеп һәрчак яхшы

Киңәшләрне бирдегез.

Барыбызны да яратып

Гел сез тигез күрдегез.

Шәфкатьле сез, безнең апа

Армас-талмас күңелегез,

Дәресләрдә ачык итеп

Сез аңлата белдегез.

Рәхмәт сезгә ничә еллар

Әни кебек булдыгыз

Берәребез авырганда

Хәлләр белеп тордыгыз.

Безгә һәрчак көч-дәрт өстәр,

Биргән киңәшләрегез.

Кабул булыр, апа, сезнең

Әйткән теләкләрегез.

Күңелдәге рәхмәтләрне

Шигырь итеп язабыз,

Сезгә, апа, нык исәнлек

Бәхет теләп калабыз.

(чәчәк, открытка бирелә)

1 укучы: Ә хәзер башкара торган җырыбызны ике сыйныф җитәкчеләребезгә багышлыйбыз, аларга рәхмәт сүзләребез булып яңгырасын.

Җыр “Уйлама әле картаям дип”

1аб. Икенче укучым белән таныштырам. Ул – ...

Татар теле дәресенә

Гашыйк кыз ул ...,

Иншаларда минем хыял,

Серләрем дә чишелә.

Бәйрәмнәрнең, үзәгендә

Тимәсен дим, күз генә

... кебек дусларны

Табып булмый тиз генә.

2 аб. 11 ел уку дәверендә күп кенә иншалар язарга туры килде, ди ... Күрше авылга хатлар язу истә калды, истә калдыра алмаган шигырем – “Алсу” шигыре булды, ди ул. (Дәресләрдән кызыклы истәлекләр китерергә мөмкин)

2 укучы.

... (директорның исем, фамилиясен атый) оста җитәкче, мәктәбебезнең уңышлары аның турыдан-туры хезмәт җимеше. Ул укучылар белән дә, укытучылар белән дә яхшы мөгамәләдә. Шушы кечкенә генә бүләгебезне яраткан мәктәбебезгә рәхмәтебез буларак кабул итегез. (Бүләк бирә.)

Дус һәм иптәш булдыгыз, сез,

Безне аңлый белдегез, сез,

Шатлык-көенечләрне дә

Уртаклашып килдегез сез,

Кирәк чакта олыларча,

Кирәк чакта балаларча

Бер –беребезне аңлаштык

Рәхмәт Сезгә, ... апа!

Еллар үтеп, чәчкә чал керсә дә

Сездән киңәш сорап килербез

Сез бит әле безгә һаман апа

Якын киңәшчебез диярбез.

Асыл хезмәтегез җимешләре

Җылытсын гел сезнең йөрәкне.

Кабул итче, укытучы апам

Чын йөрәктән чыккан теләкне.

Хөрмәтле татар теле укытучылары ...! Сез армый-талмый балаларга үз телебезнең матурлыгына, байлыгына мәхәббәт уятасыз.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрне?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.

(чәчәк, открытка бирә)

Татар теле укытучыларына бүләк итеп җыр яңгырый..

“Иң гүзәл кеше икәнсез”

2аб.

... турында сыйныфташ кызлары тыныч, сабыр холыклы, ярдәмчел, аз сүзле дип язалар. Аның яраткан фәннәре – рус теле, тарих, инглиз теле, ә математикадан функцияләрнең формулалары һич истә калмый, дип искә төшерә ул.

1 аб Укучым ... !

Гөлләр елмаюы һичбер вакыт

Югалмасын синең йөзеңнән

Тормыш дәрте, яшәүгә ихтирам

Балкып торсын һәрчак күзеңнән.

2аб. Алдагы укучыларның берсе - ... Иң яраткан фәннәремнең берсе рус теле, ди ... Бүлмәләр арасыннан да иң яратканы рус теле кабинеты. ...нең теләкләре изге: әти-әнисенең өметләрен аклап, йөзләренә кызыллык китермичә яшәү.

1аб.

Барыр юлың ап-ак иркен булсын

Киләчәгең якты кояштай

Иң изге теләкләремне юллыйм

Кабул итә күрсен бер Ходай!

Бу ике укучы рус теле укытучыларына багышлап шигырь сөйлиләр.

3 укучы:

О сколь страниц вы нам сегодня задали!

В раздумьях мы: сумеем ли прочесть

И открываем книгу мы, и надо же:

Не можем от неё мы глаз отвесть.

Пока до самого конца не дочитаем

И это – вовсе уж не лесть,

Что скажем: Вас мы уважаем

За доброту, психологический подход.

По Пушкину вас заверяем,

Что все и вся вам доверяем

И нам порукой – ваша честь

И смело ей себя вверяем.

И вас мы все же не забыли,

Ведь хорошо вы нас учили

Не только сочинения писать на «пять»,

А думать, прежде чем сказать!

4 укучы:

Мы помним время золотое,

Мы помним сердцу милый край,

Когда учили мы Толстого,

Данте, Пушкина, Каткова

Старались вы знания нам передать

Чтоб чувства свои мы могли выражать.

Чтоб мыслям было тесно,

Чтоб слово душу жгло,

Чтоб всегда и всюду

Мы побеждали зло.

Мир классиков и критики

Открыли вы для нас.

За труд ваш неустанный

Благодарим мы вас.

3 укучы: ...! (Рус теле укытучыларының исем фамилияләрен атый). Сезне бәйрәм белән котлыйбыз, эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

(чәчәк, открытка бирәләр)

Җыр яңгырый.: “Когда уйдем со школьного двора”

1аб.Һәр сыйныф укучыларының да иң-иң яраткан укытучылары була. Үзләренең анкеталарында бертавыштан татр теле укытучысы ..., рус теле укытучылары ... ын атадылар. Алар 5 нче сыйныфтан башлап рус теленә һәм татар теленә мәхәббәт орлыклары салдылар. Ә рус теле укытучысы ... исә шушы 2 ел эшләү дәверендә укучыларның яраткан, ихтирам иткән укытучыларына әверелде. 3 укытучыны да бирегә чакырабыз. (бүләкләр тапшырыла)(укытучыларга сүз бирелә).

2 аб. ... безнең мәктәпкә быел гына укырга килде. Шушы кыска гына чорда да сыйныфташлары, укытучылар яратып өлгерде. Ул мөлаем, һәркем белән итагатьле. Аның яраткан фәннәре тарих, җәмгыять белеме.

1аб. Укучым ...!

Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең, дип телисе килә аңа. Үзенә сүз бирелә.

5 укучы. Минем әйтер сүзем тарих укытучысы ... га.

Тарих, җәмгыятьтән укыттыгыз безне,

Дәресләрдә илләр буйладык.

Ерак гасырларга барып килдек,

Гаҗәпләндек, көлдек, уйладык.

Күп нәрсәгә өйрәттегез безне,

Һәрчак яхшы киңәш бирдегез,

Якты, назлы карашыгыз белән

Күңелебезне аңлый белдегез.

... апа яратабыз сезне,

Апа диеп сагынып кайтырбыз

Сез укыткан тарих фәне аша

Гасырларның серен ачарбыз

(чәчәк, открытка бирә.)

1аб.

Журналның иң башында

Укуның иң алдында,

... дигән

Кызга тиңнәр юк анда.

Һәрбер эшкә өлгерә,

Кайчан укып өлгерә,

Көндәлекнең һәр көнендә,

“4” ле “5”леләр генә

...(икенче алып баручыга эндәшә), синдә алдан күрү сәләте дә бар дип ишеткән идек, ... киләчәктә ни көтә?

2аб. Минем карталардан ... не зур юллар көтә, халкы күп булган шәһәр күренә, зур гына өй, машина, шулай ук чит илләргә сәяхәт тә булырга мөмкин.

1аб.

Хыялларың чынга ашсын

Эшең булсын гел уңай

Теләкләрең үтәлерлек

Исәнлек бирсен Ходай!

6 укучы. Минем әйтер сүзем инглиз теле укытучысы ...нага!

Чит телдән сез укыттыгыз безне

Тумыштан сез, гүя чит илдән.

Сездән белем алган укучылар

Күбесе дәрес бирә шул телдән.

Сездәгедәй талант бик азларда

Иң-иң гүзәл укытучы сез,

Сезнең дәресләрне һәрвакытта

Сагынып көтеп ала идек без.

Рәхмәт сезгә, рәхмәт ... апа,

Рәхмәтебез сезгә, юк чиге

Исән булы, дәрәҗәле булып

Яшәгез сез балкып, гел көлеп.

Сезнең биргән яхшы киңәшләрне

Маяк итәрбез без юлларда

Ә күбебез сезнең юлны сайлар,

Сездәй булу безнең хыяллар.

Инглиз теле укытучысы ... һәм тарих укытучысы ... шушы җырыбыз бүләгебез булып ирешсен иде.

Җыр. ”Яз кошлары – карлыгачлар”

2аб. ... безнең мәктәптә төз атучы, спорт яратучы булып истә калыр. Физкультура һәм ТИН укытучылары ... белән ярышлардан алып кайткан грамоталары, рәхмәт кәгазьләре мәктәптәге күңелле вакыйгаларны бик озак искә төшереп торыр әле.

1аб.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа

Тормышыңны шатлык урасын.

Озак яшә, кайгы-хәсрәт күрмә,

Әти-әниеңә терәк син.

7 укучы

Волейбол, футбол уйнап

Чаңгыда йөреп кышын

... абый аңлатты

Сәламәтлек кадерен

Физкультура һәркемгә

Якын дус һәм ул кирәк

Шөгыльләнеп һәр көн без

Яшәрбез әле озак!

... абый һәрвакыт

Калыгыз шулай сез яшь,

Яңа җиңүләр яуларга

Балаларга сез кирәк!

(чәчәк, открытка тапшыра)

2а.б. Тагын бер егетебез ....

... булмаганда ди, кызлар,

Күңелсездер дәрестә,

Тәнәфестә көлдерми дә,

Шаяртмый, ди, беркем дә.

1аб. Озак яшә,..., шатлык кичер,

Омтыл максатыңа, кыю бул!

Намус белән яшә ирешү өчен

Уңыш чыганагы шунда ул!

8 укучы.

.... бездән

Патриотлар ясады,

Мылтык сүтеп җыйдырттырды

Командага атлатты.

Өйрәтте кыен хәлләрне

Авырсынмый чишәргә.

Рәхмәт сезгә, киңәшегез

Ярдәм итәр яшәргә.

7 укучы

Укытучым! Рәхмәтемнең сезгә

Иге-чиге булмас гомергә

Юлларыңда якты маяк булып

Яшисез сез һаман күңелдә.

Укытучым Сездәдер ул сездә

Ай – кояшның якты нуры бар

Шәфкатьлелек, җан җылысы иңгән

Газиз әнкәйләрнең кулы бар.

8 укучы

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның чаткысы

Физкультура һәм ТИН укытучылары ...!

Башлангыч сыйныф укытучылары ...! Сезне котлап яраткан җырыбызны бүләк итәбез.

Җыр.”Әй, авылым”

1аб.

Табигатькә гашыйк кыз ул,

Исеме чәчкә - ...

Уңган, булган, тыйнак кызга

Һәркем карап көнләшә.

Йөзеңдә елмаю,

Йолдыз кебек балкысын.

Теләкләрнең мин телимен

Изгесен иң яхшысын.

2аб. ... яраткан фәннәре биология, география. Химия, география укытучылары .... сыйныф исеменнән ул үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерә.

9 укучы.

Бар белемен һәм дә көчен

Куя белем бирүгә

... апа дәресе

Истә калыр гомергә.

Тигезләмәләр 1-2 ел

Төшкә кереп йөдәтер,

Сез биргән чиксез мәгълүмат

Әле безгә кирәгер.

Җир шарын ничә мәртәбә

Әйләнеп чыктык бергә.

Таулар, диңгезләр кичәбез

... абый дәресендә.

... абый, өлкәннәр дә сезгә,

Мөгаллим дип зурлап эндәшә

Яшьләр сездән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сезгә тиңләшә.

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

(аталган укытучыларга чәчәк, открыткалар бирелә)

Җыр. “Мәктәп еллары”

1аб ... аралашырга ярата, дуслыкны, татулыкны ярата. Кызыклы хәлләрне сөйләп иптәшләренең күңелен күтәрә. Кул эшләренә бик оста, рәсем ясарга ярата.

2аб. Һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр

“Алтын куллы” дисеннәр.

10 укучы

Укытучым,укытучым

Чәчтең белем нурларын

Кеше иткән өчен зур рәхмәт

Әйтә бүген укучыларың

Мөлаем һәм кырыс булып

Өйрәттегез безне хезмәткә

Сез лаексыз зуррак дәрәҗәгә

Иң-иң олы, тирән хөрмәткә!

Хезмәт укытучылары ...!

Сезнең куллар алтыннан да түгел,

Тик шулай да алар соклангыч

Сезнең кулда бар да җиңел кебек,

Сез эшләгәч җиңел кебек эш.

Сезгә җырыбызны бүләк итәбез.

Җыр. “Гомерләр үтә икән ул”

1аб.Тагын бер егетебез. Ул - ...

Аңлатыр ул дәрестә

Бик кыска, иң кирәген

Һәркемгә бирелмәгән шул

Әйтергә иң төгәлен.

Уңышлар юлдаш булсын

Барасы юлларыңда

Бәхетле тормыш ачкычы

Синең үз кулларыңда.

2аб. Ә ... йолдызлар ни фаразлый?

Киләчәктә зур эшләр күрәм, банкир я адвокат булуы да бик мөмкин. Мәктәпнең спонсоры да булып кую ихтимал. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, ... !

11 укучы.

Физика егет кешегә

Һәркөн кирәк, ди апа

Тәҗрибәләр, формулалар

Бигрәк күп, башта калмый.

Сезнең кебек сабыр кеше

Дөньядадыр бик сирәк,

Уңган ... апага

Һәйкәл куярга кирәк!

1 укучы

Хөрмәтле укытучылар...! Сез физика, математика дигән катлаулы да, кызыклы да булган гыйлем дөньясына балаларны үзегез белән алып кереп китәсез.

Дәрескә әзерләнми килгән чаклар булгандыр

Күзегезгә чыкмаса да күңелегез тулгандыр

Рәнҗеткән чаклар булгандыр, үпкәләгән минутлар

Бер дә юкка, уйламыйча күңел калдырган чаклар

Онытылыр әле, бар да онытылыр дидек

Чөнки сезне чын күңелдән ярата идек

Дөньяда тик ике кеше:укытучы, ана

Ялгышларны оныта һәм кичерә ала.

11 укучы:

Рәхмәт сезгә, рәхмәт чын күңелдән

Безне балагыздай күргән өчен,

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен. Сезне бәйрәм белән котлап җыр бүләк итәбез

(чәчәк, открытка бирә)

Җыр .”Кыңгыраулы мәктәп еллары”

1аб. Алфавитның ахырында - ...

Садәлек тә, сәгадәт тә синдә,

Эчкерсезлек бизи үзеңне.

Якты нурын сипкән ай-кояштай

Күрәм синең күркәм йөзеңне.

Дуслар өчен үрнәк булып кал син

Туганнарга үрнәк булып кал.

Сау-сәламәт яшә, бәхетле бул

Миннән сиңа иң изге теләк.

Йомшак күңелле, тыныч холыклы ... нинди апа булды икән? ..., (алып баручыга) апаңа нинди теләкләрең бар?

Теләкләр теләп җыр башкара.

12 укучы

Бүгенге көндә безнең өчен иң нык куанучы һәм кайгыртучы әти-әниләребез! Бүген рәхмәтебезнең иң олысы сезгә. Сез безне тудырып-үстергән, яшәргә көч биргән, кирәк чакта юаткан, файдалы киңәш биргән. Без әти-әниләребезгә гомергә бурычлы.Сезнең улларыгыз, кызларыгыз олы тормыш юлы бусагасында торалар. Сезнең хәер-фатихагызны алып киткәндә генә безнең юлларыбыз уң булыр.

Ашкынабыз ерак юлларга без

Яулар өчен күбрәк җиңү-дан:

Юлда безне бәлалардан саклар

Әни, синең хәер-фатихаң.

2 укучы

Баш очында кайчак кояш сүнә

Атмас кебек була якты таң

Караңгыда безгә юл күрсәтә

Әни, синең хәер-фатихаң.

3 укучы

Киңәшләргә янда дус югында

Бәргәләнгән чакта ялгыз җан,

Иң акыллы бер киңәшче була,

Әни, синең хәер-фатихаң.

4 укучы

Шунсыз җирдә яшәү мөмкин түгел,

Шунсыз булмас иде безгә сан –

Туган көннән алып, гомерлеккә

Кирәк, әни, хәер-фатихаң.

Әниләргә багышлап җыр яңгырый. “Әнием, җаным син”

Аб. Мәктәп ашханәсендә пешкән гуляшларны, боткаларны яратабыз дип язалар укучылар. Безне ишек төбендә үк каршылаучы, исән-сау килдегезме, хәерле көн, дип каршы алучы җыештыручы апаларны яратабыз диләр алар.

5 укучы.

Безгә мәктәптә һәм ашханәдә хезмәт күрсәтүче апалар: ...! Сезнең барыгызга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.Тәмле ашларыгызны, чиста мәктәбебезне без сагынып искә алырбыз. Авыр хезмәтегездә зур уңышлар телибез!.

6 укучы.

Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа, мәктәбем

Инде менә сезгә барыгызга

Сау булыгыз, диеп әйтәмен.

7 укучы.

Моңаймагыз әле, укытучылар,

Сагынып сезгә килербез.

Озын юллар үтеп, онытмыйча,

Сезнең хәлегезне белербез.

8 укучы.

Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау

Соңгы тапкыр дәшә дәрескә.

Укытучым, бүген синең алда

Сынау тотам соңгы дәрестә.

9 укучы.

Ел да шулай, очар кошлар кебек

Озатып кала мәктәп – изге йорт.

Сабый чакны эзләп бер килербез әле,

Онытма син, мәктәп, безне көт.

10 укучы

Соңгы кыңгырау яңгырый бүген

Яңа юл яра гомер агышы

Соңгы кыңгырау - әнкәй догасы

Изге юл тели аның тавышы.

11 укучы

Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар

Туган оясын онытмый кошлар

Соңгы кыңгырау, еракта калып

Еллар узгач та колакта чыңлар.

Моңлы җыр булып колакта чыңлар.

Җыр. “Саубуллашу вальсы”

1.аб.Ә хәзер сүзне әти-әниләргә,укытучыларга бирәбез. (Котлаулар)

Киләчәктән килгән чакыру булып,

Үткәннәрдән килгән моң булып.

Шатлык –сагышлардан тасма үргән

Кыңгыраулар чыңлый моң булып.

2аб.

Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-

Киләчәкнең кайнар сәламе,

Ак хыяллар сынмас канат булсын

Бәхет язсын тормыш каләме.

Чыгарылыш укучыларын “Соңгы кыңгырау” җыры белән озату.