- •Килгән кунаклар тарафыннан котлаулар һәм теләкләр.
- •5Кә 5не кушарга,
- •Алгебрада, алгебрада.
- •30 Ел белем бирә.
- •1 Ук. Агым судай челтерәшеп
- •11Ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыраячак звонок — соңгы звоногыбыз безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
- •“Соңгы кыңгырау”
- •(“Укытучы “керә.( ...... .))
30 Ел белем бирә.
Шушындый яхшы мәктәпләр
Районга күбрәк кирәк.
Борчулар да бар, әлбәттә,
Аларсыз яшәп булмый,
Ләкин без утырткан гөлләр
Һаман да әле сулмый.
Кушымта:
Яңгырый соңгы кыңгырау,
Яңгырый, ул тынмый,
Мәктәпсез яшәп булмый.
Укучы өчен барысы да,
Берни дә жәлләмиләр:
Бирәләр белем һәм ашау,
Акча гына бирмиләр.
Нәрсәгә соң безгә акча,
Шундый белем булганда,
Уку йортларына керсәк,
Артыр белем тагын да.
Кушымта.
Студент булмадык өлегә,
Тик укучы да түгел.
Мәктәбем, мин синнән киткәч
Сагыныр сине күңел.
Олы юлдан без барырбыз-
Күрсөттегез сез аны.
Күк йөзендә балкытырбыз
Без яңа йолдызларны.
1 Ук. Агым судай челтерәшеп
Үтте мәктәп еллары,
Озатып калды безне җәйгә
Көмеш кыңгыраулары.
Сау бул, мәктәп, сентябрьдә
Көтмә зарыгып безне –
Төрлебез төрле җирләрдә
Каршыларбыз бу көзне.
Сабыр итче бераз, вакыт,
Үтми торсын еллар да.
Җыелсыннар унберләр дә
Кыңгырауны тыңларга.
Аның соңгы чыңлавы,
Хушыгыз, мәктәп еллары.
Аерылышуны сизеп
Чыңлый күңел кыллары.
“Школа, школа, я скучаю" (Сливки) (кызлар башкаруында)
Школьный двор и смех подружек,
Самый чистый, самый звонкий,
И бегут по теплым лужам
Босоногие девчонки.
И уже других качают
Наши школьные качели.
Школа, школа, я скучаю,
Как мы быстро повзрослели…
Припев:
А записки с голубками
Все летят ко мне из детства,
Беспокоят мою память,
Никуда от них не деться.
Я своих подружек школьных
Иногда еще встречаю.
Оказалось, это больно…
Школа, школа, я скучаю
Мы учились, мы влюблялись,
И с тобой делили тайны.
Эти 10 лет промчались,
Прозвенел звонок прощальный.
В сентябре откроешь двери
Ты совсем другим ребятам.
Школа, школа, я не верю,
Что прошло все без возврата…
Припев.
И звонок звенит украдкой,
На душе моей истома.
Я за чистую тетрадку
В сентябре усядусь дома.
Напишу, о чем мечталось
Всем, кто был со мною рядом.
Школа, школа, я скучаю
По тебе и по ребятам.
Припев.
11Ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыраячак звонок — соңгы звоногыбыз безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Моңлы көй уйный. 11нче сыйныф егете кыңгырау тоткан 1нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләнә. Бу вакытта шигырь яңгырый:
Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар телеп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Бир кулыңны, дустым,
Ерак юлга чыктык,
Тау артында болыт аллана.
Безнең юллар бара
Ерак офыкларга,
Офыктагы серле таңнарга.
Ямансуда кебек,
Аерылуны белеп,
Урамнарны җырлап бер урау.
Көмеш тавыш тынмый,
Йөрәкләрдә чыңлый,
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау.
(Кыңгырау яңгыраганнан соң)
Яңгырады кыңгыраулар соңгы,
-Мәктәбемнең моңлы яшьлек чыңы.
Артта хәзер, артта инде бары…
Мәктәп еллары арттан елап калды.
Артта калды дөрес калдырулар,
Шактый-шактый шуклык-шаярулар,
Г ашыйк булып яшерен янулар,
Укып кршми оятка калулар…
Артта калды бар да инде болар.
“Саубуллашу вальсы”н җырлап чыгып китәләр…
“Соңгы кыңгырау”
А. баручы. Кадерле укучылар һәм укытучылар, әти-әниләр һәм кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм, Утар-Аты мәктәбендә, 9нчы сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. 9 нчы укучыларын каршы алыгыз.
А. баручы. Шулай итеп барыгыз да әзер. Хәзер без бу бәйрәмгә алып баручыларны чакырабыз һәм бәйрәмне башлап җибәрәбез.
Кыз. Укыдык-укыдык, ә хәзер кара инде: яраткан мәктәбеңне, дусларыңны укытучыларны калдырып чыгып кит инде...
Егет.Ышанып та булмый, 1 нче класска без бу мәктәпкә шундый кечкенә булып килгән идек, бөтенләй надан да түгел, бик башлы да түгел инде, хәзерге кебек белемле дә булмаган идек...
Кыз(бүлеп). Белмим шул, мин һәрвакытта да белемле, матур идем. Шулай да уйланырга сәбәп бар.
(Балалар киеменнән киенеп, уенчыклар тотып, этенә-төртенә 9 кл. укучылары керә һәм сөйләшә башлыйлар).
...... : -Кара нинди зур мәктәп...
...... : -Карыйсы килми, минем әни янына кайтасы килә(елап).
...... : -Яз, укы дип бәйләнә башлыйлар. Минем язасым да, укыйсым да килми.
...... : -Нинди матур апалар, үзләре укытучылар икән.
...... : -Әнә тегендә иң главные - анысы директор.
Егет. Ә сез беренче тапкыр мәктәпкә килгәнегезне хәтерлисезме?
Кыз. Ә хәзер без нинди булдык.
Егет. Иң беренче иртән эшкә килә,
Соңгы булып яба ишекне.
Эчкерсез бер гади елмаюы
Юып ала борчу, уй – шикне.
Кыз. Йөз шатлыкка йөз кат куанадыр,
Йөз хәсрәткә чума, ут йота.
Аннан башка мәктәп яу кырында
Комиссарсыз калган полктай.
( Директорга сүз бирелә).
(Чәчәкләр)
Балалар керә.
Егет. Без дә шундый булдык микән.
Кыз. Әйе, безнең дә беренче укытучыбыз бар иде.
Егет. Ә боларның барысы да беренче кыңгыраудан башланды. Без букетларыбызны күтәреп беренче укытучыны каршы алдык. Шунда безне беренче тапкыр класс дип әйттеләр.
...... : –Беренче тапкыр алар безне үзләренең назлы куллары белән парта артына утырттылар.
...... : -Безгә белем дөньясын ачып, укучы иттеләр.
...... : -Һәрвакытта да безне кайгырттылар.
...... : -Шушы еллар буе без сезнең якты карашыгыз астында үстек.
...... : Беренче укытучым якты кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыта.
Авыр чакта ярдәм кулын суза,
Сабыр сүзе белән юата.
...... : Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,
Ничек кенә табыйм сүзләрен?
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен!
Егет. Рәхмәт сезгә, беренче укытучыларыбыз.
Кыз. Без беркайчан да сезне онытмабыз. Ә хәзер сүзне беренче укытучыларыбызга бирәбез.------------------------------------
Башлангыч кл.ук. чәчәкләр.
(Балалар парта араларына утыралар).
Җыр. ...... башкаруында. “Хуш, балачагым”.
...... : Ә миңа монда ошый. Әгәр дә миңа бу мәктәптә 11 ел буена укырга кирәк була дисәләр, мин әле уйланыр идем. Ярый, килгәч калыйм инде.
...... : -Килеп тә өлгерә алмадык, шунда ук математиканың патша икәнен белдек.
...... : -Берәр дәресне калдырсаң, бернәрсә дә аңламыйча каласың. Аннан соң башлана: косинуслар,синуслар,интеграллар.
(Бер малай линейкалар, калькулятор, счётлар белән килеп керә)
...... : -Нәрсә ул бу әйберләрне өстерәп йөри?
...... : -Ул математиканы бик ярата. Мәсьәләләр, тигезләмәләр чишә. Аерып та алып булмый.
