Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Соңгы кыңгырау 2015.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
30.58 Кб
Скачать

7 Укучы

Волейбол, футбол уйнап

Чаңгыда йөреп кышын

... абый аңлатты

Сәламәтлек кадерен

Физкультура һәркемгә

Якын дус һәм ул кирәк

Шөгыльләнеп һәр көн без

Яшәрбез әле озак!

... абый һәрвакыт

Калыгыз шулай сез яшь,

Яңа җиңүләр яуларга

Балаларга сез кирәк!

(чәчәк, открытка тапшыра)

2а.б. Тагын бер егетебез ....

... булмаганда ди, кызлар,

Күңелсездер дәрестә,

Тәнәфестә көлдерми дә,

Шаяртмый, ди, беркем дә.

1аб. Озак яшә,..., шатлык кичер,

Омтыл максатыңа, кыю бул!

Намус белән яшә ирешү өчен

Уңыш чыганагы шунда ул!

8 Укучы.

.... бездән

Патриотлар ясады,

Мылтык сүтеп җыйдырттырды

Командага атлатты.

Өйрәтте кыен хәлләрне

Авырсынмый чишәргә.

Рәхмәт сезгә, киңәшегез

Ярдәм итәр яшәргә.

7 Укучы

Укытучым! Рәхмәтемнең сезгә

Иге-чиге булмас гомергә

Юлларыңда якты маяк булып

Яшисез сез һаман күңелдә.

Укытучым Сездәдер ул сездә

Ай – кояшның якты нуры бар

Шәфкатьлелек, җан җылысы иңгән

Газиз әнкәйләрнең кулы бар.

8 Укучы

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның чаткысы

Физкультура һәм ТИН укытучылары ...!

Башлангыч сыйныф укытучылары ...! Сезне котлап яраткан җырыбызны бүләк итәбез.

Җыр.”Әй, авылым”

1аб.

Табигатькә гашыйк кыз ул,

Исеме чәчкә - ...

Уңган, булган, тыйнак кызга

Һәркем карап көнләшә.

Йөзеңдә елмаю,

Йолдыз кебек балкысын.

Теләкләрнең мин телимен

Изгесен иң яхшысын.

2аб. ... яраткан фәннәре биология, география. Химия, география укытучылары .... сыйныф исеменнән ул үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерә.

9 Укучы.

Бар белемен һәм дә көчен

Куя белем бирүгә

... апа дәресе

Истә калыр гомергә.

Тигезләмәләр 1-2 ел

Төшкә кереп йөдәтер,

Сез биргән чиксез мәгълүмат

Әле безгә кирәгер.

Җир шарын ничә мәртәбә

Әйләнеп чыктык бергә.

Таулар, диңгезләр кичәбез

... абый дәресендә.

... абый, өлкәннәр дә сезгә,

Мөгаллим дип зурлап эндәшә

Яшьләр сездән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә сезгә тиңләшә.

Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

(аталган укытучыларга чәчәк, открыткалар бирелә)

Җыр. “Мәктәп еллары”

1аб ... аралашырга ярата, дуслыкны, татулыкны ярата. Кызыклы хәлләрне сөйләп иптәшләренең күңелен күтәрә. Кул эшләренә бик оста, рәсем ясарга ярата.

2аб. Һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр

“Алтын куллы” дисеннәр.

10 Укучы

Укытучым,укытучым

Чәчтең белем нурларын

Кеше иткән өчен зур рәхмәт

Әйтә бүген укучыларың

Мөлаем һәм кырыс булып

Өйрәттегез безне хезмәткә

Сез лаексыз зуррак дәрәҗәгә

Иң-иң олы, тирән хөрмәткә!

Хезмәт укытучылары ...!

Сезнең куллар алтыннан да түгел,

Тик шулай да алар соклангыч

Сезнең кулда бар да җиңел кебек,

Сез эшләгәч җиңел кебек эш.

Сезгә җырыбызны бүләк итәбез.

Җыр. “Гомерләр үтә икән ул”

1аб.Тагын бер егетебез. Ул - ...

Аңлатыр ул дәрестә

Бик кыска, иң кирәген

Һәркемгә бирелмәгән шул

Әйтергә иң төгәлен.

Уңышлар юлдаш булсын

Барасы юлларыңда

Бәхетле тормыш ачкычы

Синең үз кулларыңда.

2аб. Ә ... йолдызлар ни фаразлый?

Киләчәктә зур эшләр күрәм, банкир я адвокат булуы да бик мөмкин. Мәктәпнең спонсоры да булып кую ихтимал. Уңышлар юлдаш булсын сиңа, ... !