
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме. 2015 нче ел.
Әзерлек эшләре алдан алып барыла. Укучылар, укытучылар фотога төшерелә, дәресләрдән, бәйрәмнәрдән күренешләр, балаларның кечкенә вакыттагы фотолары компьютерга кертелә, слайдлар ясала. Һәрбер укытучы яки укучы турында сөйләгәндә слайдлар проектор ярдәмендә күрсәтелә.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Кыңгырау рәсеме, күгәрченнәр эленә, шарлар белән бизәлә, плакатлар языла. Балаларның кечкенә вакытта төшкән кызыклы фотолар ярдәмендә газета чыгарыла. Фото астына кызыклы шигырьләр чыгарыла. Шигырьләрне үзебез чыгарабыз, укытучыларга авылыбыз шагыйрәсе Алсу Камалова шигырьләре дә кулланылды.
Алып баручылар сыйныф җитәкчесе һәм түбәнрәк сыйныфта укучы малай булырга мөмкин. Безнең очракта 9 нче сыйныф укучысының энесе. Эшкәртмәдә укучылар һәм укытучыларның исемнәре урынына куп нокталар куелды.
1 аб.
2006 нчы елның 1 нче сентябрендә ак бантиклы, ак алъяпкычлар кигән нәни генә кызлар, кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар 1 нче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көнннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.
2 аб.
Шушы кызлар һәм егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән аларның үзләрен чакырыйк!
(Көй яңгырый, укучылар сәхнәгә менәләр.)
1аб. Менә алар быелгы чыгарылыш укучылары. Бүген аларның бәйрәме. Иң изге, иң матур теләкләр телик без аларга. Иң беренче котлау өчен сүзне мәктәп директоры ... га бирәбез.
(2014-2015 нче уку елы уңышлары белән таныштыра, грамоталар тапшыра.).
1аб. Бүгенге шатлыклы көн белән уртаклашырга район администрациясеннән ... килде. Котлау өчен сүзне ... бирәбез.
1 аб.
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
2аб. Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
1аб. Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч,изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
2 аб. Эх, минем дә алар урынында буласым килә. Алар нинди зурлар, алар нинди бәхетле.
1 аб. Балачактан, мәктәптән аерылуы авыр микән, әйдә үзләренә сүз бирик.
(Сәхнә экранында укучыларның кечкенә вакыттан алып мәктәпкә кадәр төшкән фотолары күрсәтелә бара.)
1 нче укучы
Сеньтябрьнең җылы иртәсе,
Чәчәк бәйләмнәре кулымда-
Бересе бит бүген,бересе!
Белем баскычлары юлымда.
2укучы.
Яңа форма,яңа туфлиләр,
Ап-ак алъяпкычым өстемдә,
Ап-ак тасма минем чәчемдә,
Чәчәкләрем нәни учымда.
3укучы.
Җитәкләдем кысып әнине,
Каушау хисе били күңелне,
Нәрсә көтә белем юлында?
Билгесезлек әле уемда.
4укучы
Салават күпере сыман
Калса да балачагым
Гомерем буена тоям
Озатып барачагын
5укучы
Кайчак тирән уйга талам
Карыймын да кайрылып
Балачагым хыялыннан
Калмадыммы аерылып.
6укучы
Әй татлы да, канатлы да
Балачак хыяллары.
Балачакның хыяллары
Канатлар куяр әле.
Җыр. “Ком сәгате”.
7укучы. 8 нче сыйныф укучылары! Сезгә теләкләрнең иң изгеләрен юллыйбыз. Сыйныф җитәкчегез ... белән белемнәрнең үрләренә менегез, тырышып укыгыз, тәртипле булыгыз. Сизелми дә үтеп китәр, сез дә безнең кебек мәктәпкә, укытучыларга хушлашу сүзләре җиткерерсез. Ә бу китапларны бергәләп укыгыз, сыйныф сәгатьләрендә файдаланыгыз. (китап бирелә)
1аб. Балачакның иң гүзәл мизгеле булып 1 нче сыйныфка аяк баскан көннәре хәтергә килә. 1 нче сыйныфка кабул итеп алган ... бирегә чакырыйк әле. (1 нче сыйныф укытучысы менә, экранда беренче укытучы белән төшкән фотолар күренә.)
8 укучы. (каршысына килеп)
Кулыбыздан безне сез җитәкләп
Керткәнсез ич белем иленә
Берни аңламаган сабыйларга
Мәктәп диңгез булып күренгән.
Мәктәп диңгез, сыйныф ак корабль,
Ә сез капитаны булгансыз.
Зур диңгезләр кичеп, илләр гизеп,
Йөри-йөри кайчак арганбыз.
Ял иттереп безне өйрәткәнсез
Хәрефләрне танып укырга.
Киңәш биреп, тату-дус һәм әйбәт,
Шәфкатьле һәм тыйнак булырга.
Әниләрдәй сез бит гел ягымлы,
Йөзегездә балкый елмаю
Без сабыйлар, үсеп җиттек апа,
Сизелмәде еллар, зурайдык.
Рәхмәт әйтеп бүген баш иябез,
Сезнең алда ... апабыз,
Авыр һәм мактаулы эшегездә
Зур уңышлар теләп калабыз.
(Чәчәк, открытка һәм бүләк бирелә.)
1 сыйныф җитәкчесе истәлекләр белән уртаклаша. Җыр башкара.
1аб.
Әйе, эш коралыбыз гади – акбур гына,
Бик катлаулы, ләкин тирәлек:
Унике бала – димәк, унике пар күз
Җавап көтә бездән төбәлеп.
2аб. 10 укучыда 10 төрле холык. Бүгенге чыгарылыш укучылары алар ниндиләр икән?
1аб. Бик рәхәтләнеп алар белән таныштырам.
...(укучының исем фамилиясе)
Ышанып була серне,
Әрсез, чая, туры сүзле
Һәр фәнне тырышып өйрәнеп
Шатландырды ул безне.
..., сиңа изге теләк –
Зур сәләтең, эш сөюең,
Гадилегең сүнмәсен
Изгелегең, игелегең
Гомергә сүрелмәсен.
(Шул укучы алга чыгып басып дәвам итә):
1 Укучы:
5 нче сыйныфка килгәч безне ... кабул итеп алды.
... апабыз сезне
Яратып кабул иттек.
Сезнең дәресләрегезне
Барыбыз да үз иттек.
Ярдәм итеп һәрчак яхшы
Киңәшләрне бирдегез.
Барыбызны да яратып
Гел сез тигез күрдегез.
Шәфкатьле сез, безнең апа
Армас-талмас күңелегез,
Дәресләрдә ачык итеп
Сез аңлата белдегез.
Рәхмәт сезгә ничә еллар
Әни кебек булдыгыз
Берәребез авырганда
Хәлләр белеп тордыгыз.
Безгә һәрчак көч-дәрт өстәр,
Биргән киңәшләрегез.
Кабул булыр, апа, сезнең
Әйткән теләкләрегез.
Күңелдәге рәхмәтләрне
Шигырь итеп язабыз,
Сезгә, апа, нык исәнлек
Бәхет теләп калабыз.
(чәчәк, открытка бирелә)
1 укучы: Ә хәзер башкара торган җырыбызны ике сыйныф җитәкчеләребезгә багышлыйбыз, аларга рәхмәт сүзләребез булып яңгырасын.
Җыр “Уйлама әле картаям дип”
1аб. Икенче укучым белән таныштырам. Ул – ...
Татар теле дәресенә
Гашыйк кыз ул ...,
Иншаларда минем хыял,
Серләрем дә чишелә.
Бәйрәмнәрнең, үзәгендә
Тимәсен дим, күз генә
... кебек дусларны
Табып булмый тиз генә.
2 аб. 11 ел уку дәверендә күп кенә иншалар язарга туры килде, ди ... Күрше авылга хатлар язу истә калды, истә калдыра алмаган шигырем – “Алсу” шигыре булды, ди ул. (Дәресләрдән кызыклы истәлекләр китерергә мөмкин)
2 Укучы.
... (директорның исем, фамилиясен атый) оста җитәкче, мәктәбебезнең уңышлары аның турыдан-туры хезмәт җимеше. Ул укучылар белән дә, укытучылар белән дә яхшы мөгамәләдә. Шушы кечкенә генә бүләгебезне яраткан мәктәбебезгә рәхмәтебез буларак кабул итегез. (Бүләк бирә.)
Дус һәм иптәш булдыгыз, сез,
Безне аңлый белдегез, сез,
Шатлык-көенечләрне дә
Уртаклашып килдегез сез,
Кирәк чакта олыларча,
Кирәк чакта балаларча
Бер –беребезне аңлаштык
Рәхмәт Сезгә, ... апа!
Еллар үтеп, чәчкә чал керсә дә
Сездән киңәш сорап килербез
Сез бит әле безгә һаман апа
Якын киңәшчебез диярбез.
Асыл хезмәтегез җимешләре
Җылытсын гел сезнең йөрәкне.
Кабул итче, укытучы апам
Чын йөрәктән чыккан теләкне.
Хөрмәтле татар теле укытучылары ...! Сез армый-талмый балаларга үз телебезнең матурлыгына, байлыгына мәхәббәт уятасыз.
Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрне?
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.
(чәчәк, открытка бирә)
Татар теле укытучыларына бүләк итеп җыр яңгырый..
“Иң гүзәл кеше икәнсез”
2аб.
... турында сыйныфташ кызлары тыныч, сабыр холыклы, ярдәмчел, аз сүзле дип язалар. Аның яраткан фәннәре – рус теле, тарих, инглиз теле, ә математикадан функцияләрнең формулалары һич истә калмый, дип искә төшерә ул.
1 аб Укучым ... !
Гөлләр елмаюы һичбер вакыт
Югалмасын синең йөзеңнән
Тормыш дәрте, яшәүгә ихтирам
Балкып торсын һәрчак күзеңнән.
2аб. Алдагы укучыларның берсе - ... Иң яраткан фәннәремнең берсе рус теле, ди ... Бүлмәләр арасыннан да иң яратканы рус теле кабинеты. ...нең теләкләре изге: әти-әнисенең өметләрен аклап, йөзләренә кызыллык китермичә яшәү.
1аб.
Барыр юлың ап-ак иркен булсын
Киләчәгең якты кояштай
Иң изге теләкләремне юллыйм
Кабул итә күрсен бер Ходай!
Бу ике укучы рус теле укытучыларына багышлап шигырь сөйлиләр.