
- •Кереш сүз
- •Интерактив уеннар ясаганда тәрбиячегә киңәшләр.
- •Сад (Задание № 4 к теме № 14).
- •Слушай, найди, отметь (Задание №5 к теме №17).
- •Что лишнее. (Задание №19 к теме №57).
- •Өйрәнгән материалны кабатлауда интерактив уеннар эшкәртмәсе
- •2.Киемнәр лексикасына караган сүзләр исәбенә сүз баулыгын арттыру.
- •Рабочая тетрадь для 6-7 лет вежливые слова. (Задание №1 к теме №2).
- •Сказка «репка». (Задание №2 к теме №4).
- •Это кто? (Задание №3 к теме №5).
- •Магазин игрушек. (Задание №4 к теме №7).
- •Кто что делает? (Задание №5 к теме №10).
- •Разговор по телефону. (Задание №6 к теме №17).
- •Раскрась картинки. (Задание №7 к теме №19).
- •Шары ко дню рождения. (Задание №14 к теме №37).
- •День рождения. (Задание №15 к теме №40).
- •Волшебная школа. (Задание №16 к теме №43).
- •Я рисую. (Задание №17 к теме №44).
- •Выполни задание. (Задание №18 к теме №46).
- •Что в портфеле. (Задание №19 к теме №50).
- •Помоги маме. (Задание №20 к теме №58).
- •Өйрәнгән материалны кабатлауда интерактив уеннар эшкәртмәсе
- •Кәрзиннәргә җый”
- •Күзгә гимнастика
- •Зарядка для глаз при работе с компьютером
- •Зарядка для глаз при работе с компьютером
- •Веселая зарядка для глаз
- •Кулланылган әдәбият
Помоги маме. (Задание №20 к теме №58).
1. Назови продукты, необходимые для компота и салата.
2. Попроси наклейки продуктов для компота и салата.
Речевой образец: – Алма (...) бир әле.
– Нинди алма (...)?
– Кызыл (... ) алма (...)
– Мә кызыл алма (...)
– Рәхмәт.
Өйрәнгән материалны кабатлауда интерактив уеннар эшкәртмәсе
“ПОРТФЕЛЬНЕ ТУТЫР”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен.
Максат:
1.Балаларны уку әсбаплары белән таныштыруны дәвам итү.
2.Мәктәптә уку теләге булдыру.
3.Уку әспапларына сакчыл караш тәрбияләү.
Уен барышы :
Балалар уку әспапларының исемнәрен әйтеп портфельгә салалар.
Бу дәфтәр. Бу китап.
“КИБЕТ КИШТӘСЕНӘ УРНАШТЫР”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен.
Максат:
1 Ашамлык исемнәрен иҗекләргә бүлеп, ничә иҗектән торуын әйтергә өйрәтү.
2.Сөйләмнәрен, логик фикерләүләрен, игътибарлылыкларын үстерү.
3.Татар телендә сөйләшү теләге тәрбияләү.
Уен барышы: Ашамлык исеме ничә иҗектән тора шул иҗек саны буенча киштәләргә урнаштырырга. Мәсәлән ,сөт бер иҗектән тора. Шуңа күрә ул беренче киштәгә урнаша.
“БУ НИНДИ ХАЙВАН?”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен.
Максат:
1.Балаларны хайваннар турында табышмаклар чишәргә өйрәтү
2.Табышмакта әйтелгән сыйфатларны аңларга өйрәтү.
3.Табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү,акыл сәләтен үстерү.
4.Бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.
“ТАБЫШМАКЛАРГА ҖАВАП ТАП” Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен.
Максат:
1. Балаларны табышмаклар чишәргә өйрәтү.
2.Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләүләрен үстерү.
3.Балаларда табышмаклар белән кызыксыну хисе тәрбияләү.
“БУ НИНДИ ТӨС?”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен
Максат:
1.Өйрәнгән сүзләрне ныгыту ,сөйләмдә куллану.
2.Хәтерне үстерү.
3.Уеннар аша татар телен өйрәнүгә теләкне үстерү.
Уен барышы:
Төсләрне әйтеп урнаштыралар.
-Бу нинди төс?
-Кызыл.
-Бу нинди төс?
-Зәңгәр.
«БУ НИНДИ КОШ?” Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен.
Максат:
1. Йорт кошлары турында белемнәрен тирәнәйтү.
2. Балаларның хәтерен үстерү, игътибарлыкларын арттыру.
3. Къ, к авазларының нечкә һәм калын әйтелешенә ирешү.
Уен барышы:
-Бу үрдәк.?
-Әйе , бу үрдәк
-Бу әтәч ?
-Юк, тавык.
-Вык-вык- тавык.
“НӘРСӘ АРТЫК”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен.
Максат:
1. Предметларны төркемләү күнекмәләрен ныгыту.
2.Тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү.
3.Гомумиләштерүче сүзләрне куллану күнекмәләрен ныгыту, логик фикерләүләрен үстерү.
4.Балаларда бер-берсен тыңлый белү сыйфатын тәрбияләү.
Уен барышы: Балаларга дүрт рәсем күрсәтелә. Шуның кайсы артык икәнен аерып алырга,тулы җөмлә белән аңлатып бирергә. Мәсәлән: бу төркемдә лимон артык, чөнки ул-җиләк-җимеш, ә калганнары яшелчәләр.
“ЯШЕЛЧӘЛӘРНЕ ҺӘМ ҖИМЕШЛӘРНЕ
Кәрзиннәргә җый”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен.
Максат:1. Яшелчәләр турында белемнәрен системалаштыру, алган белемнәрен уен барышында киңрәк файдалану.
Уен барышы:
Балалар яшелчә- җимешләрнең исемнәрен әйтеп кәрзингә җыялар.
Бу суган.Ул яшелчә.
Бу банан .Ул җиләк –җимеш.
“ЯҢА ӨЙГӘ КҮЧӘБЕЗ”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен.
Максат: 1.Өй җиһазларына караган сүзләрне истә калдыру.
2. Уеннар аша балаларның татарча сөйләшү күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.
Уен барышы :
Яңа өйгә җиһазларны урнаштырабыз.
Җиһаз исемнәрен әйтәбез.
Бу карават зур ,яшел. Бу урындык кечкенә,сары.
“КУРЧАКЛАРНЫ УТЫРТ”
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен уен.
Максат: 1. Өй җиһазларына караган сүзләр исәбенә сөйләм телен баету.
2.Уйлау , иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
Уен барышы: Балаларга бирем әйтелә. Курчакларның зурлыгына карап өй җиһазлары сайлау, утырту. Бу зур курчак .Зур курчак диванда утыра.