
- •Кереш сүз
- •Интерактив уеннар ясаганда тәрбиячегә киңәшләр.
- •Сад (Задание № 4 к теме № 14).
- •Слушай, найди, отметь (Задание №5 к теме №17).
- •Что лишнее. (Задание №19 к теме №57).
- •Өйрәнгән материалны кабатлауда интерактив уеннар эшкәртмәсе
- •2.Киемнәр лексикасына караган сүзләр исәбенә сүз баулыгын арттыру.
- •Рабочая тетрадь для 6-7 лет вежливые слова. (Задание №1 к теме №2).
- •Сказка «репка». (Задание №2 к теме №4).
- •Это кто? (Задание №3 к теме №5).
- •Магазин игрушек. (Задание №4 к теме №7).
- •Кто что делает? (Задание №5 к теме №10).
- •Разговор по телефону. (Задание №6 к теме №17).
- •Раскрась картинки. (Задание №7 к теме №19).
- •Шары ко дню рождения. (Задание №14 к теме №37).
- •День рождения. (Задание №15 к теме №40).
- •Волшебная школа. (Задание №16 к теме №43).
- •Я рисую. (Задание №17 к теме №44).
- •Выполни задание. (Задание №18 к теме №46).
- •Что в портфеле. (Задание №19 к теме №50).
- •Помоги маме. (Задание №20 к теме №58).
- •Өйрәнгән материалны кабатлауда интерактив уеннар эшкәртмәсе
- •Кәрзиннәргә җый”
- •Күзгә гимнастика
- •Зарядка для глаз при работе с компьютером
- •Зарядка для глаз при работе с компьютером
- •Веселая зарядка для глаз
- •Кулланылган әдәбият
Что лишнее. (Задание №19 к теме №57).
(Проверка: что лишнее, щелкните)
1.Назови предметы,которые находятся на каждой полке магазина. Ответь: «Нәрсә бар?» Например:«Туп бар».
Речевой образец: «Туп бар». «Курчак бар». «Кәбестә бар». «Куян бар». «Машина бар».
2. В каждой полке найди лишний предмет и обведи.
Өйрәнгән материалны кабатлауда интерактив уеннар эшкәртмәсе
“ ЯШЕЛЧӘЛӘР ҺӘМ ҖИЛӘК – ҖИМЕШЛӘР”
Зурлар төркеме өчен уен
Максат:
1.Уеннар һәм әйләнә- тирә белән танышу барышында балаларның татарча сөйләшү күнекмәләрен,бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.
Уен барышы:
Балалар яшелчә- җимешләрнең исемнәрен әйтәләр һәм кәрзингә тутыралар.
-Бу кәбестә.Кәбестә зур, тәмле.
-Бу лимон. Лимон сары.
“АШАМЛЫКЛАР”
Зурлар төркеме өчен уен
Максат:
1.Балаларны ашамлыклар төшенчәсе турында белемнәрен ныгыту.
2.Сөйләм кунекмәләре формалаштыру.
3.Гади сорауларны аңлап жавап бирү, мөрәжәгать итә белү өстендә эш.
Уен барышы:
Балалар хайваннарга яраткан ризыкларын бирәләр.
-Куян нәрсә ашый?
-Куян кишер ашый.Кишер тәмле.
“ЯШЕЛЧӘЛӘРНЕ КӘРЗИНГӘ ҖЫЙ”
Зурлар төркеме өчен уен.
МАКСАТ:
1.Балаларның безнең җирлектә үсүче яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.
2. Логик фикерләү сәләтен үстерү.
Уен барышы:Яшелчәләрнең исемнәрен әйтеп кәрзингә салу.
Бу кәбестә.Бу яшелчә.
Бу лимон. Бу җиләк –җимеш.
“КЕМ НӘРСӘ ЯРАТА?”
Зурлар төркеме өчен уен.
Максат:
1.Балаларның ашамлыклар турында белемнәрен системалаштыру.
2.Диалогик сөйләмне үстерү.
3.Балаларда ашамлыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Уен барышы:
-Бабай нәрсә ярата?
-Бабай ипи ярата.
-Әни нәрсә ярата?
-Әни чәй ярата.
“ КИЕМНӘР”
Зурлар төркеме өчен уен.
Максат:
1.Балаларда киемнәр лексикасына кергән сүзләрне камилләштерү.
2.Мода турында күзаллауларын киңәйтү.
3.Гади сорауларны аңлап жавап биру, мөрәжәгать итә белү .
4 .Чисталыкка өндәү өстендә эш алып бару.
Уен барышы :
Балалар киемнәрнең исемнәрен
әйтеп , малай белән кызны киендерәләр.
-Малай, чалбар ки.
-Кыз, күлмәк ки
“КУРЧАКЛАРНЫ ЧИШЕНДЕР ҺӘМ ЙОКЛАТ”
Зурлар төркеме өчен уен.
Максат:1.Киемнәр исемнәрен хәтердә ныгыту.
Уен барышы:
Курчакларны чишендереп йокларга яткырабыз.
-Кыз, күлмәкне сал.
-Малай ,чалбарны сал .
“МОДА КҮРСӘТӘБЕЗ”
Зурлар төркеме өчен уен.
Максат:
1.Балаларның игътибарлыкларын арттыру.
2.Киемнәр лексикасына караган сүзләр исәбенә сүз баулыгын арттыру.
Уен барышы: Балалар курчакка кием сайлыйлар. Бу күлмәк.Күлмәк сары.
Балалар киемнәрне атап курчакларны
киендерәләр.
“ЧЫРШЫНЫ БИЗӘ” Зурлар төркеме өчен уен.
Максат:
1.Балаларның төсләр турында алган белемнәрен ныгыту.
2.Иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
3.Бәйрәм алды кәефе булдыру.
Уен барышы:
Балалар төсләрнең исемнәрен әйтеп чыршыны бизиләр.
“КИЕМНӘР КИБЕТЕ”
Зурлар төркеме өчен уен.
Максат:
1.Өс һәм аяк киемнәренең исемнәрен истә калдыру.
2.Диалогик сөйләмне үстерү.
Уен барышы:Балалар киемнәрнең исемнәрен әйтеп,сатып
алалар.
-Бир ,күлмәк.
-Мә ,күлмәк.
-Рәхмәт.Сау булыгыз.
“САВЫТ- САБА КИБЕТЕ”
Зурлар төркеме өчен уен.
Максат:
1.Савыт- саба лексикасына кергән сүзләрне ныгыту.
2.Исем+ фигыль конструкциясен формалаштыруны дәвам итү.
Уен барышы:Балалар савыт -саба исемнәрен әйтеп кибетчедән сатып алалар.
-Бир , сары тәлинкә.
-Мә, сары тәлинкә.
-Рәхмәт,сау булыгыз.
“ҖИҺАЗЛАР КИБЕТЕ”
Зурлар төркеме өчен уен.
Максат:
1. Өйрәнгән сүзләрне кулланып җөмләләр төзүгә ирешү.
2.Диалогик сөйләмне үстерү
3.Өй җиһазларына карата игътибарлылык, сак караш тәрбияләү
Уен барышы: әни кибеттән өй җиһазлары сатып ала.
-Бир , зур өстәл.
-Мә ,зур өстәл.
-Рәхмәт ,сау булыгыз.
“АЮЛАРНЫ БУЛЫШ”
Зурлар төркеме өчен уен.
Максат:
1. Өйрәнелгән сүзләрне кулланып, җөмләләр төзи белүгә ирешү.
2.Хәтер сәләтен үстерү.
Уен барышы:
Балалар аюларга карават сайлыйлар. Бу зур аю.Зур аю,зур караватта йоклый.