Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шамов укулары нигезләмә 2015.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
110.59 Кб
Скачать

I этап.

2015 нче елның 25 нче гыйнварында Нигезнамә edu.tatar.ru электрон адреслары буенча республикага игълан ителә.

2015 нче елның 1нче февраленнән 1 нче мартына кадәр оештыру комитеты Шамов укуларында катнашу өчен гаризалар һәм эшләр кабул итә;

2015 нче елның 1 нче мартыннан 13 нче мартына кадәр кабул ителгән эшләр махсус комиссия тарафыннан анализлана, кабул ителгән критерийлар нигезендә бәяләнә. Нәтиҗәләр гомумиләштерелә. Җиңүче, призер һәм номинантлар исемлеге раслана.

II этап.

2015 нче елның 16 нчы мартында Җиңүче, призер һәм номинантларга 20 нче мартта чыгыш ясау һәм бүләкләнү өчен электрон чакрып электрон әрҗәләренә чакыру хаты җибәрелә.

2015 нче елның 20 нчы мартында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясендә (Яшел Үзән шәһәре, Гоголь ур., 60 нчы йорт, белемәләр өчен телефон (884371) 5-33-08) уздырыла.

10.3. Гариза, эш tavlino@mail.ru адресына - электрон тартмага җибәрелә. Хәбәрләшү өчен телефон – 89600439337.

10.4. Эксперт төркемнәр Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәреннән һәм Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназия педагогларыннан төзелә.

11. Бәяләү критерийлары:

11.1. Бәяләү критерийлары Эксперт төркем утырышында кабул ителә.

1.Укучыларның фәнни-тикшеренү эшен бәяләү критерийлары:

Т-с

КРИТЕРИЙЛАР

БӘЯ

ИСКӘРМӘ

1.

 

Эчтәлеге

уникаль чыганаклар файдаланылган (2-3 балл)

мәктәп курсы материалы һәм махсус басмалардан мәгълүмат кулланылган (1-1.9 балл)

мәктәп курсы материалы (0-0.9 балл)

2.

 

Цитаталар алынган әдәбиятның тулылыгы, галимнәр фикеренә таяну (0- 3 балл)

3

Хезмәттә ясалган нәтиҗәләрнең яңалыгы

яңа фактлар (күрсәткечләр) ачылган (2-3 балл)

инде мәгълүм факт кабат исбатланган (1-1.9 балл)

нәтиҗәләр тиешле дәрәҗәдә гомумиләштерелмәгән (0-0.9 балл)

4

Хезмәтнең теоретик әһәмияте

тикшеренү нәтиҗәләре бик үзенчәлекле , “Мирас” журналына тәкъдим ителүгә лаек (2-3 балл)

тикшеренү нәтиҗәләре республикакүләм фәнни конференциядә тәгъдир ителергә лаек (1-1.9 балл)

тикшеренү игътибарга лаек (0-0.9 балл)

6

Хезмәтнең гамәли әһәмияте -хезмәт дәресләрдә өстәмә материал буларак файдаланыла ала

хезмәт республикакүләм кулланышка керергә лаек (0 -3 балл)

7.

 

Хезмәтнең структурасы камиллеге

.

Реферат структурасы камил (2-3 балл)

бер-ике бүлегендә бераз кимчелек күзәтелә (1-1.9 балл)

структурага әһәмият бирү зарурлыгы бар (0- 0.9 балл)

8.

Авторның фәнни төшенчәләр белән эш итү дәрәҗәсе ( 0 -3 балл)

9.

 

Хезмәтнең бирелеше

фикер бирелеше сыйфатын күтәрә торган традицион булмаган чаралар уңышлы кулланылган (2-3 балл)

пөхтә, фикер бирелеше эзлекле, грамоталы, төгәл (1-1.9 балл)

пөхтә, әмма зәвыклылык җитешми (0- 1балл)

 

Гомуми күрсәткеч: 27 балл

27 балл - I дәрәҗә диплом;

23-26 балл - II дәрәҗә диплом;

18 -20 балл - III дәрәҗә диплом.

12. Йомгаклау.

12.1. 1,2 нче секциядә катнашучыларга Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты Катнашучы таныклыгы һәм җиңүче дипломы тапшырыла, 3 нче секциядә катнашучыларга Язучылар берлеге институты Катнашучы таныклыгы һәм җиңүче дипломы тапшырыла

Искәрмә: һәр дәрәҗәдәге димлом берничәшәр дә була ала.

11.3. «Шамов укулары» республикакүләм фәнни укулар кысасында алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләреннән чыгып резолюция кабул ителә.

Алдагы елга бурычларны конкретлаштырып Нигезнамәгә өстәмәләр кертелә.

«Шамов укулары» республикакүләм фәнни укулар нигезнамәсенә

1 нче кушымта

«Шамов укулары» республикакүләм фәнни укуларның оештыру комитетына гариза

Мин - _____________________________________________________________________________

___________________________________________________________________________________