
Афзал Шамов исемендәге республикакүләм укулар – «Шамов укулары» турында нигезнамә.
Гомуми нигезләмә (вазгыять).
Әлеге нигезнамә укуларның фәнни җитәкчесен, статусын, исемен, үткәрүнең максатын, бурычларын билгели; укуларны оештыру, үткәрү, йомгаклау, җиңүчеләрне бүләкләү тәртибен рәсмиләштерә.
2. Укуларның фәнни эчтәлеген билгеләүдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Язучылар берлеге консультантлык итә .
3. Укуларның статусы: республикакүләм. Ул Татарстан Республикасындагы гомуми белем оешмалары укучыларын һәм укытучыларын; махсус һөнәри белем бирүче белем оешмалары студентларын һәм укытучыларын рухи һәм мәдәни милли кыйммәтләрне саклау, үстерү; милли һәм мәдәнятара мәсьәләләрне хәл итүдәге традицияләрне һәръяклы танып белү буенча фәнни-гамәли эшчәнлектә берләштерә.
4. Исеме: Афзал Шамов исемендәге республикакүләм укулар – «Шамов укулары» ( Алга таба «Шамов укулары» – Шамовские чтения»).
Беренчедән, Афзал Шамов – гаилә кору һәм башка рухи-әхлакый мәсьәләләрне, тарихи вакыйгалар фәлсәфәсен яктырткан мәшһүр язучы; гомерен төрки халыкларын укырга-язарга өйрәтүгә багышлаган затлы педагог; татар халык иҗатын һәм язма әдәби мирасын өйрәнү-барлау юнәлешендә әһәмиятле гыйльми эшләр алып барган мәгърифәтче; татар халкы арасында рус әдәбияты мирасының матур үрнәкләре белән таныштыручы тәрҗемәче әдип – мәдәниятара белгеч.
Әлеге укуларның аның исеме белән аталу рухи һәм мәдәни милли кыйммәтләрне саклау, үстерү; милли һәм мәдәнятара мәсьәләләрне хәл итүдәге традицияләрне һәръяклы танып белүдә республиканың интеллектуаль потенциалын берләштерә.
Икенчедән, Афзал Шамов (Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов) 1901 нче елның 4нче мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль берәмлеге ) ТатарТанае авылында туган шәхес. Аның мирасын тирән өйрәнү һәм республикакүләм пропагандалау – Яшел Үзән районы мәгариф системасы бурычы.
5. Шамов укуларының максаты hәм бурычлары:
5.1. Максаты:
Укучылар, студентлар һәм укытучыларда рухи кыйммәтләрне , милли мәдәниятне гореф гадәтләрне танып белү, телне саклау һәм үстерү ихтыяҗы, җаваплылык уяту.
5.2. Бурычлары:
- А. Шамов мирасын өйрәнү һәм пропагандалау;
- яшь татар әдипләре (язучылары һәм шагыйрьләре) иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау;
- яшь татар әдипләренең түбәндә тәкъдим ителгән әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итүне оештыру һәм пропагандалау;
- социаль партнерлык кысаларында укучыларның һәм студентларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген татар телендә оештыруга республиканың интеллектуаль потенциалын җәлеп итү;
- гореф гадәт һәм туган тел, әдәби мирас кебек рухи һәм мәдәни милли кыйммәтләрне саклау, үстерү;
- милли һәм мәдәнятара мәсьәләләрне хәл итүдәге традицияләрне һәръяклы танып белүне оештыру;
- укучыларның һәм студентларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген татар телендә оештыру Татарстан Республикасы мәгарифе һәм мәдәнияте үсешен тәэмин итәрдәй талантлы яшьләрне барлау һәм иҗади үсеш өчен шартлар тудыру;
- укучыларның һәм укытучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген татар телендә оештыруда уңыш казанган укытучыларны барлау, алдынгы тәҗрибәне тарату.
6. Шамов укуларын оештыручылар:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты;
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты;
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты;
Казан федераль универститының филология һәм сәнгать институты;
Татарстан Язучылар берлеге;
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты;
Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе 5нче гимназия.
7. Шамов укуларында катнашучылар:
Татарстан Республикасындагы гомуми белем оешмаларының II –XI сыйныф укучылары һәм укытучылары;
Татарстан Республикасындагы махсус һөнәри белем бирүче белем оешмалары студентлары һәм укытучылары.
8. Үткәрү урыны - Яшел Үзән шәһәре, Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының 5 нче гимназиясе (Яшел Үзән шәһәре, Гоголь ур., 60 нчы йорт, белешмәләр өчен телефон (884371) 5-33-08.
9. Укуларны үткәрү вакыты - 2015 елның 20 нче марты.
10. Шамов укуларын үткәрү тәртибе.
10.1. Эшчәнлек түбәндәге 3секциядә оештырыла:
1. А. Шамов мирасы (8-11 нче сыйныф укучылары, студентлар рефераты бәйгесе ).
2. Яшь татар әдипләре (язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты(2-5 укучылары, студентлар проекты бәйгесе).
3. Яшь тәрҗемәче (6-11 сыйныф укучылары, студентлар бәйгесе).
10.2. Шамов укулары ике этапта үткәрелә.