- •Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы республика фәнни – гамәли конференциясе
- •Кереш Кәзкәй авылының борынгыдан килгән тарихы.
- •Авылда коллективлашу чоры.
- •Бөек Ватан сугышы чоры.
- •Халык хуҗалыгын торгызу чоры.
- •Колхозларны эреләндерү чоры.
- •Кәзкәй авыл советы хезмәткәрләре
- •2010 Елдан – Хөрмәев Мәхтүм авыл советы рәисләре булып тордылар.
- •Почта бүлекчәсе.
- •Магазиннар.
- •Авылның мәдәнияте.
- •Авылда дини тормыш.
- •Авылның борынгыдан килгән җирле атамалары.
- •Йомгаклау
- •Кулланылган әдәбият:
Авылда коллективлашу чоры.
Кәзкәйдә 1925 еллар тирәсендә партия ячейкасы оеша. Аның секретаре булып Нәҗмиев Әхли сайлана. Партия оешмасына Ахметзянов Казихан, Фахруллин Нәбиулла, Хәйретдинов Фазлый, Бәдриева Гаффә член булып торганнар. 1927-1928 елларда авыл советы председателе булып Сафиуллин Гобәй эшли. 1928 елдан авыл советы председателе Ахмадишин Корбангали, секретаре Сафиуллин Гобәй сайлана. 1926 елда авылда үзара ярдәм кассасы оеша. Аны авылда заем помощь дип йөртәләр. Аның председателе итеп башта Габдрахманов Хайберахман, соңыннан Ялалов Шәмсел сайлана. Бу ярдәм кассасы үз членнарыннан взнос җыеп, шул акчага нәсел тәкәсе, нәсел үгезе, ашлык җилгәргеч машина, сипаратор, ашлык сугу машинасы ала. Ярдәм кассасында член булып торучылар ашлык, бәрәңгене дә бергә утырталар. Ярдәм кассасында член булып торучыларның гаиләсенә нәрсәдер җитмәсә, шул фондтан бүлеп биргәннәр.
1928 елда авылда ширкәт оеша. Аның председателе итеп Ялалов Борхан, секретаре итеп Хәйретдинов Фазлыйлар сайлана. Ширкәткә барысы авылдан 18 кеше керә. Ширкәтнең тире иске мәктәп артыннан зиаратка һәм “ Хәйретдин куагы” дигән җиргә кадәр була. Ширкәт членнары җирләрен бергә эшкәрткәннәр. Аларның урак машинасы, чәчү машинасы, җилгәргеч машиналары була. Ләкин ашлык сала торган гомуми амбарлары булмый. Ширкәткә кергән кешеләрне динсезләр, алладан бизгән кешеләр дип әрләп йөриләр. Ширкәткә керүчеләргә авыл хуҗалыгы налогы буенча льготалар бирелгән.
Кәзкәй авылында колхозлашу чоры 1930 елда башлана. Район үзәге ул вакытта Минзәләдә була. Авылда колхоз оештыру өчен райком үз вәкиле итеп землямир Ахметянов дигән кешене җибәрә. Авыл советы председателе Нәҗмиев Әхли, район вәкиле 1930 елның март аенда авыл хезмәт ияләренең җыелышын җыялар. Җыелышта күмәк хуҗалык оештыру, аның әһәмияте турында аңлатыла. Шул ук җыелышта крестьяннарны колхозга член итеп алу мәсәләсе куела. Икенче көн тәртибе буенча гариза да яздырып тормыйча, кул күтәртеп кенә колхозга кабул итәләр. Колхозга кабул итү вакытында бернинди каршылык булмый, җыелышта булганнар барысы да колхозга керә. Авылда алты хуҗалык : Хафизов Харис, Валиев Тимерхан, Шарипов Мирза, Харрасов Госман, Госманов Мирзасалих, Дәүләтшин Солтаннар раскулачивать ителә. Бу кешеләр сөргенгә җибәрелә. Колхоз председателе итеп Сәетов Исмәгыйльне, счетовод итеп Нәбиев Нәкыйне куялар. Шул ук елның апрель аенда Сталинның газетада басылган “ Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе басылып чыга. Шуны укыган кешеләр аңламыйча колхоздан чыга башлыйлар. Бары 29 хуҗалык кына чыкмый кала. Шул елның көзендә тагын 41 хуҗалык кире колхозга керә. Ел ахырына ,шулай итеп, 70 хуҗалык була. Колхозлашкач та бригадир итеп Ахметянов Казиханны сайлап куялар. Колхоздагы кешеләр атларын, эш коралларын, ашлыкларын берләштерәләр. Икмәк һәм семеналарны салу өчен бер олы амбар салына. Ул амбар Салахов Фәлахлар ишек алдында була. Колхоз үзенең гомуми терлек абзарларын булдыра башлый. Колхоз сөргенгә җибәрелгән кулакларның йортларын бер урынга кире салдыра. Бу йортның берсе колхоз канцеляриясе, икенчесе конниклар йорты итеп файдаланылган. Колхоз правлениесе булган урында ишек алдында колхозның берләштерелгән атлары һәм правление атлары торган абзар да була. Харис байның суыргычын колхоз үзенә сатып ала. Колхоз башта Хафизов Харисның землянка сушилкасыннан файдалана. Аннан соң саман кирпечтән эшләнгән ашлама саклана торган сушилканы салганнар. Колхозның яшь атлары өчен абзар- Миннәхмәтов Фаязлар торган урында була. 1931 елда элек колхоздан чыккан кешеләр яңадан колхозга керәләр. Шуннан соң да әле 13 хуҗалык колхозга керми. Алар ялгыз хуҗалык булып яшиләр, аларның җирләре һәр елны эшкәртелмичә, чәчелмичә кала.
-7-
Нәбиев Гани һәм Нәбиев Муллакайлар озак еллар колхозга кермичә йөриләр.
1931 елда колхоз председателе итеп Әхмәтҗанов Казихан сайлана. Счетовод итеп Фәйзуллин Мөбәрәк кала. Колхоз буенча 6 кырчылык бригадасы оештырыла. Бригадирлар булып Билалов Шәйхелислам, Касыймов Бәкер, Салимов Халит, Галиев Гали, Муртазин Мостафа, Әхмәдишин Корбангалиләр эшли. Колхозчыларның келәтләрен җыеп зур амбар салына, шулай ук колхозчыларның сыерларын да берләштерәләр. 1933 елда сарыкчылык, дуңгызчылык, кошчылык фермалары оештырыла. Колхозның исемен “ Яңа тормыш” дип кушалар.1934 елда колхоз экономик яктан шактый ныгый. Колхозда беренче тракторист булып Нәҗмиев Әслах, беренче шофер Исламов Заһит кайтып эшлиләр. 1935 елда авыл советы председателе итеп Әхмәдишин Корбангали сайлана. Беренче ферма мөдире булып Җәлилов Мәгъфурҗан, беренче агротехник Якупов Мәрдән эшли. Колхозда машиналар булса да, күпчелек эш кулдан башкарыла. Бу чорда алдынгы колхозчылар – ударниклар шактый күп була. Шәрәфетдинова Кифая, Гомәрова Гөләндәмнәр фермада бозау карап 100 баш сыерга 120 баш бозау алып аны исән килеш үстереп, колхозның алдынгы терлекчеләре булып торалар. 1930-1935 елларда колхозчыларның тырыш хезмәте бушка китми, 1934 елда игенчелек тармагында эшләүче колхозчылар бөртеклеләрдән югары уңыш алалар. Һәр колхозчы бер эш көненә 12 шәр кг икмәк ала. Иң күп икмәк тигән кешеләргә колхоз “ кызыл олау” оештырып, кызыл байраклар белән колхозчының хуҗалыгына икмәк илтәләр. Бу елларда колхозда иң алдынгы бригадир булып Сәетова Фәтхия санала. Алдынгы колхозчы Шәрәфетдинов Сәлах 2 колхозчылар съездында делегат булып катнаша.
1936-1941 елларда колхоз председательләре еш алышынып тора: Билалов Шәйхелислам, Якупов Мәрдән, Касимов Бәкер, Шамгулов Салихлар эшли. Колхоз счетоводы булып Сәетов Тимершәех, авыл советы председателе Әхмәдишин Корбангали, ферма мөдире Гәрәев Миңнегәрәй, Сәетов Исмәгыйль, Җәлилов Мәгъфурҗан, кырчылык бригадирлары булып Билалов Шәйхелислам, Хәбибуллин Мофатихлар торган. Бу елларда эшче көчләр күп, машиналар аз була. Күпчелек эш кул көче белән башкарыла. Һәр кырчылык бригадасында урак урганда 20 ләп хатын-кыз кул белән урак уралар. Һәр бригадада 12 агач тырма, агач культиватор, 3-4 лабогрейка, 1 граби, 8-9 сабан, 3 ашлык җилгәргеч машина, ашлык сугу өчен 1-2 молотилка була. Авылда МТС тан килеп тракторлар, комбайннар эшли. Нәҗмиев Әслах, Әхмәтҗанов Вәкил, Загриева Маптуха, Гыйльфанов Акмал, Гыйльфанов Әмирҗаннар тракторда эшлиләр. 1938 елда Җәлилов Мәгъфурҗан бригадасы 185 га мәйданның һәр гектарыннан 15 центнерлап уңыш ала. Шул елда Җәлилов һәм Касимов Бәкерләр алдынгы бригадир булып колхоз тарафыннан Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәреләләр. Алар мактау грамотасы белән буләкләнеп , почет китабына кертеләләр. Җәлилов ике тапкыр авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 600-800 сум акчалата бүләк ала, Касыймов та фермада эшләгәндә 500 сум акча һәм көмеш медаль белән бүләкләнә. Сугыш алды елларында колхозчыларга эш көненә хезмәт хакын икмәкләтә, һәр көнгә 4-6 кг бирелә.
Сугыш алды елларында партия оешмасында Әхмәдишин Корбангали, Сәмигуллин Хәдимулла, Юсупова Кифая, Ибрагимов Сахипзада, Хәйретдинов Әхнәф, Хәсәнов Алтафлар учетта тоганнар. Партия оешмасы секретаре булып Сәмигуллин Хәдимулла эшләгән. Хәдимулла ул вакытта колхозда завхоз, авыл советында налог агенты да була. Комсомол оешмасы секретаре Хәсәнов Алтаф, ул армиягә киткәч, Мифтахов Гыйлфанетдин куела. Комсомол һәм партия оешмалары халык арасында партия политикасын үткәрүдә эш алып баралар. Колхозчылар арасында барлык тармакта да эш социалистик ярыш нигезендә алып барыла.
-8-
