- •Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы республика фәнни – гамәли конференциясе
- •Кереш Кәзкәй авылының борынгыдан килгән тарихы.
- •Авылда коллективлашу чоры.
- •Бөек Ватан сугышы чоры.
- •Халык хуҗалыгын торгызу чоры.
- •Колхозларны эреләндерү чоры.
- •Кәзкәй авыл советы хезмәткәрләре
- •2010 Елдан – Хөрмәев Мәхтүм авыл советы рәисләре булып тордылар.
- •Почта бүлекчәсе.
- •Магазиннар.
- •Авылның мәдәнияте.
- •Авылда дини тормыш.
- •Авылның борынгыдан килгән җирле атамалары.
- •Йомгаклау
- •Кулланылган әдәбият:
Кереш Кәзкәй авылының борынгыдан килгән тарихы.
1552 елда Казан ханлыгы бетерелгәннән соң бу җирләр рус дәүләтенә кушыла. 17 гасыр башында рус дәүләтенең шулай ук Казан өлкәсендә алпавытлар һәм чиркәү феодаллары крестьяннар өстеннән эксплуатацияне көчәйтәләр. Крестьяннардан ясак түләтү һәм барщина эшләтү көчәйгәннән көчәя. Күп кенә крестьяннар алпавытлар изүенә түзә алмыйча, алпавытлар хуҗалыгыннан качалар һәм буш яткан җирләргә урнашып, үз хуҗалыкларын урнаштыралар. Алпавыт хуҗалыгыннан качып китүчеләр арасында татарлар да була. Бу крестьяннар Кама елгасы буйларына утыралар.Шундый качып килүче кешеләр төркеменнән авыллар барлыкка килә.
Кәзкәй авылы төзелү дә 17 гасыр эчендә була.( 1670 еллар тирәсендә). Кәзкәй авылына иң беренче булып Казикай исемле татар утырып, үзенең хуҗалыгын корып җибәргән.Авылның исеме дә Казикай исеме белән киткән. Соңыннан әйтергә уңайлы булсын өчен Кәзкәй дип йөртә башлыйлар. Кәзкәй авылының урнашкан урыны башта түбән әрәмәдә-Салавыз сыртында була. Монда урнашкан кешеләргә Салавыз сырты бик уңайсыз була. Анда башта берничә хуҗалык кына урнаша. Бу урынның уңайсызлыгы шунда: беренчедән, ул урыннан юлчы күп йөргән, әрәмә калын, куркыныч булган; икенчедән, Сөн елгасы ташыганда күп урынны су баскан. Соңыннан анда урнашкан кешеләр, Кәзкәй авылы хәзер урнашкан урынга таба күчеп утыралар. Ләкин монда күчеп утыргач та, авылның утырган урыны һәрвакыт үзгәреп торган. Моңа Сөн елгасының үз юлын гел үзгәртеп торуы сәбәп була. Элек урнашкан кешеләрнең каралты урыннары
хәзерге Сөн елгасының теге ягында да була. Агыйдел елгасы яныннан башлап, авыл урнашкан җиргә кадәр калын әрәмәлек була: каен, имән, зирек, шомырт, карлыган, гөлҗимеш, камырлык һәм башка агачлардан торган. Авыл яны әрәмәсенең сыртлы булып торган урыннарыннан башлап, элекке тавык фермасы, сушилка буйларына кадәр чия агачларыннан торган. Авыл тирәсенә якын урманнар, әрәмәләр төрле җәнлекләргә: поши, болан, төлке, куян, бүре , йомран, көзән, әрләнгә бай булган. Сөн елгасы киң, тирән була. Елганың өч урыныннан паром белән ярның бер ягыннан икенче ягына чыга торган булганнар.
Кәзкәй авылы түбән әрәмәдән хәзерге урынына күчә барган саен халык саны да арта барган.Күп кенә яңа хуҗалыклар барлыкка килгән. Авыл халкы сөрү җирләрен киңәйтү максаты белән әрәмәләрне һаман саен кисә торган, агачлардан әрчелгән урыннарга иген чәчкән, көтүлек барлыкка килгән. Кәзкәй кешеләренең төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек була. Авыл хуҗалыгы культураларыннан: арыш, солы, бодай, борчак, ясмык, тары чәчәләр. Ул вакытта халык яшелчәне бөтенләй утыртмый, бәрәңгене дә бик аз утырта. Терлекләрдән ат, сыер, кәҗә асрыйлар.Авыл хуҗалыгы кораллары булып сука, тимер тешле агач тырма, агач тешле кул тырмалары кулланыла, ике яки өч япле агач сәнәк, агач көрәк, чабагач, урак була. Соңга таба бер кәсле сабан килеп чыга. Җирне шул сабан белән, кайберәүләр сука белән озак вакытлар сөрәләр. Чәчкәндә тубалны бау белән муенга асып, орлыкны кул белән җиргә сибеп чәчәләр. Иген өлгергәч, аны кул ураклары белән уралар, көлтәгә бәйлиләр. Бераз кипкәнче көлтәне өемнәргә тезәләр, аннан вак чүмәләләргә өеп куялар. Көз көне чытыр арбалар белән ташып һәр хуҗалык үз ындырында кибән куя. Аннан чабагач белән сугып ашлыкны төшерәләр, җил искән вакытта көрәк белән ындыр табагына ыргытып чүптән чистарталар. Онны башта ярма ташында, соңрак җил һәм су тегермәннәрендә тарталар. Һәр кеше үз хуҗалыгына кирәкле әйберне үзе хәзерли. Өскә кияр өчен кышка тире иләп тун, тире чалбар, тире бияләй тегәләр. Йон эрләп аны үзләре сугып, кулдан шул туланы басып тула оек, тула чикмән, йоннан бәйләнгән оек, үзләре кулдан баскан кыска кунычлы киез итек, чабата кияләр. Күлмәкне киндер яки җитен сүсен, яисә йон эрләп, аны кул станында сугып тегәләр. Ирләр җәен башларына үзләре баскан киез эшләпә,
-1-
кышка колаксыз, кашсыз итеп тегелгән йомры формадагы “мескен бүрек” кияләр. Савыт-сабаны агачны чокып яки балчыктан ясыйлар. Кешеләрнең йортлары агачтан салына, түбәсе салам белән ябыла, йорт тирәсе читән яки киртә белән әйләндереп алына. Өй тәрәзәсенә пыяла урынына карындык куелган була. Бу карындык тәрәзәләрне эт ашап китү очраклары булган. Кайбер кешеләр үзләре өйдә юкта эт тәрәзәдәге карындыкны ашамасын өчен аны алып тәрәзәгә мендәр тыгып китә торган булганнар.Өйгә мич чыгарылган, ләкин аның тышкы морҗасы өй түбәсенә кадәр чыгып тормаган. Мичкә яккач, ябарга морҗа табасы булмаганлыктан, мичкә яккан саен өй түбәсенә менеп төнлек тыгып куйганнар.Кыш чыгып, яз килгәч, төнлек тыгу эше кирәк булмый башлагач, төнлек бәйрәме ясаганнар. Бергә җыйналып төнлекләрне яндырганнар. Ашны да, чәйне дә казанда кайнатканнар. Чәй эчү сирәк-атнага бер-ике тапкыр гына була. Чәй урынына катык-сөт, әйрән эчкәннәр. Соңыннан авылда самовар барлыкка килә. Иң беренче кеше булып самоварны авылда Хәбибрахман исемле кеше сатып алып кайта. Аны бөтен авыл халкы берәм-берәм килеп карап китә. Самавырны куйгач, өйгә төтен чыга башлаган. Төтенне тышка чыгару өчен самовар торбасы булмаганлыктан, өйнең бүрәнәсен тишеп, киндердән җиңсә ясап, аның бер башын самавырга, икенче башын стенага кадак белән эләктереп куеп, төтенне тышка чыгарганнар. Суны агачтан ясалган чиләккә бау тагып ташыганнар. Кызу җәй көннәрендә, урып-җыю вакытларында ачыткы ясап эчкәннәр. Авылда ике генә кешедә Хәбибрахман һәм Гайнулла исемле кешеләрнең тиредән тегелгән толыплары булган. Толыплы кеше авылда иң бай кешеләрдән саналган. Әгәр алар толып якаларын торгызып, атка утырып китсәләр, авыл кешеләре аларны:” Әнә, капрал килә”- дип карап калганнар. Һәрбер кешенең йорт эче бертөсле була: йоклау өчен буйдан-буйга сузылган сәке, утыру өчен бүрәнәдән тигез итеп киселгән бүкән. Утыру өчен урындык ясала башлагач та, авыл кешеләре урындыкны бүкән дип йөрткәннәр. Өйне яктырту өчен чыра телгәннәр. Чыра яктысында кул эше эшләп утырганнар. Соңрак кешеләр лампа урынына туң майдан ясалган шәмнән файдаланганнар.
18 гасыр башында авыл халкы тормышында үзгәрешләр була тора. Элек урман алып торган мәйданнар чәчүлек җирләренә әйләндерелә. Игенчеләргә бер үк вакытта игенчелек белән дә, төрле хуҗалык кирәк-яраклары ясау белән дә шөгыльләнү кыенлаша, эшләргә күп вакыт кирәк була. Халык арасында “осталар”- билгеле бер һөнәр ияләре аерылып чыга: авылның үз тимерчесе, балта осталары, күнчеләре, чүлмәкчеләре, киез итек басучылары, тегүчеләре була. Мондый кешеләр авыл хуҗалыгы белән азрак шөгыльләнә. Мондый кешеләрне авылда мещаннар дип йөртәләр.Чөнки андый кешеләр үзләренең һөнәрчелек әйберләрен акчага саталар яки авыл хуҗалыгы продукциясе әйберләренә алмашалар. Корылык һәм җирләрнең ашсызлануы нәтиҗәсендә ачлык елларын да авылда бик күп кеше үлә, халыкка бернинди дә табиб ярдәме күрсәтелми. Авыл кешеләренә патша хәзрәтләре өчен күп налоглар түләргә, төрле хөкүмәт йөкләмәләрен үтәргә туры килә. Моның өстенә һәр хуҗалыктан авыл муллаларына иген уңышының уннан бер өлешен гомер сәдәкасы итеп түләргә туры килә. Чәчү җире гаиләдәге ир кешегә генә бирелә. Авылда ярлы кешеләрнең күп елларда гаиләсен туйдырырга икмәкләре җитми, аларга авылдагы хәлле кешеләрдән бурычка икмәк, яз чәчәр өчен орлык, акча, ат, эш кораллары алып торырга туры килә. Күп кенә кешеләрнең бу бурычлары елныкы-елга түләнеп бетми, алар хөкүмәт бурычларына бата. 1830 еллар тирәсендә Тәфтиләзев Сәлимгәрәй исемле морза Кәзкәй авылына килеп, бурычлы 60 ярлы хуҗалыкны сатып ала. Бу бурычлы хуҗалыкларны Тәфтиләзевкә хөкүмәт вәкилләре саткан. Боярга сатылу белән крестьяннар шәхси яктан ирексез кешеләргә әверелгәннәр. Бояр үз крестьяннарын бер урынга- югары очка күчерап утырта. Авыл кешеләре бу урынны крестьян очы дип, бояр крестьяннарын коллар дип йөркәннәр. Авылның түбәндә урнашкан урамнары башкорт очы дип йөртелгән. Бу атамалар хәзерге көнгәчә сакланган. Авылның бераз кешеләрен типтәр дип йөрткәннәр.
-2-
Аларның җире аз булган. Соңыннан Кәзкәйдә булган “ типтәрләрне” Тыңламас авылына типтәрләр бергә торсыннар дип көчләп күчергәннәр. Авылда тагын азрак мещаннар булган. Алар авылда һөнәрчелек, вак сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнгәннәр. Аларны “ кырык тартмачы” дип йөрткәннәр.
Бояр Тәфтиләзев үзе төп чыгышы буенча Уфа мөфтие булган. Соңыннан Бәләбәй өязе Килем авылында торган. Кәзкәй авылында бояр җире Аеш ягында “ ачы” дип аталган басу була. Кәзкәй авылы бояр крестьяннарының үз алачык өе, эш терлеге, эш кораллары, азрак чәчү җире була. Крестьяннар атнаның алты көнен бояр тирендә бушка эшләгәннәр. Крестьяннарның бу бушка эшләүләре барщина түләү дип аталган. Алар бу йөкләмәләрне үтәү өстенә боярга үз хуҗалыгыннан оброк, ягъни натуралата (икмәк, ит, сөт, йомырка) түләгәннәр. Бояр үз крестьяннарын карап эшләтү өчен, йөкләмәләрне җыеп тапшыру эшен приказчикка йөкләгән. Кәзкәй авылында бояр приказчигы булып Борхан бабайның әтисе Шәмсетдинов Җамал торган. Ул Кәзкәй авылына читтән килгән Указный мулла булганлыктан, аңа җир бирелмәгән. Шуңа күрә ул боярга приказчик булып яллана. Җамал крестьяннар өчен бик усал һәм кансыз кеше була. Крепостной крестьяннар булып Кәзкәй авылыннан Хафызыева Гайниямал әбинең әтисе Фәтхуллин Габдулла, аның энесе Нуретдин, хатыны Гөлйөзем, Биктимиров Биктахир, Хөббетдин абыйның әбисе Гыздекамал, Хисматуллин Сәхәбетдин, Әхмәтҗәнова Шәмсенур, Фәйзулла Кәлимуллалар булган. Авылдагы башкортлар дип йөртелгән кешеләр арасыннан солдатка алынмаганнар. Армиягә крепостной крестьяннарны җибәргәннәр. Алар армиядә 20-25 ел хезмәт иткән. Мәсәлән, Фәтхуллин Габдулла Оренбургта 25 ел хезмәт иткән. Крепостной крестьяннарның кызлары һәм уллары үзләре теләгән кешегә өйләнә һәм тормышка чыга алмаган. Болар аларны үзе теләгән кешегә өйләндергән.
Кәзкәй авылы кешеләре авылны ике төркемгә бүлеп: югары очны- крестьян очы, түбән очны-башкорт очы дип йөрткәннәр. Алар бер-берсенә үзара дошманлашып яшәгәннәр, маллары да яланга чыгып кушылып йөрергә тиеш булмаган. Бу хәл аңлы рәвештә шулай эшләнгән. Кешеләр изүчеләргә каршы берләшмәсеннәр өчен, үзара кешеләрне дошманлаштырып, аерып килгәннәр.Изүчеләргә каршы авыл халкының нәфрәте чиксез була. Алар изүчеләргә төрлечә каршы килгәннәр: бояр җирләрен начар эшкәрткәннәр, малларын имгәткәннәр.
18 гасыр азагында Россиядә алпавыт изүенә каршы Пугачев җитәкчелегендә крестьяннар восстаниесе була. Кешеләрнең сөйләвенә караганда бу восстание Кәзкәй авылы тирәсеннән дә үткән. Мәсәлән: сугышучы яклар түбән әрәмәнең калку җиреннән торып, икенче каршы якка- Юлдаш авылы ягына бер- берсенә мылтыклардан, уклардан, туплардан атышканнар. Авыл халкы бу сугышны “ җәмән явы” дип сөйли. Ул вакытта крестьяннар сугышын “яу” дип, Емельян Пугачевны
“ Җәмәлҗан” дип бозып әйткәннәр.
Кәзкәй авылында бояр җире крепостное право бетерелгәч, бер өлеше крестьяннарга бирелгән, бер өлешен бояр үзе кыйммәт бәя белән башка кешеләргә саткан. Моннан файдаланып хәлле кешеләр , элекке җиренә өстәмә итеп тагын тир сатып алганнар. Авылда бай һәм ярлы кешеләр барлыкка килгән. Җире күп булган хәлле кешеләр урып- җыю вакытында кыр эшләрен көнлекчеләр яллап эшләтәләр. Көнлекче кояш чыканнан кош батканга кадәр эшләгән. Авылда иң бай кешеләр булып Хафизов Харис, Фаррахов Госман, Фазелтдин санала. Алар үз хуҗалыкларында икешәр хезмәтче тоталар.
Крепостное право бетерелгәч, илдә завод- фабрикалар арта, сәүдә җанлана, промышленность товарлары эшләп чыгару арта. Захертдинов һәм Акмалов Әхмәт дигән кешеләр авылга товарлар алып кайтып халыкка сатып йөриләр. Чөнки ул вакытта магазин булмый. Аларны ул вакытта вак товарчы дип йөртәләр. 1875-1880 еллар тирәсендә элеккеге тавык фермасыннан бераз гына өстәрәк бер урында кабак ( аракы сата торган магазин) салына.
-3-
Ул вакытта татар авылында дин буенча аракы эчү тыелганлыктан, бу кабак авылдан читтә салынган.
Бу кабакны әрәмәгә салуның бер сәбәбе тагын шунда, бу урын ул вакытта олы юл өсте була. Чөнки Андреевкадан Юлдаш авылын үтеп Салавызы дигән урыннан су аркылы чыгып Терпеле авылына һәм Минзәлә ягына аракы ташыганнар. Шул кабак салынган урында аракы куя торган складлар булган. Шул ук түбән әрәмәдә икенче бер бай рус кешесе Семен Павлович үзенең су көченә эшли торган тегермәнен сала. Тирә-як авыллар һәм Кәзкәйлеләр икмәк тартырга шунда киләләр. Илдә сәүдә эшләре җанлана башлагач, Чуракай авылыннан Фәттах бай якын- тирә авыллардан икмәк сатып алып, үзләренең икмәк саклау складларына җыйганнар да, җәй көне баржаларга төятеп шәһәргә озатканнар. Моның белән алар үзләренә бик күп табыш алып баеганнар. Кәзкәй авылының аз җирле хуҗалыклары Чуракайдан Чөгәнәгә Фәттах байның җыелган икмәкләрен ялланып ташыганнар. Ул вакытта аны “ кап ташу” дип атаганнар. Кап дип юкәдән үрелгән капчык аталган. Бу кешеләргә көненә 40 тиен акча түләгәннәр.
Җыелышлар җыю өчен ул вакытта клублар булмаганлыктан, халык белән сөйләшергә кирәк булганда, аларны каравыл өенә куганнар. Мондый җыелышны
“мир җыены” дип атаганнар. Бу җыелышны авылның старостасы җыйган. Старосталар түшләренә махсус калай тагып йөргәннәр.
Авылда яшьләрнең бөтен күңел ачу урыны- ата-аналары каядыр кунакка китсә, шул йортка җыелып аулак өй ясау. Аулакта ата-аналары барырга рөхсәт итсә, кызлар һәм егетләр бергәләп уеннар оештырганнар. Гармун һәм башка шундый уен коралларында уйнау тыелган, динчеләр моңа бик нык каршы килгәннәр. Андый уен коралында уйнаган кешене күрсәләр, муллалар, шайтан уен коралы дип аны тыйганнар. Рәсем ясау, өйгә рәсем төшерү тыелган. Балигъ булган һәр кешегә ураза тоту, намаз уку фарыз дип саналган.
Авылда бер хуҗалык та газета- җурнал алмаган, радио юк. Күп кешенең өендә сәгате дә юк. Бөтен Кәзкәй авылына бер генә кешедә Зайсанов Сәлмәннәрдә граммафон , бай Госман малаеның русский гармоны була. Барлык авыл халкы өчен бердәнбер бәйрәм, сабантуе үткәрелә. Июнь уртасында, печәнгә төшкәнче, җыен- мәйдан үткәрелә. Калган барлык бәйрәмнәр дини бәйрәмнәр булган.
Февраль революциясе вакытында патша Николай тәхеттән бәреп төшерелгәч, бу хәбәр Кәзкәй авылы кешеләренә дә ишетелә. Иң беренче бу хәбәрне күрше Илеш авылыннан Әхмәтшин Әхмәтнәби дигән кеше ишетеп кайта. Ул бу хәлне авылдашларына аңлатып йөри. Авылда халык ыгы-зыгы килә. Кайберләре бу хәбәргә шатланалар. Чөнки халык Николай патшаны рәхимсезлеге өчен “ канлы Николай” дип йөрткән. Ул вакытта волость Актанышта була. Бу хәбәрне авыл кешеләренә җиткерү өчен Кәзкәйгә Яңа Әлем кешесе Газдали мулла җибәрелә. Староста булып торган Хатипов Акмал халыкны каравыл өенә җыйдырта һәм теге кеше аңлатканда тәртип саклап тора. 1917 елның 7 ноябрендә большевиклар партиясе җитәкчелегендә эшче-крестьяннарның восстаниесе була. Илдә Совет хөкүмәте урнаша. Кәзкәй авылы кешеләре бу хөкүмәтне бик шатланып каршы алалар. Совет власте урнашкач, крестьяннар җир алалар. Изелгән милләтләр азатлыкка чыга. Халыклар арасында тигез хокуклылык урнаша. Кәзкәй авылында иң беренче авыл советы председателе булып Ахметшин Сәетгәрәй, секретаре булып Низамов Сәлах тора. 1919 елдан авыл советы председателе Ахметшин Әхмәтнәби сайлана. Алар 1921 елга кадәр эшлиләр.
Илдә гражданнар сугышы башланып киткән көннәреннән үк авылдан 25 кеше( Зарипов Нәфикъ, Тимергалин Саетгали, Валиев Тимерхан, Галләмов Латыйп, Ганиев Зәки, Нәбиев Имам, Нурымов, Якупов Миннәхмәт, Ялалов Ханнан, Рәшитов Салихҗан, Рәшитов Габдрафик, Галләмов Гани, Ахмадишин Фәйзрахман, Әхмәтҗанов Нәфик, Әхмәтханов Хафиз, Хайруллин Зиннәт, Вилданов, Җәлилов Әхәт, Мифтахов Әсләм,
-4-
Ахияров Яхүдә, Дәүләтгәрәев Миңлегәрәй, Ахметов Вәли, Сәетов Шәрип, Хәбировлар.) совет властен яклап сугышырга китәләр.
Колчак гаскәрләре Татарстанның күп өлешен, Казаннан алып Актаныш волостенә кадәр җирләрне үз кулында тота. Ул вакытта Минзәлә контонында Колчакның хәрби штабы урнашкан була. Шуңа күрә ул үз властеннан файдаланып авыллардан үз гаскәрләренә көч туплый. Шул исәптән Кәзкәй авылыннан да Колчак армиясенә күп кенә кешеләрне көчләп алып китәләр: Нәҗмиев Әсрәретдин, Сәетов Сәхипгәрәй, Харисов Хөсәен, Шакиров Зәки, Хәйруллин Шәехҗан, Фазлыев Гилемхан, Тимергалин Баттал, Фаррахов Шайхимулла, Тохбатуллин Гайниятулла, Солтанов Гомәр, Нәбиев Муллакай, Нәбиев Гани, Кәбиров Кәрим, Фазлыев Хәбиб һ.б. Аларны армиягә алып киткәч, ике ай чамасы сугышка өйрәтәләр. Чиләбе шәһәре тирәсенә җиткәч, аклар армиясен кызыллар кысрыклый башлый. Аклар армиясендәге күпчелек солдатлар кызылларга пленга биреләләр. Граҗданнар сугышы башлангач, кайбер эре кулаклар үз хуҗалыкларын ташлап качкан булалар. Аклар армиясеннән пленга төшкән Кәзкәй кешеләренең кайберләре шундый хуҗалыкларның ашлыкларын урып- җыярга эшкә калалар. Авылда аклар армиясенә көчләп җибәрүләр башлангач, күп ирләр яшеренеп калырга тырышалар. Башаров Гали, Хәкимов Әхмәтхан, Әхмәдишин Халирахман, Мөхәммәтдинов Мифтах, Шәмсиев Галиәскар- бу биш кеше аклар алып китмәсен өчен яшеренеп яталар. Алар бер атна чамасы Мәннанов Хәкимнәрнең мунча түбәсендә качып яталар. Хәкимов Әмирхан ул вакытта 11 яшьләр тирәсендәге малай була.Ул мунча түбәсендә яшеренеп яткан абыйларына ашарга китереп тора. Әмирханның әнисе Хәбибкамал аларга ашарга әзерләп бирә. Бу биш кеше кызыллар авылга якынлашкач, үзләре барып аларга кушылалар һәм ияреп китәләр. Кызыллар армиясе сафына тагын кырыклап кеше китә. Авыл кешеләреннән акларга кушылып китүче ике кеше- Әхмәтгәрәев Сәфәргали, Әхмәтгәрәев Бәхтегәрәйләр була. Бу ике бертуган хәбәрсез югалалар. Гражданнар сугышы вакытында авылдан барлыгы 104 кеше сугышка китә, шуларның 40 кире әйләнеп кайтмый. Сугышка авылдан бик күп кеше китү аркасында тормыш начарлана, авылда чәчәк эпедемиясе башлана. Чәчәк авыруыннан кешеләр күпләп үлә башлый.
1919 елларда тагын сәнәкчеләр сугышы була. Аңа Бакалы районы ягыннан Зәки Вәлиев җитәкчелек итә. Аны Бакалы отряды дип йөртәләр. Сәнәкчеләр совет хөкүмәтенә каршы көрәшәләр. Сәнәкчеләрнең коралы сәнәк, көрәк, кылыч, сөңге, күсәк һ.б. торган.Алар авылдан авылга йөреп, халыкны көчләп үз артларыннан ияртергә тырышканнар. 1919 елда сәнәкчеләр отряды кара яу кебек Кәзкәй авылына якынлашып килә. Моны беренче булып басу капкасы янында торган Захри карт күреп ала. Ул коты алынып кычкыра-кычкыра авылга йөгереп кайта.Ул “ авылга афәт килә”- дип кулларын селтәп йөгерә. Бу вакытта авыл советында председатель булып Әхмәтшин Сәетгәрәй була. Сәнәкчеләр авыл советына килеп авыл кешеләрен үз отрядларына ияртүне таләп итәләр. Авыл советында эшләүче бу кешеләр сәнәкчеләр үзләрен үтерүләреннән куркып авыл кешеләрен аларга кушылырга өндиләр. Сөйләүләргә караганда, сәнәклеләргә авылдан беркемне дә үтерергә туры килмәгән. Чөнки ул елларда авылда партия, комсомол оешмалары булмаган. Кәзкәйдән сәнәкчеләр хәвеф-хәтәр салмыйча, үзләренә бер-ике кеше ияртеп чыгып китәләр. Авылдан Ахметшин Сәетгәрәй, Галләмов Имам, Арсланов Морзакай, Хатипов Фәррах сәнәкчеләргә ияреп китәләр. Соңыннан аларны җавапка тарталар: Актаныш авылы тау башына җиткәч, атып үтерәләр. Хатипов Фәррах, Габдерахманов Хайберахман тегермән тартырга баргач, аларны чакырып чыгаралар да атып үтерәләр. Габдерахмаев Хәбибрахман бер гаепсезгә атып үтерелә.Аларны атып үтерүчеләр Актаныштан Абызгәрәй белән Тыңламастан Латипов Акмал була. Латипов Акмалны гаепсез кешене үтергәне өчен совет судына тартырга тиеш булалар. Аны Актанышка алып китәләр. Ә ул җавап бирүдән котылу өчен качмакчы була. Шул качу вакытында аны аталар.
-5-
1920 елда язын ваба авыруы башлана. Бу авырудан Кәзкәй авылында бик күп кеше үлә. Әгәр гаиләдә берәрсе көзән җыерып авырый башласа, 3-4 сәгать эчендә башкаларына да йогып барысы да шул көнне үк үлеп бетүчеләр була. 1921 елда бик көчле корылык була, игеннәр бөтенләй уңмый. Авыл кешеләре алабута җыеп, аның онын әзерләп ашыйлар. Авылда хәер сорашучылар күбәя, ачлыктан түзә алмыйча кешеләр этләрен, песиләрен суеп ашыйлар. Үлгән кеше гәүдәләрен җыеп бетерә алмый башлыйлар, аларның гәүдәләре урамда ята. Түбән әрәмәдә тегермән тотучы Семен Павлович ач кешеләргә бераз он биргәләгән. 1931 елда ачлыктан гына 446 кеше үлгән. Районнан кушу буенча үлгән кешеләрне күмү өчен махсус җаваплы кешеләр билгеләнә. Андый кеше итеп, Кәзкәй авылыннан Хәертдинов Гыйлфан, ярдәмчеләре итеп Гыйлфанов Хөббетдин, Исламов Динисламны куялар.Бу кешеләрне санитарлар дип йөртәләр. Үлгән кешеләр күп булганлыктан, мәетләрне башта каравыл өенә җыялар, аннан соң юып зиратка күмәләр. Ваба авыруы вакытында, ачлыктан бөтен гаиләләре белән үлеп беткән хуҗалыклар: Сәхәветдинов Фәррах, Садиков Шәрип, Мәхәдиев Әхмәтгәрәй, Шәнгәрәев Зариф һ.б. булган. 1921 ел яз көне кешеләр үләннәр чыккач, какы һәм кәҗә сакалы җыярга чыгалар. Габдрашитов Малих исемле кешеләрнең 6 яшьлек малайлары Әбелфатых та кешегә ияреп басуга кукы җыярга чыга. Малай кайтуга әти-әнисе, башка балалар ачтан үлгән булалар. Ул малайны Бәшәр һәм Госманнарның карчыклары катык-сөт ашатып саклап калалар, карап үстерәләр. Әбелфатых Малихов вакытлар үткәч, Уралга Березнеки шәһәренә күчеп китә.
1919-1920 елларда авылда ярлылыр комитеты оештырыла. Аны батрачком дип йөртәләр. Бу комитетның җитәкчесе Абдуллин Зиннәт тора. Комитет составында Шәнгәрәев Зариф, Ялалов Шәмсемөхәммәт, Билалов Шәйхелисламнар сайланган була. Соңыннан бу комитетның җитәкчесе Ялалов Шәмсел була. Ачыгучы кешеләргә ашханә оештыру, азык өстеннән контрольлек итү, ятим балаларны урнаштыру ярлылар комитетына йөкләнә. 1922 елларда сугышка киткән кешеләр кайталар. Озак сугыштан соң тыныч тормыш башлана.
1922 елда яз һәм җәй көне яңгырлар мул ява. Игеннәр каерылып уңа. Ләкин яңа ашлык җиткәнче, халыкның ашарына булмый. Совет хөкүмәте чит илдән : ак он, кукуруз, куертылган сөт, консервалар, дөге һәм башка продуктлар ала һәм халыкка таратыла. Моны халык “ Америка паегы” дип йөртә. Кәзкәйдә 1922 елда ике урында зурлар һәм балалар өчен ашханә оештырыла. 1922-1923 елларда авыл советы председателе булып Низамов Салах эшли.
-6-
