Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
avyl_tarikhy_konkurs.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
183.81 Кб
Скачать

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы республика фәнни – гамәли конференциясе

Яшьләр фәнни эзләнүдә”

Актаныш районы

Кадет интернат-мәктәбе

Класс XI

Секция татар теле һәм татар әдәбияты

Фәнни – гамәли эш

Тема: Кәзкәй авыл тарихын өйрәнү

Җитәкче : Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

беренче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Укучы: XI сыйныф укучысы Давыдова Ирина

Анатолий кызы

2013

Эчтәлек

  1. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары.................. 1

  2. Кереш.

Кәзкәй авылының борынгыдан килгән тарихы ................................ 2

3. Төп өлеш:

Авылда коллективлашу чоры .................................................................... 7

Бөек Ватан сугышы чоры........................................ ................................ 9

Халык хуҗалыгын торгызу чоры ............................................................... 11

Колхозларны эреләндерү чоры................................................................... 12

Кәзкәй авыл советы хезмәткәрләре............................................................ 15

Почта бүлекчәсе.............................................................................................16

Авылның мәдәнияте.....................................................................................16

Авылда дини тормыш..................................................................................17

Авылның борынгыдан килгән җирле атамалары......................................18

4. Йомгаклау. .…………………………………………………..............20

5. Файдаланылган әдәбият.....................................................................21

Тезис:

Тема: “ Кәзкәй авылы тарихы”

Фәнни хезмәтне башкаручы: XI сыйныф укучысы Давыдова Ирина Анатолий кызы.

Фәнни җитәкче: Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы.

Теманың актуальлелеге: кечкенә ватаныңавылыңның тарихын өйрәнмичә торып, халыкның үткәнен, бигрәк тә аның борынгы чорын нигезле итеп белеп булмый. Ә тарихын белмәгән халык туган төбәген саклау, яшәтү, үстерү юлларын билгели алмый. Тарихны буыннан-буынга җиткерүче, саклаучы төп көч халык үзе булса да, аны билгеле бер нормаларга салып камилләштерү эшен галимнәр башкара. Авыллар тарихын өйрәнүче галимнәр булса да, авылда яшәүче буларак, мин туган як тарихын өйрәнүне үз бурычым итеп саныйм.

Фәнни эшнең максаты: авыл тарихын өйрәнеп, ил тарихы һәм гади бер татар авылында яшәүче кешеләрнең яшәеш рәвешендәге закончалыкларны билгеләү.

Бурычлар:

  1. Авылның борынгыдан килгән тарихи ядкәрләрен ачыклау;

  2. Авыл һәм ил тарихының бәйлелеген конкрет чорларда күзәтү;

  3. Җирле атамаларны өйрәнү нәтиҗәсендә топонимик үзенчәлекләрне билгеләү.

Өйрәнү материалы: 1980 нче елларда авыл укытучысы Моратова Рәхимә тарафыннан язылган авыл тарихы, шушы җирлектә туып үскән язучы Марат Әмирханов әсәрләрендә Кәзкәй авылы турындагы истәлекләр.

Авылым тарихына кагылган хезмәтләрне өйрәнеп, мин түбәндәгеләрне аңладым:

  1. Авылым тарихы бай һәм күпкырлы.

  2. Бу эш авыл халкы һәм бүгенге укучылар тарафыннан югары бәяләнә.

  3. Авылымның тарихы әле тулысынча өйрәнелеп бетмәгән, безнең хезмәтләрне укучыга ирештерү бүгенге көннең төп бурычы булып тора.

  4. Һәркемнең туган авылы үзенә якын, аның тарихын өйрәнүгә һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш.