
- •Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе
- •Аңлатма язуы
- •Татар телен укыту максатлары
- •Танып белү максатының эчтәлеге
- •Үстерү максатының эчтәлеге
- •Тәрбияви максатның эчтәлеге
- •Белем бирү максатының эчтәлеге
- •Укыту предметына аңлатма Укыту предметының укыту планында тоткан урыны
- •6 Нчы сыйныфта фдббс ның базис укыту планы буенча татар теле укытуга сәгатьләр саны түбәндәгечә каралган:
- •Укытуның гомуми, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре
- •Укытуның шәхси нәтиҗәләре
- •Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
- •Программаның эчтәлеге:
- •Укучыларның белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары
- •6 Нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теле буенча укыту-тематик планы
- •Календарь-тематик план
- •Укыту-методик комплекты
- •Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
“Каралды” “Килешенде” “Раслыйм”
МБ җитәкчесе Укыту-тәрбия эшләре МБУ “Гимназия №32”
__________/ Билалова А.Р./ буенча директор урынбасары _________________ Л.А.Якимова
Беркетмә №____ ____________ Боерык №__________
“____”___________2014 ел “____”_____________2014 ел “____”______________2014 ел
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе
“32 нче гимназия”
Төзүче:
укытучы
Ерёмина Нина Михаил кызы
Педагогик киңәшмә утырышында каралды
Беркетмә № 1 , “__” ____________ 2014 ел
6 кл
Түбән Кама шәһәре
2014-2015 уку елы
Аңлатма язуы
Тәкъдим ителгән эш программасы “Гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигезендә укыту программасы”, Казан, 2014 нче ел һәм 2014 – 2015 нче уку елына мәктәпнең укыту планына нигезләнеп төзелде. Гимназия укыту планы буенча татар теленә атнасына 4 сәгать вакыт исәпләнгән. Шул сәбәпле сәгатьләр саны 140. Темалар түбәндәгечә бүленде:
№ |
Тема |
Үрнәк программа буенча |
Өстәлгән сәгатьләр саны |
Эш программасы буенча
|
1 |
Яңа уку елы башлана (38 сәг.)
|
32+1 |
1 |
33 |
2 |
Мин - зур ярдәмче ( 25 сәг.)
|
23 |
- |
23 |
3 |
Дуслар белән күңелле (26) |
26 |
|
26 |
4 |
Туган җирем - Татарстан (26 сәг.)
|
23+1 |
1 |
24 |
5 |
Табигать белән бергә (27 сәг.)
|
13+1 |
1 |
14 |
6 |
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл (20 сәг.) |
13 |
|
13 |
7 |
Светофор – минем дустым (8 сәг.)
|
6+1 |
1 |
7 |
|
Барлыгы |
140 |
4 |
140 |
Татар телен укыту максатлары
Урта баскычта рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.
Танып белү максатының эчтәлеге
Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.
Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.