
- •Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
- •Бурычлар
- •Программаның эчтәлеге
- •2013-2014 Нче уку елы өчен календарь-тематик планы.
- •Календарь-тематик план
- •Формалаштырылырга тиешле белем һәм күнекмәләр:
- •Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
Россия Федерациясенең 273-Ф3 номерлы Законы (2012 ел, 29 декабрь).
2014-2015 нче уку елы өчен МБГББУ “Түбән Суык-Су УГББМ”нең укыту планы.
Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа, Казан, 2013
5-9 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары
Матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;
Логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү;
Балаларның рухи дөньяларын баету.
Бурычлар
укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;
укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы,
патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт хисләре
тәрбияләү.
Эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә урта белем бирү мәктәпләре (V- IXсыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа”, (Казан, 2013) да сәгатьләр бүленеше бирелмәү сәбәпле, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары” (5-11 нче сыйныфлар, Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010) на нигезләнеп төзелде. Үрнәк программада тәкъдим ителгән әсәрләр минимумы да эш программасына кертелде. Мәктәпнең укыту планында татар әдәбиятына 70 сәгать бирелгән. Эш программасы да шуңа исәпләп төзелде. Шуның 6 сы класстан тыш уку өчен, 12 се бәйләнешле сөйләм үстерү өчен бирелде.
Программаның эчтәлеге
№ |
Темалар |
Әсәрләрне өйрәнү |
Дәрестән тыш уку |
Бәйләнешле сөйләм үстерү |
Әдәбият теориясе |
|
Төп программада әсәрләрне өйрәнү өчен каралган сәгать саны |
Эш программасындагы сәгать саны |
|||||
1. |
Халык авыз иҗаты. Мифлар |
|
3 |
|
|
миф |
2. |
Җыр |
3 |
2 |
|
|
җыр |
3. |
Д.Т.У. №1 Халык җырлары |
1 |
|
1 |
|
|
4. |
Г.Тукай иҗаты |
2 |
4 |
|
1 |
|
5. |
Д.Т.У №2 Г.Тукай “Туган авыл” |
1 |
|
1 |
|
|
6. |
Ә.Фәйзи иҗаты |
5 |
4 |
|
2 |
|
7. |
Г.Камал иҗаты |
3 |
3 |
|
1 |
комедия |
8. |
С.Рәмиев иҗаты |
2 |
2 |
|
|
|
9. |
Д.Т.У. №3 Н.Думави “Мәхбүс” һ.б. |
1 |
|
1 |
|
|
10 |
Дәрдмәнд иҗаты |
|
1 |
|
|
|
11. |
К.Насыйри иҗаты |
|
4 |
|
1 |
|
12. |
Х.Туфан иҗаты |
5 |
2 |
|
1 |
строфа |
13. |
Г.Ибраһимов иҗаты |
4 |
4 |
|
1 |
|
14. |
Д.Т.У №4 Н.Исәнбәт “Коммуна тимерлегендә” һ.б. |
1 |
|
1 |
|
|
15. |
Г.Гөбәй иҗаты |
3 |
4 |
|
1 |
|
16. |
Г.Рәхим иҗаты |
|
2 |
|
|
|
17. |
Д.Т.У. №5 М.Гафури “Үзем һәм халкым” һ.б |
1 |
|
1 |
|
|
18 |
Һ.Такташ иҗаты |
|
1 |
|
|
|
19. |
И.Юзеев иҗаты |
2 |
2 |
|
|
баллада |
20. |
М.Җәлил иҗаты |
|
2 |
|
1 |
|
21. |
И.Гази иҗаты |
4 |
2 |
|
|
хикәя |
22 |
Р.Батулла иҗаты |
|
2 |
|
|
|
23 |
Ч.Айтматов иҗаты |
4 |
2 |
|
1 |
|
24 |
Р.Миңнуллин иҗаты |
2 |
1 |
|
1 |
|
|
Л.Ихсанова иҗаты |
4 |
3 |
|
1 |
|
|
Д.Т.У №6 Т.Миңнуллин “Авыл эте Акбай” |
1 |
|
1 |
|
|
|
Ф.Яруллин иҗаты |
3 |
2 |
|
|
|
|
|
50 |
52 |
6 |
12 |
|
|
Барысы |
|
70 |
|