
- •Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
- •8 Нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары:
- •2014-2015 Нче уку елы өчен календарь-тематик план.
- •Календарь – тематик план
- •(Уку елы башына):
- •(Уку елы ахырына):
- •Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
(Уку елы башына):
ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне җөмлә һәм текст эчендә танып, аларга аңлатма бирү;
төрле калыптагы гади җөмләләр (ике яки бер составлы җөмләлр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләр) төзү;
аларны язма сөйләмдә урынлы файдалану, телдән сөйләмдә дөрес интонация белән уку(әйтү);
“Гади җөмлә синтаксисы”нда өйрәнелгән тыныш билгеләрен язмада дөрес кую;
сыйфатлама, эмоциональлек, модальлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика яза белү;
Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр
(Уку елы ахырына):
туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог һәм монолог формасында бирә алу. Туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү;
кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компонентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү. Төрле төзелештәге кушма җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку;
тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү;
сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение язу. Язманы камилләштерү (тулыландыру, төзәтмәләр кертү);
җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү;
мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, мофологик, грамматик анализ ясау, кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую;
укучыларның сөйләм һәм язма культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру
Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:
5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,
6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз
7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз
8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз
3. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:
Сыйныфлар |
Контроль диктант |
Изложение |
Сочинение |
5 |
4 |
5 |
4 |
6 |
4 |
6 |
5 |
7 |
4 |
6 |
6 |
8 |
4 |
4 |
6 |
9 |
4 |
4 |
7 |
Диктантларны бәяләү
Хатасыз якибер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.
2 хатага “4” ле билгесе куела.
5 хатага “3” ле билгесе куела.
12 хатага кадәр “2” ле куела.
12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.
Изложение һәм сочинениене бәяләү
1. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.
2. Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.
3. Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик, бер пунктуацион, ике стиль хаталары) изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.
4. Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.
Әдәбият һәм укыту чаралары, шул исәптән электрон ресурслар.
Дәреслек: Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек/ М.З.Зәкиев – Казан: Мәгариф, 2007.
Методик ярдәмлекләр:
Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. 8-9 класс.-Казан: “Мәгариф”, 2005.
Максимов Н.В., Трофимова С..М. Татар теленнән дидактик материаллар.8-11 класс.-Казан: “Мәгариф”, 200
http://gzalilova.narod.ru/slovo.html
http://www.belem.ru/system/files/fonetikaorfografiyakabatlau.zip