Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
программа татар теле 8.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
241.15 Кб
Скачать

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  3. Россия Федерациясенең 273-Ф3 номерлы Законы (2012 ел, 29 декабрь).

  4. 2014-2015 нче уку елы өчен МБГББУ “Түбән Суык-Су УГББМ”нең укыту планы.

  5. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  6. Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5-9 нчы сыйныфлар). – Казан, 2013.

8 Нче сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары:

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.

  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.

  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.

  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.

  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Эш программасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан җибәрелгән “Татар телендә төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа”да сәгатьләр саны бүленмәү сәбәпле, Казан “Мәгариф” нәшриятында 2010 нчы елда чыкккан “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар)” сына нигезләнеп төзелде, сәгатьләр саны шул программага нигезләнеп бүленде. Яңа программада сочинениеләр саны күбрәк булу сәбәпле, 2 сәгать бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләренә өстәлде. Программа буенча 8 нче сыйныфта 102 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында татар теленә 105 сәгать бирелгән. Шуңа күрә “Тезмә кушма җөмлә” темасын өйрәнүгә 3 сәгать өстәлде. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 14 сәгать куелган. Шулардан 8 дәрес - программа таләп иткән 4 изложение, 6 сочинение язу, 1 дәрес - эш кәгазьләре язарга өйрәнү, 1 дәрес - сочинение язуга әзерлек, 2 дәрес сочинениегә анализ, изложениене тикшерү өчен алынды. Теманың катлаулылыгын һәм укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен искә алып, “Үткәннәрне кабатлау”, “Туры һәм кыек сөйләм”, “Кушма җөмлә турында төшенчә” темаларыннан кыскартылган 7 сәгать “Катлаулы төзелмәләр”не өйрәнү өчен өстәлде. Программадагы сәгатьләр саны җитмәгәнгә, “Иярченле кушма җөмлә” темасына да сәгатьләр өстәлде.

Программада иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше ягыннан төрләрен өйрәнү өчен аерым сәгатьләр каралмаган. Эш программасында бу темалар аерып бирелде.

Программада “Иярченле кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау” өчен ике урында 14 сәгать (6+8) бирелгән. Әлеге сәгатьләрнең бер өлеше, үтеләчәк материалның әһәмиятлелеген искә алып, төп программада бирелмәгән, дәреслектә бирелгән “Пунктуация” темасын өйрәнүгә өстәлде.

Программаның эчтәлеге

Төп темалар

Төп программадагы сәгать саны

Эш программасындагы сәгать саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре

(14)

Тема өйрәнү

Диктант

Изложение

Сочинение

Эш кәгазьләре язу

1

Тел һәм тел гыйлеме

1

1

2

Үткәннәрне кабатлау.

3

1

3

Туры һәм кыек сөйләм

12

7

1

1

4

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә

2

1

5

Тезмә кушма җөмлә

4

7

1

6

Иярченле кушма җөмлә

22

29 (1дәрес- б.с.ү.)

4

2

2

Беркетмә

7

Катлаулы төзелмәләр

32

37 (2 б.с.ү.)

3

1

3

76

86

8(4)

4(2)

6(2)

105