
- •Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
- •6 Нчы сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары
- •Программаның эчтәлеге.
- •2013-2014 Нче уку елы өчен календарь-тематик план.
- •Календарь-тематик план
- •Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына):
- •Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырына):
- •Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
Россия Федерациясенең 273-Ф3 номерлы Законы (2012 ел, 29 декабрь).
2014-2015 нче уку елы өчен МБГББУ “Түбән Суык-Су УГББМ”нең укыту планы.
Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (5-9 нчы сыйныфлар). – Казан, 2013.
6 Нчы сыйныфта татар теленнән белем бирү максатлары
Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
Укучының үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү.
Җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләренә, әхлак нормаларына төшендерү.
Эш программасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Татар телендә төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа” да (5-9 нчы сыйныфлар, авторлары – Г.Р.Галиуллина, М.М. Шакурова) сәгатьләр саны бүленмәү сәбәпле, Казан “Мәгариф” нәшриятында 2010 нчы елда чыкккан “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар)” сына нигезләнеп төзелде, сәгатьләр саны шул программага нигезләнеп бүленде. Программа буенча 6 нчы сыйныфта 105 дәрес үткәрү каралган. Мәктәпнең укыту планында да татар теленә 105 сәгать бирелгән. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 13 сәгать куелган. Яңа программада изложениеләр һәм сочинениеләр саны күбрәк булу сәбәпле, бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләренә 3 сәгать өстәлде. Шулардан 11 дәрес - программа таләп иткән 6 изложение, 5 сочинение язу, 3 дәрес - эш кәгазьләре язарга өйрәнү, 2 дәрес- сочинение язуга әзерлек өчен алынды.
Программаның эчтәлеге.
№ |
Төп темалар |
Төп программадагы сәгать саны |
Эш программасындагы сәгать саны |
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре (16) |
||||
Тема өйрәнү |
Диктант |
Изложение |
Сочинение |
Эш кәгазьләре язу |
||||
1. |
Татар әдәби теле |
1 |
1 |
|
|
|
|
|
2. |
Алдагы сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. |
3
|
3
|
1 |
|
|
|
|
3. |
Морфология |
1 |
1 |
|
|
|
|
|
4 |
Исем |
12 |
10 |
1 |
1 |
|
|
|
5. |
Фигыль |
31 |
27 (1 дәрес - бсү) |
2 |
2 |
2 |
|
|
6. |
Сыйфат |
5 |
5 |
|
1 |
|
|
|
7.
|
Сан
|
6 |
5 |
1 |
|
|
акт |
|
8. |
Рәвеш |
7 |
6 |
|
1 |
1 |
|
|
9 |
Алмашлык |
8 |
5 |
1 |
1
|
|
расписка |
|
10.
|
Аваз ияртемнәре
|
2 |
2 |
|
|
|
|
|
11. |
Хәбәрлек сүзләр |
2 |
2 |
|
|
|
|
|
12. |
Бәйлек |
3 |
3 |
|
|
1 |
|
|
13. |
Теркәгеч |
3 |
3 |
|
|
|
мәкалә |
|
14. |
Кисәкчә |
3 |
3 |
1 |
|
|
|
|
15. |
Модаль сүзләр |
1 |
1 (1 дәрес -бсү) |
|
|
1 |
|
|
16. |
Ымлыклар |
1 |
1 |
1 |
|
|
|
|
17. |
Морфология буенча үткәннәрне кабатлау.
|
3 |
3 |
|
|
|
|
|
|
Барлыгы |
92 |
83 |
8(4) |
6(2) |
5(2) |
3 |
|
|
|
|
105 |