- •Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбе
- •2012 – 2013 Нче уку елында Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны югары баллларга тапшыру һәм олимпиадалар нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп республика күләмендә беренче урынга лаек булды.
- •6 Сыйныф укучысы Ибраева Минзада катнашты. Ул н.Носовның
- •М илләтләр дуслыгы.
- •7 Сыйныф укучысы . Укучыларның иҗаты. Туган авылым.
- •Минем әбием.
- •Мин спортны яратам.
- •Место подвига - Афганистан.
М илләтләр дуслыгы.
Дуслык... Нинди матур тылсымлы сүз. Дус ул– синең иң якын сердәшең дә, киңәшчең дә, һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, сине аңлаучы кеше дә. Әлбәттә, дуслык төрле була .Ләкин аларның барысы өчен дә уртак нәрсәләр бар - бер-береңә тугры калу, авыр чакта ярдәм кулыңны сузу, сер саклау. Ә нәрсә соң ул милләтләр дуслыгы? Милләтләр дуслыгына үрнәкне мин үзем яшәгән горур туган җирем Татарстанда күрсәтер идем. Чөнки аның мәрхәмәтле, мәдәниятле күп милләтле халкы бар. Татарстанда халык саны дүрт миллоннан артык, анда 90 нан артык милләт вәкиле дус –тату яши. Алар арасында татарлар, руслар, чуашлар, марилар, украиннар, башкортлар, урдмуртлар һәм башка халыкларны санап китеп булыр иде. Республикабызның дәүләт телләре булып рус һәм татар телләре тора. Ә ватаным халыклары Тукайча әйтсәк, ”тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши. Тарихка күз салсак, татар халкының һәрчак төрле милләт кешеләре белән дус аралашып яшәвен күрәбез. Элек-электән безнең татар халкы үзенең кунакчыллыгы, тырышлыгы, намуслы хезмәте белән дан тоткан. Ул үз телен, динен зурлаган, хөрмәт иткән. Башка халыкларны да ихтирам иткән.
Бүгенгесе көндә күп милләтле Татарстан халкы бик матур яши. Татарстан милләтара мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдәге культурасына, үзара аңлашу һәм бер-береңне ихтирам итү традицияләренә ия булучы төбәк булып тора.Республикада йөздән артык милли –мәдәни үзәк бар.. Татарстанда рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва мәктәпләре эшли .
Шулай ук рус, кершәшен, яһүд һәм башкорт этномәдәни компоненты нигезендә белем бирүче мәктәпләр бар. Республикамда һәр кеше үзе теләгән динне тота ала. Дин әһелләре бер -беребезнең диненә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Безнең республикадагы халыклар дуслыгына Татарстан халыкларының Корылтайлары да ачык мисал булып тора. Ватанымдагы халыклар дуслыгы, татулыгы , бердәмлеге Татарстанны тагын да зур уңышларга, казанышларга өнди, тынычлыгын ныгыта, иминлеген саклый. Мәктәбебездә дә “Халыклар дуслыгы” темасына укучылар белән класс сәгатьләре, рәсем конкурслары үткәрелде. Тән төсе, теле, дине, җенесенә бәйсез рәвештә барлык балалар тигез хокукка ия булуын бергәләп тагын бер кат расладык.
Магсумова Алсу Маратовна
Курсабаш урта гомүмбелем бирү мәктәбенең
7 Сыйныф укучысы . Укучыларның иҗаты. Туган авылым.
Минем туган авылым Өтернәс бик матур . Авыл янында тау буйлап чыршы урманы җәелеп китә. Ерак түгел, тау буенда, Өтернәс шәһәрлеген саклаучылар истәлегенә һәйкәл куелган. Авылымның тау битләре
җәй көне кып-кызыл җир җиләге була. Авыл халкы шуннан чиләк-чиләк җиләк җыя, күлендә су коена,
балык каптыра. Өтернәснең тау битләре кышын чаңгы шуар өчен менә дигән урын. Авылымның елгасында кышын боз өстендә малайлар белән тимераякта шуабыз.
Туган авылымның мондый бай табигатен башка җиргә алыштырып булмый. Минем өчен ул дөньядагы иң матур җир.
Габделхаков Булат, 2нче сыйныф,
Минем әбием.
Минем өчен кадерле булган Әминә әбием Казан шәһәрендә яшәде. Аңа сугыш еллары авырлыгын үз җилкәсендә күтәрергә туры килгән. Әбием хәрби заводта эшләгән булган. Кызганыч, хәзер ул юк инде. Әминә әбием мине бәйләргә һәм тегәргә өйрәтеп калдырды.
Тагын бер әбием Фирдәүсә исемле. Ул Курсабаш авылында яши. Күп еллар әбием фермада сыер савучы булып эшләде. Ул эшләгән вакытта фермада күп эшләр кул белән эшләнә торган булган. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Мин ике әбиемә дә бик рәхмәтле.
Муртазина Гөлшат, 2нче сыйныф,
Минем әбием.
Минем яраткан әбиемнең исеме Флүрә. Ул- өебезнең җылысы. Әбием безгә тәмле
ашлар пешерә, без мәктәптән кайтканда елмаеп каршы ала,
исән-сау кайттыгызмы, балакайлар, -ди. Әбием догалар укый, биш вакыт намазын калдырмый.
Мин әбиемне бик яратам, аңа исәнлек-саулык телим.
Нәгыймов Илгизәр, 2нче сыйныф
Булмасын иде
сугыш.
Нинди ямьсез һәм куркыныч булып, Сугыш сүзе яңгырый колакта. Шомлы хәбәр булып килеп керә Һәм тарала төрле як-якка. Бу сугышта күпме ана яше, Күпме бала яше түгелгән. Гаделсезлектә корбан булып, Бик күп гомер өзелгән . Башка беркем күрмәсен иде Мондый көнне , мондый газапны. Бары тарих аша хәтерләсен иде Сугыш дигән мондый афәтне.
Хайруллин Сәйдәш, 4сыйныф
