
- •Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбе
- •2012 – 2013 Нче уку елында Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны югары баллларга тапшыру һәм олимпиадалар нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп республика күләмендә беренче урынга лаек булды.
- •6 Сыйныф укучысы Ибраева Минзада катнашты. Ул н.Носовның
- •М илләтләр дуслыгы.
- •7 Сыйныф укучысы . Укучыларның иҗаты. Туган авылым.
- •Минем әбием.
- •Мин спортны яратам.
- •Место подвига - Афганистан.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбе
Эл. Почта: Korsabashsaba@yandex.ru
БҮГЕНГЕ САНДА:
Саба районы Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарихы
Мәктәп яңалыклары.
Спорт яңалыклары.
Сәламәтлек -иң зур байлык.
Укучылар иҗаты милләтләр дуслыгы.
Бик
тә матур бит, дусларым,
Безнең Саба районы,
Шуның бер читендә генә
Бар Курсабаш авылы.
Шул авыл мәктәбе белән
Сезне таныштырырбыз
Безнең ниләр эшләгәнне
Барын әйтеп бирербез.
Бүгенгенең кадерен белү өчен, үткәнебезне белергә һәм аның истәлекләрен кадерләп сакларга кирәк. Тарихи истәлекләргә күз салсак, Курсабаш авылы моннан 350 еллар элек барлыкка килгән. Авыл халкы иген иккән, мал асраган, итек баскан.
1917 нче елдан соң, авылда халыкны диннән арындыру, дөньяны материалистик аңлауга китерә торган яңа типтагы башлангыч дүрт класслы совет мәктәбе ачыла. Бу мәктәп читкә киткән Кадыйров Газизнең өенә урнаша. Хәзерге көндә бу урында Шәймиев Нәҗип абыйлар яши.
Яшь буынны тәрбияләүдә, белем бирүдә Галимов Мәгъсумнең уллары Муллахан һәм Мулләхмәтләр күп көч куйган.
1928 нче елда 4 еллык типовой мәктәп төзелә. Бу чорда укыткан укытучыларның шатлыгы эченә сыймый. Тик бу мәктәп 1943нче елның кышында янып көлгә әйләнә. Мәктәпнең ашханәсе була, мәктәп янгач, балалар шунда укыйлар, аннары мәчеткә күчәләр.
1949 нчы елда авылда 4 класслы яңа мәктәп төзелә, соңыннан ул 7 еллыкка әверелә. Мәктәпне ачуны оештыруда Әгерже районы Тирсә авылыннан килгән, сугыш чорында Арча педучилещысында М.Мәгъдиев белән бергә укыган, “Ачы тәҗрибә”әсәренең беренче кисәгендә әйтелгән яшь кыз, Әнисә Әхкәмова зур көч куя. Кулына чыбыркысын урап тоткан, районга атҗигеп килгән кыю, үткен кызның Почет билгесе ордены кавалеры, “Мәгариф отличнигы” булып, күп еллар завуч, мәктәп директоры булып эшләр дип кем уйлаган?
Авылга шәһәр исен, модасын алып килгән Әнисә апаның бөтен гомере Курсабаш мәктәбе белән бәйле. Шул авылда гаиләкора, балалар үстерә ул.
Бөтен яшьлек дәртен туган илебезнең бөеклеген, күркәмлеген, гүзәллеген тоярга, аның байлыгына сокланырга, әдәбият дәресләре аша туган җиребезгә, халкыбызга, телебезгә, укучыларда мәхәббәт булдыруга, тирә-ягыбыздагы матурлыкны тоярга, кешеләрне анлый белү, гаделлек, тәвәкәллек, батырлык һәм кыюлык тәрбияләүгә биргән. Инде күптән безнең арадан киткән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхкәмова Әнисә апаны ул белем биргән укучылары хөрмәт белән искә алалар. Ул укучыларның гына түгел, укытучыларнын да укытучысы, чын остазы булган.
1958нче елда, Камалов Әлтәф директор булган чорда, мәчет бинасы мәктәпкә үзгәртелә. 7 еллык мәктәп 8 еллыкка әйләнә. Ул елларда балалар саны күп, классларда 25-30ар бала укый. 1987нче елда 2 катлы 192 урынга исәпләнгән яңа бинада мәктәп ачыла, аннан ул урта мәктәпкә әйләндерелә.
50 ел эчендэ мәктәп белән байтак мөгалимнәр идарә иткән. Кемнәр соң алар: Халит Хафизович, Гасанов Зыя Г., Шәйхетдинов С., Камалов Э. Ф., Камалова Р.Г., Закирова Д.Я., Әхкәмова Ә.И., 1984 елдан 2010нчы елга кадәр Сәләхиева Р.З. җитәкчелек итте. 2010-2011 нче уку елында, кайчандыр шушы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, аннан соң югары белем алып, балаларга ныклы белем бирүче Йосыпов Зөфәр Закир улы җитәкләде.2011-2012 нче уку елында мәктәп директоры итеп Шамилов Илшат Мирдахметович билгеләнде.
Район
мәктәпләре арасында безнең
мәктәпнең абруйлы урыны бар. Курсабаш
мәктәбе – «Ел мәктәбе - 93» конкурсы
дипломанты. Яңа уку елына әзерлек
буенча, берничә ел рәттән I урын алган
мәктәп.
“Ачык ишекләр көне”
Бүген Курсабаш урта мәктәбендә "Ачык ишекләр көне" үткәрелде. Башлангыч сыйныфларда дәрестән тыш эшчәнлек буенча ачык дәресләр үткәрелде. Әти-әниләр һәм дәресләргә кереп утырган укытучылар, укучылар бик канәгать калдылар.
2010-2011 нче уку елында укучыларның
олимпиадаларда катнашу нәтиҗәсе буенча 1 нче урынга лаек булды,
2011-2012 нче уку елында 2 нче урын яулады. Мәктәп җитәрлек җиһазланган, компьютер кабинеты булдырылган. Туган якны өйрәнү музее эшли.
Мәктәптә 25 ел тарих фәнен укыткан Закирова Дания Якуп кызы, 1985 елдан музей ачар өчен бик күп эш башкара, 500дән артык экспонатны төркемләп, бөртекләп жыя.. Музей 1991нче елда ачыла, ул республикага билгеле.
2001нче елдан музейны югары белемле тарих укытучысы Йосыпова Райлә Илгиз кыз җитәкли. Музейга
көн саен яңа әйберләр өстәлә, хәзерге вакытта 703 экспонат исәпләнә.
Мәктәп укучыларны милли рухта тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләренә таянып, әхлак нигезләрен төшендерү, сәламәт балалар тәрбияләү өстендэ эшли.
Без, укытучылар, бездә укып чыккан укучыларыбызның уңышларына сөенәбез, алар бәхетле булса, без дә бәхетле. Без чәчкән орлыклар яхшы туфракка эләксен, мәктәпнең киләчәге тагы да матур булсын, авылыбыз горурлансын дигән теләктә калабыз.
Магсумова Айгөл Миннераевовна
Педагог-оештыручы.