
- •1.1.Г. Ибраһимовның тормыш юлы
- •2.1. Г.Ибраһимов әсәрләрендә геройның эчке дөньясын бирү алымы буларак монологлар
- •2.2. “Казакъ кызы” романына лингвистик анализ
- •1.Гомуми күзәтү, тарихи-мәдәни экскурс ясау.
- •2.Ономастик элементлар.
- •3. Синонимнар кулланышы
- •4.Антонимнар кулланышы
- •5.Фразеологизмнар кулланылышы
- •3.Морфологик үзенчәлекләр
- •4. Синтаксик үзенчәлекләр
- •5.Пунктацион үзенчәлекләр
- •Кулланылган әдәбият исемлеге
ЭЧТӘЛЕК
Кереш 3
Бүлек I.
1.1.Г. Ибраһимовның тормыш юлы 4
Бүлек II.
2.1. Г.Ибраһимов әсәрләрендә геройның эчке дөньясын бирү алымы буларак монологлар 6
2.2. «Казакъ кызы» романына лингвистик анализ 9
Йомгак 18
Кулланылган әдәбият исемлеге 19
КЕРЕШ
Галимҗан Ибраһимов бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган шәхесләрнең берсе. Ул үзенең утыз еллык иҗат гомерендә дүрт роман, өч повесть, егермеләп хикәя, бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгара.
Аның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген өйрәнү юнәлешендә хәзерге вакытка шактый гына эшләр эшләнгән. Әмма алда башкарылырга тиешле бурычларның да барлыгын истә тотарга кирәк. Аларның кайберләренә генә тукталып үтик.
1928 елда Г. Ибраһимовның егерме еллык әдәби, гыйльми-иҗтимагый хезмәт бәйрәме киң билгеләнә. Бу уңайдан составында ТАССР халык мәгарифе комиссары һәм Академүзәк рәисе М. Таһиров, тел белгече Г. Сәгъди, журналист С. Борһан, әдәбият галиме, тәнкыйтьче Г. Нигъмәти булган комиссия махсус мәҗмуга нәшер итә. Анда галимнәр, язучылар Г. Алпаров, Г. Толымбай, А. Самойлович, Г. Сәгъди, М. Сәгыйдуллин, Г. Галиев, Н. Фирсов, П. Коган, М. Корбангалиев, К. Нәҗми, Җ. Вәлиди һәм башкаларның әдипнең язучылык, сәяси-иҗтимагый, педагогик, фәнни эшчәнлеге, әсәрләрендәге аерым проблемалар турындагы мәкаләләре урын алган. Бу җыентык Г. Ибраһимов эшчәнлегенә төрле яклап бирелгән бәяләмәләрне бергә туплап бастыруның беренче үрнәге, тәҗрибәсе булып тора.
Әдипнең тормыш юлын тулырак ачыклау һәм иҗат эшчәнлеген тирәнрәк аңлау максатында язучы А. Шамов “Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр” бастырган. Аны әзерләү барышында, үзе язганча, әдипне күреп белгәннәрдән, дусларыннан, замандашларыннан йөзләп истәлек тупланган булса да, аңа бәйле булмаган сәбәпләр аркасында, китапта илле бише генә урын алган.
БҮЛЕК I.
1.1.Г. Ибраһимовның тормыш юлы
Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 13 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе (хәзер Авыргазы районына карый) Солтанморат исемле татар авылында туа. Галимҗан башта туган авылында белем ала, 3 сыйныфлы рус мәктәбенә дә йөри.
1898 елның көзендә әтисе Галимҗанны һәм аның бертуганын Оренбургдагы мәдрәсәгә илтә. Абыйсын «Хөсәения» гә, ә Галимҗанны Вәли мулла мәдрәсәсенә урнаштыра.
1905 елгы инкыйлаб дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла.
Аннары ул Уфага китә һәм «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге шул вакытта башлана. 1907 елда аның беренче хикәясе – "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" басылып чыга. «Галия»дән киткәннән соң, Галимҗан ИбраһимовӘстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый.
Белемен күтәрү өчен һәм әдәби эш белән шөгыльләнү өчен 1909 елда Казанга килә. Шул елны язучы "Татар хатыны ниләр күрми" повестен иҗат итә. 1910-1911 елларда "Диңгездә", "Йөз ел элек", "Карак мулла" кебек хикәяләрен яза.1912 елда ул беренче зур күләмле әсәрен – "Яшь йөрәкләр" романын тәмамлый. 1912-1914 елларда "Карт ялчы", "Көтүчеләр", "Табигать балалары" һ.б. бик күп әсәрләрен иҗат итә.
1912-1913 елларда Галимҗан Ибраһимов Киевта балалар укыта, белемен күтәрә. Студентларның яшерен оешмасында катнашканга 1913 елның апрелендә кулга алына. Шул елның җәендә төрмәдән чыгарыла, 1917 елның февраль революциясенә кадәр полиция күзәтүе астында яши.
1913 елның көзеннән башлап Галимҗан Ибраһимов Казанда. Ул яңа ‒ чыга башлаган «Аң» җурналының җаваплы сәркатибе. 1914елның февралендә яңадан Киевка китә. 1915елның көзеннән 1917 елгы Февраль инкыйлабына кадәрге чорда Галимҗан Ибраһимов «Галия» мәдрәсәсендә укытучы булып эшли.
Язучы 1917 елдан инкыйлаб эшләре белән шөгыльләнә, Учредительное Собраниега делегат итеп, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1918 елда Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк мөселман комиссариатының рәисе Мулланур Вахитовның урынбасары була.
Илдә тыныч тормыш башлангач, әдип иҗат эше белән шөгыльләнә, дәүләт һәм җәмәгать эшләрендә катнаша.
Язучы каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын Ялтада уздыра. Ул анда әдәби иҗат эшен дәвам иттерә.
Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк, Сталин репрессияләренә эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә.
Г. Ибраһимов үзенең беренче хикәяләрендә үк җәмгыять үсеше өчен мөһим мәсьәләләр күтәрергә, татар дөньясының гаделсезлегенә, иске тәртипләргә, каршы чыгучы шәхесләрнең образларын тудырырга омтыла. Зәки шәкерт («Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» хикәясе, 1907) мәдрәсәдәге иске укыту ысулларына, кадимчелеккә каршы чыга. «Татар хатыны ниләр күрми» хикәясендә (1910) Гөлбану хатын-кызларның хокуксызлыгына каршы күтәрелә.
Әдипнең 1917 елга кадәрге әдәби иҗатын нигездә икегә бүлеп карарга кирәк. Беренчесе 1907-1912 елларны эченә ала. Бу чорда язучы үзенең иҗат принциплары буенча башлыча романтик юнәлештә үсте. Аның иҗатына иске тормышны кире кагу, романтик рәвештә гаделсезлеккә каршы чыгу, ирек теләү хас. Әдипнең ул елларда язган хикәяләрендә («Яз башы» «Диңгездә», «Сөю-сәгадәт», «Уты сүнгән җәһәннәм» һ.б) реаль тормыш белән килешмәүче шәхес образлары бирелә.
БҮЛЕК II.