
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
XIX йөзнең икенче яртысында, аеруча соңгы чирегендә, татар әдәбиятының проза төре шактый үсеп китә. Муса Акъегетзадәнең (1864—1923) «Хисамеддин менла», Заһир Бигиевнең (1870—1902) «Өлүф (меңнәр), яки Гүзәл кыз Хәдичә», «Гөнаһе кәбаир» («Зур гөнаһлар»), Ризаэддин Фәхреддиннең (1859—1936) «Сәлимә, яки Гыйффәт», «Әсма, яки Гамәл вә җәза», Садрый Максудыйның (1878—1957) «Мәгыйшәт» (тормыш, яшәеш.) романнарында, Фатих Кәрими (1870—1937) һәм Гаяз Исхакыйның (1878—1954) хикәя-повестьларында шул дәвер татар чынбарлыгының төрле вәкилләре һәм күренешләре гәүдәләнеш таба, милләт язмышы мәсьәләләре үзәккә куела. Аларда хикәяләү, тасвирлау еш кына публицистик уйланулар, чигенешләр белән үрелеп бара. Бу чор прозасының тел-стиле чагыштырмача гади һәм аңлаешлы. Авторлар сөйләм теленә хас булган күп кенә элементларны һәм чараларны үз әсәрләрендә бик теләп файдаланалар.
Татар әдәбияты XX йөз башында гаять зур уңышларга ирешә. Моның белән ул, әлбәттә, иң беренче чиратта үзенә кадәрге сүз сәнгатенә, аеруча XIX гасыр әдәбиятына бурычлы. Чөнки Тукай, Исхакый, Ибраһимов кебек олуг әдипләр бары тик Баласагунлы һәм Кол Гали, Сәйф Сарай һәм Мөхәммәдьяр, Мәрҗани һәм Насыйри казанышлары нигезендә генә туа алды.
XIX йөз сүз сәнгате — Урта гасыр мәдәниятеннән яңа реалистик әдәбиятка күчеш чоры да ул.
Муса Акъегетзадэ (1864-1923) XIX гасырның 80 нче еллары — татар әдәбияты тарихы өчен аеруча истәлекле чор. Бу еллар, бер яктан, безнең халыкка күп кенә каләм әһелләрен бирде. Алар арасында С. Рәмиев, М. Гафури, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, К. Тинчурин һәм башка мәшһүр әдипләр бар. Икенче яктан, нәкъ менә 80 нче елларда «Хисамеддин менла», «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә», «Зур гөнаһлар» кебек романнар, «Бичара кыз», «Рәдде бичара кыз» пьесалары туды. Аларда шул чор татар чынбарлыгының мөһим мәсьәләләре тормышчан образларда һәм күренешләрдә гәүдәләнеш тапкан. М. Акъегетзадэ, 3. Бигиев, Г. Ильяси һәм Ф. Халидинең бу төр әсәрләре татар әдәбиятын реалистик үсеш юлына борып җибәрде һәм үзләреннән соңгы күп кенә әдипләрнең иҗат принципларына зур йогынты ясады.
«Хисамеддин менла» романы, гәрчә аның тел-стиленә һәм сәнгатьчә эшләнешенә аерым дәгъвалар булса да, реалистик сүз сәнгатенең (аны еш кына «яңа», «җәдит», «уйгану дәвере» әдәбияты дип йөртәләр) тәүге һәм күренекле ядкярләреннән берсе иде. Нәкъ менә шуңа күрә дә бу әсәр галимнәр һәм әдипләр тарафыннан югары бәяләнеп килә. «Хисамеддин менла,— дип яза Г. Сәгъди,—үзенең тарихи әһәмиятен бервакытта да югалтмый торган әсәр. Монда без татарлар арасында башланган уяну, җәдитләнү (яңару.— X. М.), европалашу хәрәкәтен дә, җанлы тормыш картиналарын да күрәбез». Г. Ибраһимов М. Акъегет-задәне «татар реализм әдәбиятының атасы» дип атады.
Тормыш юлы. Муса Мөхәммәдҗан углы Акъегетзадә 1864 елның 4 декабрендә Пенза губернасының Чембар (хәзерге Белинский) каласында урта хәлле дворян гаиләсендә дөньяга килә.
Булачак әдипнең әтисе һәм бабасы чыгышлары белән Чембар төбәгендәге Мачали авылыннан. Биредә янә берничә татар авылы бар (Качкару, Кикин һ. б.). Аларны еш кына «Алтавыл» («Алты авыл») дип тә йөртәләр. Бу төбәк кешеләренең элек-электән үк Казан, Мәскәү, Петербург, Ростов, Әстерхан, Баку һәм кайбер башка калалар белән тыгыз багланышларда торуы мәгълүм.
Мусаның балалык вакыты Чембарда һәм әтиләренең туган авылы Мачалидә уза. Әүвәл авылда татарча укый, аннан туган каласында рус мәктәбендә белем ала. 1878—1884 елларда ул — Пенза гимназиясе укучысы. Биредә аның тырышып укуы, рус, Көнбатыш Европа әдәбиятларын, француз телен ныклап өйрәнүе мәгълүм. Муса Акъегетзадә (автор үзен «Акҗегетзадә» дип йөрткән) үзлегеннән татар һәм төрек әдәбиятларын да җитди үзләштерә. Аның, татар, рус, француз, төрек телләреннән тыш, гарәп һәм фарсы телләрен дә билгеле бер дәрәҗәдә белүе мәгълүм.
Гимназияне тәмамлагач, Муса Мәскәү университетына керергә тели. Әмма татар баласына анда укырга насыйп булмый, ул туган якларына әйләнеп кайта. Уку-укыту, иҗат эше белән шөгыльләнә. Аннан Кырымдагы Бакчасарай шәһәренә китә һәм Исмәгыйль Гаспралы җитәкчелегендәге «Тәрҗеман» газетасында журналист булып эшли.
1887 елда Муса Акъегетзадә Төркиягә юнәлә һәм Истанбул-дагы «Мөгаллими Шаһания» (аны кайчак «Мөлкияи Шаһа-ния» дип тә йөртәләр) исемле югары уку йортына керә. Аны тәмамлагач, Теркиндәге бер гаскәри уку йортында рус теле һәм әдәбияты укыта, 4—5 ел Сүриядә, Төркиянең көнчыгышындагы Анадулыда яшәп, эшләп ала. Икътисад мәсьәләләренә багышланган гыйльми хезмәтләр яза. Гомеренең ахырын Ис-танбулда уздыра, нигездә, профессор Н. Ф. Катановның Казан университетыннан Төркиягә сатып алынган бай китапханәсен тәртипкә китерү, өйрәнү белән шөгыльләнә.
Муса Акъегетзадә 1923 елның 24 сентябрендә Истанбулда вафат була.
М. Акъегетзадә «Хисамеддин менла» романын 20 яшьләрендә иҗат итә. Бу әсәр 1886 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга. Әдипнең башка зуррак күләмле әдәби әсәрләре безгә мәгълүм түгел.
Әсәрнең кыскача сюжеты. 200 ләп йортлы татар авылы. Андагы төзек кенә бер йортта әнисе Зөлхая абыстай белән 25 яшьләрендәге Хисамеддин исемле бер егет яши. Ул — менла, ягъни укымышлы кеше.
Хисамеддин Төркиядә укып кайткан. Хәзер үз авылында балалар укыта. Игенчелек, сәүдә белән дә шөгыльләнә. Яшь мөгаллим яңалыклар белән танышып бара, «Тәрҗеман» газетасын да даими укый. Шушы ук авылның Бикбулат исемле карт мулласы Хисамеддиннән көнләшә, аны авыл җәмәгатьчелеге каршында көлкегә калдырырга уйлый. Әмма Хиса-меддиннең төпле җаваплары, акыллылыгы, сабырлыгы аның ниятләренә чик куя.
Яшь мөгаллим сәүдә һәм башка төрле эшләр белән үзлә-реннән ерак булмаган бер шәһәргә барып йөри. Биредә аның Әбүзәр Дәүләтгилдиев исемле 18 яшьлек гимназист дусты, 26 яшьлек Гайса Зурколаков исемле фикердәше була.
Бервакыт Хисамеддин, шәһәргә килгәч, мөсафирханә (кунак йорты, гостиница) хуҗасы Габбасның Хәнифә исемле кызы белән таныша. Ике арада мәхәббәт хатлары алышу, сөйләшүләр башлана.
Хисамеддин яшәгән авылда бөтен тирә-юньнең бай сәүдәгәре Гали бай Җаватов яши. Ул үзенең улы Сибгатулланы Хәнифәгә өйләндерергә ниятли. Яучы итеп Бикбулат мулланы җибәрә. Кызның әти-әнисе, ягъни Габбас абзый белән Шәмсия абыстай, Хәнифәне Гали бай улына бирергә рәхәтләнеп риза булалар. Ни өчен дисезме? Чөнки аларны булачак коданың байлыгы, дәрәҗәсе кызыктыра. Хисамеддин җибәргән яучы да хәлне үзгәртә алмый. Ике яктан да туйга әзерлек башлана. Хәнифә белән Хисамеддин кайгыга кала.
Менә Гали бай яшәгән авылда зур туй мәҗлесе. Анда катнашучылардан зур төркем кызны алырга шәһәргә юнәлә. Әмма юлда Хәнифәнең атасы йортыннан качып китүе турында хәбәр алына. Бар да аптырашта кала.
Тиз арада Хәнифә белән Хисамеддин гаилә коралар. Кызның әти-әнисе дә моңа риза, шат. Шулай итеп, гаделлек тантана итә.
Әсәрнең жанры. М. Акъегетзадә бу әсәрен «милли роман яки хикәя» дип атаган. Мондый исем аклана да. Чөнки озак гасырлар буе татар әдәбиятында теләсә нинди чәчмә әсәрне (хикәя, повесть, роман, мәзәк, әкият һ. б.), кагыйдә буларак, хикәят дип йөрткәннәр. М. Акъегетзадә дә, бер яктан, бу традициягә тугрылыклы кала. Икенче яктан, төрек, рус, Көнбатыш Европа романнарын белгән автор үз әсәренең татар әдәбиятындагы яңалыгын үзе дә аңлый. Шуңа күрә ул бу әсәрне «милли роман» дип атый.
«Хисамеддин менла», гәрчә күләме ягыннан әллә ни зур булмаса да, эчтәлеге, образлар системасы, сюжет-композициясе белән роман исеменә лаек. Әсәрдәге вакыйга-хәлләр төрле урыннарда: авылда, шәһәрдә, тимер юл вокзалында, мөсафирханәдә, хосусый йортларда һәм башка җирләрдә бара. Алар бер елга якын вакытны эченә алалар. Каһарманнарга мөнәсәбәттә үткән чорларга да чигенешләр ясала.
Роман урын-вакыт ягыннан гына түгел, вакыйгаларның, сюжет сызыклары һәм персонажларның бирелеше ноктасыннан да чагыштырмача катлаулы. Әсәрдә берничә гаилә язмышы теге яки бу дәрәҗәдә гәүдәләнеш таба (Хисамеддин һәм аның әнисе, Гали бай Җаватов һәм аның улы, Габбас абзый һәм аның гаиләсе, Гайса Зурколаков һәм аның әнисе Гайниҗамал, Бикбулат мулла һ. б.). Боларга Әбүзәр Дәүләтгилдиев, Мохтар һәм кайбер башка персонажларның да язмышы барып тоташа. Романның үзәгендә Хисамеддин, аның Хәнифәгә мәхәббәте тора. Барлык вакыйга-хәлләр дә аларның характерын, үзара мөнәсәбәтләрен гәүдәләндерүгә, хәл итүгә буйсындырылган. Хат язышу, егет белән кызның яшерен очрашулары, Хәнифәнең туй алдыннан качып китүе, Мохтарның «пулисәгә» (полициягә) эләгеп алуы, Хисамеддиннең киемен алыштырып йөрүе һәм башка шундый күренешләр сюжетка билгеле бер дәрәҗәдә маҗаралылык төсмере дә өсти.
Романның идея-сәнгатьчә үзенчәлекләре. «Хисамеддин менла» идея-проблемати-касы белән дә роман исеменә лаек. Андагы каһарманнарның эш-гамәлләре иҗтимагый мәсьәләләр белән турыдан-туры керешеп китә. Автор фикеренчә, гаилә кору мәхәббәткә, егет белән кызның шәхси ирегенә нигезләнергә тиеш. Кеше үз бәхете өчен үзе иҗтиһад итәргә (тырышырга) бурычлы. Романда Мөхәммәд пәйгамбәрнең «кем иҗтиһад итәр, ул табар» гыйбарәсенең китерелүе дә юкка түгел.
Әсәрдәге иң төп һәм мөһим мәсьәләләрнең берсе — милләт язмышы мәсьәләсе. Башкаларның һәммәсе диярлек шуңа буй-сынулы.
Ни өчен «зиһене бик мөкәммәл», «истигъдадлы» (сәләтле, зирәк) татар милләте немец, француз һәм башка халыклардан артта калган? Аны ничек алдынгы милләт итәргә? Күрәсез: әсәрдә куелган бу төр сораулар бүгенге көн өчен дә бик аваздаш!
М. Акъегетзадә фикеренчә, милләтне үстерү өчен, кешеләрнең инициативалы, белемле, һөнәрле, әхлаклы һәм шәфкатьле булуы шарт. Хисамеддин, Әбүзәр, Гайса, Хәнифә нәкъ әнә шундый сыйфатларга ия. Уңай каһарманнарның яшь булуы да игътибарга лаек. Чөнки аларда дәрт, энергия, тәвәккәллек көчле.
Автор аеруча милләт балаларының эшлекле булырга тиешлегенә басым ясый. «Эшлеклелек,— диелә әсәрдә,— һәр җәһәттән файдалы вә саваплыдыр». Хисамеддин, муллалык һәм педагоглыктан тыш, китап тарату, игенчелек һәм сәүдә белән дә шөгыльләнә. Аның йорты ук хуҗасының «иҗтиһадлы вә хезмәт сөйгән адәм икәнлеген» күрсәтеп тора. Гайса Зурколаков — эш-гамәл иясе, бакырханә хуҗасы.
Әсәрдәге персонажлар арасында Мохтар образы үзенчәлекле урынны алып тора. 18 яшьлек бу егет, авылдан шәһәргә килеп, теләнчелек итә башлый. Хисамеддин һәм Гайса катнашы белән ул сәүдә эшенә керешә, тырышлыгы аркасында олуг сәүдәгәр, мал-мөлкәт иясе булып китә.
Хисамеддин, Гайса, Әбүзәр, Мохтар — төрле шөгыльле һәм төрле табигатьле кешеләр. Аларның берсе — мөгаллим, икенчесе — эшкуар (промышленник), өченчесе — булачак чиновник, дүртенчесе — сәүдәгәр. Әмма ал арны милләтпәрвәрлек, ягъни милләтне сөю берләштерә. Автор фикеренчә, бу дүрт шөгыль иясенең берлеге — милләтне алга җибәрүнең төп факторы. Әсәрдә Әбүзәр бәк тарафыннан мондый сүзләр дә әйтелә: «Мәгыйшәттә (тормышта, яшәештә.— X. М.) иң бөек куәт — акчадыр. Бу куәт илә мәгарифе миллиямез (милли мәгариф.— X. М.) юлында күп эш кылмага мөмкин булыр иде».
М. Акъегетзадә, үз элгәреләре кебек, милләтнең тәрәккыя-тен белем-мәгьрифәттә дә күрә. «Яшьлектән гыйлем вә укы-мак сөйгән инсанның,— ди ул,— әхлак вә фикерләре» дә яман булмый. Автор ислам диненең тәрбияви көченә аеруча игътибар итә, милли үсешне, европалашуны мөселманчылык белән тыгыз бәйләнештә карый. Әмма Бикбулат кебек надан, көнчел, мәкерле муллалар — милләтнең алга барышында киртә. Чөнки алар үзләрендәге начар сыйфатларны, ямьсез эш-гамәл-ләрне шәкертләренә дә күчерәләр.
М. Акъегетзадә белем-мәгърифәт, әхлак мәсьәләләрен җанлы вакыйгаларда, тормышчан ситуацияләрдә, реалистик образларда тасвирлый.
«Хисамеддин менла»да вакыйга-хәлләр хыялый дөньяда, әллә кайчан һәм әллә кайларда түгел, ә XIX гасырның 80 нче елларында татар җирлегендә бара. Әсәрне укыганда, шактый дәрәҗәдә Чембар, Пенза яклары, башка халыклар белән аралашып яшәгән мишәр татарларының тормышы күзаллана. Бу — этнографик күренешләрдә ачык күренә.
Романда Петербургтан Уфага кайтучы мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилевнең (1802—1884) Пензада туктап алуы, биредәге мөселманнар белән очрашуы кебек реаль вакыйгалар да теркәлгән. 1883 елның апрелендә Бакчасарайда «Тәрҗеман» газетасы чыга башлый. Хисамеддин бу басманың «ярым еллык» саннарын укып бара, газета мәкаләләрен хуплый, баш мөхәррир Исмәгыйль Гаспралыга «афәрин»нәр (мактаулар) укый.
Романда автобиографик моментлар үзен нык сиздерә. Әсәр тукымасында, бигрәк тә Хисамеддин образында, авторның шәхси язмышы, милләт, тормыш, кешеләр турындагы күзаллаулары шактый дәрәҗәдә гәүдәләнеш тапкан.
М. Акъегетзадә тирә-юньне, вакыйгалар бара торган мохит-не сыйфатларга ярата. Бу — очраклы хәл түгел. Автор фике-ренчә, кеше тирәлек, иҗтимагый мөнәсәбәтләр белән тыгыз бәйләнешле, шәхесне чынбарлык формалаштыра. Шулай ук әсәрдә каһарманнарның тышкы кыяфәтләрен тасвирлауга да җитди игътибар ителә. Гадәттә, тышкы портретлары күркәм, сөйкемле булган геройларның эш-гамәлләре, эчке сыйфатлары да уңай, кешелекле итеп сурәтләнә. Автор, гомумән, персонажларның характерын, рухи халәтен ачуда уңышлы гына адымнар ясый. Үз-үзенә гадәттән тыш ышанган кызмача Сибгатулла туй көнне иптәш егетләренә «сүттерт, йөздерт!» кебек әмер сүзләре белән генә мөрәҗәгать итә. Исерек егетләр атны шулкадәр куалар ки, хәтта юл аша узарга теләгән бер эт коляска көпчәкләре астында калып, «уртага ярылып», аның «эчәкләре һаваны... исләтә».
Сөйгән кызын югалтудан Хисамеддин кара кайгыга баткан. Караңгы кич, көчле яңгыр аның рухи халәтен тагын да ачыграк күрсәтүгә ярдәм иткәннәр. Сибгатуллага ярәшелгән Хәни-фә, аптырап, үз күңеле белән үзе сөйләшә, башында каршылыклы уйлар бөтерелә. «Һай, кош булса идем, очып яныңа җитешеп, хәлемне сәңа белдерер идем»,— ди кыз.
Автор урыны белән әсәр тукымасына хәдисләр (пәйгамбәр сүзләре...) кертеп җибәрә. Алар ярдәмендә персонажлар үз фикерләрен төрлечә дәлиллиләр, ныгыталар.
Вакыйга-хәлләрне хикәяләү барышында автор кайвакыт укучыга турыдан-туры дәшеп куя, сюжет күчешен искәртә.
Романның теле бүгенге укучы өчен авыр. Авторга госманлы, ягъни иске төрек әдәби теленең тәэсире көчле. (Бу үзе үк XIX гасыр татар зыялыларына, хәтта, М. Акъегетзадә кебек, рус уку йортларында белем алганнарына да Истанбул йогынтысының зур булуы хакында сөйли.) Әсәрдә күпчелек халыкка аңлашылып җитми торган гарәп, фарсы сүзләре шактый очрый. Шуның белән бергә әсәр теленә татар җанлы сөйләм теле дә тәэсир иткән. Автор, үз элгәреләре Кандалый, Акмулла кебек, текстка аерым рус сүзләре (кэпик — копейка, порх —порох һ. б.), мәкаль-әйтемнәр (аның сүзләре «стенага борчак кеби иде»; «үлек кеби агарып»...), җырлар да («Ак эшләпә мамыктан, кызлар карый ярыктан, Карамас иде ярыктан, бер күрергә зарыккан»...) кертеп җибәрә.
Милләт язмышын, искелек һәм яңалык көрәшен, мәгърифәтчелек фикерләрен үзәккә куйган «Хисамеддин менла» әсәре үзенең тормышчанлыгы, яңа тип каһарманнары, тәнкыйди рухы белән татар әдәбиятында яңа сәхифә ачып җибәрде. Дөрес, әле анда, бүгенге көн эстетик үсеш ноктасыннан караганда, сәнгати кимчелекләр, тел-стиль җитешсезлекләре бар. Әмма шуңа да карамастан Муса Акъегетзадәнең бу романы татар әдәбиятының реалистик үсешендә мөһим бер вакыйга, этәргеч көч булды. Шул ук елларда аңа З. Бигиев, бераздан Р. Фәхреддин, С. Максудын, Г. Камал, Г. Исхакый һәм башкаларның әсәрләре килеп кушылды. Шуның нәтиҗәсендә XX гасыр башы татар әдәбиятында реализм хәлиткеч көчкә, төп юнәлешкә әверелде.
М. Акъегетзадә үз укучыларын милләтнең тәрәккыяте өчен көрәшергә, эшлекле, белемле, һөнәрле һәм әхлаклы булырга чакыра. Аның бу фикерләре, «кем иҗтиһад итәр, ул табар» сүзләре бүгенге көнебез өчен дә аваздаш яңгырый.
Заһир Бигиев (1870—1902).
Мөхәммәдзаһир Ярулла (Җарулла) углы Бигиев 1870 елда Ростов-Дон шәһәрендә рухани гаиләсендә туа. Аның әтисе әүвәл Чембар төбәгендәге Кикин авылында яши. Чыганакларда Ярулла Габделкәрим углының «эшлекле, шөһрәтле бай булуы», «урысча, исламча галимлеге» күрсәтелә. 60 нчы еллар урталарында ул Ростов-Донга ахун итеп билгеләнә. Бигиев-ләрнең бу калага күчеп китүләре очраклы түгел. Чөнки чем-барлылар Ростов-Дон белән элек-электән сәүдә багланышларында торганнар. Бу шәһәрдә хәзер дә Пенза төбәге кешеләре шактый яши.
Укымышлы, зыялы даирәдә, чагыштырмача мул тормышлы гаиләдә яшәгән Заһир һәм рус, һәм татар мәктәпләрендә белем ала. Аның кечкенәдән үк татар, рус, француз, төрек, гарәп, фарсы әдәбиятларын күпләп укуы хакында да мәгълүматлар
бар. Әдәби иҗат белән ул Ростовта уку елларында ук шөгыльләнә башлый. Шушы ук чорда аның Кырымда, Мәскәү, Петербург һәм кайбер башка калаларда булуы мәгълүм. Әти-әнисе-нең (әнисе Фатыйма абыстай) туган төбәгенә, ягъни Чембар якларына да еш кайтып тора.
Җаекта яшәгән Тукай кебек, Ростовта гомер кичергән Заһир Бигиевне дә татарның мәркәзе (башкаласы, үзәге) тарта. Менә яшь әдип Казанда. Биредә ул «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романын төгәлли. Әдипнең «Зур гөнаһлар» романы да Казанда языла һәм 1890 елда шунда ук дөнья да күрә.
Заһир Бигиев монда үз вакытында күренекле саналган Күл буе мәдрәсәсендә укый. Казан тормышы, татар мәдәнияте белән ныклап таныша. Бу аның әдәби әсәрләрендә дә ачык гәүдәләнеш тапкан. Алардагы күпчелек вакыйга-хәлләр 80 нче еллардагы Казан тормышы белән бәйләнешле.
Күл буе мәдрәсәсен тәмамлагач, 1891 елда 3. Бигиев Ростов-Донга кайта һәм шәһәр мөселманнарының имамы булып тора башлый. Күп укый, иҗат эшен дәвам иттерә, күренекле кешеләр белән аралаша. Аның дини бәхәсләрдә катнашуы, христиан руханилары белән дискуссияләр алып баруы да мәгълүм. 1893 елда Урта Азиягә ике ай ярымлык сәфәр кыла. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле атаклы язмасы туа. Бу сәяхәтнамә 23 яшьлек авторның милләтпәрвәр, Шәрык һәм Европа гыйлемен тирән үзләштергән зыялы шәхес икәнлеген ачык күрсәтеп тора.
3. Бигиев Бохара һәм Сәмәрканд якларына ике максат белән бара. Беренчедән, Исмәгыйль Гаспралы кебек, татарча газета чыгарырга хыяллана. Әмма бу эш барып чыкмый. Чөнки, әдип үзе язганча, «андый эшләрнең ихтыяры Бохара кулында калмаган». Бу ханлык үзе Рәсәйгә буйсынулы. Икенчедән, аның Нохарада укырга калырга да нияте була. Әмма анда белем бирүнең түбәнлеген күргәч, ул бу теләгеннән дә баш тарта.
Урта Азиядән 3. Бигиев кайгылы күңел белән кайта. Сәяхәтнамәсенең азагында ул болай дип яза: «Гаять көчле авырулы бор хәлгә төштем. Башлануы кайгыдан юану өчен бер кәеф-сафа кору сымаграк булып күренсә дә, ахыры соң дәрәҗәдә һәлакәтле булды. Кулыма каләм алмас бер хәлгә килдем. Тормыш ләз-мотләреннән өмет өздем. Газраилнең визитен көтә башладым...»
Шушындый төшенке халәттә яшәгән Заһир Бигиевнең го-море 1902 елда фаҗигале төстә өзелә. Кабере — Ростов-Дон шәһәрендә.
Татар әдәбиятын реалистик әсәрләр, мавыктыргыч романнар белән баеткан Заһир Бигиевнең, гәрчә үзе үлсә дә, исеме һәм әсәрләре онытылмый. Аны бөек шагыйребез Г. Тукай аеруча ярата һәм хөрмәт итә. «Төшемдә күргәннәрем» (1908) исемле язмасында ул 3. Бигиевне «ахирәттәге сарайда» күрүен искәртә. Имеш, ул сарайның диварларына, идән-түшәмнәренә алтын хәрефләр белән әдипнең әсәр исемнәре язылган. Ал арны Тукай: «Әдәбият бәһарымызның (языбызның.— X. М.) иң әүвәлге чәчәкләре!» — дип атый.
Әдипнең, нигездә, дүрт роман һәм бер сәяхәтнамә язуы мәгълүм. Алардан икесе автор үзе исән вакытта ук дөнья күрә: «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» әсәре — 1887, «Зур гөнаһлар» 1890 елда басылып чыга. «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле юлъязмасы исә, ни сәбәптәндер, 1908 елда гына нәшер ителә.
«Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы. Бу әсәр — 3. Бигиевнең тәүге романы. Автор текстында әсәр исеме «өлүф» сүзе белән башлана. «Өлүф» гарәп телендә «мең» санының күплеген (ягъни «меңнәр» мәгънәсен) белдерә.
Г. Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән җөмлә белән башланып китә. Шушы фаҗигале төенләнеш вакыйгаларның үстерелешен тәэмин итә. «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романында да шундый ук хәл. Роман төп каһарманнарның берсе булган Зөләйханың серле үлеме белән башлана. Бу гадәттән тыш хәл күпләрне тетрәндерә, һәм алга таба барлык вакыйгалар диярлек шуңа мөнәсәбәттә бәян ителә. Күп кенә фактлар Зөләйха фаҗигасендә Казан сәүдәгәре Муса Салиховның гаепле булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә егет «10 ел каторга хезмәтенә хөкем ителә». Әмма тиз арада шик Мусаның танышы Габденна-сыйрга төшә. Тикшерү дәвам итә. Мәрхүмәнең әнисенә язган хаты исә фаҗиганең чын асылын күрсәтә: баксаң, Зөләйха үз-үзен үтергән икән. Алга таба вакыйгаларның чишелеше башлана: Муса төрмәдән азат ителә һәм Хәдичәгә өйләнә. Ә инде мәкерле эш-гамәлләр кылган Габденнасыйр, үз гаебен аңлап, агу-зәһәр эчеп үлә.
Гәрчә роман «Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» дип аталса да, анда Зөләйха иң җанлы образлардан саналырлык. Дөрес, әсәрдәге вакыйгаларда ул аз катнаша. Әмма шуңа да карамастан аның язмышы һәм хатирәсе роман сюжетында хәлиткеч урын тота.
Зөләйха — егерме ике-егерме өч яшьләрендәге гаять тә чибәр, гүзәл кыз. Гимназия бетергән, укымышлы һәм зыялы. Әтисе (Сөләйман.— X. М.) морза булса да, артык бай кеше түгел. Үлеменнән бер ел элек Зөләйха әти-әнисе белән Кырымнан Петербургка килә. Шунда Муса Салихов белән таныша. Егет кызга «үлеп гашыйк була». Зөләйха да Мусаны ярата. Әмма кызның әтисе, егетне яхшы белмәгәнлектән, аларның кушылуына каршы чыга. Зөләйха әти-әниләре белән — Кырымга, ә егет Казанга кайтып китә.
Бер еллап вакыт узгач, Муса Салихов Әхмәди бай кызы Хәдичәне ярәшә. Туйга хәзерлек башлана. Шулвакыт искәрмәстән Казанга Зөләйха килеп төшә. Муса белән ул мөсафирханәдә очраша. Аның максаты — егеткә кияүгә чыгу. Әмма
Муса Зөләйхадан инде баш тарта. Кыз, гәрчә еласа да, «мине хатынлыкка ал дип ялынмый», киресенчә, Мусага бәхетле гаилә тормышы тели. Кыз, егет чыгып киткәч, әнисенә хат яза, үз-үзен юк итәчәге хакында кәгазь калдыра һәм « номер»ында атылып үлә.
Әсәрдән Зөләйханың Мусаны чын күңелдән яратуы, мәхәббәтне бөтен нәрсәдән өстен куюы аңлашыла. Егет аңа, Кырымга кайту өчен, акча бирергә уйлый. Кыз исә: «Үзең булмагач, акчагыздан миңа файда юк»,— дип җавап бирә. Аның бу сүзләре Хәдичәне «йөз мең сум акчасы белән кәләшлеккә алу» вакыйгалары фонында бик мәгънәле яңгырый.
Мусаның кыздан бант тартуы Зөләйханы һәлакәткә этәрә. Бу фаҗиганең тагын бер сәбәбе бар. Зөләйханың әтисе үлә. Кыз, кайгылы әнисенә әйтмичә-белдермичә, Казанга китеп бара. Биредә аны янә бәхетсезлек көтә. Ата-ана ризалыгын һәм фатихасын алмау хәерлегә илтми. Моны Зөләйха да ахырда аңлый. «Сезнең рөхсәтләрегездән башка качып китүем сәбәпле,— ди ул әнисенә язган соңгы хатында,— минем Казанга сәфәрем дә хәерле булмады». Тәүбә кыла һәм әнисенең гафу итүен үтенә.
Зөләйха, гәрчә аның эш-гамәлендә бәхәсле яклар булса да, шәхес бөтенлеге, үзенчәлекле табигате, максатчанлыгы һәм мәхәббәткә тугрылыгы белән күңелдә уңай тәэсир калдыра.
Муса Салихов — романдагы вакыйгаларда иң күп катнашкан персонаж. Ул — Казан баеның улы. «Петербург университетын тәмамлаган». 25—26 яшьләрендә. Сәүдә эшләре белән шөгыльләнә, абыйсы Нигъмәтулла белән бер йортта тора.
Муса Салихов — укымышлы, төсе-кыяфәте белән дә килешле, күңеле дә йомшак, беренче карашка, вәгъдәсенә дә тугрылыклы, кешеләргә дә игътибарлы, ышанучан. Әмма аның Зөләйха белән мөнәсәбәте каршылыклы фикерләр уята. Кырым кызына «үлеп гашыйк булган» Муса тиз арада икенче кызга өйләнергә йөри. «Максатым,— ди ул Зөләйхага,— Әхмәди Хәмитовның кызын йөз мең сум көмеш акчасы белән кәләшлеккә алу». Бу сүзләр үзләре үк Мусаның тотрыксыз табигатьле, байлыкка кызыгучы шәхес икәнлеген күрсәтеп торалар. Аның Хәдичәгә мәхәббәте әсәрдә юньләп күренми дә.
Тикшерүче Шубин Мусага мондый сорау бирә:
«— Хөрмәтле Муса әфәнде, сез үтерелгән Зөләйханы исән чагында күреп белә идегезме?..
— Юк! Юк! Белми идем,— дип җавап бирде Муса әфәнде». Бу эпизод үзе генә дә Муса Салиховның куркак табигатьле кеше булуы турында сөйли. Аны милләт язмышы да, халык мәнфәгатьләре дә кызыксындырмый.
Муса Зөләйха фаҗигасендә хокукый (юридик) яктан гаепле түгел. Әмма аның әхлакый гаебе зур. Шуңа күрә дә ул билгеле бер кыенлыкларга, рухи газапларга дучар ителә.
Бай кызы Хәдичәгә өйләнү өчен көрәш сюжетның үзәгендә ята. Бу каршылыкның бер ягында Муса Салихов булса, икенче тарафында — Габденнасыйр. Аларның һәр икесе дә — Казан байлары, укымышлы егетләр. «Габденнасыйр әфәнде,— ди автор,— гимназиядә курс тәмам иткән, егерме өч-егерме дүрттән артык түгел, үзе әле өйләнмәгән».
Ул, «Казанда өч-дүрт җирдә ташпулат өйләре» булса да, соңгы вакытта мөсафирханәдә яши.
Габденнасыйр тыштан Мусага дус булып йөри. Әмма эчтән аңа бик дошман. Ни өчен дисезме? Чөнки Муса Хәдичәне кәләшлеккә ярәшкән, ә Габденнасыйр «читкә тибәрелгән иде». Зөләйханың һәлакәте исә аңа Мусадан котылу мөмкинчелеген тудыра. Ату тавышын ишеткәч, Габденнасыйр кыз бүлмәсенә керә дә «Зөләйханың үз-үзен атып үтергән револьверы белән «үз-үземне үтерәмен» дип язып калдырган хатын урлап» чыга. Алга таба тикшерүчеләргә ялган белешмәләр бирә, Муса хакында төрле гайбәтләр тарата.
Үзенең көндәшен төрмәгә утырткач, Габденнасыйр алдау, икейөзлеләнү, мәкер ярдәмендә Хәдичәнең ризалыгын алуга ирешә. «Без капчыкта ятмый»,— ди халык. Шуның кебек, Габденнасыйрның да кыңгыр эшләре халыкка фаш була. Егеткә үзе чәчкәнен үзенә урырга туры килә.
Романның исеменә янә игътибар итегез: «Меңнәр, яки Гү-ләл кыз Хәдичә». Инде сез әсәрдә бу кыз белән очрашырга җыенасыз. Әмма автор Хәдичә турында аз сөйли, хәтта, күп кенә персонажлардан үзгә буларак, аның портретын да бирми, «гүзәл кыз» икәнлеген генә искәртә.
Хәдичә Мусага гашыйк. Ярәшелгән егете төрмәгә эләккәч, кыз кайгы-хәсрәттән авырып китә. Зөләйхадан яки «Хисамед-дин менла»дагы Хәнифәдән аермалы буларак, ул күндәм, инициативасыз. Гомумән, аның бу рәвешле бирелүе аңлашыла да. 11өнки ул әсәр тукымасында шәхесе белән түгел, ә меңнәре белән кыйммәт. Шуңа күрә дә роман «Меңнәр, яки...» дип башлана.
3. Бигиевнең бу романы — җинаятьне ачуга корылган детектив әсәр. Шуңа күрә анда, жанр таләбе нигезендә, тикшерү,
хокук вәкилләренең дә катнашуы табигый. Болар арасында адвокат Андреев, шымчы Шубин һәм Иванов мөһим урын тоталар. Әсәрдәге вакыйгаларда алар, шәхес, характер булудан | бигрәк, үз эшләренең белгече сыйфатында тасвирлана. Автор аларның профессиональ осталыгына, зирәклегенә басым ясый. Әмма бу затлар өчен дә ялгышу, ялганлау чит түгел. Мәсәлән, Мусаның гаепле икәнлеген раслаган Шубин бераздан үзенең хаталануын аңлый һәм ахырда хакыйкатьне ачуга ирешә. Адвокат Андреев та, дустын коткару өчен, әүвәл ялган план кора.
Әсәрдә башка персонажлар да бар. Алар, сюжет үстерелешендә билгеле бер әһәмияткә ия булып, теге яки бу сыйфатлары белән күренеп китәләр. Хәдичәнең әтисе Әхмәди бай, мәсәлән, ипле, ярдәмчел кеше рәвешендә күзаллана. Ул, ата буларак, кызын гаиләле итәргә, вакытында урнаштырып калырга тели. Муса төрмәгә эләккәч, аның Габденнасыйрга ризалык бирүе дә аңлашыла.
«Меңнәр, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романын 3. Бигиев, әйткәнебезчә, 16 яшендә иҗат иткән. Шуңа күрә анда, әдәби тәҗрибә җитмәү аркасында, аерым җитешсезлекләрнең булуы табигый. Урыны белән, мәсәлән, рус, француз романнарына иярү дә сизелә, каһарманнарның эчке дөньяларын ачуга, эш-гамәл-ләрен мотивлаштыруга игътибар җитми. Тел-стиль кытыршылыклары да бар. Әмма, гомумән, автор татар әдәбияты өчен яңа эчтәлекле әсәр иҗат иткән. Анда тормышчан каһарманнар, кызыклы вакыйгалар, татар чынбарлыгына хас күренешләр шактый. Бер урында әдип, укучыга дәшеп, болай ди: «Госпо-дин Шубин, рус кешесе булса да, татарча-мөселманча сөйләшә белә иде. Гомумән, башка шәһәрләрдән аермалы буларак, Казанда яшәүче русларның күбесе татарча сөйләшү генә түгел, хәтта укый-яза беләләр иде». Бу — авторның хыял җимеше генә түгел. Октябрьгә кадәр Казан төбәгендәге күп кенә русларның татарча белүе башка чыганаклар белән дә раслана.
Икенче романында инде 3. Бигиевнең иҗат принциплары камилләшә, тормышны аңлавы һәм гәүдәләндерүе тагын да тирәнәя, киңәя төшә.