
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
Габделҗәббар Кандалый (1797—1860) һәм Мифтахеддин Акмулла (1831—1895) иҗатлары татар XIX гасырның икенче яртысы поэзиясен эчтәлек һәм сәнгатьлелек ягыннан баетуга һәм үстерүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бу авторларның шигърияте өчен ихласлык, лирик герой һәм автор образларының үзара гаять якынлыгы, хәтта еш кына үзара керешеп китүе хас.
Габделҗәббар Кандалый (1797—1860) Г. Кандалый 1797 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылында мулла гаиләсендә дөньяга кил гән. Бу авылның элек Иске Кандал дип йөртелүе мәгълүм. Шагыйрьнең әдәби кушаматы да шуңа мөнәсәбәттә алынган.
Габделҗәббарның тәүге укытучысы әтисе була. Аннары ул Мораса, Кизләү, Кышкар һәм Идел-йорттагы кайбер башка мәдрәсәләрдә белем ала, шәкертлекнең күп кенә баскычларын үтә.
Г. Кандалый 1824 елда туган авылында мулла булып тора, балалар укыта. Кандалыйның, үз туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, төрек, рус, чуваш телләрен дә белүе, татар әдәбиятыннан һәм фольклорыннан, Шәрык мәдәниятеннән яхшы хәбәрдар булуы мәгълүм.
Укымышлы һәм шигъри сәләтле Г. Кандалый табигате белән хис-тойгыларга бай һәм тынгысыз холыклы, туры сүзле һәм хөр фикерле, горур кеше була. Мөгаен, шуңа күрәдер гомер юлында ул төрле кыенлыкларга очрый: мәдрәсәләрдән куыла, эшеннән алынып тора, гаилә тормышында да үкенеч-кайгыларны башыннан еш кичерә, әләк аркасында ике еллап төрмәдә дә утырып чыга.
Иҗат үзенчәлекләре:
— Урта гасыр традицияләренә таянып, иҗатының башлангыч чорында дини-әхлакый һәм суфичыл эчтәлектәге дидактик әсәрләр яза («Рисаләи-л-иршад», («Тугры юлга күндерүче китап»), «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм»);
— наданлык, комсызлык, әхлаксызлык күренешләрен тәнкыйтьләп, укучысын намуслы яшәешкә, изге гамәлләр кылырга өнди («Мулла белән абыстай»);
— одоби мирасының бай тармагы булып мәхәббәт шигырьләре һәм поэмалары тора («Фәрхи», «Мәгъшукнамә», «Сурәтең төшемә керер...»);
— сурәтләү объекты итеп гади, гадәти җир кызын ала, аның гаҗәеп матур образын тудыра;
— шагыйрь шәхес иреген, кешенең бәхеткә, мәхәббәткә хокукын таный һәм ярату хисен табигый тойгы буларак сурәтли;
— хатын-кыз шәхесенә хөрмәт белән карый, мәхәббәт, гаилә кору мәсьәләләрендә аның тигез хокуклы булуын яклый;
— крестьян хезмәтенең авырлыгын, социаль каршылыкларны реаль сурәтләрдә бирә;
— гыйлемлелек — наданлык каршылыгын кешенең бәхетле яшәве белән бәйләп карый;
— татар хатын-кызының авыр, фаҗигале язмышын тасвирлый;
— иҗатының соңгы чорында кайгы-хәсрәт мотивы өстенлек итә;
— халык авыз иҗатына нигезләнеп, андагы күп кенә сурәт чараларын файдаланып яза;
— язма телне халыкның җанлы сөйләменә якынайтуны башлап җибәрүчеләрнең берсе була.
Мулла белән абыстай. Темасы: мулланың үз мәнфәгатен кайгыртып яшәве. Эчтәлеге: төп вазифасын үтәмичә, үз мәнфәгате өчен генә яшәүче хәзрәтнең эш-гамәлләренә карата лирик герой күңелендә туган ачу, ачыну хисе.
Кандалыйның Оры мәдрәсәсендә укыганда язылган бу шигыре өч өлештән тора. Беренче өлештә халыкны туры юлга, әдәп-әхлакка өндәп, белем-мәгърифәт таратырга тиешле мулланың вакытны кәеф-сафа корып үткәрүен автор ачыну аша көлеп сурәтли: Тотынышып кулың кулга, Үзең кергән сары тунга. Кая киттең болай, хәзрәт, Абыстайны салып уңга?
Реалистик күренешләрдә мулланың әхлаксызлыгы ачыла. Ул үзен кунакка чакыруны тиеш, мәҗбүрият дип саный. Моны хәтта таләп тә итә: Сән әйткәч, чакырып алган, Егермесен сатып унга. Тутыр бик яхшы корсакны, Икенче калмасын соңга.
Шигырьнең икенче өлешендә лирик герой мулланы кисәтә. Әдәпсез эш-гамәлләр кылуның, үзең турында гына уйлап, башкаларга түбәнсетеп, кимсетеп карауның бер чиге булачагын искәртә: Ләкин, мулла, онытма сән, Бу ашларга кызыкма сән, Ки алдыңа сызыкла сән: Мужиклар да бизәр соңра.
Өченче өлештә шул рәвешле гомер итүнең нәтиҗәсе күрсәтелә. Аштан ашка, кунактан кунакка йөрүне бәхеткә санап, мулла ваемсызлыкка бата: Абыстай берлә икәүләп, Мужикның сыртын игәүләп, Тавык, күркә, казын ашап, Ки кайтып йокыга талдың.
Хәзрәтнең никадәр түбәнлеккә төшүен, гамьсезлек сазына батуын халык әйтеменә нигезләнгән әдәби сурәт тагын да тирәнәйтә, үткенәйтә: Тавык төштә тары күрә, Сәнең дә ашларың керә. Йокыңда сөйлисең нигә: «Абыстай, чык, кеше керә!» Төп идея шигырьнең соңгы строфасында күренә: Икәү бергә йөреп ашка, Гомергә көлкегә калдың!
Шул рәвешле Г. Кандалый, сатирик планда рухани образын тудырып, аннан ирония белән көлә. Бу максатта сурәт чараларыннан уңышлы файдалана. Тексттагы көнкүреш детальләре — тавык, суган, балтырган, бавырсак, коймак, хәлвә, ката — тормышчанлыкны арттыра, тасвирлылыкны көчәйтә, мулланың яшәү рәвеше, тормышны күзаллавы шулар белән генә чикләнүен белдерә.
Сахибҗәмал. Темасы: мәхәббәт. Эчтәлеге: лирик геройның Сахибҗәмал исемле кызга сөю, ярату хисе. Яратуны автор табигый, әмма гаҗәеп көчле тойгы итеп тасвирлый.
Парау авылы кызы лирик геройның күңелен биләп алган. Гыйшкына түзә алмыйча, ул борчулы уйлар белән яши һәм Сахибҗәмалга хатлар юллый. Мәхәббәт — аның өчен яшәү мәгънәсе, бәхет-шатлык чыганагы. Шуңа да автор әлеге матур хис дәрәҗәләрен әдәби сурәтләрдә ача. Лирик герой, кызны уйлап, ашау-эчүдән кала, еш кына «хыял дәрьясына» бата, әмма сөйгәне күңеленә юл таба алмый. Халык авыз иҗатында бергә була алмау символына әйләнгән Сак белән Сокны искә ала, үзләрен шуларга тиңли.
Крестьян егетенә кияүгә чыкса, кызны ни көтә соң? Автор чорның реаль картиналарын күз алдына бастыра. Сөйгәненә гыйбрәт өчен тасвирлаган вакыйгаларда социаль тигезсезлек ачыла, крестьянның авыр хезмәте, мохтаҗлыгы сурәтләнә. Автор ике төрле тормышны күрсәтә: бер якта — надан, әхлаксыз мужикка кияүгә чыгып, газаплы тормыш кичерү, икенче якта — галим мелла белән бәхетле гомер итү. Шул рәвешле әсәрдә наданлык — гыйлемлелек каршылыгы да бирелә. Әмма бу мәсьәләләрдә әдипнең карашлары ачыкланып бетмәгән, ул авыр тормыш сәбәпләрен ачу дәрәҗәсенә күтәрелә алмый.
Үзен тыңламаган Сахибҗәмалга гыйбрәт булсын өчен, автор Борнай авылы кызының ачы язмышын сурәтли. Кайчандыр ул кыз да, лирик геройның сүзен тыңламыйча, надан мужикка кияүгә чыккан, һәм тормышы чын тәмугка әйләнгән.
Сахибҗәмал тарафыннан лирик герой кире кагыла. Әсәрнең соңгы өлешендә ул тынычлана, сабырлана төшсә. Алла-һыга мөрәҗәгать итеп, үзләрен кавыштыруны сорый. Поэманың мәхәббәт төшенчәсенең асылын, мәгънәсен аңларга омтылган фәлсәфи сорау белән тәмамлануы эчтәлектә сурәтләнгән вакыйга-хәлләрнең, хис-кичерешләрнең логик нәтиҗәсе.
Поэма хат формасында: лирик герой риторик эндәш ярдәмендә кызга мөрәҗәгать итә. Аның хисләре ярату белән югалтудан курку арасында тирбәлә. Мәхәббәт аңлатканда шәркый традицион бизәкләр мул файдаланыла. Кызны югалтудан курку чагылган өлешләрдә натуралистик детальләр урын тапкан. Әсәрдә ике: традицион һәм яңа — дөньяви стиль билгеләре тоташып китә.
Мифтахеддин Акмулла (1831—1895). Мифтахеддин Акмулланың гомер юлы шактый катлаулы һәм авыр. Булачак шагыйрь 1831 елның 14 декабрендә элеккеге Бәләбәй өязендәге авылларның берсендә хәлфә гаиләсендә дөньяга килгән. Ул, нәкъ Утыз Имәни кебек, бик яшьли әти-әнисез кала һәм ятимлекнең бөтен авырлыгын күреп үсә. Аның «Үгәй ана кулында йәтим калдым», «Өстемдә керле күлмәк, йыртык дамбал (ыштан.— X. М.)», «Фәкыйрьлекдән артык фән күрә алмадык...» дигән юллары үзләре үк күп нәрсә хакында сөйли.
Акмулла әүвәл үз тирәләрендәге, аннан Эстәрлебаштагы һәм Троицкидагы мәдрәсәләрдә белем апа. Эстәрлебашта ул атаклы шагыйрь Шәмседдин Зәкидә укый.
Казакъ далаларына китеп муллалык кылу, анда^мәгариф һәм мәдәният эшләре белән шөгыльләнү — Октябрьгә кадәрге татар дөньясында киң таралган күренеш. Акмулла да гомеренең күп өлешен казакъ балаларын укытуга, дала халкын белемле, мәгърифәтле итүгә бирә. Казакъ телен, фольклорын һәм гореф-гадәтләрен бик яхшы үзләштерә.
Ул төрле урыннарда яши һәм эшли. Урал тауларын, Казакъстан далаларын, Көнбатыш Себер киңлекләрен кат-кат урап чыга, төрле кешеләр белән очрашып, дөнья хәлләреннән, бигрәк тә татар иҗтимагый һәм мәдәни тормышыннан хәбәрдар тора.
Шагыйрьнең шулай ук Уфада булуы, берничә ел Кызылъяр (Петропавловск) шәһәрендә яшәп алуы да мәгълүм. Уфада вакытта аның хөрмәтенә кунак мәҗлесе оештырыла. Анда дәрәҗәле, зыялы кешеләр катнаша. Мәҗлестә Акмулла белән башкорт мәгърифәтчесе Мөхәммәдсәлим Өметбаев шигырьләр әйтешәләр. Бу очрашуны оештыручы Р. Фәхреддин мәҗлеснең бик күңелле, җанлы узуын язып калдыра.
Истәлекләрдән күренгәнчә, Акмулла — туры һәм үткен телле, кыю фикерле, гаделлекне яклаучы шәхес. Бәлкем шуңадыр, аның дошманнары да күп була. Нахак бәла аркасында, ул берничә ел төрмәдә дә утырып чыга.
Акмулланың гомер юлы фаҗигале рәвештә өзелә. Шагыйрь Златоусттан Миасска барырга чыга. Юлда ял итәргә туктый: учак яга, ут яктысында китаплар карап утыра. Шунда аңа ике явыз зат, сиздермичә, пычак белән кадыйлар, гәүдәсен суга ташлыйлар. Бу аянычлы вакыйга 1895 елның 27 октябренә каршы төндә була. Шагыйрьне Миасс зиратына җирлиләр.
Акмулла,— шәхси яктан күп бәла-казаларга, бәхетсезлек-ләргә тарыса да, шагыйрь буларак, бәхетле кеше. Аны исән вакытта да, вафат булгач та, татарлар гына түгел, казакълар һәм башкортлар да үз җырчылары итеп хисаплыйлар. Өч халыкның яраткан шагыйре булу — иҗат кешесе өчен, әлбәттә, зур бәхет һәм олы дәрәҗә.
Акмулланың безгә билгеле иҗат мирасы түгел: кечерәк бер китапка сыеп бетәрлек. Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә (1892, 1904, 1907...) нәшер ителгән. Соңгысы — чагыштырмача тулысы — 1981 елда дөнья күрде.
Акмулла әсәрләре, нигездә, мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл һәм мөнәҗәт жанрларында иҗат ителгән. Болар арасында күләмлеләре — «Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе», «Нургали хәзрәткә...» һ.б.
Аның әсәрләрен идея-тематик яктан, гадәттә, өч төркемгә бүлеп йөртәләр: 1) Мәрҗанигә мөнәсәбәтле һәм, гомумән, мәгърифәтчелекне, тәрәккыятне яклап язган әсәрләре. Моңа шагыйрьнең мәгълүм мәрсиясе, «Нургали хәзрәткә...» тезмәсе һәм кайбер башка ядкярләре керә; 2) әдипнең тоткынлыкта иҗат ителгән һәм иҗтимагый гаделсезлеккә ризасызлык белдергән әсәрләре; 3) фәлсәфи, әхлакый, дини мәсьәләләр хакында төрле уйлануларны эченә алган парчалары. Әлбәттә, мондый бүленеп! чагыштырмача шартлы. Чөнки андагы әсәрләр идея-тематик һәм поэтик яктан, жанр җәһәтеннән еш кына үзара керешеп, хәтта өлешчә кабатланып та китәләр.
«Дамелла Шиһабеддин хәзрәт...» әүвәл мәдхия рәвешендә язылган. Әмма автор, Мәрҗанинең үлем хәбәрен ишетеп, әсәр ахырына 13 дүртьюллыктан торган матәм шигыре — мәрсия өстәгән. Анда олуг галимнең бөеклеге, үлеменең зур югалту булуы шактый үтемле тасвирлана: «Ул кояшның зуры иде, якты яшен нуры иде», «Кайчан ул зат китеп барды, Казан күрке китеп калды...» һәр строфаның ахырында кабатланып килүче бер үк «Җөдә булдык, дәрига, аһ!» («Аерылдык, үкенеч, аһ!» — X. М.) юлы, музыкаль әсәрдәге кебек, хис-кичерешләрне көчәйтүгә, кайгы аһәңен арттыруга ярдәм итә.
Акмулланың «Дамелла Шиһабеддин хәзрәтнең мәрсиясе» һәм Мәрҗанигә мөнәсәбәтле башка әсәрләре жанр таләбе һәм Урта гасыр әдәби традицияләре йогынтысында төп образны, аның сыйфатларын, эш-гамәлләрен гадәттән тыш арттырып, күпертеп сурәтләүгә нигезләнгән. Мәрҗанигә карата Акмулла кулланган күп кенә сурәтләр тормышчанлыгы, яңалыгы һәм үтемлелеге белән сыйфатланалар.
Акмулланың төрмәдә язылган шигырьләре өчен тирән лиризм, хис-кичерешләрнең табигыйлеге, ихласлылыгы хас. Автор тоткынлыкның авыр газапларын, лирик каһарманның кайнап торган рухи халәтен күрсәтү аша ирек, хаклык, шәхес хөрлеге идеалларын алга сөрә.
Акмулла — тормышның үзәгендә кайнаган, һәрвакыт хәрәкәттә, эш-гамәлдә булган тынгысыз зат. Мөгаен, шуңадыр да яшәешнең һәм заманның күп мәсьәләләре, фокустагы кебек, аның иҗатында образлы гәүдәләнеш тапкан. Шагыйрьне иң әүвәл, үзенең күп элгәреләре кебек, кеше проблемасы борчый. «Ат та булыр, тун да булыр — без булмабыз»,— ди ул бер шигырендә. Димәк, байлык бер булмаса, бер булыр. Ә кеше гомере чикле. Аңа исән вакытта ук бәхет, тулы канлы тормыш кирәк. Моның өчен кеше, шагыйрь фикеренчә, белем-мәгърифәт тупларга, һөнәр үзләштерергә, акыллы эш-гамәлләр кылырга, даими хәрәкәт итәргә бурычлы: «Карамас гыйлем кадрен кара надан», «Надан дуст — бер айлык дуст, төбе — дошман», «Кемнең хәле беленер мөбһәм (тик. — X. М.) ятса?!» Акмулла белем, һөнәр төшенчәләрен гакыл, әхлак, әдәп һәм, гомумән, кешелеклелек төшенчәләре белән тыгыз бәйләнештә карый, хәтта соңгыларына өстенлек тә бирә. Авторның күп кенә шигъри юллары матур әхлакый сыйфатларны, кешелекле эш-гамәл-ләрне мактауга, аларның капма-каршыларын кискен тәнкыйтьләүгә юнәлтелгән. Шагыйрь үз укучыларын эчке яктан пакьләнергә, сафлыкка һәм иманга өнди:
Акмулла өчен кеше иң беренче чиратта кешелеклелеге, әхлагы белән кыйммәт. Шуңа күрә ул кешеләрне байлыгына, дәрәҗәсенә карап бәяләүне тәнкыйть итә. «Гаҗәп, — ди ул бер шигырендә, — һәркем бай булса, аңа якты йөз белән карый, ә фәкыйрь-мескенгә хөрмәт юк, (ул) кимсетелүдән зар итәр». Икенче бер урында автор үз укучысына болай дип дәшә: «Түрә димә, кара димә — фигълен кара!» Шушы юл белән ул җәмгыятьне имин, бәхетле итәргә тырыша. Әмма, шуның белән бергә, шәхес язмышының иҗтимагый һәм социаль шартларга бәйле булуын да күрә. Акмулла — социаль гаделлек җырчысы, оптимист шагыйрь. Ул тормыштагы ямьсез, бозык күренешләрнең вакытлы булуына, хаклыкның өстен чыгачагына ышана:
Ислам, шул исәптән төрки-татар дөньясындагы артталыкның төп сәбәбе — колониаль коллык. Автор «һиндстан галәмендәге» көчле антиколониаль хәрәкәткә теләктәшлек белдерүе, аны яклавы белән объектив рәвештә Россиядәге империячел көчләргә дә каршы чыга. Халыкның «гафләттән» (йокыдан) уянуы, үз иркенә үзе хуҗа булуы, алга баруы өчен, шагыйрь фикеренчә, бердәмлек («Кабергә талаш берлә керәсезме?», «Һай, кардәшләр, талашмаек булып бак-бак»), тәрбиялелек, белем-мәгърифәтле булу кирәк. Дошманнарыңа каршы тору (аларны җиңү) өчен, ди ул, яңа гыйлемнәр, төрле фәннәр үзләштерү, «камилләр» рәтенә керү, телләрне белү шарт.
Акмулла төрки-татар дөньясында халыкны агартуда, тәрбияле кылуда руханиларның мөһим урын тотуын яхшы аңлый. Әмма алар арасында да төрлесе бар. Бер өлеш руханилар, нәфескә бирелеп һәм тәкәбберләнеп, үз мәнфәгатьләрен генә кайгырту юлына басканнар. Андый затларны Акмулла, Мәүла Колый, Утыз Имәни һәм Кандалый традицияләрен дәвам итеп, сатира уты астына ала. Автор карашынча, чын мулла — ихлас табигатьле, бөтен күңеле белән дингә бирелгән кеше. Акмулла иҗатында кайбер башка фикерләр дә гәүдәләнеш тапкан.