
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
Урта гасырлардан үзгә буларак, бу чор әдәбияты кулъязма хәлендә генә түгел, басма рәвештә дә киң тарала. XIX йөздә күп санлы татар китапларының дөнья күрүе мәгълүм. Алар арасында әдәби һәм фәнни, оригиналь һәм тәрҗемә китаплар, дәреслек-хрестоматияләр, сүзлекләр бар. Бу чорда фольклор әсәрләрен, элеккеге язма истәлекләрне туплау, өйрәнү һәм бастырып чыгару эше җанлана. Рәсми уку йортларының, мәктәп-мәдрәсәләрнең педагогик ихтыяҗларын канәгатьләндерү йөзеннән И. Хәлфин, М. Иванов, С. Кукляшев, М. Бикчурин, К. Насыйри, X. Фәезханов, И. Березин һәм башка галимнәрнең күп санлы хрестоматияләре, уку-укыту әсбаплары басылып чыга. Аларда гаҗәеп бай фольклор һәм язма әдәбият үрнәкләре бар.
XIX йөз татар зыялылары гарәп, фарсы, төрки, рус телләрендәге әдәбият белән дә билгеле бер дәрәҗәдә танышсын баралар. Шушы ук чорда Шәрык мәдәниятенең «Кәлилә вә Димнә» («Панчатантра»), «Тутыйнамә», «1001 кичә», «Кабус-намә» кебек мәшһүр ядкярләре, татарчага тәрҗемә ителеп, безнең әби-бабаларыбызның иң яраткан китапларына әверелә. Ал арны татарчага күчерүгә К. Насыйри, Ф. Халиди һәм бертуган Фәезхановлар үзләреннән зур өлеш кертәләр.
XIX йөз әдәбиятының зур өлешен, әлбәттә, оригиналь әсәрләр алып тора. Алар поэзия, проза, драма төрләренең өчесендә дә иҗат ителгән. Гомумән, бу чор әдәбияты өчен жанр төрлелеге хас. Анда без мәдхия-мәрсияләрне дә, поэма-дастаннарны да, роман һәм повестьларны да, драма һәм комедияләрне дә очратабыз. Хыялый эчтәлекле, романтик рухлы әсәрләр белән бер-рәттән, реалистик сюжетлы, тормышчан геройлы китаплар да күпләп иҗат ителә.
XIX йөз сүз сәнгатен фәндә «мәгърифәтчелек әдәбияты» дип тә йөртәләр. Дөрес, бу сыйфат шактый дәрәҗәдә Урта гасыр әдәбияты өчен дә хас. Әмма XIX йөздә белем-мәгърифәткә игътибар аеруча көчәеп китә һәм ул тәрәккыятнең, халыкны алга илтүнең төп чарасы итеп карала. Шунысы мөһим: Урта гасыр әдипләре кебек үк, XIX йөз авторлары да мәгърифәт төшенчәсен әхлаклылык белән тыгыз бәйлиләр. Алар фикеренчә дә, укымышлы, белемле, әхлаклы кеше — күркәм зат, идеаль шәхес, камил инсан. Аның эш-гамәле, иң беренче чиратта, башкалар мәнфәгатен кайгыртуга юнәлтелгән.
XIX йөз әдипләре кеше формалашуда гаиләнең, коллективның һәм иҗтимагый шартларның мөһим роль уйнавын күрсәтәләр, үз каһарманнарын тормышчан хәлләрдә сурәтләүгә игътибарларын көчәйтәләр. XIX йөз ахырларына таба милләт язмышы әдәбиятның төп тематикасына әверелә бара.
Урта гасыр әдәбиятында поэзия өстенлек итә. Бу күренеш, гәрчә бераз кимрәк күләмдә булса да, XIX йөз әдәбияты өчен дә хас. Утыз Имәни (1754—1834) иҗаты ике гасыр әдәбиятын ялгап тора. Әбелмәних Каргалый (1782—1833), Нибәтулла Салихов (1794—1867), Гали Чокрый (1826—1889) шигырьләре өчен һәм идея-тематик, һәм поэтик яктан, нигездә, традиционлык хас. Сукыр шагыйрь Шәмседдин Зәки (1821—1865) лирикасы хис-тойгыларга байлыгы, көчле драматизмы белән аерылып тора. Аның фәлсәфи эчтәлекле атаклы «Булгай, булмаган» шигыре кешеләрне хәрәкәткә, эш-гамәлгә чакыра. Гасырның икенче яртысында Әхмәд Уразаев-Кормаши (1855—1883) үзенең атаклы «Кыйссаи бүз егет» һәм «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» дастаннарын иҗат итә. Аның олы, тугрылыклы мәхәббәткә дан җырлаган романтик рухлы бу поэмалары халыкта киң таралыш таба.
Әбелмәних Каргалый (1782—1833 елдан соң) — XIX йөз татар әдәбиятының күренекле шагыйрьләреннән берсе.
Әбелмәних Әбелфәез улы Габдессәламов 1782 елда Оренбург янындагы Каргалы (Сәгыйть бистәсе) авылында туа. Бабасы Габдессәлам Казан өязе Мәңгәр авылыннан, Ташкичү һәм Ябәш авылларында имам-мөдәррис булып торган, шигырьләр дә язган. 1745 елда ул яңа гына төзелеп килгән Каргалыга барып урнаша, шунда ахун дәрәҗәсенә күтәрелә. Кайбер документлар аның азатлык хәрәкәтенә якын торганлыгын күрсәтә. Батырша үзенең мәгълүм хатында халыкны кузгалышка чакырып өндәмә язганда Габдессәлам ахуннан киңәш алуын әйтә. Шагыйрь бу бабасын заманының күренекле галиме, күпләрнең остазы, ди һәм аның оныгы булуы белән горурлана.
Әбелмәнихнең шәкертлек еллары Каргалы мәдрәсәсенең шаулы чорына туры килә. 70 нче еллардан башлап бу мәдрәсәнең даны Идел — Урал буйларына тарала. К. Насыйри сүзләренә караганда, ул мәдрәсәгә Идел буйларыннан, шәкертләр генә түгел, хәтта укытучылар (мөдәррисләр) да (Утыз Имәни, Әхмәт Шырдани һ. б.), йөзләгән шәкертләрен калдырып, укырга килгәннәр.
Әбелмәних , бу уку йортын тәмамлагач, белемен арттыру өчен, Урта Азиягә китә. Бохарада Ниязколый Төркмәни (1821 елда үлгән) мәдрәсәсендә укый һәм зур укымышлы булып таныла. Әмирнең 1816 елда Төркиягә җибәргән илчелеге составында, илче Мөхәммәтйосыфбәкнең яргары (дусты, киңәшчесе) һәм имамы буларак, Истамбулга бара. Анда илле көннәр яшәгәннән соң, ул Каһирә аша хаҗга китә. Гарәбстаннан, Истамбул аша, туган иленә — Каргалыга кайта. Бу сәфәре турында ул «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних ...» китабының «Өченче хикәят»-енә кертелгән «Сәяхәтнамә» дә яза.
Бохарада укыган вакытта Әбелмәиих шигырьләр иҗат итә башлый. «Сәяхәтнамә»сендә ул Истамбулда юлдашларына укыган «Тәшәккер» (1817) шигырен китерә. Туган якларына кайткач, шагыйрь абызагайлар хәрәкәтенә кушылып китә. Зур укымышлы булуына карамастан, указ-алырга бармый, мулла булмый, иген игеп көн күрә. Ә. Каргалыйның үлгән елы төгәл билгеле түгел. Ул (1833 елдан соң) кабат хаҗ сәфәренә чыгып китә һәм юлда кайдадыр вафат була.
Иҗатының башлангыч чорында язылган шигырьләре үк Ә. Каргалыйны җитлеккән шагыйрь итеп таныта. Аның әсәрләре шигъриятле, музыкаль, эмоциональ бизәкле. Аларда дөньядан ризасызлык, тормыштан читләшү дә бар. Бу мотивлар суфи поэзиясенең традицион образлары ярдәмендә бирелә. Шул образларга дөньяви, фәлсәфи җан кертә алуы авторның талант Дәрәҗәсен ачык күрсәтә. Мәсәлән, «Шикәять» шигырендә шундыйлардан.
Шагыйрьнең чорга һәм заманның идеологик хәрәкәтләренә мөнәсәбәте безнең көнгә килеп җиткән ун шигъри хикәятендә аеруча калку чагыла. Алар 1845 елда аерым китап булып («Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних ...») басылган. Шагыйрь хикәят сюжетларының гарәп телендә проза белән язылган «Тәфсире кәбир» («Олы тәфсир») һәм «Мишкәтел-әнвәр» («Нурлар чыганагы») дигән әсәрләрдән алынуын әйтә. Хикәятләр Ә. Каргалыйны демократик юнәлешнең күренекле шагыйре итеп таныта.
Гасыр башы әсәрләре арасында Ә. Каргалый хикәятләре яңалыклары белән аерылып тора. Публицистик киеренкелек һәм үткенлек сакланган хәлдә, аларда гомумиләштерү Кандалый хикәятләренә караганда да көчлерәк. Әсәрләре тормыш турындагы фикерне читләтеп әйтүгә, кинаяләүгә, аллегорик алымнарга корылган.
30 нчы елларга таба Ә. Каргалый иҗатында яңа бер үзгәреш күренә. Ул үзен ялгыз итеп сизә, ялгызлыгын авыр кичерә һәм кемнәрдәндер ярдәм өмет итәргә, химаяче— меценат эзләргә мәҗбүр була. Аның казакъ ханы Җиһангиргә (1802—1844) язган мәдхиясе бар.
«Гобәй байга», «Хаҗи Мөхәммәт байга» шигъри хатлары да, нигездә, шул рухтагы фикерләрне куәтли.
Шагыйрь бу чорда игътибарын күбрәк шәхеснең эчке рухи халәтен чагылдыруга юнәлтә; аның «мәхәббәт һәм пейзаж лирикасы» («Сәхрәдән кайткач әйткәне», «Галәм Иванында...» һ. б.) көчәя. Бу борылыш Ә. Каргалый иҗатын яңа казанышлар белән баетты.
Ә. Каргалышың бу чорда язган әсәрләре дә, «Тәрҗемәи хаҗи Әбелмәних...» китабы кебек үк, каршылыклы. Биредә ул каршылык форма белән эчтәлек тәңгәлсезлеге рәвешендәрәк.. Искерәк шигъри традицияләр шәхес кичерешләре, мәхәббәт ләм пейзаж лирикасы өчен авыр булып күренә. Мәсәлән, «Галәм әиванында...», «Ләтыйфә» шигырьләре рационализм тәэсирен нык сиздерә. Шигъри сурәтләр эзләүдә автор бер үк вакытта дини легендаларга (кабат-кабат җәннәтне атау) һәм натуралистик детальләштерүләргә мөрәҗәгать итә.
Тормыш, чынбарлык — шагыйрьгә сурәтләп бетергесез матурлык, шигърият дөньясы. Ә. Каргалыкның пейзаж лирикасы үрнәге булган «Сәхрәдән кайткач» әсәре, мәсәлән, җәйге табигать гүзәллегенә, кошлар моңына күмелгән.
Автор, илаһи югарылыкларга омтылмыйча, җир йөзен, аның, гүзәллекләрен чынбарлыктагыча сурәтли: табигый күренешләр — бакаларына, чикерткәләренә, чебеннәренә кадәр, — әсәрдә поэтик мәгънә таба, Бу Ә. Каргалышы лирик шагыйрь буларак та олы талант итеп таныта.
Кызганычка каршы, Ә. Каргалышның үзе төзегән җыентыгы калмаган. Бүгенге көндә аның төрле китапларга кереп,, кулъязмаларга теркәлеп сакланган уналты шигыре гепә билгеле.
Ә. Каргалыкның поэтик мирасы күләм ягыннан зур булмаса да, әдәби процесста аның югалмас урыны бар. Заманның җәбер-золымына каршы көрәштә иҗатлары белән зур активлык, күрсәткән чордашлары — Г. Утыз Имәни, Г. Курсавилар сафында торырлык югарылыкка күтәрелгән бу шагыйрь әсәрләре-дә шул чор татар әдәбиятының алдынгы казанышлары рәтендә.
Һибәтулла Сәедбаттал улы Салихов (1794—1867) 1794 елда Оренбург губернасы Түбән Чебенле авылында мулла гаиләсендә туа, Бабасының әтисе Бикмәт Азаматов Чистай өязе Иске Адәм авылыннан Каргалыга (Сәгыйт бистәсенә) күчеп килгән. Шагыйрьнең әтисе Сәедбаттал, Каргалы мәдрәсәсен тәмамлагач, Түбән Чебенле мулласы булып кала. Һибәтулланың яшьлек еллары шунда үтә. Биредә ул ишан Дәүләтша бине Гаделша мәдрәсәсендә укый.
Һ. Салихов «Төхфәтел-әүлад» («Балаларга бүләк») исемле китабында Каргалыда яшәгән шагыйрь Вәлиетдин Багдадыйны (1832 елда үлгән) үзенең остазы дип атый. Һ. Салихов Каргалы мәдрәсәсендә дә укыган. Шагыйрьнең Каргалыдагы шәкертлек еллары бу мәдрәсә татар әдәби тормышының күренекле үзәкләреннән берсенә әйләнгән чорга туры килә. XVIII йөзнең 80 иче елларында ук инде Каргалыда Ишнияз бине Ширнияз, Г. Утыз Имәни кебек зур әдипләр яши. Остазы В. Багдадый да Һ. Салиховның өлкән замандашы Ә. Каргалый 6 шикелле үк ул заманның күренекле шагыйрьләреннән була. Шушындый әдәби мохит күрше Чебенле авылыннан килгән яшь, сәләтле шәкертне үз кочагына ала, чын шагыйрь итеп үстерә.
Һ. Салиховның башлангыч иҗаты 10 нчы еллар ахырына туры килә. «Төхфәтел-әүлад» китабы — шул чор иҗатының җимеше. Әсәр фәнни мәгълүматны шигъри сүз белән аңлату рәвешендә язылган. «Дөррел-кәлям» («Сүз энҗеләре», 1856 елда басылган) дигән китапның да авторы Һ. Салихов дигән караш бар. Бу китапның аерым мотивларына аваздаш фикерләр шагыйрьнең «Мәҗмәгыл-әдәб» («Әдәп турындагы җыентык») китабында очрый. Риваятьләргә караганда, яшьлек елларында Һ. Салихов иптәш мулласының доносы белән кулга алына, Тозтүбәгә тоз кисәргә җибәрелә. Соңрак хатыны да сөрген җиренә килә. Ике айдан хатыны үлә. Тоткын шагыйрь бу югалтуны бик авыр кичерә, хатынына атап шигырьләр яза.
1832 елның өченче декабрендә аның остазы Дәүләтша ишан үлә. Һ. Салихов остазының үлеменә атап ике мәрсия яза, аларда чор һәм тормыш турында мөһим проблемаларны кузгата. Мәрсияләрнең берсен «Мәҗмәгыл-әдәб» дигән күләмле китабына кертә («Әя дуслар, килең, гыйбрәт алың бу фани гаддардан» бүлеге). Икенчесе «Дөррел-кәлям» китабында кушымта рәвешендә басыла. «Мөнаҗәт» исемле бу әсәре кулъязма хәлендә дә киң таралган.
Һ. Салиховның иҗаты каршылыклы. Бу хәл аның мәрсияләрeндә ачык чагыла. Анда форма белән эчтәлек каршылыгын заманның иң актуаль проблемалары үтә традицион мәрсия жанры калыбында бирелүдә күреп була. «Мәҗмәгыл-әдәб»тә дә бу кабатлана.
Шул ук вакытта, Һ. Салихов иҗатында XIX йөз башы татар әдәбиятында барлыкка килгән мөһим яңа күренешләр ныгый, Кара реакция тырнагыннан котылырга омтылу уй-хисләре Һ. Салиховның бу шигырьләрендә инде ачык сизелә.
Яңа дәвернең үзенчәлекле сыйфаты: шәхескә игътибар, кешене шәхес буларак тәрбияләү, шәхси әхлак проблемалары, шәхси халәт, шәхси хис-кичереш кебек мәсьәләләр алга куела, Әдәбият, поэзия инде шул максатларга хезмәт итү чарасына әйләнә башлый. Вөҗданлы, әхлаклы кеше эстетик идеал итеп күтәрелә. Күп мәртәбәләр басылган, 1905 ел революциясенә кадәр тынгысыз шәкертләр гимны булып саналган «Тәндә җаным» шигыре Һ. Салихов иҗатында аерым урын алып тора. Бу әсәрдә дә мәрсияләрдәге һәм «Мәҗмәгыл-әдәб»тәге мотивлар һәм идеяләр кабатлана: наданлык, томаналык, шәхси мәнфәгатьне генә кайгырту — барысы да түбәнлек; чын кешегә иң кирәк нәрсә — «мәҗлесе гыйрфан» — мәгърифәт мәҗлесе.
Шагыйрьнең «Тәэссеф» («Үкенү») дигән бер касыйдәсе. Әсәр «Мәҗмәгыл-әдәб»тән ун ел соңрак язылган («Илле .биш ел гомер сөрдем, рәнҗү-михнәт күрмәдем»). Гарәпчә, Һиҗри белән, әсәрнең язылган елы текст азагында да бирелгән, 1851 елга туры килә. Шагыйрь игътибары монда да изелгән дезмәт халкына юнәлгән.
Шагыйрь җирдәге авырлыклар, кысынкылыклар — барысы да наданлык, дорфалык нәтиҗәсе дип карый. Ул изелгәннәр мәнфәгатьләрен үзенеке итеп яши, халык язмышы турында уйлана, начарлыклар халыкны һәлакәткә илтә, дип борчыла. Һ. Салиховның төп идея-эстетик карашлары «Мәҗмәгыл-әдәб» (1839) китабында аеруча ачык һәм тулы бирелә. 30 нчы - еллар татар әдәбиятының күренекле үрнәге.
Татар әдәбияты Г. Курсави, Г. Утыз Имәниләр заманыннан бирле тынгысыз эзләнүләр белән яшәде. Һ. Салихов шул буын казанышларын үстерә, яңа баскычка күтәрә, яңа төгәллеккә китерә.
Шәмсетдин Ярәхмәт улы Гобәйдуллин (1825—1865) 1825 елда Оренбург өязе Зәк суы буендагы Ишмәт авылында туа. Шул елгага нисбәтән, әдәбиятта аңа « Зәки » дигән нисбә бирелә. Тумыштан ук аның ике күзе дә сукыр була. Мәдрәсәләрдә укып йөргәндә аның исеменә сукыр шәкертләргә әйтелә торган «суфи» кушаматы да өстәлә, һәм ул әдәбият тарихларына « Шәмсетдин Зәки », « Шәмсетдин суфи» исемнәре белән кереп кала.
Дөм сукыр булуына карамастан, Шәмсетдин бик хәрәкәтчән, көчле ихтыярлы булып үсә. Башта ул, үз авылларыннан 30 чакрым ераклыктагы Әтәч авылында Котлыгилде дигән кешедән дәрес ала, соңрак Ашказар-Балыклы авылында Габдрахман хәзрәт мәдрәсәсендә укый. Ниһаять, белемен камилләштерү нияте белән, Казанга килә һәм Күл буе мәдрәсәсенә (икенче мәчет каршындагы Мөхәммәткәрим хәзрәт мәдрәсәсенә) урнаша. Биредә берничә ел укып, заманының алдынгы, галим шәкертләреннән берсе булып җитешә. Ләкин укуын тәмамлый алмый: шәкертләрне дискуссиягә һәвәсләндереп, мәдрәсәдәге тормышның тыныч агымын бозганы өчен, Мөхәммәткәрим хәзрәт аны куып җибәрә. Бу күңелсез хәл Шәмсетдинне олы максат юлыннан туктата алмый. Туган авылына кайтып, мәдрәсә ачып, үзе шәкертләргә дәрес бирү эшенә керешә. Мәдрәсәсенә күп шәкертләр җыела. Әмма эзләнүчән, олы идеалларга омтылучы яшь галим биредә дә тыныч яши алмый, шәкертләрен ияртеп, Эстәрлебаш мәдрәсәсенә күчеп китә.
Ш. Зәки замандашларын да, биографиясен өйрәнүче галимнәрне дә гадәттән тыш сәләте, күп кырлы таланты белән таң калдыра.
Ш. Зәкине педагог буларак та заманының күренекле кешесе дип бәяләргә нигез бар. Аның шәкертләре арасыннан Мифтахетдин Акмулла, Г. Чокрый кебек күренекле шагыйрьләр үсеп чыга.
1865 елның сентябрендә Ш. Зәки Мәккәгә хаҗга барырга чыга, юлда, Таганрог шәһәрендә, кинәт үлә. Ш. Зәки иҗаты һәм эшчәнлеге XIX гасырда ук җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә.
Ш. Зәкинең кырыкка якын шигыре, авылдашы Зиннәтулла Мөхәммәдрәхим төзегән кулъязма җыентыкка кертелгән хәлдә, Р. Фәхретдинов архивында сакланып, безнең көннәргә килеп җиткән.
Ш. Зәкине суфи дип атау нигезсез түгел. Ул «Әр-рисаләтел-фәризә» («Фарыз эшләр китабы») кебек, гарәп телендә язылган дини эчтәлекле китапларында һәм, өлешчә, шигырьләрендә суфичылык карашларын уздыра. Билгеле булганча, суфичылык идеологиясен яклаучылар идеалистик карашта торалар, үзләрн Алла колы дип саныйлар.
Ш. Зәки поэзиясендә күп гасырлардан бирле килгән фикер торгынлыгына протест, акылга ирек даулау авазы да яңгырый. Аларда, суфилыктан бигрәк, закиле.к-яирәклект ижади уй-.тгяңу өстенлек итә.
Ш. Зәки гарәп һәм фарсы телләрен ана теле кебек үк яхшы белә, Көнчыгыш поэзиясенең даһилары — Низами (1141— 1209), Җ. Руми (1207—1273), Хафиз (1325—1389), Нәваи (1441 —1501), Фөзули (1494—1556) кебек шагыйрьләрнең иҗатлары белән якыннан таныш була. Үзе дә гарәп, фарсы телләрендә китаплар, шигырьләр яза, Көнчыгыш әдәбиятының уңай традицияләрен татар әдәбиятында тагын бер җанландырып җибәрә.
Ш. Зәки газәл жанрының классик үрнәкләре белән янәшә куярлык әсәрләр иҗат итә.
Сюжетлары, образлар системасы, сөйләм үзенчәлекләре, жанр ягыннан Ш. Зәки шигырьләре традицион Көнчыгыш классик суфичылык лирикасын хәтерләтә.
Шагыйрьнең төп казанышлары 40—50 нче еллар татар әдәбиятында күренгән яңалыкларны традицион поэзиягә ачыктан-ачык шаулатып алып керүе белән билгеләнә. Өч бәеттән генә торган «Бән бу халкың рәсмилә эш кыл-мазым» («Мин бу халык гадәте буенча эш йөртмим») шигыре моңа мисал була ала. Ш. Зәки шигырьләре афористик төгәл, фәлсәфи уйланулы, тирән фикерле булулары белән аерылып тора.
Ш. Зәки иҗатында дини суфичылык мотивлары, образлары, терминнары шактый актив роль уйный.
Ш. Зәки әсәрләренең язылу датасы билгеле түгел. Эчтәлекләренә карап, көрәшкә, тормышка ашкынып язылган шигырьләрен 50 нче еллар иҗаты, яшьлек авазы дип билгеләргә мөмкин.
Шулай итеп, Ш. Зәки шигыренең һәр юлы кешегә үгет, нәсихәт, киңәш булып яңгырый. Әмма бу дидактика аның әсәрләрен ялыктыргыч вәгазьгә әйләндереп җибәрми: чөнки анда тынгысыз үткен фикер, самими лиризм, хис чынлыгы көчле.
Кешелеклелек хисләре, шәхеснең тирән табигый халәте сурәтләнү, гуманизм идеясе үткәрелү Ш. Зәки иҗатын укучы күңеленә якын итә. Халкының шигырь культурасын, Көнчыгышлы ң бай поэтик традицияләрен тирән үзләштергән Ш. Зәки гади һәм гадәттән тыш мул поэтик бизәкле игеп язуда зур осталык күрсәтә, һәр бәетнең тирән мәгънәле, афористик яңгырашлы итеп язылуы, һәр сүзнең күңел аша үткәрелүе аның әсәрләрен XIX гасыр поэзиясенең мөһим казанышы итеп таныта.
Шулай итеп, Ш. Зәки XIX йөз татар әдәбиятында лирик шоэзия үсешенә зур өлеш кертте. Феодал-крепостнойлык строе җимерелү көннәре якынлашканда ул феодал тәртипләрне гаделлек, әхлак кагыйдәләренә каршы күренеш дип бәяләде.