Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.

XVII гасыр кебек үк, XVIII йөз дә тарихының катлаулы һәм каршылыклы чоры. Россия хакимиятенең яңадан-яңа җир­ләр басып алуы, халыкларны буйсындыруы дәвам итә. Казан, Әстерхан, Себер ханлыкларын яулап алудан башланган Россия империясе чын мәгънәсендә халыклар төрмәсенә әверелә. Петр I реформалары, капиталистик мөнәсәбәтләрнең әкренләп урнаша баруы империядәге милли-социаль изүне тагын да көчәйтеп җибәрә. Коточкыч зур салымнар, көчләп чукындыру, руслаштыру күп кенә татар кешеләрен Себер, Урал якларына, башка төбәкләргә күчәргә мәҗбүр итә.

Бу чорда татарларны төрле мәҗбүри эшләргә тарту көчәя. Мәсәлән, XVIII гасыр башларында Петербург төзелешендә 5 меңгә якын татар катнаша. Аларның күпчелеге авыр хез­мәттән, ачлыктан һәм төрле авырулардан шунда ятып та кала.

Петр I нең әмере белән 1718 елда Казанда кораблар төзү өчен махсус верфь — Адмиралтейство оеша. Аны агач белән тәэмин итү татарларга йөкләнә. Аларны икенче төрле лаш­маннар (ылашманнар) дип йөртәләр. XVIII йөз азагында лашманчылыкта 112,3 мең татарның эшләве мәгълүм. Бу хезмәттәге газаплар, фаҗигаләр хакында төрле бәетләр туган.

1740 елда патша хөкүмәте әмере белән Казанда «Чукындыру конторасы» төзелә. Аның башында татар халкының кан дош­маны карагруһчыл Лука Канашевич (Аксак Каратун) тора. Ул халыкны, гаскәр белән куркытып, мәҗбүри чукындыра, буйсынмаган очракта яшәгән җирләреннән куа, мәдрәсә-мә-четләрне, зиратларны җимерә. Аларның таш-кирпечләреннән монастырь-чиркәүләр төзетә. Бары 1742-1744 елларда гына да Казан тирәсендәге 536 мәчетнең 458 е юк ителә.

Хокуксызлыкка, матди һәм рухи кыенлыкка, милли һәм иҗтимагый-социаль изүгә түзә алмыйча, татар халкы, Идел-Җаек төбәгендәге башка халыклар белән берлектә, берничә мәртәбә баш күтәрә. Алдар-Күчем (1704-1708), Акай (1735-1741), башкорт (1705-1711, 1735-1740), Тирсә (1744), Батырша (1755) һ.б. күтәрелешләр — әнә шундыйлар. Әмма аларның һәммәсе рус хакимияте тарафыннан рәхимсез рәвештә бастырыла: күпләгән кешеләр үтерелә, төрмәләргә утыртыла, Себергә сөрелә.

Пугачев хәрәкәте — XVIII йөздәге халык күтәрелешләренең югары ноктасы. Анда катнашучыларның яртысын диярлек — 100 меңгә якынын — татарлар тәшкил итә. Башында Канкаев, Мостафин, Гомәров, Алеев кебек мәшһүр татар уллары торган махсус полклар төзелә. Башкорт халкының каһарман улы, ша­гыйрь Салават Юлаев җитәкчелегендә дә күп кенә татарлар көрәшә.

Пугачев хәрәкәтенә кушылып, татар халкы үзенә ирек, ти­ешле хокуклар таләп итә. Бу кузгалыш вакытында татар теле үзенең иҗтимагый вазифасын, халыкара аралашу функциясен тагын да арттыра1: татар телендә күп санлы өндәмәләр, рапорт­лар, документлар языла. Пугачев хәрәкәтенә мөнәсәбәттә татарлар арасында төрле риваятьләрнең, бәетләр, җыр һәм шигырьләрнең тууы мәгълүм.

1773-1775 еллардагы халык хәрәкәте канга батырыла. Әмма ул патша хакимиятен татар-башкортларга карата билгеле бер ташламалар ясарга мәҗбүр итә. Көчләп чукындыру, рус­лаштыру сәясәте бераз йомшартыла. Мәктәп-мәдрәсәләр, мәчетләр ачудагы тоткарлыклар да өлешчә киметелә. Дин эшләре белән идарә итү өчен, 1789 елда Уфада Дини идарә ачыла.

XVIII йөздә татарлар арасында төрле социаль катламнар­ның яшәве мәгълүм. Әлбәттә, халыкның төп өлешен крестьян­нар тәшкил итә. Шәһәр һәм авылларда һөнәрчеләр дә шактый була. Патша хакимиятенә тылмач, чиновник, гаскәри сыйфа­тында хезмәт итүче «йомышлы татарлар» («служилые татары») арта бара. Кечерәк завод-фабрика тотучы татарлар күренә баш­лый. XVIII—XIX йөзләрдә сәүдә белән шөгыльләнүчеләр арта. Алар Россия эчендә генә түгел, аннан тышта да эш йөртәләр. Татар сәүдәгәрләрен бигрәк тә Урта Азия, Шәрык илләрендә күрергә була. Оренбург, Троицк, Кызылъяр (Петропавловск) калаларында күпләгән татар сәүдәгәрләре яши.

Патша хакимияте татар мәгарифен үстерүгә һич тә ярдәм итми, киресенчә, төрле тоткарлыклар тудырып тора. Әмма шуңа да карамастан халык үз хисабына мәктәп-мәдрәсәләр ача. Шул сәбәпле татарларның шактый өлеше укый-яза белә. XVIII йөздә Эстәрлебашта (хәзерге Башкортстанда), Кышкарда (Казан артындагы авыл) һәм кайбер башка төбәкләрдә зур-зур мәдрәсәләрнең эшләве мәгълүм. Бер өлеш татарлар Урта Азия­дә, Төркиядә, Мисырда, Һиндстанда белем алалар. Хөкүмәт, ягъни рус уку йортларында укучылар да була.

Казан, Оренбург, Әстерхан, Самара, Тубыл һәм кайбер башка шәһәрләрдәге гимназияләрдә, гаскәри мәктәпләрдә татар телен укыту дәвам иттерелә. Рус уку йортларындагы педагогик их­тыяҗны күздә тотып, аерым сүзлекләр, дәреслекләр языла. XVIII йөздә, төгәлрәк әйткәндә 1723 елдан, татарча китап басу эше дә гамәлгә керә башлый. XIX гасыр — XX йөз башы татар китапларының күпләп нәшер ителү дәвере санала.

Габдерәхим Утыз Имәни (1754-1834). Тормыш юлы. Утыз Имәни 1754 елда хәзерге Чирмешән районы (элеккеге Чистаи өязе) Утыз Имән авылында игенче гаиләсендә дөньяга килгән. Аның кушаматы туган авылына мөнәсәбәттә алынган. Элеккеге милли тради­цияләргә хөрмәт йөзеннән шагыйрь үзен кайвакыт «Әл-Бол-гари» тәхәллүсе белән дә йөрткән.

Габдерәхимнең бала чагы билгеле бер дәрәҗәдә Тукайның сабый чагын хәтерләтә. Чөнки алар икесе дә бик яшьли ата-анасыз калалар.

Габдерәхимнең әтисе — Госман бине (углы) Сәрмәки — тумышы белән элеккеге Бөгелмә өязенең (хәзерге Лениногорск районының) Тимәш авылы кешесе була. Ул булачак шагыйрь дөньяга килгәнче үк үлеп китә. Шуннан соң Габдерәхимнең әнисе үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайтып яши башлый. Әмма улы туып ике-өч ел да үтми, ул да вафат була. Ата-анасыз калган Габдерәхим җиңгәсе кулында тәрбияләнә. Уку яшенә җиткәч, әүвәл үз авылларында, аннан күрше авыл мәдрәсәсендә укый. Ятим бала бик фәкыйрьлектә яши. Күп вакытын мәд­рәсәдә үткәрә: бай шәкертләргә хезмәт итеп, үзен үзе карый. Габдерәхим сабакташлары арасында зирәклеге, сәләтлелеге белән аерылып тора. Дәресне ул игътибар белән тыңлый, бик тиз отып ала һәм соңыннан иптәшләренә аңлатып бирә торган була. Шуңа күрә аны «укымый белә торган шәкерт» дип йөр­тәләр.

Габдерәхим, туган төбәгендә укыганнан соң, белем алырга Оренбург янындагы атаклы Каргалы мәдрәсәсенә килә. Биредә аның остазларының берсе шагыйрь, мәшһүр ишан Вәлид Каргалый була.

1788-1798 елларда Утыз Имәни гаиләсе белән Урта Азия, Әфганстан, Иран якларында яши: укый, эшли, күп галимнәр, күренекле кешеләр белән аралаша.

Чит җирләрдә ун еллап гомерен уздыргач, ул туган як­ларына әйләнеп кайта. Иел әй, Сарабиккол, Куакбаш, Тимәш һәм башка авылларда укыту-тәрбия эшләре белән шөгыльләнә. Аның күп санлы шәкертләре булуы мәгълүм. Шагыйрь үз гомеренең ахырын Тимәштә уздыра.

Утыз Имәни үз дәверенең гаять укымышлы кешесе була. Ул, туган теленнән тыш, гарәп, фарсы, таҗик, үзбәк, төрек телләрен камил белә. Русча да аңлаша. Аерым хезмәтләрен һәм шигырь юлларын гарәп, фарсы телләрендә яза.

Утыз Имәни туры һәм тапкыр сүзле, көчле характерлы шәхес булган. «Габдерәхим хәзрәт сүз сөйләргә гаять тә сәләт­ле улып, кулындагы чукмары (монда: таягы мәгънәсендә.— X. М.) вә агызында чукмарыннан да куәтле теле улып, нә дөнья вә нә дин тугрысында бәхәс иткәндә җиңелеп калмамыштыр»,— ди аның турында Ризаэддин Фәхреддин. Габдерәхим хәзрәт ислам диненең сафлыгы өчен көрәшүчеләр хәрәкәтенең ба­шында тора. Феодаль-колониаль изүгә, чукындыруга каршы юнәлтелгән бу хәрәкәтне халыкта «Утыз Имәни мәсләге» дип тә йөртәләр. Габдерәхим хәзрәт, тормыш авырлыкларына һәм гаилә мәшәкатьләренә, дошманнарының яла-тәнкыйтьләренә карамыйча, мал-байлыкка кызыкмыйча, гомер юлыннан горур рәвештә алга атлый, төрле тармакларда армый-талмый эшли. Мөгаен, шуңа күрәдер дә ул халык күңеленә туры сүзле, мөх­тәрәм «Габдерәхим хәзрәт» буларак кереп кала. Аның тап­кырлыгы, зирәклеге һәм үзенчәлекле эш-гамәлләре хакында күп санлы легенда-риваятьләр туа.

Күпкырлы эшчәнлек. Утыз Имәни — озын һәм катлаулы гомере белән генә түгел, күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге, бай иҗат мирасы белән дә хөрмәткә һәм ихти­рамга лаеклы шәхес. Ул,— барыннан да элек, ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багыш­лаган педагог. Аның гыйльми һәм әдәби мирасы педагогик эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Галимнәр фикеренчә, Утыз Имәни тудырган йөзләп китапның яртысын диярлек педа­гогик, гыйльми хезмәтләр, сүзлекләр һәм биографик харак­тердагы төрле белешмәләр алып тора.

Мәгълүм булганча, Урта гасырларда язылган әсәрләр кул­дан кулга күчерелеп таралганнар. Бу эш вакытында аларга теге яки бу дәрәҗәдә үзгәрешләр, өстәмә-төзәтмәләр дә кертелгән, ялгышлар да җибәрелгән. Китап басу башлангач, язма текст­ларны дөресләү мөһим мәсьәләгә әйләнгән. Утыз Имәни, бу ихтыяҗны тоеп, күп кенә күренекле әсәрләрнең дөрес, җый­нама текстын булдырган. «Кыйссаи Йосыф»ның 1839 елда дөнья күргән тәүге басмасы да Утыз Имәни төзегән тәнкыйди текстка нигезләнгән.

Әдип күп санлы сүзлекләр, шәрехләр (комментарийлар), энциклопедик белешмәләр төзи. Аның фәлсәфә, медицина, астрономия, икътисад һәм башка фәннәр буенча хезмәтләре бар. Үзенең энциклопедик мирасы, күпкырлы эш-гамәлләре белән Утыз Имәни Ломоносов эшчәнлеген хәтерләтә.

Әдәби иҗаты. Аның зур күләмле поэма­лары түбәндәгеләр: «Гаварифез-заман» («Замананың укымышлылары»), «Мөһиммәтез-заман» («Замананың мөһим хәллә­ре»), «Читтә йөрүчеләргә — гарибләргә бүләк...», «Фикерләрне пакьләндерүче...», «Бурыч — дуслыкны кисү кайчысы...» һ.б. Болардан тыш, күп санлы мәдхия-мәрсияләре, шигъри хикәят­ләре, мөнәҗәтләре (көйләп укыла торган дини эчтәлекле ши­гырьләре) бар.

Утыз Имәни әдәби әсәрләрендә дә мөгаллим, укытучы булып кала. Аның иҗатында акыл, үгет-нәсыйхәт бирү, киңәш итү өстенлек итә. Хис-кичерешләр фикри якка буйсынулы. Автор шигърияттә Йосыф Баласагунлыдан, Мөхәммәдьяр һәм Мәүла Колыйдан, «Идегәй» дастаныннан килүче афористик фикерләү, хикмәтле сүз әйтү традициясен дәвам итә.

Шагыйрь үз иҗатында төп игътибарын белем, мәгърифәт мәсьәләләренә юнәлтә. «Гаварифез-заман» поэмасы, мәсәлән, тулысы белән шул мәсьәләләрне яктыртуга багышланган. Ул белемле, укымышлы кешеләрне мактый, наданнарны тән­кыйтьли. Күп төрле чаралар һәм сурәтләр ярдәмендә гыйлем, белем төшенчәләренең эчтәлеген, аларның кеше, тормыш өчен әһәмиятле булуларын гәүдәләндерә.

Шагыйрь фйкеренчә, белем — кеше идеалының зарури сыйфаты, бәхет ачкычы. Кеше никадәр укымышлы, белемле икән, ул үзе өчен дә, җәмгыять өчен дә шулкадәр файдалы. Утыз Имәни белем төшенчәсен һөнәр, эш-гамәл белән ты­гыз бәйләнештә карый. Шагыйрь карашынча, хакимият ияләренең, кеше белән эш итүчеләрнең белемле, һөнәрле булуы зарури.

Урта гасырның күп кенә әдипләре кебек үк, Утыз Имәни өчен дә белем-мәгърифәт төшенчәсе кешеләрдәге әхлакый як белән тыгыз бәйләнешле. Шуңа күрә аның әсәрләрендә гадел­лек, сабырлык, юмартлык, шәфкатьлелек кебек күркәм сый­фатлар, матур эш-гамәлләр мактала, икейөзлелек, вәгъдәсез­лек, комсызлык, саранлык, тәкәбберлек төрлечә хурлана. Автор байлыкка, акчага һәм бурычка корылган дуслыкның начарлыгын, әхл аксызлыгын тасвирлауга да зур урын бирә. Тикмәгә генә аның бер әсәре «Бурыч — дуслыкны кисү кай­чысы» дип исемләнмәгән.

Утыз Имәни дә, үз элгәреләре Йосыф Баласагунлы, Сәйф Сарай, Мөхәммәдьяр кебек, сүз сөйләү, сөйләшә белү турында күп яза. Аның фйкеренчә, һәр сүзнең мәгънәсе, сөйләү вакыты бар. Шуңа күрә фикереңне уйлап, ачык, дөрес итеп сөйләү шарт.

Шагыйрь иҗатында үз дәверенең күп кенә күренешләре, детальләре гәүдәләнеш тапкан. «Горбәтнамә» поэмасын ул тоткынлыкта яза (төрмәгә автор нахакка утыртыла).

Шагыйрь иҗатының тормыш чынбарлыгы белән бәйләнеше аеруча мәрсияләрендә ачык күренә. Аларда гади татар хатыны, гадәти шартларда һәм мөнәсәбәтләрдә сөеп, хөрмәт белән тас­вирлана.

Утыз Имәни мирасы — татар мәмләкәтләре вакытындагы рухи хәзинәләрне кабат торгыза башлауда, таралган, сибелгән әдәби казанышларны җыйнауда мөһим бер күренеш. Әдипнең гарәп, фарсы һәм төрки телләрен белүе, Урта Азиядә яшәп алуы аңа Шәрык гыйлемен һәм әдәбиятларын ныклап үзләштерергә, мөселман дөньясындагы казанышларны татар мәдәниятенә күпләп кертергә мөмкинлек бирде.

Утыз Имәни иҗаты Урта гасыр, Шәрык рухи казаныш­ларын Г. Кандалыйга, М. Акмуллага, К. Насыйрига җиткерүдә һәм XIX йөз мәгърифәтчелек әдәбиятын тудыруда мөһим бер күпер, арадашчы булып тора.