
- •Борынгы татар әдәбияты, аның чорлары, үзенчәлекләре.
- •2. Гомумтөрки әдәбият. Рун, уйгур, гарәп язуындагы истәлекләр. Мәхмүд Кашгарый. "Диване легатет төрк". Йосыф Баласагуни. "Котадгу белег".
- •3.Болгар чоры татар әдәбияты. Болгар чорына караган легендалар.Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" әсәре.
- •4. Алтын Урда чоры әдәбияты. Котбның "Хөсрәү вә Ширин" поэмасы. Сәйф Сарай. "Гөлстан бит-төрки" әсәре.
- •5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
- •7. XVIII гасыр татар әдәбияты. Габдрәхим Утыз Имәни иҗаты.
- •8. XIX гасырның I яртысы татар поэзиясе. Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки-Суфи.
- •XIX гасырның беренче яртысына хас аерым сыйфатлар
- •9. XIX гасырның II яртысы татар поэзиясе. Г.Кандалый, м.Акмулла. "Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе"нә анализ.
- •10. XIX гасырда татар прозасының формалашуы. М. Акъегет. "Хисаметдин менла". З.Бигиев. "Мендәр яки гүзәл кыз Хәдичә".
- •11. Р.Фәхретдинов иҗаты. "Әсма яки гамәл вә җәза" әсәренә анализ.
- •12. З.Һади. Тормышы һәм иҗаты. "Җиһанша хәзрәт" әсәренә анализ.
- •13. С.Рәмиев иҗатында романтизмның гәүдәләнеше. "Таң вакыты" шигыренә анализ. Дәрдмәнд иҗатында фәлсәфи романтизм һәм символик образлар.
- •14. XX йөз башында драматургия (гомуми күзәтү). Г.Камал "Бәхетсез егет". Г.Исхакый. "Зөләйха"
- •15. Г. Тукай иҗатының мөһим этаплары. Шагыйрь әсәрләрендә милләт язмышы темасы. Бер шигыренә анализ.
- •16. Г.Исхакый прозасына гомуми күзәтү. Әсәрләрендә милләт язмышы проблемасы.
- •17. Г.Ибраһимовның башлангыч чор иҗатында романтизм. "Яшь йөрәкләр". Язучының Октябрьдан соңгы әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять проблемасы.
- •18. М.Гафури шигъриятенең төп темалары. Язучы прозасына, гомуми күзәтү. "Ярлылар яки өйдәш хатын", "Кара йөзләр".
- •19. Ф. Әмирхан иҗатында хатын-кыз темасы. Әдипнең сатирасы. "Фәтхулла хәзрәт" әсәренә анализ,
- •20. М.Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Кызганыч" пьесасына анализ.
- •21. XX гасырның 20-нче елларында проза. Ш.Усманов хикәяләре. М.Галәүнең "Болганчык еллар" һәм. "Мөһаҗирләр" дилогиясендә татар халкы язмышы.
- •22. Һ.Такташ иҗатында кеше һәм җәмгыять проблемасы. "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасына анализ.
- •23. К.Тинчурин - комедияләр остасы. "Зәңгәр шәл" мелодрамасына анализ.
- •24. Ш. Камал иҗатына гомуми күзәтү. "Матур туганда" романының проблематикасы. Төп геройларга характеристика.
- •25.Әхмәт Фәйзи иҗатына гомуми күзәтү. "Тукай" романына анализ.
- •26.Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Г.Кутуйның "Сагыну" нәсеренә анализ.
- •27.М. Җәлил иҗаты. "Моабит дәфтәрләре". Бер шигыренә анализ.
- •28.Ф. Кәрим шигъриятенә гомуми күзәтү. "Разведчик язмалары"на анализ.
- •29. Т.Гыйззәт иҗатына гомуми күзәтү. "Изге әманәт" әсәренә анализ.
- •30.К. Нәҗми иҗаты. "Язгы җилләр" романындагы төп образларга характеристика.
- •31. Н.Исәнбәт. Тормыш һәм иҗат юлы. "Зифа" әсәренә анализ.
- •32.Ф.Хөсни - хикәяләр остасы. "Җәяүле кеше сукмагы" әсәренә анализ.
- •33.Ә.Еники хикәяләренә гомуми күзәтү. "Саз чәчәге" повестеның идея-сәнгати үзенчәлекләре.
- •34.Н.Фәттах иҗатында тарихи темалар. "Кырык дүртнең май аенда" әсәрендә образлар бирелеше.
- •36.М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы. "Без - кырык беренче ел балалары" повестенең тематикасы.
- •38. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге. "Сәйдәш" поэмасына анализ.
- •39.М.Хәбибуллин иҗатында тарихи тема. "Чоңгыллар" романында авыл тормышы.
- •40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.
- •41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.
- •42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.
- •43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.
- •44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.
- •45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".
5. Казан ханлыгы чоры әдәбияты. Казан ханлыгы чорына караган риваятьләр һәм легендалар. Мөхәммәдьяр иҗаты. "Төхвәи мәрдан" поэмасына анализ.
Ундүртенче гасыр ахырыннан башланып киткән үзара тарткалашу һәм таркаулык XV гасыр башында Алтын Урданы һәлакәткә китерә, ул төрле ханлыкларга тәмам таралып, элеккеге мәгърурлыгын вә көч-куәтен югалта, аның байлыгы таратыла, хәерчеләнә бара. Сарай шәһәре һәртөрле баскынчылар өчен талау объектына әверелә. Аның каравы Дагыстан, Әстерхан, Кырым, Себер ханлыклары тагын да ышанычлырак атлый башлыйлар. Шушы вакытларда Казан ханлыгы да күтәрелеп китә. Моны Сарай хөкемдары Олуг Мөхәммәд хан белән бәйлиләр. Әмма шунысын онытырга кирәкми, Урта-Идел, Казан-Болгар тирәләре электән мөстәкыйльлектә яшәгәннәр, шулай да бу тулы бәйсезлек түгел, бәлки икътисадый яктан алга китү аркасында барлыкка килгән үз тормышы белән гомер итү рәвеше генә булган. Мәскәү кенәзлегендә дини тормыш үзенчәлекле, ягъни христианлык нигезенә корылу аркасында, мөстәкыйльлек рухый яктан Казанга караганда шактый өстен дәрәҗәгә күтәрелгән һәм алар тәхет бүлешә башлаганда гына Сарайны исләренә төшергәннәр. Казан-Болгар йорты исә рухый дөньясы белән, ягъни ислам динендә торуы ягыннан Сарайга тыгызрак бәйләнгән, аңа үзен ирекле тоюы өчен рухый мөстәкыйльлектә яшәмәве комачаулык иткән. Тәхеттә Чыңгыз нәселеннән булган шаһзадәләр утырганмы, әллә инде Болгар заманнарыннан ук килгән нәсел идарә иткәнме, бу сорауга ачык җавап бирү әлегә мөмкин түгел. Шулай да Равил Фәхретдинов, борынгы кулъязмаларга нигезләнеп, Болгар тәхетендә Галибәк хан утырганлыгын, ул чорларда Казанның хәрабә хәлендә торганлыгын фараз итә. 1437 елда Кечек Мөхәммәд Сарай тәхетендәге Олуг Мөхәммәд ханга каршы яу белән килә, аңа куштан мирзалар да кушылалар һәм җиңүгә ирешәләр. Олуг Мөхәммәд Сарайдан чыгарга мәҗбүр була, хатыннары, балалары һәм өч мең кешесе белән Литвага кушылган Белов шәһәренә килеп урнаша, тәхетен кабат кайтарып алырга тели. Әмма Мәскәү кенәзе Василий III аңа гаскәр күтәрә, Олуг Мөхәммәд солых үтенә, руслар кабул итмиләр, сугышырга мәҗбүр итәләр.
Олуг Мөхәммәд Тимерхан бине Тимер-Котлыг хан бине Тимер-Мәлик хан бине Рус хан чарасыз кала. Тәһарәтләнеп, агач күләгәсендә ике кат намаз укый, аннан соң сугыш атына атланып, бер мең чамасы гаскәре белән 40 меңлек урыс сугышчыларына каршы көрәшкә күтәрелә һәм, алар арасына коткы салып, җиңүгә ирешә. Бу вакыйга 1438 елның 5 декабрендә була.
Шушы җиңүеннән соң ул Идел ягына кайта һәм, Казанга килеп, монда тәхет кора, шәһәрне хәрабәдән күтәрә, үзенә чирмеш-чувашларны куша. Казан 1439(һиҗри белән 842) елда икенче тапкыр аякка баса.
Олуг Мөхәммәд хан Василий III күрсәткән яманлыкларны гафу итми һәм Мәскәү өстенә сугышлар белән йөреп тора, Түбән Новгород җирләрен үзенә буйсындыра, 1445 елның язындагы бер сугышта Василий III аның кулына әсир төшә, әмма солых һәм ясак түләтү шарты белән аңа 1 октябрьдә ирек бирелә. Болгар ханы дип үзен атап йөрткән Галибәк гаскәрләрен тар-мар итеп, ханлыгын тагын да ныгыта. Шулай да озак яшәми, 1446 елда вафат була. Ул Сарай тәхетендә 17, Казанда 8 ел ханлык итә. Ул идарә иткән елларда Казан ханлыгы ныклап оеша һәм Мәскәү кенәзлеге өчен беренче куркынычка әверелә.
Казан шәһәре мәдәният һәм мәгариф үзәкләренең берсенә әйләнә һәм гүяки Сарайның олуг мәртәбәсе аңа күчә, шул ук вакытта тәхет өчен көрәш кебек «яман авыру» да шушы дан-шөһрәт белән бергә ияреп килә.
XV гасырдагы татар әдәбиятын бар тулылыгы белән күз алдына китерүе авыр. Ул чорда Мәҗлиси белән Сайади кебек шагыйрьләр яшәгәнлеге билгеле. Аларның әсәрләре Идел буенда киң таралыш таба.
XVI гасырда Казан ханлыгында әдәби хәрәкәт югары үсеш ала. Мөхәммәдьяр, Кол Шәриф, Касыйм Шәех исемле шагыйрьләрнең иҗатлары рухый байлыкка әверелә. Алар үзләре дә легендар шәхесләр булып чыгалар һәм гасырлар буена татар халкы күңелендә болар хакында төрле риваять һәм хәбәрләр сакланып килә.
Татар әдәбиятында Казан ханлыгы чорында да дини-дицактик рух, суфыйчылык юнәлеше дәвам итә. Бу сыйфатлар мәхәббәт дастаннарында да нигез рәвешендә сакланалар һәм шагыйрьләр үзләрен чын мәгънәсендәге суфый итеп күрсәтәләр, иҗатларында моны кат-кат тәкрарлыйлар.
Касыйм Шәехнең сакланып калган һәм «Бакырган китабы»на кертелгән бердәнбер газәленнән чыгып, аның көчле лирик булганлыгын билгеләп үтә алабыз. Кол Шәриф иҗатында дини-дидактик эчтәлек өстенлек иткән, бу үзенчәлеге аның Казан ханлыгында хөкүмәт составында булуы, сәед хезмәтен алып баруы белән дә аңлатыла ала. Бу яктан Мөхәммәдьяр иҗаты да аңа аваздаш.
Казан ханлыгының оешуы электә булган Болгар дәүләтчелегенең әдәби-гыйльми шөһрәтен кире кайтаруда һәм күтәрүдә ярдәм иткән. Бу хакта Мөхәммәдьяр бине Мәхмүд «шагыйрь улмыш барча кечек һәм олуг» дип яза. Шулай итеп, 1439-1440 елларда Казан шәһәре хәрабәләрдән күтәрелә һәм Казан ханлыгының башкаласына әверелә. Монда фән, әдәбият, сәнгать үсеше өчен мөмкинлекләр ачыла.
Фольклордагы аерым ядкярләр теге яки бу дәрәҗәдә Казан ханлыгы чоры белән бәйләнешле. Болар арасында Иске һәм Яңа Казанның салынуы, Кабан күле, Сөембикә, Җик Мәргән, Идегәй хакында риваятьләр, әкиятләр һәм дастаннар бар.
XV—XVI йөзләргә мөнәсәбәтле язма истәлекләрнең бер өлешен ярлыклар, каберташ язмалары, гыйльми һәм дини китаплар, төрле тәрҗемәләр тәшкил итә.
Хәсән Кайгы (Хәсән Сабит углы, XV йөз) әүвәл Алтын Урданың башкаласы Сарайда, аннан Казанда яши. Гомеренең ахырында Җаек буйларына — Нугай ханлыгына күчеп китә.
Казтуган (Казтуган Сөенеч углы, XV йөз) — чыгышы белән Әстерхан татары. Ул батырлыгы, чичәнлеге белән дан тота.
Хәсән Кайгы һәм Казтуган шигырьләре фольклорга якын булулары, афористик яңгырашлары белән сыйфатланалар
(«Карендәшең яманлап, Үзеңә туган табылмас»; «Киңәшсез сүз башлама»; «Исәнең дә, терең дә бер булыгыз барыгыз» һ. б.). Аларда, «Идегәй»дәге кебек, Идел-йортны, туган табигатьне ярату көчле.
Өмми Кәмал (исеме — Исмәгыйль) XIV йөз ахырларында туа. Гомеренең ахырын Төркиядә уздыра. 1475 елда вафат була.
Өмми Кәмалның шигырьләре татар укучылары арасында гаять киң таралган. Узган йөздә берничә мәртәбә басылып та чыккан.
Өмми Кәмал — лирик шагыйрь. Аның әсәрләрендә уй-киче-решләр, хис-тойгылар гаять көчле бирелгән. Авторның лирик каһарманы — аллачыл, диндар кеше. Ул бөтен күңелен, барлыгын үзенең идеалы — олуг Тәңрегә юнәлткән, ул аны сөя, аңа омтыла. Автор үз укучысын дөнья малына һәм рәхәтенә кызыкмаска өнди. «Дөнья сөю,— ди ул,— һәр хатаның башыдыр». Аның фикеренчә, кеше, нәфес колы булудан туктап, үз күңелен пакьләргә, игелекле гамәлләр кылырга, булган гөнаһларыннан арынырга, тәүбә итәргә бурычлы.
Өмми Кәмал иҗатында төшенкелек, сагыш көчле булса да, әсәрләре гуманизм рухы белән сугарылган. Шагыйрь Алланың берлеге, бөеклеге авиа кешеләрнең табигый тигезлеге идеясен үткәрә. Укучыны тәкәббер булмаска, хәрәмләшмәскә, гайбәт сөйләмәскә, ялганламаска, бер-береңә ярдәм итеп яшәргә өнди.
Мөхәммәд Әмин (XV йөзнең икенче яртысы — 1518) 1487— 1496, 1502—1518 елларда Казан ханы булып тора. Ул әдәбиятны һәм сәнгатьне ярата. Үзе дә иҗат белән шөгыльләнә. Аның «Гыйкаб» («Үч») дигән шигырендә Аксак Тимернең явызлыклары фаш ителә.
Шәрифи (XVI йөзнең беренче яртысы) — «Казан мәмләкәтенең җиңүе» («Зафәрнамәи вилаяти Казан», 1550 ел. Аның Польша короле Александрга язган хат-бетегендә дә (1506) шул дәвернең сәяси тормышына, аеруча Казан-Мәскәү мөнәсәбәтләренә кагылышлы мөһим тарихи факт-мәгълүматлар бар) исемле әдәби-тарихи әсәре белән танылган шәхес.
Чәчмә һәм тезмә юллар катнашмасыннан гыйбарәт булган бу язмада Явыз Иванга («Мәлгунь Иван»га), баскынчыларга тирән нәфрәт белдерелә, шәһәрне дошманнан саклаучыларның батырлыгы мактала.
Шәрифи, татар әдипләреннән беренчел әрдән булып, Казан каласы хакында кызыклы язмалар калдыра. «Казан,— ди ул үзенең «Зафәрнамәи...» әсәрендә,— ... искедән бер мөселман шәһәре булган. Казан мөселман өлкәләреннән еракта һәм кяфер өлкәсенә чиктәш урнашкан... Аңа һичбер җирдән ярдәм һәм таяныч ирешмәс, бары тик Тәңре — якын һәм фәрештәләр— ярдәмче». Автор Казан хакындагы уй-кичерешләрен шигъри юлларда да гәүдәләндерә: «Гаҗәйеб бер җай-гыйшрәттер (күңелле урындыр.— X.М.) җиһанда бу Казан шәһәре», «Казан тик шәһри мәгъмүри бителмәс дөньяди һәрту» [Казан кебек мәһабәт (төзек) шәһәр дөньяда һич булмас...]. Шәрифи карашынча, Казан — элек-электән хан шәһәре. Шуңа күрә аңа Иванның дәгъва кылырга һич хакы юк: «Ничек килгән ушал мәлгунь? — Имәсдер бу Ибан шәһре!»
Фәндә Шәрифи белән Колшәрифне тәңгәлләштерү дә очрый.
Колшәриф (1552 елда һәлак була) — Казан ханлыгының күренекле шәхесе: руханилар башлыгы (сәед), дәүләт эшлек-лесе, шагыйрь. Явыз Иван гаскәренә каршы көрәштә, Ватанын саклап, батырларча һәлак була. Аның исеме һәм әсәрләре элек-электән татар кешеләренә яхшы таныш.
Казан ханлыгы чорында Гарифбәк, Мөхәммәдшәриф, Чалгиз җырау һәм башка әдипләрнең дә яшәве мәгълүм. Бу дәвернең иң күренекле шагыйрьләреннән берсе — Мөхәммәдьяр.
Бу дәвернең иң күренекле шагыйрьләреннән берсе — Мөхәммәдьяр.
Мөхәммәдьяр (якынча 1497 ел – XVI йөзнең уртасы). Тормыш юлы. Урта гасырның башка күп кенә әдипләре кебек үк, Мөхәммәдьярның гомер юлы төгәл билгеле түгел. Тормышы хакында, нигездә, әсәрләрендәге аерым факт-мәгълүматларга таянып кына фикер йөртә алабыз. Мөхәммәдьяр — Казан каласы белән тыгыз бәйләнешле шагыйрь. Ул моннан 500 еллар элек, ягъни XV гасыр азакларында рухани, хаҗи гаиләсендә дөньяга килә («Атамыз Мәхмүд догачы...»). Автор бер әсәренең ахырында исеменең «Мәхмүд Хаҗи углы фәкыйрь Мөхәммәдьяр» булуын искәртә. Ике урында үзен «Ярмөхәммәд» дип тә атый. Әсәрләреннән шагыйрьнең шактый укымышлы булуы, гарәп, фарсы, төрки телләрен һәм әдәбиятларын яхшы белүе аңлашыла.
Мөхәммәдьяр 1542 елда иҗат ителгән «Нуры содур» («Күңелләр нуры», «Күкрәкләр нуры») поэмасында «Мөхәммәд Әмин хан каберендә» «мөҗавир» (сакчы) булып торуын әйтеп китә. «Төхфәи мэрдан» («Егетләр бүләге», 1540) әсәрендә үзенең күп мәшәкатьләргә һәм авырлыкларга дучар булуын яза: «Чикдем... рәнҗ вә мәшәкъкать бихисаб (хисапсыз)», «Мән тиккән утга кеше пешмәгәй» («Миңа эләккән кебек утта кеше пешмәгәй»). Әмма шагыйрь, нинди генә кыенлыкларга очраса да, күңел төшенкелегенә бирелми, ил, халык турында уйлана, кешеләрне, җәмгыятьне имин, бәхетле итү хакында хыяллана.
Шагыйрь кайчан үлгән соң? Бу сорауга төгәл җавап юк. Кайбер галимнәр аның тылмач булып Мәскәүгә баруын, 1549 елда Муромда руслар тарафыннан үтерелүен искәртәләр. Бәлки, Мөхәммәдьяр да, чордашы Колшәриф кебек, Казан ханлыгы белән бергә һәлак булгандыр. Әмма әдип үзе үлсә дә, аның ялкынлы сүзләре, гуманистик фикерләре исән калган, берничә гасыр буена укучыларны дулкынландырып килә.
«Төхфәи мэрдан» (1539-1540) Аллаһы Тәгаләгә һәм Мөхэм-мәд пәйгамбәргә дан җырлау белән башланып китә. Аннан соң «Фәкыйрьнең хәтере шикәстәлекенә (борчылуына) күңел тэсәлли (юаныч) биреп, дилжуилык (тынычландыру) кылып, Күңелемгә күңел биргәне» бүлеге килә.
Көннәрнең берендә шагыйрь үз йортында «гамь бадэсен», ягъни сагыш шәрабын эчеп, аннан исереп, һушсыз утыра икән. Күңел уты кабынып китә дә лирик геройны харап итеп ташлый. Шуннан ул җанын тәненнән аерылырга үтенә. Әмма шагыйрьнең күңеле-җаны бу эштән баш тарта, аны ташлап китмәсен, чөнки Аллаһы Тәгалә иркендә шушы тән өчен яратылганлыган белдерә һәм нәсыйхәт кыла башлый.
Шагыйрьнең хис-тойгылары, ягъни күңеле сөйләргә тел бирелгәнлеген акылга аңлата, аһ-зар кылып, зарланып утыру белән ир булу мөмкин түгел, аның энҗе-гәүһәр чәчеп сүз сөйләвен тели. Шушы юллардан соң шигъри вәзен-үлчәм үзгәреп китә, ике иҗек арта, моны автор махсус рәвештә эшли булса кирәк, укучыга белдерәсе фикерен шул рәвешле гүяки ассызыклап куя. Күңеле аңа хәбәр итә: күпләр, татлы телле булып та, матур сүз гөлләрен кискәннәр һәм, башкаларның акыллы киңәшләрен тотмыйча, тән тишеп, кан агызганнар-эчкәннәр икән.
Моннан шул аңлашыла, шагыйрь сугыш теләми, имин-тыныч тормышта яшәү кирәклеген тәкрарлый. Димәк, Казан ханлыгы, аның халкы Мәскәү ягыннан туктаусыз алып барылган сугышлардан тәмам арыган һәм тыныч тормыш хакында уйланган вә хыялланган вакытлар, кешелек идеаллары тасвир ителгән монда. Шагыйрьнең күңеле хәбәр итә: әгәр дә җиһанда кыйммәтле сүз калдырсаң, исемең иртә-кич догада телгә алыныр. Әмма шарты бар: акыллы булу кирәк.
Күңелнең бу таләпләреннән соң шагыйрь үзен тыныч калдыруны үтенә, Казан шәһәренең эче болай да кече һәм олы шагыйрьләр белән тулы, алар язсыннар дигәндәй әйтә ул. Шагыйрь үзен гаепләүчеләрнең дәгъваларын ишетергә теләми, Күңел кушуы юк икән, чукрак-телсез булуың яхшырак дип белдерә ул. Бу бүлектә Күңел исеменнән сөйләүче зат Җәбраил фәрештә буларак аңлашылып тора. Димәк, монда Күңел—Җәбраил фәрештәнең аталышы, гарәпләр аны Рухыл-Әмин дә диләр. Мөхәммәдьярның «киреләнүе» белән Күңел риза түгел. Ул аны ахмак дип атый һәм нәсыйхәтен кабул итәргә, шагыйрьгә табигате хакында бәхәс кылмаска боера:
Күңел шунда шагыйрьгә «намәс аелыннан качар» («кеше булмаган зат үз асылыннан качар») дип белдерә. Шуннан соң гына автор Аллаһы Тәгаләгә таянып сүз башлаган икән, фикерен саф, күңелен йомшак кылуын үтенә, укучылардан мөддәгыйлек, ягъни дәгъва-хурлау кылмауны сорый һәм «Мөддәгыйлек кайрә килер» («Дәгъва-хурлау кире кайтыр») дигән мәкаләне искә төшереп уза да:
Шушының белән әсәрнең мөнәҗәт өлеше тәмамлана һәм «Шаһ Һарун хикәяте»ннән әсәрнең төп өлеше башланып китә. Дәүләт иясе Һарун яшәгән, аңа күп кенә ханнар, хаканнар буйсынган. Җеннәр һәм адәмнәр аның коллары. Таң җиле кебек җитез аты һәм җәннәттән дә гүзәлрәк сарае бар икән. Ул — гадел падишаһ.
Шаһ Һарунның Хушнәва исемле сүзгә оста, якты ай кебек матур йөзле бер вәзире булган. Ул падишаһ катында хезмәт итә һәм Һарунның мәрхәмәтен яулый.
Әмма калган вәзирләр Хушнәвадан көнләшә, аңа көнчелек кыла башлыйлар һәм яманлык өстенә яманлык күрсәтергә ниятлиләр. Шаһка килеп егетне төрлечә хурлыйлар, аны хәрәм иясе, эчкече, бәдбәхет, фетнәче дип сөйлиләр. Һарун падишаһ аларга ышана, Хушнәвадан шикләнә башлый.
Көнчел вәзирләр дүртәү икән. Берсенең исеме — Тойгысын, «аның эче тулы фетнә, хәйләкәрлек». Икенчесенең исеме — Гөлруй, көнче, әмма матур сүздә тиңдәшсез кеше. Өченчесе — Чынбел, гашыйк һәм мәхәббәт эчендә яшәүче. Дүртенчесе — Безбаз, бер үзбәк, ялган сүздә эт кебек.
Хушнәва нинди генә сүз сөйләмәсен, матурлык хакында әйтә калса, бу яктан Гөлруй өстен чыгарга, әгәр гыйшык турында белдерсә, Чынбелдән арттыра алмаска, акыл ягыннан Тойгысын аңа юл бирмәскә, уйлап эш йөртүдә Безбаз мәкеренә тап булырга тиеш. Болар бергәләшеп Хушнәвавы түбәнсетергә ниятлиләр.
«Беренче мәҗлес». Бу бүлектә шаһ катына килгән Той-гысынның Хушнәваны хурлавы сүрәтләнелә. Әмма егет бирешми. Тойгысын денсезлектә, бозыклыкта, имансызлыкта Хушнәваны Һарун падишаһ алдында гаепли һәм ачулана башлый. Син үзеңне шаһ хатынының сөяркә-уйнашчысы дип сөйлисең, падишаһны, сакалыннан тотып селкермен, үтерермен дип әйтәсең икән, ди ул һәм аны үтертергә кирәк дип ханга киңәш бирә.
Хушнавә куркып калмый, аңа каршы сүз башлый. Аның үз-үзен олыларча бик тәкәббер һәм галим рәвешендә тотып та, асылда күңелендә бозыклык, көнчелек тулганлыгын ачып сала, әмма, акыллы икәнсең, миңа юл күрсәтүче бул, ди. Шунда Тойгысын егетнең зирәклеген күреп, артык сүз озайтмыйча, оятлы хәлендә кала, аңа башка чара юк.
«Икенче мәҗлес». Бу юлысы Гөлруй килеп, падишаһка Хушнәваны (автор монда героена икенче төрле исем бирә, аны Хушхун дип атый, моның сәбәбе кулъязма күчерүченең хатасыннан булырга кирәк) яманлый. Әмма егет аны да җиңеп чыга.
Тойгысын җиңелүдән Гөлруйның төсе кача, Хушнәвага, үзенне бел дип, аны әдәпсезлектә, наданлыкта, үзен акыллы итеп күрсәтергә тырышуда гаепли һәм, минем кебек татлы телле, һәрдаим киңәш өчен әзер торучы кеше башка табылмас, ди.
Җавабында Хушнәва аның инсафсыз, кулыннан эш килмәүче, галим түгел, бәлки дәгъвачы булуын йөзенә бәреп әйтә. Моннан Гөлруй кайгыга кала, Чынбелгә карап, аны үзенә ярдәмгә чакыра.
«Өченче мәҗлес». Чынбел шунда Тойгысын белән Гөлруйны яклап сөйли башлый, әмма Хушнәваны да олылый, сүз көрәштерүнең урынсыз икәнлеген, аны дошман итеп түгел, дус урынына күрергә теләгәнен белдерә. Егет аның хәйләсен аңламый кала һәм Чынбелне мактый башлый, Тойгысын белән Гөлруйны эт дип атап, Чынбелне дус урынына күрә.
«Дүртенче мәҗлес». Безбаз алар артыннан сүзгә кушыла, Хушнәваны хурларга тырыша. Җавабында Хушнәва үзе Безбазны Аллаһының барлыгын вә динне белмәгән татар дип атый, аны эт белән тиңли. Монда татар атамасы динсез дигән мәгънәне ала.
Бу сүзләрдән соң Безбаз авызын ачмас була. Һарун падишаһ Хушнәваны азат итә, Чынбелгә хәзинәдән һәм байлыктан өлеш бирә, ә тегеләрнең өчесен хезмәттән куа. Шагыйрь аларны кешегә кое казып та үзләре шунда егылып төшүчеләр белән тиңли һәм «Кешегә кое казыма, үзең төшәрсең» дигән мәкальне искәртеп уза.
Шушы хикәятне сөйләгәннән соң, Мөхәммәдьяр үгет һәм нәсыйхәтләргә керешә. Һарун падишаһка бәйле бу вакыйга тарихта булганмы-юкмы, билгеле түгел. Мөхәммәдьяр кебек укымышлы кеше диндар-суфый гына түгел, бәлки тәхет каршында мәртәбә тотарлык кеше дә шул.
Үгет-нәсыйхәтләрендә Мөхәммәдьяр үзенә дә изгелек тели, ахирәт газабы куркынычыннан җинеллек үтенә.
Алга таба гомернең заяга узуы хакында сөйләнгән аерым шигъри кисәк килә, моңа кушылып бер хикәят сөйләнелә.
Искәндәр кебек бер олуг падишаһ булган. Яхшы-яманнарны күзәтеп, өйләрне карап-тыңданып йөргәндә бер ут күреп, шунда бара. Анда хатыннар тулган. Арада ике кеше кулларына кара, каләм, кәгазь алып утырган. Болар Аллаһы Тәгаләнең тәкъдирен белдерүче фалчылар икән.
Бу өйдә бер кыз бала туган, ул гаҗәеп тә чибәр булачак, ди. Әмма ундүрт яшендә аны бүре ашаячак. Фалчылар шуны әйтәләр дә юкка чыгалар.
Көн туа. Яңа туган бу кызны падишаһ үзенә алдыра. Ата-анасына акча бирә, баланы сарайда тәрбия иттерә. Ундүрт яше тулгач, аерым сарай салдырып, аны шунда бикләтә һәм кызның үзенә дә ни сәбәптән болай эшләвен аңлата. Әгәр ундүрт яшеңдә бүре ашамаса, исән калырсың, ди. Иптәшкә дип янына тагын бер кызны китертә. Ул да серне белеп ала һәм Тәңредән үзен бүрегә әверелдерүен үтенә. Догасы кабул булып, бүрегә әйләнә һәм падишаһ саклаткан гүзәлне тотып ашый.
Бер ел узуга, сарайның ишеген килеп ачалар, шунда эчтән атылып бүре чыга. Бу хәлне күреп торган падишаһ хәйранга кала һәм Аллаһы Тәгаләдән гафу үтенә. Моннан шул аңлашыла, тәкъдирдән узмыш юк икән.
Шушы хикәяттән соң шагыйрь язмыш хакында уйлануларын урнаштыра, анда ул үзенең авыр тормышы хакында сөйли, башкаларның бәхетле икәнлеген әйтә. Моңа каршы шагыйрьгә нәсыйхәт килә, сабыр булып, Аллаһы Тәгаләгә таяну кирәклеге белдерелә, гаделлектә бәхет икәнлеге аңлатыла.
Су эчәсе килгән пакь дин иясе заһид бер коены эзләп таба. Күрә, кое төбендә бер кеше һәм өч жанвар утыра. Ул боларны тартып чыгарырга уйлый һәм, Аллаһы Тәгалә бу эшем өчен рәхмәтле булыр, ди.
Коега Заһид беренче мәртәбә бау ташлый, аңа маймыл-бичин тотынып күтәрелә. Икенчесендә бауга елан чолганып чыга. Өченчесендә — каплан. Дүртенче тапкырында бауны төшермәкче, әмма бу котылган хайваннар, ул кешене чыгарма, дип үтенәләр, аның сүздә тормаучы вафасыз икәнлеген тәкрарлыйлар.
Заһид, алар сүзенә карамастан, тегене, кеше кавеменнән булганы өчен, коедан күтәрә. Ул зәргәр-алтынчы икән. Болар барчасы да рәхмәтләрен белдерәләр һәм, яшәгән урыннарының кайда икәнлеген әйтеп, аңа ярдәм итәргә һәрдаим әзер булачакларын аңлатып, үз юлларына китәләр.
Менә бервакыт Заһид маймыл-бичингә килә. Анда төрле җимешләр белән сыйлана. Моннан киткәч, юлында каплан очрый. Заһид курка кала, әмма каплан өрекмәскә өнди һәм, бер бәкнең кызын үтереп, муеныннан алтын-көмешләрен йолкып, бүләк рәвешендә диндарга китерә. Әлбәттә, Заһид бу байлыкның талап алынганлыгын белми, бүләккә сөенә. Шәһәргә килә. Зәргәрне исенә төшереп, аңа бара. Бөтен вакыйгаларны сөйли, каплан бүләк иткән алтын-көмешләрне күрсәтә.
Зэргәр, капланның бүләген Заһидтан алып, бәккә килә һәм, кызыңны үтерүчене таптым, дип белдерә. Диндарны тотып китерәләр, йөзенә мыскыллап кара сөртеп, аны илгә күрсәтегез, ди бәк, әмер итеп.
Ил каршында хурлыклы рәвештә йөртелгән чагында Заһидны елан күреп кала. Кыйнап, зинданга салгач, аның янына үтеп керә. Хәлен сораша һәм, зәргәрне коедан чыгармаган булсаң, бу хәлгә калмас идең, ди.
Бәкнең улы агуланган икән. Елан чаккан. Аңа табиблар дәва таба алмыйча аптырыйлар. Заһид янына зинданга елан керә дә аңа бәкнең улын терелтү өчен дару бирә, үзеңне табиб дип белдер, ди. Җитмәсә, сарайга менеп, зиндандагы Заһидта савыктыру чарасы барлыгын белдерә.
Заһидны бәккә китерәләр. Малаен савыктыргач, аны сыйлыйар, төрле хөрмәт күрсәтәләр. Шунда Заһид үз хәленнән бәккә хәбәрләр бирә. Боларны ишеткәч, зәргәрне яманлыклары өчен асып үтерәләр, диндар газаптан котыла.
Шуннан соң ике нәсыйхәт килә. Шагыйрь аларда һәрдаим яхшылыкта һәм дөреслек юлында булырга чакыра. Мин-минлек, хөсед-көнчелекне хурлый, изгелекне мактап чыга. Болардан соң Мөхәммәдьяр нәсыйхәт бирүнең яхшылыгын белдерә, үгет-нәсыйхәтләргә колак салырга чакыра, нәсыйхәт тыңламаган кешене Аллаһы Тәгалә дә сөйми, гомере дә наданлыкта уза, ди ул.
Шушы фикерләренә ияртеп шагыйрь бер шигъри хикәят сөйләп уза. Игелекле кыз һәм явыз ата хакында ул.
Бәни-исраил халкында каты ачлык бара. Бер бозык-гасый адәмнең ялгыз кызы бар икән. Көннәрдән бер көнне аларга теләнче килә һәм сәдака итеп бер телем икмәк сорый. Кыз өйдәге пешкән ипидән берсен аңа бирә. Дәрвиш, икмәкне алып, сөенә-сөенә үз юлы белән китә. Урам башына җиткән вакытында аңа кызның саран атасы очрый. Теләнче кулындагы икмәкнең үзләренеке икәнлеген таный һәм: «Моны сиңа кем бирде?»—дип сорый. Дәрвиш дөресен әйтә. Саран ата икмәкне аның кулыннан тартып ала, өенә кайтып, кызын ачулана, тирәккә бәйләп куеп, уң кулын кисә, камчы белән кыйнап, урамга куып чыгара. Шуннан кыз үкси-үкси Аллаһыдан ярдәм сорый, догасы кабул ителеп, атасының карыны ярылып үлә. Әмма кыз өйдән-өйгә икмәк теләнеп йөрергә мәҗбүр була.
Менә ул бер йортка килә, анда диндар егет яши икән. Кызны күрүгә, аны күңеленә якын итә. Никахлап-туйлап үзенә ала һәм моңа бик сөенә.
Ашарга утыргач, кыз сул кулын суза. Егет исә, уңың белән аша, ди. Кыз үз хәленнән ояла, елап дога укый. Аллаһы Тәгалә аның уң кулын яңадан кайтара. Хикәят шуның белән тәмамлана, шагыйрь аннары сабырлык турында берничә бәет язып уза.
Фәрхар щәһәрендә дәрвиш гаилә бар икән. «Тапканда — ашап, тапмаганда — ач» хәлләрендә яшиләр, ди. Аларның бер шөгыльләре булып, йон алалар да, аны эрләп, базарда җеп итеп саталар икән.
Беркөнне бу гаилә башы ир базардан кайтканда ике талашкан адәмгә очрый. Бакса, болар бер тәңкә акча өчен тарткалашалар икән. Дәрвиш аларга җеп саткан акчасын биреп китә. Кайтып, бу хакта хатынына сөйли. Ул да иренең бу фигыле белән риза икәнлеген белдерә. Әмма алар ул көнне ризыктан мәхрүм калалар, җеп эрләргә мамык та сатып ала алмыйлар. Шулай да үз ишләреннән иске йон юнәтеп, төне буе аны эрлиләр. Иртән йомгакларны ире базарга илтә. Әмма, җебең черек дип, аларны һичкем алмый. Шуннан ул аларны балыкка алыштырып кайта. Өендә хатыны балык чистартканда, аның карыныннан энҗе таба, җәүһәр ташлар белән эш йөртүче кеше бу энҗене йөз илле мең ярмак-сумга сатып ала. Дәрвиш һәм хатыны моңа бик нык сөенәләр.
Менә аларга хәер сорашып теләнче керә. Ач булуын белдерә, икмәк һәм су үтенә. Болар аны үз яннарына чакырып алалар һәм бергә ашыйлар-эчәләр, шулай изгелек табалар.
Шушы хикәяттән соң «Төхфәи мардан» әсәренең язылу вакытлары хакында автор мәгълүматлар бирә. Аны укыгач, традицион рәвештә поэма тәмамлана икән дигән фикер туа. Шагыйрь монда әсәрнең Сафагәрәй хан вакытында Казанда язылуын белдерә, төгәл даталарын күрсәтә. Шулай да поэмасын тагын да дәвам итә. Традициягә хилаф рәвештә Мөхәммәдьяр ахырда юлбасарлар хакында бер хикәят өстәп куйган. Ул, мөгаен, соңыннан, әсәр язылып беткәч кенә урнаштырылгандыр дигән фикер туа.
«Баш кисеп, кан эчүче» бер таифә бар икән. Таулар арасында бер мәгарәдә яшиләр ди болар. Кәрваннарны талап торалар. Алар аркасында шәһәргә сәүдәгәрләр килми башлый. Шуннан соң гаҗиз калган шәһәр халкы, бәккә барып, юлбасарлардан үч алуны үтенә. Бәк үз тәхете өчен дә курка кала һәм гаскәрен күтәрә. Ә юлбасарлар кәрван таларга киткән икән, малларын алып, гаскәр аларның кайтуын көтә.
Юлбасарлар кичкә генә күренәләр. Кайтуга бәйрәм итә башлыйлар, йокларга ятуларына, бәк гаскәре аларны бәйли, кулга ала. Аларга хөкемдә үлем җазасы чыгаралар. Ә юлбасарлар арасында бер яшь егет тә бар икән. Ул йөзгә-биткә дә чибәр генә.
Бәкнең вәзире бу егетне үзенә сорый, канын миңа бир дип үтенә, әмма бәк бирергә теләми: «Елан үтерсәң, баласын куй-магыл!» — дип белдерә. Вәзир генә бу сүзгә карамый, егетне яклый, караклар белән йөргәнгә шулай бозылган ул, «изгеләр белән йөрсә, яхшы булыр иде» ди. Бу сүзләрдән соң егетне бәк шушы вәзиргә тапшыра, әмма тагын да мәслихәт эш түгеллеген аңлатуны кирәк таба.
Юлбасар егетне вәзир үз өенә алып кайта, яхшы киемнәргә киендерә, укырга бер остазга бирә. Бу хәлләрдән сөенеп, җитмәсә бәккә аны мактый торган булып китә. Әмма бәк һаман үз сүзендә тора, гафил чагында бу егет башыңа җитәчәк әле, дип аңлатка-лап та карый, файдасы гына тими. Ахырда сүзе дөрескә чыга. Егет, явыз кешеләрне җыеп, вәзирне һәм аның ике улын үтертә. Ә барлык мал-байлыгын талап китәләр. Бәк бу хәбәрне ишетә. Шулай хикәят тәмамлана.
6. ХVI-ХVII гасырлар татар әдәбияты. Мәүлә Колый иҗаты.
Татар халкының төп өлеше яшәгән Казан, Әстерхан, Себер ханлыклары XVI гасырның икенче яртысында Мәскәү хакимияте тарафыннан яулап алына. Явыз Иванның агрессив сәясәте гаять рәхимсез рәвештә, ут һәм кылыч ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Үзенең туган җире, газиз Ватаны өчен көрәшкән татарларның яртысы диярлек юк ителә, шактые Урта Азия һәм Казакъстан, Кавказ, Кырым, Төркия якларына күченә. Аларга шәһәрдә, зур елга буйларында яшәү тыела. Татар халкының берничә гасыр буена туплап килгән матди һәм мәдәни байлыгының күпчелеге илбасарлар тарафыннан талана, юк ителә. Казанда һәм Әстерханда мәчет-мәдрәсәләрнең, китапханәләрнең, күпләгән язма истәлекләрнең яндырылуы мәгълүм. Төп иҗат көчләре, галимнәр үтерелә. Исән калганнары да төрле якларга таралып бетә. Идел—Җаек төбәгендә элек-электән татарлар белән ут күршеләр булып яшәгән чуваш, мари, удмурт һәм рус булмаган кайбер башка халыклар да Явыз Иван һөҗүмнәреннән, Мәскәү хакимиятенең колониаль сәясәтеннән зур зыян күрәләр.
Меңъеллык дәүләтчелек тарихына, бай матди һәм рухи мәдәнияткә ия булган төрки-татар халкы, әлбәттә, үзенең мил-ли-колониаль изелү астында калуына һич тә риза булмый: ирек, бәйсезлек өчен көрәшкә кат-кат күтәрелә. Әмма мондый кузгалышларның һәммәсе дә Мәскәү хакимияте тарафыннан рәхимсез рәвештә бастырыла.
Татарлар яшәгән төбәкләргә күпләп руслар күчеп утыра башлый. Чиркәүләр, монастырьлар төзелә. Уңдырышлы җир ләр тартып алына. Халыкка зур салым-налоглар салына. Татар ның теле, гореф-гадәте һәм дине кысыла, төрлечә эзәрлекләнә. Көчләп чукындыру, руслаштыру башлана. Керәшен татарлары барлыкка килә.
Татар халкының милли дәүләтчелектән мәхрүм ителүе, колониаль коллыкка төшерелүе аның этник бөтенлегенә, теленә, аеруча мәдәниятенә, гаять тискәре йогынты ясады. Элеккеге рухи казанышларның күбесе юкка чыкты, яңаларын тудыру өчен шартлар булмады. Шәрык белән традицион элемтәләр бик нык зәгыйфьләнде. Кыскасы, татар халкы торгынлыкка дучар ителде, дөресрәге, иҗтимагый һәм мәдәни яктан берничә гасыр артка ыргытылды.
Әмма халкыбыз, Мәскәү, Петербург хакимияте тарафыннан никадәр изелеп, җәберләнеп яшәсә һәм күп кенә югалтулар кичерсә дә, динен, мәдәниятен билгеле бер дәрәҗәдә саклый, бүгенгәчә җиткерә алды.
Бу чорда нинди әдәби ядкярләр туа соң?
Фольклорда бәет жанры формалашып җитә. Бәетләр билгеле бер дәрәҗәдә тарихи хезмәтләр вазифасын да үз өстенә ала. Аларда халык тормышындагы һәм аерым кешеләр язмышындагы гыйбрәтле вакыйгалар, аянычлы хәлләр әдәби формада гәүдәләнеш таба. Мәсәлән, 1617 елда иҗат ителгән «Түкәл бәете»ндә ниндидер гаебе аркасында туган җиреннән, ата-анасыннан аерылган кешенең авыр хәле, сагыну хисләре шактый тәэсирле итеп күрсәтелгән.
Татарның аянычлы тарихи язмышын калку гәүдәләндергән «Казан алыну», «Сөембикә», «Манара» бәетләре кәгазьгә соңрак теркәлгән. Әмма аларның да тәүге вариантлары XVI гасырның икенче яртысы — XVII йөз башларында ук туган булса кирәк.
Мәскәү хакимияте, гәрчә ул аны теләмәсә дә, татар телен дә билгеле бер дәрәҗәдә файдаланырга мәҗбүр булды. Чөнки рус патшаларына һәм түрәләренә, үзләренең колониаль сәясәтләрен тормышка ашыру, җирле халык белән идарә итү өчен, татар телен дә файдалану зарури иде. Шушы ихтыяҗны күздә тотып, XVI—XIX йөзләрдә русча-татарча, татарча-русча төрле сүзлекләр төзелә, рус уку йортларында татар телен өйрәнү өчен уку-укыту әсбаплары, хрестоматияләр языла. Гарәпчә-татарча, фарсыча-татарча сүзлекләрнең дә шул чорларда төзелүе мәгълүм.
XVII йөздә төрле тарихи мәгълүматларны, фольклор материалларын үзенә туплаган берничә җыентык төзелә.
Шундыйларның берсе — «Җәмигь эт-тәварих» («Гомуми тарихлар», «Елъязмалар җыентыгы») Кадыйр Галибәк дигән кеше тарафыннан 1602 елда Касыйм шәһәрендә языла. Икенчесе —«Дәфтәре Чыңгызнамә» дә (аны «Әхвале Чыңгыз хан вә Аксак Тимер», «Дастаннар мәҗмугасы», «Дастаннар китабы» дип тә йөртәләр) — халык арасында киң тарала. Бу җыентыкның авторы билгеле түгел. «Җәмигъ эт-тәварих», «Дәфтәре Чыңгызнамә» китапларындагы традицияләр алга таба Хиса-меддин Мөслими һәм Таҗеддин Ялчыголның «Тәварихе Болгария» («Болгар тарихы») җыентыкларында дәвам иттерелә. XVII йөз шигъри әсәрләргә дә ярлы. Бу дәвернең төп шагыйрьләре — Мәүла Колый һәм Габди. Ал арның да соңгысы күбрәк XVIII гасырга карый.
Мәүла Колый (XVII йөзнең икенче яртысы). «Мәүла Колый» — әдипнең кушаматы. Кайчак ул үзен «Меллагол» дип тә атый. Кайбер галимнәр Мәүла Колыйның чын исеме Бәйрәмгали Колыев булуын, аның әүвәл Казан артында Чыты авылында (Питрәч төбәгендә) торуын, XVII йөзнең 70 нче елларында Биләр, Болгар якларына күчеп китүен искәртәләр. Гомеренең ахырын ул хәзерге Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында уздыра. Биредә аның 1699 елдан яшәве мәгълүм.
Мәүла Колый үз әсәрләрен «хикмәт» Дип атаган. Гадәттә хикмәт дип фәлсәфи-дидактик эчтәлектәге афористик яңгырашлы лирик әсәрләргә әйтәләр. Бу жанрдагы ядкярләрнең күпчелеге шигъри формада була. Төрки-татар әдәбиятында хикмәт иҗат итү күптәннән килә. XII йөздә яшәгән Ясәви һәм Бакырганыйларның ук инде бу жанрда әсәрләр язуы мәгълүм.
Мәүла Колыйның йөздән артык хикмәте билгеле. Ал арның күпчелеге дүртьюллык строфалар белән язылган. Уртача күләмнәре 9 строфадан гыйбарәт. Шагыйрь, үз хикмәтләрендә нинди мәсьәлә хакында язса, шуны үтәүне үзе өчен мәҗбүри саный. Аның шигырьләренең күпчелеге авторның үз-үзенә мөрәҗәгате, эндәше белән төгәлләнә.
Мәүла Колый хикмәтләрендә тормыш һәм яшәешнең аерым мәсьәләләре гәүдәләнеш тапкан. Автор үзенең төп игътибарын кешегә, аның рухи дөньясына юнәлтә. Өмми Кәмал кебек, Мәүла Колыйның да төп идеалы — диндар, Аллага чын күңелдән бирелгән, аңа буйсынган зат; ул — ихлас, гадел, инсафлы, ярдәмчел шәхес. Андый кеше, нәфесенә бирелеп, дөнья малына, җиһан ләззәтләренә кызыкмый, рухын пакьләү (чистарту), үзен эчке яктан камилләштерү белән шөгыльләнә.
Шагыйрь үз идеалын еш кына лирик геройны тәнкыйтьләү аша гәүдәләндерә. Ягъни аның герое ваемсыз, гөнаһка чумган, дөнья белән мавыгып, Алланы хәтереннән чыгарган. Автор аны уянырга, тәүбә кылырга, хак, тугры юлга басарга өнди.
Мәүла Колый — суфый шагыйрь. Ягъни ул Аллага мәхәббәтне, аскетик тормышны зурлый. Чын суфыйларны идеал, эчкерсез кешеләр рәвешендә күрергә омтыла.
Мәүла Колый хикмәтләрендә дөньявилык та көчле. Ул кешелек яшәешенең игенчелек, гаилә кору, гыйлем туплау, карендәшлек, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кебек тормышчан мәсьәләләренә җитди игътибар итә. Бер шигырендә Мәүла Колый, үз элгәреләре Котб, Сәйф Сарай кебек, игенчелекнең гыйззәтле-хөрмәтле һөнәр булуы хакында яза. Хикмәт авторның үзен һәм укучыларны иген игеп, юмарт кеше булырга өндәү белән тәмамлана.
Мәүла Колый тигез мәхәббәткә корылган гаилә тормышын мактый, бала тәрбияләүне ата-ана өчен зарури эш дип саный. Шагыйрь фикеренчә, гыйлем кешене нурлый. Шуңа күрә кеше белем тупларга бурычлы. «Углан икән,— ди ул,— төн-көн гыйлем тәхсил кылсын (өйрәнсен.— X. М.)».
Мәүла Колый хикмәтләре кешеләргә хөрмәт-ихтирам, шәфкать, ярдәмчеллек рухы белән сугарылган. Автор гарипләрне, авыр хәлдә калучыларны яклый. Шагыйрь карашынча, ата-ананы хөрмәтләү, аларга ярдәм итү — һәр баланың изге бурычы. Әгәр дә киресе икән — ул Аллага каршы килү дигән сүз.
Мәүла Колый хикмәтләре күп төрле әдәби чараларга, метафораларга, чагыштыруларга, символларга бай. Шагыйрь күңел тынычсызлыгын дулкын, диңгез белән тиңләргә ярата. Бер шигырендә ул дөньяны зиндан, тәнне шуның эчендәге «бостан» (бакча), ә җанны бостандагы «миһман» (кунак) белән чагыштыра. Икенче бер хикмәтендә тәмәке тартучыларны пычрак дуңгыз белән тиңли.
Шагыйрьнең соңгы елларда ике поэмасы фәнгә мәгълүм булды («Береккәннәр сыйфаты», «Хәләл ризык эстәгәннәр сыйфаты»). Алар дини-дидактик, әхлакый характерда.
Мәүла Колый иҗаты үзеннән соңгы башка әдипләргә дә йогынты ясады. Мәсәлән, Габди (1679 — XVIII йөзнең беренче чиреге), Мәүла Колый кебек үк, кешеләрдә булырга тиешле матур әхлакый сыйфатларны, күркәм эш-гамәлләрне тасвирлауга зур урын бирә. Һәр ике шагыйрьнең дә тел-стиле чагыштырмача гади, аңлаешлы.
Игенчелекне мактау, зурлау мотивы Габделҗәббар Кан-далый, Каюм Насыйри, Гомәр Бәширов иҗатларында да уңышлы гына үстерелде. Кайбер башка әдипләрнең иҗатларында да Мәүла Колыйга аваздаш яклар бар.