Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

45.Хәзерге чор әдәбиятында шәхес культы корбаннары язмышы чагылышы. А.Гыйләҗев. "Ягез бер дога". М.Сәләхов. "Колыма хикәяләре".

Сталинизм — илебез халкы тарихына миллионлаган кешеләрне законсыз рәвештә җәзалавы белән кереп калган куркыныч бер дәвер. Әлбәттә, ул Сталин исеме һәм аның даирәсе эшчәнлеге белән бәйле. Сталинизмны совет системасы үзе тудыра. Илдә социализм төзүдәге барлык уңышларны Сталин исеме белән бәйлиләр, аңа дан җырлап, аның шәхесеннән культ ясыйлар. Уңышсызлыклар булса — боларына «халык дошманнары» гаепле. 1930 нчы елларда ил буенча тырышып «халык дошманнары»н эзләү башлана. Иң элек сәләтле белгечләрне, интеллигенцияне, акыллы җитәкчеләрне кулга алалар, бер гаепсезгә җәзалап үтерәләр. Бу хәлләр сугыштан соң да дәвам итә. Шушы дәвердә Сталин боерыгы буенча Балтыйк буе халыкларын, Кырым татарларын, Кавказдагы чеченнарны, Идел буе немецларын, калмыкларны туган җирләреннән аерып, Ерак Себергә, Казакъстанга сөрәләр. Совет хөкүмәте алып бара торган барлык бөек төзелешләрдә менә шушы төрмәләрдә, сөргеннәрдә утыручы әсирләрнең кул көче кулланыла. Алар барысы да бушка эшлиләр. Мондый арзанлы эшче көчләрне халык арасыннан «дошман» табып, ел саен тулыландырып торалар. Сәяси тоткыннарның хәле бигрәк тә аяныч була. Аларны физик яктан зәгыйфьләндерү белән генә чикләнмичә, барлык кешелек сыйфатларын бетереп, күндәм кол, хайван хәленә калдырырга телиләр. Мондый мәсхәрәләргә түзә алмаганнары үз-үзләренә кул салалар.

Сталинның үлем чалгысы татар мәдәнияте, әдәбияты вәкилләрен дә кыеп үтә. Күпме асыл ирләр һәлак була. Культ корбаны булган язучыларны санап бетерерлек түгел, аларның исемнәре торган саен, яшәгән саен якты нур белән өртелә бара.

Хәзерге прозада соңгы елларда шәхес культын фаш иткән шактый күп әсәрләр нәшер ителә башлавын татар халкының дөреслеккә омтылуы белән аңлатып була. Шәхес культы халыклар, аерым шәхесләр язмышына, җәмгыятебез үсешенә төзәлмәслек җан җәрәхәте салган, шәхесләребезнең, талантлы язучыларыбызның рухын сындыруны үз бурычы итеп санаган. Культ корбаны булган язучыларыбызны санап бетерерлек түгел. Шул еллар фаҗигасе турында Г. Тавлинның «Афәт» роман-трилогиясе, А. Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога», Р. Мөхәммәдиевнең «Утлы таба өстендә», М. Хәсәновның «Язгы аҗаган» романнары басылып чыкты. Алар арасында И. Салаховның «Казан утлары» журналында (1988) «Тайгак кичү» романы басылу укучыларга аяз көнне яшен суккан кебек булды. Соңрак ул «Колыма хикәяләре» дигән исем астында китап булып таралды. Әсәр язучының үзе кичергән михнәтләре турында. Шулай ук Ибраһим ага замандашлары әдәбият галиме Галимҗан Нигъмәти, Сөббух Рафиков, Хәсән Туфан, драматург Кәрим Тинчурин, җырчы Зифа Басыйрованың ире Гений Измайлович Республиканец (акылдан шашып үлә), артист Мохтар Мутин һәм башкаларның язмышларын сөйләп бирә. Әдип сталинизмның чын йөзен ача, безнең буынны бу афәттән кисәтә, сак булырга чакыра.

Сәяси-иҗтимагый темага караган әсәрләрдән «Йәгез, бер дога!» романы аеруча урын алып тора. Шуңа күрә, без бу бүлектә нәкъ шушы әсәргә тукталырга булдык.

1990 нчы елларда иҗат ителгән бу автобиографик әсәр тәнкыйтьтә Г. Ахунов тарафыннан тирән тикшерелгән. Моның турында «Татар әдәбияты тарихы»нда билгеләнә:

«Йәгез, бер дога!» романына җентекле һәм тәфсилле анализ ясаган язучы һәм тәнкыйтьче Гариф Ахунов әсәрнең төп үзенчәлекләрен бик дөрес бәяләде: «... Роман ансат укылмый торган әсәрләр рәтенә керә. Ул зур фәлсәфәгә Совет хакимияте заманындагы башбаштаклыкларга, замана агышына яраклашкан яки яраклаша алмаган шәхесләрне ачып бирүгә корылган». Гариф Ахунов фикеренчә, әñәð ө÷ агым рәвешендә үñтерелә. Беренчесе – төрмәдәге тоткыннар һәм җәçалаучыларның портретлары. Шулай ук төрмә шартларындагы һәðтөрле күренешләр һәм җèсемнәрнең сурәтләнешен дә тәнкыйтьче «портрет» дип атый (мәсәлән, «тәмәке портреты»). <...> Икенче агым – публицистика, фәлсәфә һәм совет властен сүгүнең кушылмасы. Бу урында тәнкыйтьче Аяз Гыйләҗев теленең аерым урыннарда тупаслануын һәм ямьсезләнүен күрсәтеп, гаепләп тә ала. Бәхеткә каршы, аерым тел тупаслыклары Аяз Гыйләҗев стиленең төп күрсәткече түгел икән. Моның чыннан да шулай икәнлеге Г. Ахунов тапкан өченче агымны – лирик агымны тикшергәндә бик яхшы аңлашыла» .

«Йәгез, бер дога!» романында Аяз Гыйләҗев, үзе дә төрмә камералары аша үткән, 30-50 нче еллардагы сталинчыл-бериячыл җәçачыларның астыртын ниятләрен, явыз максатларын бик күп кеше язмышлары аша ачып бирә.

Бу роман – әдәби-документаль әсәр. Үзенең тематикасы ягыннан ул рус әдәбиятындагы А. Солженицынның «Архипелаг Гулаг», В. Шаламовның «Колымские рассказы», татар әдәбиятындагы И. Салаховның «Кара Колыма» әсәрләренә якын тора. Үзенең язылышы ягыннан «Йәгез, бер дога» романына Варлам Шаламовның «Колымские рассказы» якын. Бу әсәрләр икесе дә «документаль проза»сы рәтенә керәләр.

Әìма Шаламовның прозасы үзенең лирик агымы белән аерылып торса, А. Гыйләҗевнең романында фәлсәфи агым көчләрәк.

Мәсәлән, ул тоткын психологиясен киң һәм тирән тасвирлый: «Тоткын – уе белән генә бикләрне җимереп, ишек-тәрәзәләрне үтеп чыга, үзе белгән, күңәлендә яшереп саклаган ирекле дөíьяга барып кайта. Ишеккә әéләнеп тә карамый ул, андый бөек мизгелләрдә, төрмә ишеге тоткынны кертер өчен генә киерелеп ачыла, аның әëегә чыгарыр өчен ачылганы юк» .

Төрмәдәге шәхеснең азатсызлыгын А. Гыйләҗев бер сызык белән генә билгели. Ул Черек күл төрмәсен немецларның Шпандау һәм Моабит төрмәләре белән чагыштыра. «Муса Җәëил Моабит төрмәсендә җәôа-газап чиккән. Шпандауда интеккән. Әгәр Муса Черек күлдә утырган булса, без аның сыңар шигырен дә эзләп таба алмас идек. Немец төрмәчеләре безнекеләр янәшәсендә сабый, өйрәнчек булып кына калалар түгелме соң?» , – дип яза автор.

Әìма романда лирик мотивлар да зур урын алып торалар. Бөтен геройларның җәçаларын автор үзе аша үткәрә. Һәì әñәðнең ахырында язманы шул фаҗигале җаннары багышлый.

«Уйларыма йомгак ясап, җылы җил бөтерелеп алды, сирәгәйгән чәчләремне күземә төшерде. Тирә-ягым ачы әрем генә. Аларның биек-биек үскәннәре бар, үрмәләгәннәре аягыма урала. Төрлесеннән учма-учма сындырып алып түшемәкысам... Кыргый дала исләрен саклаган әремнәр күңәлемне нечкәртәләр, мин, егылып китмәс өчен ярдан читтәге таучыкка бөгелеп, илереп үксеп җылыйм. Тыелып булмый, тыелырга теләмим дә. Тоткын юлдашларымның күбесе инде бу дөньяны куйганнардыр, арада өлкәннәр, чаллар, нужа камытын күпме еллар муеннарыннан төшермәгәннәр бар иде. Дрга укып аларның бәхиллек көткән җаннарын җылыта алмадым, мөселманнар, христианнар, католиклар, лютераннар, яһүäләр – шимбәгә баш оручылар – Букоемский белән Безродный һәм буддистлар! Мине ишетәсезме?! Шушы җәһәíнәм чокыры өстендә очып йөргән саф җаннарыгыз хөрмәтенә мин бүген сезгә татарча гына эндәшәм! Саумысез, туганнарым! Кадерлеләрем! Мин сезне сагынып килдем монда!» , – лирик нотасында тәмамлый автор үз әсәрен.

Бу әсәрдә сәяси-иҗтимагый проблематиканы Аяз Гыйләҗев милли Хәтер белән дә бәйли: «ХӘТЕР – чәрексез хәзинә! Октябрь революциясеннән соң усаллыкта бары тик фашистлар партиясе белән генә янәшә куярлык коммунистларның төп эше шул булды: алар көчләп, алдап-юлдап, куркытып, асып-кисеп, ялган вәгъдәләр биреп милләтләрнең ХӘТЕРен аста, коммунистик кара дулкын астында калдырдылар» .

Ибраһим Салахов үзе яшәгән заманны аңларга тырышып, үзе күргән вакыйгаларга гадел бәя биреп, үзенең юлдашларына бөек һәйкәл корып шушы әсәрне иҗат иткән. Бу фаҗига-хроникада Сталин чорының халык күңелендә уелып калган тирән фаҗигасе ята.

Повестьта язылганча, төрле катлау, төрле милләт вәкилләре иң авыр елларда да горур башларын түбән имиләр, сатмыйлар-сатылмыйлар, хыянәткә бармыйлар, туганнарча бер-берсен олылап, бер-берсенә рух өстәп, чын патриотларча төрмә-каторга сиратын кичәләр.

Ибраһимны үзе дә белмәгән җинаятьтә гаеплиләр, көне-төне допрос алалар. Допрос алып арганнан соң, аны, кыйнап, яңадан камерага илтеп ябалар. Ә таң аткач яңадан шул ук допрос, шул ук кыйнаулар, ачлык белән интектерүләр. Ачлык, ялангачлык, шуның өстенә кешелексез мөнәсәбәт — барысы да зыялыларыбызның рухын сындыру өчен эшләнә. Ләкин шул шартларда да кеше бирешми, үзенең киләчәгенә, гаделлеккә, кайчан да булса ирекнең, зур авырлыклар белән булса да, үзләренә кайтачагына ышана. Бәлки аларга:

Кузгал, уян, ләгънәт ителгән

Коллар һәм ачлар дөньясы, —

кебек җырлар да ниндидер көч биргәндер. Алар татар халкының «Рамай», «Шахта» кебек җырларын җырлап юанганнар. Биредә иң зур көч үзара ярдәмләшү, бер-береңне физик һәм әхлакый яклауда. Шуның бер мисалы — И. Салаховның үз язмышы. Аягына таш төшеп, берничә тапкыр кисәләр, ахырда, гангрена башлангач, табиблар кул селти. Менә шунда «Кара сакал» кушаматлы болгар хирургы операция ясарга алына. Наркозсыз, дарусыз аягыннан тагын бер өлешен кисеп ала һәм аягы төзәлә. Шуннан соң ул табиб юкка чыга. И. Салахов: «Билгесез болгар хирургы татар халкының бер язучысын коткарды», — ди.

Егерменче гасырның утызынчы еллары, бигрәк тә 1937 нче ел үзенең кайгы-хәсрәтләре, ачы фаҗигасе белән халкым күңелендә әле бик озак сакланыр. Сыйнфый көрәш, сәяси репрессияләр... Сталинның канлы балтасы татар әдәбияты муенына иң үткен чагында төшә. Күпме татар егетләре, кызлары, бигрәк тә интеллигенция вәкилләре, язучылар, галимнәр Сталин лагерьларына эләгеп, туган җирләрен ташлап сөргенгә сөрелергә, төрмәләрдә иза чигәргә, үз туган нигезләрен ташлап, чит-ят җирләргә китәргә, шунда яшәргә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, татар әдәбияты күпмедер вакытка Мәхмүт Галәү, Гаяз Исхакый, Шамил Усманов, Хәсән Туфан, Галимҗан Ибраһимов, Аяз Гыйләҗев, Ибраһим Салахов, Сөббух Рафиковларсыз һәм бик күп башка әдипләребездән башка яшәп торырга тиеш була. Аларның әсәрләре юкка чыгарыла, исемнәре «халык дошманы» дип кенә йөртелә.

Бернинди гаебе булмаган язучыларның җәфа чигүен, авыр шартларда физик һәм рухи яктан кимсетелүен күреп, йөрәк әрни. Ләкин татар халкы — чыдам халык. Ул бернинди авырлыклар алдында да баш имәгән. Ф. Яруллин әйтмешли: «Язмыш сине утка салса — якасына ябыш; суга салса — күбек булып өскә калыкма, ә асылташ булып төпкә бат, синең ялтыравыңны күреп, чумып алырлар; җилләр ирегенә ташласа — җилкән итеп йөрәгеңне күтәр! Шул вакытта гына син чын бәхеткә ирешерсең».