Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

43.Хәзерге драматургиягә гомуми күзәтү. Ф.Бәйрәмованың "Сандугачның балалары" әсәренә анализ.

Драматургия:

— сәхнә әдәбиятында иң актив эшләүче төрле буын драматурглары: Т. Миңнуллин, И. Юзеев, Р. Хәмид, Р. Батулла, Ә.Гаффар, Р.Мингалим, З.Хәким, Ф.Бәйрәмова, Аманулла, Ю. Сафиуллин, Д.Салихов, М. Гыйләҗев, Г. Каюмов, Р. Сәгъ­ди һ. б.;

— жанр һәм форма төрлелегенә омтылу, әсәрләрдә фарс элементлары, пародия алымнары куллану; шартлылыкның еш кына фантастика, абсурд дәрәҗәсенә җиткерелүе; рус һәм Көнбатыш әдәбиятлары үрнәгендә «явызлык театры» (З.Хәким. Юләрләр йорты; Д.Салихов. Алла каргаган йорт; Ф. Бәйрәмова. Вакыйга юләрләр йортында бара) һәм «аб­сурд театры» үрнәкләре туу (М. Гыйләҗев. Баскетболист);

— тематик төрлелек:

а) милләт язмышының милли менталитет, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләр сакланышы, катнаш никахлар һ. б. мәсьәләләр белән бәйләп каралуы (Т. Миңнуллин. Илгизәр плюс Вера. Шәҗәрә; Р. Хәмид. Ак тамырлар иле; И. Юзеев. Ак калфагым төшердем кулдан);

ә) чор, заман үзгәрешләренең әхлакый түбәнлеккә, рухи кыйбланы югалтуга китерүе (Т. Миңнуллин. Саташу; Ф. Бәй­рәмова. Аллалар каргышы);

б) кеше шәхесе, аның рухи һәм физик камиллеге, яшәү мәгънәсе, бәхет төшенчәләре турында әхлакый-фәлсәфи уйла­ну (Т.Миңнуллин. Сөяркә. Хушыгыз. Эзләдем, бәгърем, сине; И. Юзеев. Гашыйклар тавы);

в) яшь буынның олы тормышка килүе, үз-үзен табуы, бу­ыннар арасындагы рухи бәйләнеш (Р. Хәмид. Олы юлның тузаны. Җиде баҗа);

г) чорның рәхимсезлеген, хакимиятнең әхлаксыз йөзен фаш итү; идеологиянең кеше психологиясенә тискәре йогын­тысы, аның еш кына милләтләрне юкка чыгаруга юнәлтелүен сурәтләү (Ю.Сафиуллин. Йөзек һәм хәнҗәр; Д.Салихов. Ал­ла каргаган йорт).

44. Нәбирә Гыйматдинова иҗатының үзенчәлеге. Хикәяләре. "Ак торна каргышы" әсәренә анализ.

Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова (Бикчурова) 1956 елның 20 октябрендә Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында туган. 1971 елда Карасу сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Иваново шәһәренә китеп, Туку ком­бинаты каршындагы училищеда эрләүче һөнәренә укый. 1973 елда Казанга күчеп кайтып, төзелеп! оешмаларының берсендә маляр-штукатур булып эшли башлый, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. 1976— 1981 елларда Н. Гыйматдинова — Казан дәүләт универси­тетының журналистика бүлеге студенты. Университетны тәмамлагач, ВЛКСМның өлкә комитетында республикадагы әдәби түгәрәкләр һәм берләшмәләрнең эшен оештыру җи­тәкчесе булып эшли. Аның турыдан-туры ярдәме белән һәм шәхси катнашында Татарстан районнарында дистәләгән әдәби түгәрәкләр оештырыла.

1989 елның июлендә татарча «Идел» яшьләр журналы чыга башлаганнан бирле, Н. Гыйматдинова бу журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.

Н. Гыйматдинова нәфис әдәбиятның проза һәм публи­цистика жанрларында иҗат итә. Аның матбугатта беренче хикәяләре («Йолдызлы кичтә», «Таңсылу») 1974 елда «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») һәм «Идел» альманахы битлә­рендә дөнья күрә. Аннан соң республика газета-журнал-ларында яшьләр тормышыннан алып язылган бер төркем хикәяләре һәм «Китмә, улым» (1977), «Су хикәяте» (1978) исемле лирик повестьлары һәм 1981 елда аерым җыентыгы басылып чыга. Хәзерге көндә ул — хикәяләре һәм повесть-лары-бәяннары тупланган ун китап авторы.

Н. Гыйматдинованың әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле язу стиленә, тасвирый осталыкка ия булу һәм уку өчен мавыктыргыч сюжетка корылулары өстенә, җәмгыять өчен, кешелек өчен, милләт өчен мөһим мәсьәләләрне күтәрүе белән аеруча игътибарга лаеклы. Беренче әсәрләреннән үк кызыл җеп булып сузылып килгән, хәзерге заман кешелек дөньясында иң борчый торган тема­лардан берсен — ул да булса кеше шәхесе белән табигать арасындагы гармониянең бозылуын, адәм балаларының табигатьтән ераклашуын һәм шуның нәтиҗәсендә җәм­гыятьтә явызлык артуы, кешеләр холкында бер-берсенең язмышына карата битарафлык көчәюе, әхлакый-рухи бө­тенлекнең какшавы мәсьәләләрен үзәккә алып тасвирлау, шул идея-эстетик яссылыкта кызыклы, сәнгатьчә тулы канлы, тормышчан, кайвакыт гаять тә серле-гыйбрәтле кеше образларын тудыру язучы иҗатының төп фикер юнәлешен һәм үзенчәлекле әдәби казанышларын билгели. Әдибәнең әсәрләре укучылары арасында зур популярлык белән фай­даланыла, аның һәр әсәрен көтеп алалар. Аның иҗаты буен­ча югары уку йортларында диплом эшләре языла. 2001 елда язучының «Китәм, димә» дип аталган фәлсәфи-психологик повесте буенча күп серияле телевизион фильм төшерелде, ә «Сәвилә» повестен татар һәм башкорт театрлары сәхнә­ләштерде.

«Кыргый» (1996) һәм «Ак торна каргышы» (1997) исем­ле хикәя һәм повесть җыентыклары, «Идел» журналында басылган бер төркем хикәяләре («Бүләк», «Сурәт», «Зәңгәр чәчәк», «Шәһәр хатыны» һ. б.) өчен Н. Гыйматдинова 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге премиясенә лаек булды.

Н. Гыйматдинова җәмәгатьчелеккә, бигрәк тә «Идел» журналы аша, заман тормышының төрле мәсьәләләренә багышланган публицистик мәкаләләре һәм язмалары белән дә киң танулы. Әхлак проблемаларын күтәргән тирән эчтә­лекле язмалары өчен ул Татарстан журналистларының «Бәл­лүр каләм-2002» конкурсында «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булды.

Нәбирә Гыйматдинова — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 1981 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ха­тын-кыз — җир кешеләре, тормышка, кешеләр җәмгыятенә мең­нәрчә җепләр белән бәйләнгәннәр: «Су хикәяте», «Та­шу» хикәяләрендәге Рәфинә һәм Кә­римә образлары

Халыкның тәҗрибәсе: «Ташу», «Манара», «Бер те­лем икмәк» хикәяләре

«Ак торна каргышы» — төп реалис­тик сюжет сызыгы Арслан, Сара һәм авыл кешеләре мөнәсә­бәтләре кебек үсә. Авылда аяксыз калган музыка укытучысы, шәһәр кызы Сара көн күрә. Янгын вакытында Сараның хәлен, аңа карата авылдашларының битарафлыгын күргән Арслан ярдәм итәргә: аның күңелендә аякка басу өмете 107 уятырга, җылы ризык һәм теләктәшлек бирергә тели. Сара йөрәгендә дә әле терелүгә ышаныч сүнеп бетмәгән.

Ләкин Арслан, Сара һәм авылдашлары каршылыгы — битарафлык һәм мәрхәмәт бәрелеше — аяныч тәмамлана. Сарага аякка басарга, музыка иҗат итәргә көч биргән торна­ларның берсен авыл хатыннары кыйнап үтерә, укытучы хатын югала, күрәсең үлә.

Реалистик сюжет сызыгы күп каршылыклар ярдәмендә 1980-1990 еллар авылындагы проблемаларны ача. Битараф­лык (Сара — авылдашлары), эчкечелек, комсызлык (Сара — Сәрия), азгынлык (Сара — Фәрдәнә, Сәрия — Фәрдәнә), эчкече­лек (Арслан — Шаһиәхмәт малае, Арслан — Шаһиәхмәт), әхла­кый кыйммәтләрнең үзгәрүе — алышынуы (Арслан — әнисе), җәмгыятьтәге бозыклык (мулла — авылдашлары, Арслан — авылдашлары), башкаларга иярү (Сара — мәктәп коллективы) алар. Проблемалар аша автор авыл тәнендәге яман чирләргә, тискәре гадәтләргә әрнүле сатирик бәя бирә, укучыны да борчылырга мәҗбүр итә.

Беренчесе белән янәшә башланган, аннан соңрак тәмам­ланучы икенче, мифологик сюжет сызыгы — кешеләр һәм торналар арасындагы мөнәсәбәтләр үсү тарихы. Гүзәллек һәм сафлык символы булган пар торналар, тәрәзәдән күренүгә үк, Сара күңелен җилкендерә, соңрак аны яшәүгә кайтара, аякка бастыра. Ләкин авыл кешеләре, азгынлык мәгънәсе салып, аларның берсен кыйнап үтерә. Бу фаҗигагә табигать көчле давыл белән җавап бирә: гөнаһ кылган авыл җәза ала. Әлеге мотив татар мифологиясендә бар: пар торнаның берсен үтер­сәң, исән калганы каргый, бәхетсезлек китерә, дигән ышану яши.

Икенче сюжет сызыгы беренчесен көчәйтеп, үстереп килә. Шуның ярдәмендә автор үз фикерен әйтә: битарафлык, явызлык-кансызлык җәзасыз калмый, үлем һәм фаҗигаләргә китерә, мәрхәмәтле булырга кирәк, ди. Һәм давыл авылны — Нәбирә Тыйматдинова уйлап тапкан һәм тергезгән яшәү моделен җимереп кенә китми, ул мондый көнитешнең, усаллык, эчкечелек, битарафлык, кансызлык белән тулы тор­мышның яшәештә булырга тиешме-түгелме икәнлеген хәл итә, апокалипсиска әверелә: «Арслан башын бер калкытты баздан, бер чумды: авыл ... юк иде... Юк иде авыл, тирә-юньдә бүрәнә, такта, калай өемнәре генә иде. Төбе-тамыры белән йолкынган агач-куаклар бәгырьне чәнечте, күзләр яшьләнде, 108 ир бугазына төелгән төерне йота алмыйча торды. Аңа еларга ярамый иде. Еларга да ярамый, хәл бетеп, аварга да ярамый: алда эш күп булачак, бүген исән-имин ир заты кулы кабарганчы кабер генә казыячак иде...»

Бер үк вакытта бу юллар җимерелеп баручы, пычракка баткан дөньяның яңадан тергезеләчәгенә, тереләчәгенә, башка юл сайлаячагына ышаныч, өмет булып яңгырый. Табигать биргән давыл XX гасыр ахыры татар авылын гына түгел, ә тулаем кешелекне кисәтә, юкка чыгу, бетү, ахырзаман һәм аңа китерергә мөмкин сәбәпләр билгеләнә. Шулай итеп, мифо­логик сюжет сызыгы реаль, иҗтимагый проблемалар белән кушыла, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешенә әверелә.

Синтезга омтылу сюжет сызыкларында төгәлләнми. Автор реалистик сюжетта романтик геройлар — Сара белән Арс­ланны үзәккә куя. Ләкин гомуми әсәр тукымасында алар ят күзәнәк, ясалма сурәт булып тоелмый. Авылга кайтып урнаш­кан музыка укытучысы Сараның язмышындагы реалистик детальләр ышандыру көченә ия булса, Арслан, авылдан читтә яшәсә дә, үзен тәрбияләп үстергән тирәлектәге иң яхшы сый­фатларны саклап калган. «Вәгыйзә балалары алар һәммәсе дә гарип-горабаны кызгана»,— дип әйттерә автор Фәрданәдән.

Әлеге геройларны укучыга «тәкъдим итү» вакытында символ кулланыла: канат. Беренче мәртәбә бу сүз Сара тара­фыннан телгә алына: «Ярабби, әгәр канатлар үссә, мин бу ызбадан очып чыгар идем дә, зәңгәр кыңгыраулы аланга төшәр идем дә, торна булыр идем мин, ап-ак торна... Кичә кыек турысыннан ике торна тезелешеп китте. Ал арны тәрәзә­дән күрдем дә, күзләрем яшьләнде. Очасы иде, әй!» Язучы тарафыннан Сараның авылда тереклек итүе «сынган канат­лар» дип бәяләнә. Шул рәвешле, пар канатлар — бәхет, мәхәб­бәт, өмет символы. Сараның сыңар канаты — ире Шамил — каерылгач, яшәүгә аны Арслан кайтара. Канатларның таби­гать гүзәллеге фонында сурәтләнүе, Сараның гел очарга, югарыга омтылуы символның тагын бер мәгънәсен — кеше күңеле, рухи дөньясы кебек аңлануны тәэмин итә. Шушы мәгънәне көчәйтеп, язучы сүзне Шаһиәхмәткә бәйле файда­лана: «Хыял канатларын кем көйдерде?»— ди. Символ ярдәмендә кеше күңеле — җәмгыять каршылыгы тудырыла. Тор­наларның — табигатьтәге ирекле, соклангыч кошларның — игътибар үзәгенә куелуы, авылны чолгап алган табигатьнең җете буяулар белән күрсәтелүе («Сазлык күл буенда искиткеч 109 матур иде. Көнозын кыздырган кояш нурыннан тагын да кабарган күпертек чирәм келәм кебек йом-йомшак иде». «Күз алдында әкияти манзара җәйрәп ята иде...» һ.б.) язучы­ның бөтен иҗаты буйлап үтә торган фикерен — табигать белән кешенең берлеген, кешенең җәмгыять законнарына буйсынып түгел, табигый кануннарны саклап яшәргә тиеш­леге хакындагы субъектив идеясен калку итә.