Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

42.Фәнис Яруллин. Иҗатының үзенчәлеге. "Яралы язмышлар" әсәренә анализ.

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авы­лында игенче-крестьян гаиләсендә туган. Фәнискә дүрт яшь чагында ишле гаилә башы Гатаулла абзыйны фронтка оза­талар һәм, күп тә үтми, аның сугыш кырында ятып калуы турында үлем хәбәре килә. Шул рәвешчә, тол калган ана — гади колхозчы хатын Гафифә ханымның өстенә иң өлкәне нибары унөч яшьтә булган берсеннән-берсе кечкенә алты бала­ны аякка бастыру, авылдагы ачлы-туклы тормыш шартла­рында аларны исән-имин саклап калу бурычы йөкләнә. Ал­ланың рәхмәте, ул үзенең тырыш хезмәте, кайгыртучанлыгы белән өстенә йөкләнгән бу бурычны уңышлы үтәп чыга: бала­ларын тәрбияләп үстерә, хәл кадәренчә укыта, намуслы хез­мәткә өйрәтә.

Гаиләдә бишенче бала булып үскән Фәнис, һәрбер авыл баласына хас булганча, җәйләрен колхозда эшләп, кышларын укырга йөреп, Кызылъярның җидееллык мәктәбен бетерә, аннары бер ел район үзәге Баулыдагы урта мәктәпнең сиге­зенче сыйныфында укый. 1954 елда ул «Татнефть» берләш­мәсенең Баулы элемтә конторына монтер булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә, 1957 елда, аны гаскәри хезмәткә алалар. Фәнис армиядә һава укчы-радистлары мәктәбендә укый, шун­да спорт белән мавыга. Бәхетсезлеккә каршы, спорт күнегү­ләренең берсендә, турниктан егылып төшеп, умыртка сөяген имгәтә һәм гомергә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Ф. Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи кө­чен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда урта мәктәп программасы буенча экстерн тәртибендә имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда илһамла-нып-дәртләнеп шигырьләр, хикәяләр яза. Аның беренче иҗат тәҗрибәләре матбугатта 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республика газета-журналларында басылалар. Яшь авторның иҗади үсешенә шулай ук республиканың әдәби җәмәгатьчелеге, тәҗрибәле язучылар, журналистлар, аерым алганда, ул вакытларда «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән шагыйрь Марс Ша-баев күп ярдәм итә. Ниһаять, 1964 елда Ф. Яруллинның бе­ренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул ук елда бер шәл кем шигырьләре Бөтенсоюз яшь авторлар конкурсында икенче дәрәҗә бүләккә лаек була һәм, рус теленә тәрҗемә ителеп, «Розовый олень» исемле күмәк җыентыкка кертелә. Конкурс нәтиҗәләренең кайтавазы булган булса кирәк, 1965 елны Англиядә чыга торган атналык бер газетада яшь каләмнең кыскача биографик белешмәсе белән бергә инглизчә тәрҗе­мәдә дүрт-бишләп шигыре дә басылып чыга. Аннан соң, алт­мышынчы — туксанынчы еллар дәвамында, авторның бала­ларга һәм яшь укучыларга атап язган шигъри әсәрләрен һәм хикәяләрен эченә алган «Май төне» (1966), «Бакчалар бәскә төренә» (1967), «Минем елмаю» (1968), «Ачсаң күңел тәрәзә­ләрен» (1969), «Гел ашыгам» (1970), «Алмалар пешкән чакта» (1971), «Аерылмас дустым» (1975), «Яшел утрау хуҗалары» (1976), «Зәңгәр күлдә Ай коена» (1990), «Биюче бака» (1996), «Өе балчык, иясе карчык» (1996) исемле җыентыклары нәшер ителә.

Җитмешенче еллардан башлап Ф. Яруллин проза жанры­ның эрерәк формаларына да мөрәҗәгать итә. 1971 елда ул, темасы яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен авто­биографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында (анда ул «Җилкәнне җилләр еккач» дип атала, 1972, № 3) һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач (1974), аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу әсәре һәм аннан соң иҗат ителгән «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра», «Чәчәкләр моңы», «Кайту», «Яралы язмышлар» исемле повестьлары, «һәркемнең үз сукмагы» (1982), «Туган көн бүләге» (1984) җыентыкларына һәм башка томлыкларына кергән хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре, көндәлек матбугатта даими басыла кил­гән публицистикасы, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, очерклары белән Ф. Яруллин укучылар арасында иң популяр язучылар­ның берсе булып таныла.1964—2000 еллар арасында әдипнең барлыгы утыз өч исемдә проза һәм шигъри китабы басыла. Шулардай «Аерыл­мас дустым» (1975) һәм «Сулыш» (1978) шигъри җыентык­лары өчен автор 1978 елда Татарстан яшьләр оешмасының Муса Җәлил исемендәге бүләгенә, ә лирик шигырьләре һәм поэмалары тупланган «Җан авазы» (1994) исемле китабы өчен 1995 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Әдипнең иҗат мирасында Татарстан һәм Башкортстан театрларында куелган дистәдән артык сәхнә әсәрләре дә бар. Алар арасыннан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия теат­ры сәхнәләрендә озак еллар буе барган «Әнә килә автомо­биль...» комедиясе тамашачылар алдында аеруча зур уңыш казана. Әдип иҗат иткән пьесаларның бер өлеше аның «Таң вакыты» (1969) һәм «Пьесалар» (1998) исемле тупланмала­рында урын алган.

Татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен Фәнис Гатаулла улы Яруллинга Татарстан Президенты М. Шәймие-нең 2001 ел 13 февраль Указы белән «Татарстан Республика­сының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелде. Ул шулай ук 1985 елдан «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры (1985), 1968 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Ф. Яруллинның "Яралы язмышлар" бүгенге тормышыбызның тирән фаҗигасен күтәргән әсәр. Әсәр исеменнән үк күренгәнчә, балалар язмышын, кеше язмышын алгы планга куя. Китапның геройлары − әле яңа туган, тууга ук ятимлеккә дучар ителгән сабыйлар. Чөнки сабыйлар йортында тәрбияләнүчеләрнең күбесенең әти-әниләре исәннәр.

Китаптагы вакыйгалар Казан шәһәренең бер яшьтән алып өч яшькә кадәр тәрбияләнүче сабыйлар йортында бара. Вакыйгалар шушы йортта башта җыештыручы, аннан тәрбияче булып эшләүче Миңсылу апа исеменнән бәян ителә. Әсәрдә гөнаһсыз сабыйларның яшәү рәвешләре, олыларның аларга төрлечә карашлары сурәтләнә. күреп Әсәрдә (автор аны бәян-көндәлек дип тәкъдим итә) шаккатырлык хәлләр дә бирелә: балалар ризыгына кул сузучы комсыз җаннар, кайчандыр балаларын ташлап китеп, хәзер үкенүче аналар. Әсәрнең темасы : балалар бездә беркемгә дә кирәкми, хәтта дәүләткә дә. Шулай булмаса, аларны төрле илләргә уллыкка-кызлыкка алып китәрләр идеме икән?

Әсәрдә балаларның алдагы язмышлары да күрсәтелә. Автор Америкага алып кителгән балаларның тормышы белән таныштыра.

Бәян-көндәлек чынбарлыкка нигезләнеп язылган. Әсәр тормышны тирәнрәк аңларга, шәфкатьлелек идеясен күтәрә.