Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

41. Хәзерге прозага гомуми күзәтү. Мәдинә Маликованың "Кызыл гөл" әсәренә анализ.

Сәяси, иҗтимагый, мәдәни шартлар:

— 80 нче еллар уртасында илдә башланып киткән демо­кратик үзгәрешләр, хәбәрдарлык социалистик системаның нигезен какшата, аның бөтен каршылыклары ачыла. Әлеге җәмгыятьнең тоткасы булган коммунистлар партиясенең ха­кимлеге бетерелү яңа икътисади юнәлешкә — капитализмга юл ача;

— СССР дип аталган империя таркала; Россиянең төрле төбәкләрендә милли мәсьәләләр көн тәртибенә куела;

— 1990 елда Татарстан суверенитет турында Декларация кабул итә; татар теле дәүләт телләренең берсе дип игълан ителә;

— иҗтимагый фикердәге кискен үзгәрешләр милли үзаң үсешенә китерә; татар теленең гамәли кулланылышын үстерү өчен актив эшчәнлек башлана;

— җәмгыятьтә Октябрь инкыйлабына (1917) һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына карашлар үзгәрә.

Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре:

— тоталитар системаның кешелексез якларын фаш иткән күпсанлы әсәрләр языла (М.Хэсәнов. Язгы аҗаган; Р.Мөхәм-мәдиев. Сират күпере; Н.Фәттах. Кичү; А.Гыйләҗев. Йәгез, бер дога»; Г.Тавлин. Афәт һ.б.);

— әдәбият тарихындагы «ак таплар» бетерелә башлый: киң катлау укучылар Г.Ибраһимовның «Адәмнәр», Ф.Әмир­ханның «Шәфигулла агай», Г.Рәхимнең «Идел», Г.Толымбай әсәрләре белән таныша; Г. Исхакыйның исеме, бай мирасы кире кайтарыла;

— татар халкының ерактагы һәм якындагы тарихына игъ­тибар арта, тарихи дөреслеккә нигезләнгән әсәрләр дөнья күрә (Р.Батулла. Сөембикә; М.Хәбибуллин. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный; Ә.Рәшитов. Колшәриф. Мөхәммәдьяр һ.б.);

— милләт язмышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылуга бәйләнешле рәвештә тел, гореф-гадәт, традиция мәсьәләләре әдәби чараларда гәүдәләндерелә (М.Мәһдиев. Бә­хилләшү; М.Галиев. Нигез; Т. Миңнуллин. Шәҗәрә һ. б.);

— татар халкының каршылыклы тарихында тирән эз кал­дырган шәхесләрнең әдәби образларына мөрәҗәгать ителә (Р.Мөхәммәдиев. Сират күпере; Җ.Рәхимов. Батырша; Ю.Сафиуллин. Идегәй һ. б.);

— әдәбиятның социалистик реализм иҗат методыннан баш тартуы; традицион реализмның алгы планга чыгуы; шул ук вакытта романтик сурәтләргә, натурализм элемент­ларына, мәгърифәтчелек традицияләренә актив мөрәҗәгать итү; хәзерге вакытта модернистик сурәт-алымнарга игъти­бар арту күзәтелә; бу исә бүгенге яшәешне гадәттән тыш, еш кына көтелмәгән хәлләргә бәйле һәм өр-яңа форма-ча-ралар аша сурәтләүдә чагыла (Н.Гыйматдинова. Ак торна каргышы; Г.Гыйлъманов. Албастылар; М. Гыйләҗев. Баскетболист һ.б.);

— Совет чорында, нигездә, рус һәм Көнбатыш Европа әдә-би-фәлсәфи фикеренә йөз тоткан татар әдәбияты соңгы ел­ларда Көнчыгыш мәдәниятен дә үз итә башлый (Р. Гаташ робагыйлары, Ф. Яхин. Ак әбиләр догасы; Ф. Бэйрэмова. Соңгы намаз һ.б.).

Проза:

— әдәбиятның бу төрен А. Гыйләҗев, Ә. Еники, М. Мәһдиев, М. Хәсәнов, Ә. Баян, И. Салахов, Р. Мөхәммәдиев, Р. Батулла, Н. Фәттах, М. Хәбибуллин, Ф. Садриев, А. Хәлим, Н. Гыйматди-нова, Ф. Бэйрэмова, Ф. Латыйфи, К. Кәримов, М. Хуҗин, Ф. Сафин, Р. Фәизов, Р. Сибат һ.б. әйдәп бара;

— хикәя жанрында иҗат итүчеләр өчен ел саен Ф.Хөсни исемендәге бүләк бирелү әлеге жанрның активлашуына ките­рә (М. Хуҗин, Р. Фәизов, Р. Зәйдулла, М. Галиев, Ф. Яруллин, Р. Газизов, Н. Гыйматдинова һ.б.);

— сәнгати фикерләүдә яңа форма-алымнар, чаралар бай­лыгына омтылу, аеруча шартлылык алымнарыннан, метафо­рик детальләрдән, психологик анализның «фикер ташкыны», «җан диалектикасы» кебек төрләреннән файдалануда табыш-казанышларга ирешелә (Р. Мөхәммәдиев. Ак кыялар турын­да хыял; Ф.Садриев. Таң җиле; З.Хәким. Гөнаһ. Курку; Ф.Бәйрәмова. Канатсыз акчарлаклар; А.Хәлим. Өч аяклы ат. Татар вакыты һ. б);

— тематик төрлелек:

а) Сталин режимының асылын әдәби сурәтләрдә бирү (И.Салахов. Тайгак кичү (Колыма хикәяләре); Г.Тавлин. Афәт; А.Гыйләҗев. Йәгез, бер дога һ. б.);

ә) «торгынлык еллары»ның кешелексез якларын, гаделсез­леккә юл куелуын, коммунистик идеологиянең киләчәге юклыгын күрсәтү (Р.Мөхәммәдиев. Кенәри — читлек кошы; А.Гыйләҗев. Балта кем кулында?; Ф.Сафин. Гөлҗиһан);

б) халкыбызның фаҗигале тарих сукмакларын чагылды­ру (Р. Батулла. Сөембикә; М.Хәбибуллин. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный; Ф.Латыйфи. Хыянәт);

в) олы шәхесләрнең әдәби образларына мөрәҗәгать итү (Р. Мөхәммәдиев. Сират күпере; Җ.Рәхимов. Батырша; В.Имамов. Сәет батыр);

г) заман үзгәрешләренә бәйле тормышыбызга әхлаксыз­лык, имансызлык үтеп керү, аның сәбәпләре турында уйла­ну (Т.Галиуллин. Тәүбә. Элмәк. Төнге юллар; М.Маликова. Өермә);

д) әхлакый кыйммәтләрнең сакланышы, рухи тормышы­бызга үтеп кергән яраклашу, җайлашу кебек күренешләр өчен борчылу (М.Маликова. Шәфкать; Ф.Садриев. Таң җиле);

е) замандаш образының типик сыйфатларын эзләү, аны ил, халык тормышы, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле ачу (Р.Сибат. Ялгызак; К.Кәримов. Ком сәгате; Н.Гыйматдинова. Сәвилә; Ф.Сафин. Биек тауның башларында);

ж) ислам дине тарихына, аның асылын аңлаткан легенда-вакыйгаларга мөрәҗәгать итү (Ф. Бәйрәмова. Соңгы намаз; Ф. Яхин. Ак әбиләр догасы).