Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тат эд..doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.32 Mб
Скачать

40.Мөдәррис Әгъләмов иҗатына гомуми күзәтү. Тарихи шәхесләргә багышланган поэмалары.

Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов (Мөдәррис Зәфәр улы Әгъләметдинов) 1946 елның 13 октябрендә Татарстанның хәзерге Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бала вакытында ук әти-әнисе вафат булып, апасы Рәсимә тәрбиясендә кала, сугыштан соңгы колхоз авылы кичергән ачлы-туклы тормыш һәм хезмәт авырлыкларын үсмер малай чагыннан ук барысын үз җилкәсендә татып үсә. Шулай да мәктәптә укуын дәвам иттерә. 1965 елда Түбән Биш авылының унберьеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Ләкин ике курсны бетергәч, укуын өзәргә мәҗбүр булып, 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан ул янәдән Казанда яши һәм, газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуларын исәпләмәгәндә, профессионал язучы сыйфатында фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

М.Әгъләмовта шигъри иҗатка омтылыш мәктәп елларында ук бөреләнә, ул Г.Тукай, Ш.Бабич, Х.Туфан, С.Хәким шигырьләрен яратып укый, шулар тәэсирендә үзенең беренче өйрәнчек шигырьләрен яза. 1959 елдан исә әүвәл район газетасы битләрендә, аннары Татарстан һәм Башкортстанның балалар матбугатында яшь каләм даими авторларның берсенә әверелә. 1968 елда «Казан утлары» журналының 11 нче санында басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр бәйләме әдәби җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну уятып, Х.Туфан, С.Хәким кебек абруйлы шагыйрьләрнең ихлас мактавына лаек була. Шуннан соң яшь шагыйрьнең шигъри әсәрләре республика газета-журналларында, күмәк мәҗмугаларда («Беренче карлыгачлар», 1969, «Шигырь бәйрәме», 1969, 1970; «Идел» альманахы, 1971) еш басылып, 1970 елда «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Җыентык укучылар тарафыннан да, әдәби тәнкыйть тарафыннан да хуплап каршы алына, матбугатта китапны уңай яктан бәяләгән берничә рецензия чыга, шагыйрьнең исеме поэзиягә багышланган мәкаләләрдә, докладларда еш телгә алына башлый.

Хәзер М.Әгъләмов татар шигъриятен үзенчәлекле иҗат мирасы белән баеткан, меңъеллык классик поэзиябездә, Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Кандалый, Акмулла, Тукай, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Бабич, Такташлар, якынрак заманның Х.Туфан, С.Хәким һ.б. шагыйрьләр иҗатында күп төрле, чачаклы шигъри формаларда, юнәлешләрдә гәүдәләнеш тапкан сүз сәнгатебезне алга таба үстерүче, аның милли рухлы традицияләрен дәвам иттерүче шагыйрьләрнең берсе булып таныла. Аның поэзиясенә музыкальлек, классик татар поэзиясе һәм халык иҗаты традицияләреннән үсеп чыккан табигыйлек, эчке бер моң хас. Шагыйрьнең фикерләүдә һәм тасвирдагы индивидуальлеге бигрәк тә кеше хисенең аерым бер мизгелен, тормышның яисә табигать дөньясының бер манзарасын, халәтен үзәккә алган лирик шигырьләрендә ачык күренә. Кечкенә генә поэтик деталь аша ул туган ил, милләт язмышы, аның үткәне, бүгенге хәле, киләчәге турында укучыны тетрәндерерлек гомумиләштерүләр ясау осталыгына ия. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле фикри-шәкли табышлары, хисләренең ихласлыгы, нәзакәтлелеге белән җәлеп итә. Форма ягыннан М.Әгъләмовның шигырьләре төгәл ритмикалы, шома-йөгерек телле. Аларда афоризм булып яңгырарлык тирән мәгънәле, эчке рифмалы тапкыр гыйбарәләр, шигъри юллар еш очрый. Бер үк вакытта М.Әгьләмов сюжетка корылган озын шигырьләр, балладалар һәм публицистик яңгырашлы монолог-поэмалар иҗат итүдә дә җитди уңышларга ирешкән шагыйрь. «Сугышлыда сугыш беткән көн» (1972), «Бердәнбер» (1972), «Төнге баллада» (1976), «Мәңгелек ут» (1977), «Заман язган язмыш» (1987) кебек балладалары, «Онытма, Европа!» (1981), «Акмулла арбасы» (1981), «Тукайдан хатлар» (1972-1985) поэмалары әнә шундыйлардан.

«Киләчәккә кайту» (1987) һәм «Мин әйттем...» (1992) шигъри китаплары өчен М.Әгьләмов 1992 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

М.Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп, бу өлкә белән дә даими иҗади хезмәттәшлектә булган каләм ияләреннән берсе. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» (элеккеге «Яшь ленинчы») һәм «Ялкын» журналы (М.Җәлил нигезләгән элеккеге «Кечкенә иптәшләр»нең һәм соңыннан «Октябрь баласы», «Пионер каләме», «Пионер» дип аталган журналларның дәвамы) редакцияләрендә эшли. Татар балалар көндәлек матбугатының 70 еллык юбилеена әзерлек көннәрендә (1994) әлеге газета һәм журналларның үткәндәге барлык саннарын күздән кичереп чыга һәм туплаган материаллары нигезендә балалар матбугатының тарихы, элеккеге хезмәткәрләре, мөхәррирләре, язышкан авторлары турында кызыклы мәгълүматларны эченә алган язмаларын бастыра. Бу хезмәтләре һәм кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен М.Әгъләмов («Без, без, без идек» җыентыгы, 1980) Башкортстанның Ф.Кәрим һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә.

Мөдәррис Әгьләмовка 1991 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Ул 2006 елның 26 ноябрендә вафат була.

М.Әгъләмов - 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Тукайдан хатлар” поэмасы

Темасы: Тукай язмышы белән бәйле милләтнең үткәне һәм бүгенгесе.

Тукай турындагы поэзиягә жанр һәм фикер үстерелеше җәһәтеннән яңалык алып килгән поэмада шагыйрь образы төрле стиль, катламнарның синтезы төсендә бирелә.

М. Әгълэмов шагыйрь шәхесен сурәтләү барышында аз өйрәнелгән якларның берсе — аның дусларына, туганнарына язган хатларына мөрәҗәгать итә һәм үзара бәйләнешкә кер­гән хатларны шәхси фикерләве, чор сулышы белән бергә үрә. Поэма чикләрендә-төрле стиль һәм жанрларның кушыл­масы хасил булып, алар аша Тукайның төрле сыйфатлары ачыла.

Әсәрнең керешендә Тукайның Габдулла Кариевка язган хатындагы «Сез дә, һаман бертөсле караңгы вә ямьсез эт оясыннан чыгып, кояш күрдеңез...» юлларын эпиграф итеп

кертә һәм киләсе строфалар кояш символының төрле мәгънә­ләрен «укуга» юнәл телә.

Дөньяны яктыртучы, нур сибүче кояш образы гайбәтләр­дән өстен хакыйкатьне символлаштыра. Киләсе строфада ул «үткәнең һәм киләчәгең өчен ант итәрлек булсын кояш белән» дип, дөреслекне әйтеп бирүнең мөһимлеген дәлилли. Алга таба кояш символы гасыр башына күчерелеп, хаклык, хакыйкать Тукай шәхесе белән бәйләнә.

Моңа кадәр хакыйкатьне белдереп килгән кояш әлеге сый­фатка ия Тукай булып конкретлаша. Автор шул чорны аңлау-белү, бәяләү өчен шагыйрь белән янәшә барырга кирәк­ лекне искәртә:

Яшәп була кояш астында да

Рәхәт күреп яки себерелеп;

Үзе бәхет бит ул күзәтүе

Кояш кебек нәкъ уртага менеп,

Без зенитта бүген кояш кебек.

Кояш, бердән, Тукайның бөеклеген, көчен бирергә ярдәм итсә, икенче яктан, хакыйкать белән берләштерелеп, яшәве­нең төп максаты дөреслек өчен көрәшү икәнлеген ача. Өчен­чедән, кояш символы Тукайның бөеклеген генә түгел, үз хал­кына карау ноктасын билгеләргә ярдәм итә. Шагыйрь, кояш биеклегеннән дөньяны яктыртып, төрле якларын күрә ала. Шул сыйфатны автор үзенә күчерә дә, мин бүген Тукай кебек күп якларны күрә һәм бәяли алам, дөреслекне, хакыйкатьне әйтеп бирергә телим, дигән фикерне үткәрә. Кояш образының бирелеше аркылы өч затка бәя бирелә: Тукай, мин һәм без. Ахыргы строфада илдәге канун, идеологияне символлаштыр- ' ган «дүрт яктан күзләп торган офык» астында кояшка, ягъни хакыйкатькә каравы җиңел түгеллеге дә искәртелә. Шул рәвешле, кереш өлешендә үк автор әсәрнең катламнарын бил­гели кебек: яшәеш кануннары, яшәү рәвеше, гомер, хакый­кать, бөеклек турында уйлануларны эченә алган фәлсәфә; Тукай шәхесенә, иҗатына, аның аркылы бүгенге шигърияткә бәя биргән әдәби-мәдәни фикер; чор сәясәтен ачып күрсәтүче, ачы дөреслекне укучыга җиткерергә мөмкинлек бирүче сәяси караш-фикерләр. Аларның синтезы Тукайга, аның чорына, шулар аша бүгенгегә яңача карарга, бәя бирергә ярдәм итә.

Поэманың багышлау бүлеге үк әсәрдә мәдәни, әдәби кат­ламның үзәккә куелуы турында сөйли.

Автор, бүгенге әдәбият вәкилләренең «тышкы» матурлык белән генә мавыгуына каршы чыгып, сүз сәнгатенең хаклык­ны җиткерү үзәге булырга тиешлеген искәртә, дөреслекне әйтә алуны батырлык дип атый, бүгенгеләрне аңардан үрнәк алырга чакыра.

Шуңа күрә дә иң беренче Тукай шигърияте, аның төп хасиятләре, иҗат итү шартлары белән таныштыра. Автор, шагыйрьнең иҗади тамырларын барлап, Курсави, Кандалый, Акмулла, К. Насыйри, Мәрҗаниләрнең иҗатларына барып чыга. Тукайны туларның дәвамчысы итеп күтәрә.

Автор-хикәяләүче ролендәге лирик герой, шагыйрь иҗа­тына бәя биреп, «хәнҗәр» дип атый. Шул рәвешле аның дөреслекне җиткерүче, хакыйкатьне әйтә алучы көч булуына ишарә итә. Шигъриятнең төп бурычын да шунда күрә.

Әдәби катламда икенче якны бүгенге поэзия турында уйла­нулар тәшкил итә. Автор татар шигъриятенә Тукайдагы кебек батырлыкның, ачы дөреслекне әйтүнең җитмәвенә борчыла. Ләкин алдагы строфадагы ак каурый образы Тукай дәвамчыларының булуына ишарә итә кебек.

Бүгенге поэзиянең бурыч-максатлары, вазифалары турын­да сүз Тукайның лирик геройга җиткергән васыяте белән бәйләнештә алып барыла. Тукайның васыяте лирик геройга гына түгел, бүгенге поэзиягә дә юнәлтелгән. Димәк, дөреслек, хаклык үрнәге булырга тиешле шигърияткә яңа сыйфат өстә­лә: ул халык бәхете өчен көрәш мәйданына күтәрелә.

Әдәби катламнан сүз сөреше сәяси якка күчерелә. Авторны кешелекнең уйланмыйча, «үз-үзенә сорау бирмичә» «рухи богауда» яшәве борчый. Милләтнең бу хәлгә төшүендә ул сәяси тәртипләрне, идеологияне гаепли һәм аны яшеллекне юкка чыгаручы кырау образы аша гәүдәләндерә, халыкны хөр акылыннан, хөр фикереннән аеруын ассызыклый. Шуңа да Тукай поэзиясеннән килүче «ил җылый» гыйбарәсе лирик герой чорына юнәлтелгән булып аңлашыла. Димәк, Тукай чорын язу аша автор үз чорының сәясәтен, идеологиясен ачып бирә, бүген дә шул ук хәлдә яшәвен, шагыйрьләргә шун­дый мөнәсәбәтнең дәвам итүен күрсәтә. Бу халәтнең озак дәвам итү нәтиҗәсе милләт, халыкның инкыйразы булача­гын искәртә. Ләкин ачы хакыйкатьне ул чорда әйтеп бирү мөмкин булмаганлыктан, үз фикерләрен Тукай чоры «пәр­дәсе», дини төшенчәләр артына яшерә.Чор сәясәте турында уйлануларга шагыйрьнең бөеклеген, яшәү мәгънәсен раслаучы фәлсәфә кушылып китә.

Халык җанына әверелү гыйбарәсе белән М.Әгъләмов аның татар тормышындагы урынын да, кадерен дә белдерә кебек. «Ачы еллар» аркылы «ярма кебек килегә салып төйгән» заманнарда да Тукайның бөек, ак, изге күңелле булып кала алуына соклана. Шуңа да «ишектән кергән ап-ак уй» безнең тормышыбызга кергән «ак» Тукай булып аңлашыла. Ша­гыйрьнең аклыгын, сафлыгын, бөеклеген күрсәтү аша автор бүгенге кешелек өчен Яшәеш үрнәген төзи. Икенчедән, ул сәнгатьнең сафлыгы мәсьәләсен дә куя, сәнгать саф, аның вәкилләре дә намуслы, хакыйкатьне сөюче булырга тиеш дигән фикерне үткәрә.

Бер-берсенә кушылып килгән катламнарны үзара җыеп, туплап торучы образ — «мин әле кая барам?» гыйбарәсе аша белдерелүче юл. Бу сорауны шагыйрь поэманың буеннан-буе-на һәр катламда кабатлый. Шуңа да юл үзе үк берничә мәгъ­нәне бирә. Беренчедән, ул Тукайның үз чорыннан безгә кил­гән һәм киләчәккә барачак юлын символлаштыра; икенчедән, поэзиянең үсеш юлын гәүдәләндерә, әсәрдә автор аның төп хасиятләрен — сукмакларын билгели; өченчедән, сәяси юнә­лештә милләтнең үсү юлы буларак конкретлаша; дүртенче­дән, аклык, сафлык турындагы уйлануларга нигезләнгән кешелекнең Яшәеш юлын күрсәтә; бишенчедән, лирик герой­ның Тукай тормышы буйлап, уй-фикер, иҗади максатларын барлап үтелгән юлы булып аңлашыла. Поэманың башында шул «юлга» чыккан лирик герой ахырда сәяхәтен тәмамлый. , Иң соңгы өлештә Тукайның «... мин кайтып җиттем. Бер­нәрсәгә дә аптырамадым. Әлегә җитәр» дигән сүзләрен эпи­граф итеп урнаштыру шуны дәлилли кебек аңлашыла. «Ту­кайдан хатлар» поэмасында Тукайның шәхси, иҗади сыйфат­ларын сурәтләү аша чор сәясәтен, милләтнең яшәү рәвешен, хәлен ачып бирүгә ирешелә. Тукай хатларының эчтәлеге бүгенгегә юнәл телеп, хәзерге чорны ачып бирүгә хезмәт итә. Шагыйрьнең калкуландырылган сыйфатлары аша чор поэ­зиясенә нәкъ менә шул сыйфатларның җитмәве ассызыклана. Шулай итеп, хатлар формасында иҗат ителгән поэмада автор мөнәсәбәте һәм хатлардан өзекләр ярдәмендә беренче планга чыккан шагыйрьнең дөньяга карашы берләштерүче үзәк вазифасын башкара. Авторның милләт хакындагы фи­керләре Тукай фәлсәфәсен кабатлап-ассызыклап килә.